Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Кара алтын

Мин – табигать баласы. Уйландыра барчасы: Җирнең йөзен тырмый-тырмый Нефть казып аласы. Тормышыбыз алга бара, Уйла, тап, төзе, яса. Нефтьтән башка тормышны Күзаллау кыен ласа! Ясала аннан барсы да: Парафины, пластмассы, Бензинсыз йөрми машина... Кирәк нефть ятмасы! Табигать-Ана ялвара: – Ил киләчәккә бара... Җир байлыгы чиксез түгел, Тукталып уйлап кара!

Ләйсән Гарәфиева, Саба районы, Икшермә кадет мәктәп-интернаты укучысы


Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев