Логотип Казан Утлары
"Хәзинә" әдәби конкурсы

Җир Анабыз бүләге

Бай тарихлы туган ягым белән, Татарстаным белән горурланам! Табигатьнең матурлыгын күрәм, Гүзәл җирем, сүз юк, хозурланам. Бездә генә кебек, чиста һава – Иксез-чиксез урман, яшеллек... Барысын үзе бирә бит ҖИР-АНА! Тик кадерен белми кешелек... Челтерәп аккан чиста чишмәләрнең, Салкын, тәмле суын эчәмен... Туып үскән ягым – Татарстанның, Тарихын мин белеп үсәмен. Мең тугыз йөз кырык өченче ел... Сугыш гөрләп барган чагында... Җир Анабыз безгә бүләк бирә – Илдә кара нефть табыла! Нефтьтән ягулыклар булдыралар – Май алалар, юллар төзиләр!!! Нәрсә генә аннан ясамыйлар – Кара алтын, диеп, йөриләр. Тук һәм матур тормышыбыз өчен – Без бурычлы тик Җир Анага! Илебездә һәр кешегә байлык Биргән өчен, рәхмәт аңарга! Тик кешеләр никтер аңламыйлар... Зарланалар... Нидер көтәләр... Җирне чүпләп, мыскыл итеп, таптап _ Яманлыклар белән үтәләр... Табигатьнең олы байлыкларын Хөрмәт белән тота белмиләр! Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп, Булганына шөкер, димиләр... Ә Җиребез, үпкәләми генә, Бай булсыннар, дигән теләктә... Инде менә җитмеш биш ел буе – Безгә кара нефть өләшә. Җир Анабыз биргән байлык белән – Татарстаным белән горурланам! Гүзәл табигатьле туган ягым – Рәхәт бездә – шуңа хозурланам!

Балык Бистәсе районы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Хәбибуллина Эльмира Фәнис кызы

Фото: https://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев