18 июль 2026 яңалыклары
-
18 июль 2026 - 17:00
Ялган белән бозның арасыннан
Кояш яктыртса да эретә алмый, Яраларга салган тозларны. -
18 июль 2026 - 16:00
Канатсыз фәрештәләр
Бригадирны инде киткәндер дип уйлаган иде, тегесе бераздан тагын әйләнеп керде. «Нәрсә эзләп кергән идем әле мин монда?» Хатын инде тынычланган, шулай да кычкырып сөйләшергә базмый, курка. Әмма бригадирның зыян салмаячагын аңлагач, беркадәр кыюлык иңгән инде. Ул тавышын көчәйтеп: «Матурлык эзләп йөри идең», – диде. «Ә, ие шул», – дип җаваплады бригадир моңарчы ул гомер ишетмәгән йомшак, назлы тавыш белән. -
18 июль 2026 - 14:00
Бергә чигик
«Бисмиллаһи» – диеп, сүзем башлап, олы келәм килә җәясем... -
18 июль 2026 - 13:00
Шакирның өч хатыны (хикәя)
Бер авылда яшәп, бер ирне бүлешә алмаган өч хатын өчесе дә бәхетсез иде... Алар белән бәхетен тапмаган Шакир хатыннарына үзе дә бәхет бирә алмады. Үзеңдә булмаганны башкалар белән бүлешеп булмый икән шул... Авылның беренче егете саналган Шакиргә Галия яшьли килеш кияүгә чыкты. Тик нинди бәя белән аны үзенеке иткәнен Шакир белән үзе генә беләләр... -
18 июль 2026 - 12:00
Сагыш җиле
Кайтам әле, кайтам авылыма, Әти инде атын җиккәндер... -
18 июль 2026 - 11:00
Яңгырдан соң (хикәя)
Гаилә бозып, хатын аерып, бала ятим калдыру Саклык авылы тарихында моңа кадәр юк иде. Нургата беренчесе булды. Беркемнән яшерми, ни Ходайдан, ни бәндәдән оялмый, каладан кайткан яшь, чибәр китапханәче кыз белән чуала башлады. Дөрес, баласын ташламады Нургата... Сөяркәсен өй түренә кайтарып утыртты да Гайнияне урамга куып чыгарды... -
18 июль 2026 - 10:00
Ике генә сәбәп була ала
Ике генә сәбәп була ала Ир-егетне дәшкән изге яуга. -
18 июль 2026 - 09:00
Аяклы каза
Кай арададыр үзенә якын, кадерле булып өлгергән бу малайдан аерылу Искәндәргә авыр иде. Китәсе килми, аның белән җитәкләшеп, нәрсә турында булса да сөйләшә-сөйләшә, бергәләп урамнардан атлыйсы иде!.. Мондый сәер халәттән котылу өчен, кырт борылды да эре адымнар белән ишеккә таба атлады. Тик соңгы тапкыр малайны тагын бер кат күреп каласы, үзендә моңарчы барлыгы да беленмәгән хисләр өермәсен кузгаткан кечкенә кешене хәтеренә сеңдерәсе килү теләге аны тукталырга мәҗбүр итте.