26 май 2025 яңалыклары
-
26 май 2025 - 17:00
Юксыну
Шамил һәм Ринат Закировлар турында бер-ике кәлимә сүз әйтергә күптән кыҗрап йөри идем. Язмам башындагы берничә җөмлә моннан ике ел элек язып та куелган иде. -
26 май 2025 - 16:00
Хак дигәне...
Чыны бер әкият була, Яшәү дигәне – уен... -
26 май 2025 - 15:00
ИКЕ БӨРТЕК КАРЛЫГАН (хикәя)
Ә бервакыт Миләүшәне бер гаилә алып китте: алар – опекун, ә Миләүшә «кызлары» булды. Абдулланың йөрәге чәнчеп-чәнчеп алгалады ул көнне. Миләүшә китте, аннан хәбәр дә юк. Аны интернет челтәреннән дә эзләп караганы булды малайның, тапмады. -
26 май 2025 - 14:00
Май ахыры
Табигатьнең акылы да Кайчакларда безнең чама -
26 май 2025 - 13:00
Язларымда кайтырсың (хикәя)
– Дуслар гына ич без. – Әйе, дуслар гына... – диде Булат та төксе генә. Ә үзе күңеленең иң тирән, һәм дә иң матур хыялларына чумды да батты. Бу сүзләр, бер яктан, аның йөрәген яралый иделәр. Булат инде күптәннән үзенең Камиләсеннән башка яши алмаячагын аңлаган иде. Сөеклесенең төнге күк йөзе төсле күзләренә, озын толымнарына, назлы елмаюына көннәр буе сокланып карап утырырга әзер иде ул... -
26 май 2025 - 10:00
Тукай булып булмас инде...
Тукай булып булмас инде... Үзем булып кына калам. Тукай манган каралар юк Заман карасына манам. -
26 май 2025 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Җәмәгать, хуш килдегез! Иң әүвәл сезне бирегә җыйнавыбызның сәбәбен әйтеп үтәргә тиешмендер. Дөньяда сугыш бара. Сугышның нинди тарафларда, ничек баруы тарихына тукталып тормыйча, үзебезне борчыган мәсьәлә хакында берничә сүз. Мине, җәмәгать, әсирләр мәсьәләсе борчый. Татар әсирләре. Аларның исәнлеге.