26 октябрь 2024 яңалыклары
-
26 октября 2024 - 17:00
Кадерле истәлекләрем... (дәвамы)
Съездда мин, делегация җитәкчесе буларак, чыгыш ясадым. Анда шактый гына усал урыннар да бар иде. Мәсәлән, «безне стенага китереп терәделәр, курокка басасылары гына калды» дигән сүзләр. -
26 октября 2024 - 15:00
Илаһи ишарәт
Инсаныңа иңгән ишарәткә, Аллам, хәерлерәк мәгънә бир! -
26 октября 2024 - 13:00
Атасыз бала (хикәя)
Узган тугыз ай Гөлчәчәк өчен тугыз елны алыштырган кебек тоелды. Бу вакыт эчендә нинди генә уйлар уйланмады! Ананың һәр кичерешен тоеп яту туачак баланың холык-фигылен дә билгели торгандыр. Йөрәк астында йөрткән баласын тау-тау алтыннарга да алыштыра алмаячагын йокысыз төннәре арткан саен ныграк төшенде ул... -
26 октября 2024 - 11:00
Көз мәллә?..
Әллә соң минем дә Көзләрем җитәме? Күңелем ник елый, Ютәлли-ютәлли? -
26 октября 2024 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Миңа карамагыз, авылыгызга карагыз. Нинди матурлык! Сез соңгы тапкыр Мәдинә тавына кайчан мендегез? Сез барлык эшләрегезне ташлап, азга гына булса да, тауга менеп, авылыгызны, аның табигатен күзәтегез, чишмә суыннан авыз итегез. Бәлки, шул чишмә сулары сезнең эчегездәге хатын-кызларга карата булган начар уйларыгызны юып чыгарыр? Сез кешеләрдә яхшылык күрә башларсыз. Тормышыгыз шулай узып та китәр бит. Сезнең үз балагызны сөясегез килмимени? Зуррак үскәч, Мәдинә тавына алып менеп, җиләкләр, тәмле чишмә сулары белән сыйлыйсыгыз килмимени? Сезгә тиздән кырык яшь тула, башыгызда чәчләр дә калмаган, сезгә кызлар карар дип беләсезме? Чынлап та, тавышыгыз искиткеч, матур җырлыйсыз, ләкин тавышыгызда җылылык юк, кешеләргә, хатын-кызларга мәхәббәтегез сизелми. Сезне бит бу дөньяга хатын-кыз тудырган. Табигатьне, авылыгызны, аның кешеләрен, хатын-кызларны яратыгыз, тормышыгызга мәгънә өстәлер. Менә шул минем даруларым, аңласагыз, кулланырсыз.