16 июль 2024 яңалыклары
-
16 июля 2024 - 16:00
Вакытлы
Җир тулы – кешеләр тавышы. Җир тулы – кешеләр каргышы. -
16 июля 2024 - 13:00
КАРЫНДЫК ЛЫ ИДЕ ТӘРӘЗӘСЕ (хикәя)
Ләкин аңа рәхәтлектән изрәп озак утырырга туры килмәде, лобби-барга зәңгәр халат кигән җыештыручы хатын килеп керде. Юантык, киң чырайлы, җәлпәк борынлы, төртеп тишкәндәй кечкенә яшел күзле. Мондыйлар Казан урамнарында меңнәр! Ләкин бу хатын аңа бик тә таныш булып тоелды. Сул каш өстендә җөй бар түгелме соң? Ахырзаман алдыннан кемне искә алсаң да, каршыңа килеп чыга диләр иде, шулмы соң бу? – Обеденный перерыв! – диде хатын, идән чүпрәген чиләккә чумдырып. – Бер сәгатькә! Сәлим күзен чытырдатып йомды. Аңына килгәндә, аңа бер сылу кыз иелеп тора иде. -
16 июля 2024 - 10:00
Ишетәсеңме...
...Бик сагынам безне таныштырган, сөйми калган апрель иртәсен… -
16 июля 2024 - 09:00
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Мин бай кеше дип, башкаларга юл да бирми йөрү Ходай кушкан эш түгел. Тик яшьләр алай уйламый шул. Әнә, икмәк пешереп сатып, чак кына күтәрелә алган Василий нәрсә ди бит? Имеш, «Юлга чыксаң, йә атың, йә хатының матур булсын, шуларның берсенә халык егылырдай булып карап калырга тиеш». Бәлки шулайдыр, тик бу табынырлык сүзләр түгел инде.