13 декабрь 2023 яңалыклары
-
13 декабря 2023 - 16:00
Рәнҗемәскә көч бир, Ходаем!
Читләр сүзе мине һич бетерми, Якын кешемнеке үтерә – Иң авыр сүз булып ишетелә, Йокысыз төн, әрнү китерә. -
13 декабря 2023 - 15:00
Балачак хатирәләре
Әткәй эскерт төбен йолкып иркен генә куыш ясады. – Кайтып йөрсәгез арырсыз. Йокыгыз да туймас. Йоклагыз шушында гына. Мин иртүк килеп җитәрмен, – диде. Куыш эчендә бик рәхәт. Ястык йомшак, молотилкадан яңа гына чыккан салам җылы, хуш исле. Кәеф күтәренке. Инде йокыга китәбез дип оеп барганда гына, өлкәнрәк бер малай, куыш янына килеп: – Әнә бүре килә, - диде. -
13 декабря 2023 - 13:00
Үтерелгән мәхәббәт кайтавазы (хикәя)
Ниязны сигез елга хөкем иттеләр. Махсус Киңәшмә тәкәллефләнеп тормады, барысын да, Рәмзияне катнаштырмыйча гына, тиз арада хәл итеп куйды. Иреннән баш тартып, аңа каршы күрсәтмә биргәннән соң, җиңел яшәдеме ул? -
13 декабря 2023 - 09:00
Штурман язмалары (дәвамы)
Безнең полкта, яңа төр самолётларны сынаганда, бәхетсезлек очрагы килеп чыкты. Сынауларны һәрчак яхшы уздырган экипаж төшеп утыру полосасына юнәлгәч, күз алдында ялгышлык җибәрде, шассилары нарат агачларына бәрелеп, самолёт әллә-кайларга мәтәлеп төште. «ТУ-4»нең ватылып-яньчелеп беткән төп корпусы бер урында, канатлары икенче җирдә, ә койрыгы тагын читтә ята иде...