2 май 2023 яңалыклары
-
2 мая 2023 - 17:00
КАБАТЛАНМАС ШӘХЕС
Бу эш — искитмәле ихтыяр көче, интеллект һәм бик зур рухи байлык таләп итә. Артистлар да, язучылар да күп, режиссёрлар исә бармак белән генә санарлык. Марсель абый бу эшнең виртуозы иде. Алай гына да түгел, Ходай Тәгалә режиссёр сәләтенә юрист, оратор, дипломат, коммерсант талантын да кушып, нәтиҗәдә халкыбызның Марсель Сәлимҗанов дигән горурлыгын, милләтебезнең бөек шәхесен тудырган. -
2 мая 2023 - 14:00
Ялкаулык
...Ялкаулыкны күңел утарыңа Кертә күрмә хәтта ялгыш та. -
2 мая 2023 - 11:00
Россиядә халык санын алу тарихы (дәвамы)
Тәүге тапкыр Уфа өязенә йомышлы татарлар 1574 елны, Уфа кирмәне төзелгәндә килеп урнаша һәм кирмәнне, чик буйларын саклаучыларга әйләнә. Турыдан-туры Уфа воеводасына буйсынганга, Казан воеводасы йомышлыларыннан аермалы буларак, аларга дәүләт җир биләмәсе бирми. -
2 мая 2023 - 10:00
Гомер
Шайтанны да шат кылдырдык шулай, Иман китердек бер Хакка да. -
2 мая 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Потыр тышкы яктан мүк баскан иске бер өйнең йозагын тартып кына алды да болай да таралырга торган ишеген ачып җибәрде. Өй эчендә әрдәнәләп өйгән мәетләрне күргән хатыннар хушсыз калды. – Күмеп өлгерә алмыйлар. Миңа шушында тутырып барырга куштылар. Соңыннан яндырачаклар...