Әмма «мыштым» Маруся исемле сипкелле марҗа ияртеп кайтып, әти-әнисенең бөтен планнарын җимерде. Нишләсен Мингани, яңакларын чатнатып, тешен кысты. Монда аның да «өлеше» зур: ул да бит марҗа белән гомер иләге или. Зоя-Зәйтүнә аңардан да ныграк кайгырды. Бу хәсрәтнең ичмасам тамчысы гына булса да кимер дип, алар икәүләшеп, Марусяның татарча вариантын эзләделәр һәм Миңнегөл исеме белән никах укыттырырга килештеләр.
Киленкәй исә каенана белән каенатасын нәфрәт белән коендырып:
– Боже, сез кыргыйлар икән! Никакой никях! Не лезьте в нашу жизнь! – диде.