16 февраль 2022 яңалыклары
-
16 февраль 2022 - 13:00
Буа (роман)
– И әни, онытып та торам, сиңа күчтәнәчкә яулык алып кайткан идем бит! – дип, Сәгыйдулла урыныннан торып, олы якка чыгып китте. Ләкин яулыкны әнисенә тапшырырга язмаган икән. Хәмидулла сәке янында тезләнгән. Бер кулында әнисенә иреннәрен чылатырга биргән чәшкә. Икенчесе белән остабикәнең җансыз кулын тоткан да дога укый.