20 февраль 2021 яңалыклары
-
20 февраль 2021 - 15:00
Курган маҗаралары (дәвамы)
Поезд, сагышлы итеп кычкырта-кычкырта, Курган шәһәренә юл тота. Каты плацкартта уйларыма бирелеп ятам. Алда ниләр көтә торгандыр. Мине – 17 яше дә тулмаган егетне, Казан кооперация техникумын тәмамлап, товаровед дипломы алган белгеч буларак, эшкә җибәрделәр.