УЙЛАРЫМНЫ САФ ИТ, ГАМӘЛЕМНЕ АК ИТ
ШӘМСИЯ ҖИҺАНГИРОВАНЫҢ «ГАМӘЛ КИТАБЫ»Н УКЫГАЧ
Үзем әйбәт дип санаган бер гадәтем бар: акыл ияләренең, Фатих Хөсни
әйтмешли, йомры-йомры сүзләрен куен дәфтәремә язып барам. Каләм
хасиятләре күңелемә аеруча якын булганнарын аерым-аерым туплыйм.
Алар минем үземә дә җыйнак-пөхтә итеп уйланырга, теге яки бу иҗатчының
үзенчәлекләренә карата уртак караш булдырырга ярдәм итә. Бу юлы сүземне
кайбер өлкәннәрнең шагыйрә Шәмсия ханымга мөнәсәбәтле яратып, мәрхәмәтле
күз белән карап әйтелгән фикерләре белән башлап җибәрергә җыенуым бер
дә очраклы түгел. «Шәхсән мине поэзиябездә хатын-кызларыбызның азлыгы
борчый иде. Бер яшь иҗатчының шигырьләрен тыңлагач, күңелем кинәнде.
Шөкер, килә икән алмаш, бар икән» (Хәсән Туфан). «Каләмдәш туташ «Яшел
гармун» повестенда вакыйга-хәлләрне шулкадәр тыгыз үргән ки, әсәр проза
түгел, шигырь кебек укыла» (Гариф Ахунов). «Мин аны шагыйрә буларак
танырга өлгермәгәнмендер дә, ә менә «Иделкәем»не аның кебек беркем дә
җырлый алмаганына иманым камил» (Мөхәммәт Мәһдиев). Әйе, күренекле
шәхесләребез үз вакытында нәкъ менә Шәмсия Җиһангировага карата
шулай дигәннәр. Алар бүген инде үзе дә әдәби мохиттә олы абруй казанган
Шәмсиябезнең сүз сәнгате даирәсенә беренче адымнар ясаган вакытларында
әйтелүе белән мөһим иде. Әлеге җөмләләрдә бәян ителгәннәрне мин бу
мөлаем ханымның илле еллап иҗат итүе елларында салынган матур әдәби
йортының нигезләре кебек кабул итәм. Зур иҗат юлына чыккан туташка
аксакалларыбызның фатихасы бу. Күрәбез, олыларыбыз аны төрле яклап:
шагыйрә, прозаик, җырчы буларак бәяләгән. Аларның һәрберсе хаклы. Ник
дигәндә, Шәмсия иҗатының башыннан ук үзенең әнә шулай төрле җәһәттән
талантлы каләм иясе икәнлеген раслап килде.
Шулай да замандашларыбыз аны иң әүвәл шагыйрә буларак кабул итте.
«Төсле моң» (1985), «Балачак кая китә?» (1989), «Ни өчен безнең язмыш
шундый?» (1996), «Җирсү» (2001), «Якты сагыш» (2006) кебек китапларының
һәрберсе шигърият яратучыларның ихлас хисләргә һәм уйларга сусаган
күңелләренә рәхәтлек бирде. Аларның күбесе җыр булып халкыбыз йөрәгендә
урын алды. Беренче җыентыгы чыгу белән журналист Илдус Диндаров
матбугатта аңа уңай бәя биргән иде. «Китапның исеме дә матур. Укырга
тотынмас борын шигъри ачышлар, рухи ләззәт, җан азыгы бирә торган.
Шәмсия үзе дә китабының беренче битендәге шигырендә үк «Сезнең белән
бүген җыр телендә, төсле моң телендә сөйләшәм...» дип, укучыларның күңелен
ымсындырып куя. Шагыйрә дөньяга, җиһанга мәхәббәтен ил язмышы, ил
иминлеге өчен шәхси җаваплылык хисе белән бәйләп бирә» (Диндаров И.
Мәхәббәт һәм шигърият // Казан утлары. – 1986. – № 3. – 152-153 битләр).
Бу шагыйрәбезнең милләттәшләребезгә әнә шундый җан азыгы бүләк итә башлавына байтак вакыт узып бара икән. Шушы тынгысыз иҗади гомердә
ул үзенә хас самими, тормышчан эчтәлекле әсәрләре белән ничә буын
милләттәшләребезнең күңелен баетты. Һәм менә укучылар кулына шагыйрәнең
«Гамәл китабы» дигән шигырьләр җыентыгы килеп иреште. Бу инде, моңа
кадәр дөнья күргәннәре кебек, уртача гына форматтагы җыентык түгел, бәлки
дүрт йөзгә якын битлек калын китап. Гадәттә, мондый җыентыклар кереш
сүз белән ачыла. Аны йә автор үзе, яки аның иҗатына битараф булмаган
башка берәү яза. Ә бу юлы безне кереш сүз урынында шагыйрәнең әлеге
мәҗмугасына карата әйтелгән гомуми фикерләрен туплаган шигырь каршы
ала. Аннан күренгәнчә, бу Шәмсия ханымның гомере буена әз-әзләп алып
барылган шигъри көндәлеге икән. Монысы да зур яңалык, чөнки көндәлекләр
– гадәттә, ирекле рәвештә чәчмә юл белән язылган гомер юлындагы эзләр алар.
Ә монысы тезмә рәвештә.
Шул эзләр дә, бергә туплап җыйгач,
Әверелде саллы китапка.
Эш-гамәлләремне ачып салып,
Җитте вакыт исәп-хисапка.
Моны укыгач, кызыксыну тагын да арта. Замандаш шагыйрә укучы алдында
бөтен гомере турында хисап бирә. Мондый гамәлгә җөрьәт итү гади эш түгел.
Моның өчен үзеңнең үткәннәреңнең дөрес, ныклы нигезләргә корылган булуын
белү өстенә, кыюлык та кирәк. Чөнки ул белә, синең изге ният белән эшләнгән
гамәлләреңне дә чит-ятлар өнәмичәрәк карарга мөмкин. Хисап бирүенең
фанилыктагы замандашлары алдында гына булмавы аның үз өстенә аеруча
зур бурыч алуын күрсәтә. Бу инде гадәти генә көндәлек түгел, бәлки бөтен
тормышыңа үзең биргән бәя дә. Бу мәсьәләләрдә иң элек үзең чыгарган хөкем
кыйммәт, чөнки син инде нәрсәнең нәрсә икәнен аермачык белеп эш итәсең.
Шуңа күрә, сәхифә арты сәхифә белән таныша барган саен, укучы китапның
эченә кереп киткәнен сизми дә кала. Яшәүнең бөтен яме өзелеп сөйгәнең,
бердәнберең белән янәшә булуда дип аңлаган, шуны бәхетнең иң зуры дип
санаган җанның гомеренең иң зур өлешен шушы гадәти генә хәлдән мәхрүм
булып үткәрүе барышында өзгәләнүләрен күреп, кем генә битараф калыр икән?
Гомерләрең, никтер, кыска булды,
Бик аз тордың якты дөньяда.
…Кара күзең булып шомырт карый,
Иренең булып миләш елмая.
Җанны айкап алырдай мондый хәл-әхвәлләр турында уйланулар китапта
шактый еш очрый. Үзең дә шул хисләргә бирелеп китүеңне сизми дә каласың.
Яшәеш бик катлаулы, сине тирән уйларга төшерә торган катламнар бихисап.
Автор аларның аеруча мөһимнәрен генә игътибар үзәгенә куйган. Шуларны эченә
алган тупланмаларны «дәфтәрләр» дип атаган. Җәмгысе ун дәфтәр. Һәрберсенә
исем бирелгән. Әлеге ояларга кергән шигырьләр, бүлекнең исеменә туры килеп,
теманы төрле яклап ачып, шулар турында уйланган шагыйрәнең шәхесендәге асыл
сыйфатларны аңларга ярдәм итүләре белән уңышлы. Алар, иң беренче нәүбәттә,
авторның үзен аңлау ачкычы булып тора. Иманым камил, Шәмсия ханымның
үзен күреп белгән кешеләр аның эчке дөньясы белән дә кызыксынмый калмый торганнардыр. Күрер күзгә үк камил буй-сыны, ачык йөзе, акыллы, үткен сүзләре
белән ул тирә-юньдәгеләрдә уңай караш барлыкка китерә, шулар янына сәнгатьчә
язган әсәрләре дә өстәлгәч, аның шәхесенә игътибар тагын да арта.
Без аның иҗатын иң әүвәл лирик җырлары аркылы беләбез. Алар дөресендә
дә табигый рәвештә көй сорап тора кебек. Туган авылы яшьләре беренче
шигырьләреннән булган «Баегым» дигәнем юкка гына көйгә салмаганнардыр.
Шуннан китә инде. Аның йөзләрчә җырлары рухи байлыгыбызның матур
бер өлешен тәшкил итә. Моны Рәзим Вәлиуллин башлап җибәрә дияргә
була. Ул берьюлы «Әле мин сине гафу итмәдем…», «Гөлләр алдым» дип
исемләнгәннәренә җыр яза. Зөфәр Хәйретдиновны да «Болгар кызлары»
дигән беренче җырын язарга шулай ук Шәмсиянең шигыре рухландыра. Ә
менә «Нишлим?» дигән җырның язылуына мин үзем шаһит. Ул шагыйрәнең
1985 елда чыккан «Төсләр моңы» дигән җыентыгында урын алган булган
икән. Сиксәненче еллар башында, урак өстендә авыл эшчәннәренә культура
хезмәте күрсәтү өчен, безне – бер төркем әдәбият-сәнгать әһелләрен – Кукмара
районына җибәрделәр. Төркемебездә композитор Фасил Әхмәтов, җырчы
Гөлзада Сафиуллина, баянчы Әхмәт Кәримов, язучы Шаһинур Мостафин бар
иде. Менә шунда, авылдан-авылга йөргәндә, Фасил абый безгә еш кына бер
шигырьне сөйләп-сөйләп ала иде.
– Тыңлагыз әле, нинди матур шигырь! Шунда ук күңелдә урын алды. Инде
башымда бер көй дә әйләнә. Әмма һаман да төгәл генә килеп чыкмый әле.
Ул аны хәтта халык белән очрашуларда да укып йөрде. Шулай йөри-йөри
Аксыбы авылына да килеп җиттек. Монда Фасил абыйның туганнары да
бар икән. Алар безне кадерле кунаклар итеп каршы алдылар. Хәтта мунча
да яктылар. Менә шунда – мунчада – композиторыбыз, буш ләгән төбенә
бармакларын биетеп утырганда, «таптым!» дип кычкырып җибәрмәсенме?!
Мин әйтәм:
– Нәрсә таптың, Фасил абый?
– Таптым, таптым, бар әле. Өйдән баянны алып кил әле.
Мин баянны аңа тоттырдым. Фасил абый зур канәгатьлек белән уйный
башлады, алай гына да түгел, сүзләре белән җырлап та җибәрде. Шулай итеп,
«Нишлим?» җырының беренче тыңлаучысы булу бәхете миңа тиде.
Җырлар булып, моңнар булып
Күңелеңә тулыйммы?
Әллә үзем генә булып
Гел яныңда торыйммы?
Бу җыр бик тиз генә яшьләр арасында таралып та китте. Ул елларда
Шәмсия ханым шигырьләренә бер-бер артлы яңа җырлар чыга иде. Талантлы
җырчыларыбыз репертуарларында алар урын ала торды. Әле менә яңа китабы
белән танышканда, бу җырларның да кайберләре очрады. Дәфтәрләрнең
«Сөю-сәгадәт. Хыянәт-кыямәт» дигәнендә көй сорап тора торганнары аеруча
күп тоелды. Димәк, алда музыка сәнгатебезнең гүзәл җырларга тагын да баю
ихтималы бар. Башка дәфтәрләрдә дә, шагыйрәнең каләменә хас булганча, чын
мәгънәсендә сәнгати җәһәттән җитлеккән әсәрләр еш очрый.
Мине иң әүвәл «Ватанпәрвәрлек» дип аталган дәфтәр сокландырды. Ул
җыентыкның беренче бүлеген тәшкил итә. Аның алгы планга чыгуы да
очраклылык түгел. Монда шагыйрәнең ил, халык, милләт, замандашлар гаме белән яшәве бик ачык чагыла. Ватанпәрвәрлек ул күп нәрсәләрдән җыела:
әти-әнине, туган авылыңны, җөмһүриятеңне, рухи дөньяңны, туган телеңне
яратудан башлана, аннан инде табигый рәвештә ил мәйданына чыга. Бары тик
тирән тамырлы нәсел-нәсәбең, мәгънәле үткәнең, газиз моңнарың булганда
гына бу хис кадерле, газиз була.
Ватан ул – һәр көн туганда
Кызарып аткан алсу таң.
Якты кояш – сиңа баккан
Ватан – синең туган илең,
Кендек каны тамган җирең,
Газиз әнкәң – сине тапкан,
Җырлар җырлый-җырлый баккан.
Ватан төшенчәсен менә шулай аңлаганда гына кешенең җәмгыятьтәге
урыны, аңа табынуы, күңелендә аңа карата булган мөнәсәбәте табигый була.
Шәмсия ханым шушы сәяси төшенчәнең шигъри билгеләмәсен биргән. Аның
әдәби җәһәттән эволюциясен дә күрсәткән.
Кол Галиләр, Кол Шәрифләр җан аткан...
Килә-килә Тукайларга тоташкан.
Менә шуңа күрә дә шагыйрә хәтеребезне сау саклау мәсьәләсенең безнең
өчен аеруча мөһим икәнлеген бурычыбыз дәрәҗәсенә күтәрә.
Нәселеңне, кемлегеңне бел, татар,
Хәтер китсә, тамырыңны көл каплар!
Бу – бик тә мөһим, бүгенгебез өчен иң өлгергән чакыру. Хәтернең җетелеге
тулаем ил язмышы турында гамьләнү өчен дә бик кирәк. Чөнки хәзер дөнья
мәйданындагы кайбер илләр башына, хакыйкатьнең асылын белсәләр дә,
аның белән исәпләшмичә, үткәннәр өчен үч алуны максат иткән бәндәләр
килде. Менә ни өчен үткәннәрне булганынча хәтерләү, алардан гыйбрәт алып
эш итү – иң заруры. Менә шундый уйлануларга бирелгәндә Казаныбызны
дөнья күләмендә танытуда аның бу елда Ислам мәдәнияте башкаласы итеп
билгеләнүенең әһәмиятен тагын да ачыграк аңлыйсың.
Яшә, Казан, җырла, Казан!
Ак даның таралсын бар җиһанга.
Нурлы Казан! Горур Казан!
Без сине зурларбыз һәр заманда!
Китапның беренче бүлегеннән алган тәэсирләр, күрәбез, тирән уйлануларга
төшерә. Бу инде, һичсүзсез, шагыйрәнең уңышы, дигән сүз. Әлеге хис-тойгылар
алдагы «дәфтәрләрдә» күңелнең тагын да нечкәрәк кылларына кагыла бара.
Биредәге әсәрләр авторның нәзакәтле күңел дөньясын тоемларга ярдәм итә.
Шөкер, Ходам нечкә күңел биргән,
Биргән сизгер йөрәк.
Кемнәрнеңдер зарын аңлар өчен,
Шиксез, шулар кирәк.
Кемнәрнеңдер генә түгел, үзеңне тәмам аңлау да әлеге сыйфатлардан башка
мөмкин түгел. Әйтик, сиксәненче еллар уртасында дөнья күргән китапта ире
Назыймга карата ул болай язган иде:
Ярты сүземнән аңлыйсың
Миңа иң кирәк чакта.
Китералмыйм күз алдыма
Үземне синнән башка...
Ләкин тормыш аяусыз, еш кына мөмкин булмастай нәрсәләрне дә
чынбарлык итә. 2004 елда «Ирем Назыймга теге дөньяга хат» шигырендә сүз
бара торган кырыс хакыйкать шундыйлардан.
Юкса без бит меңнәр арасыннан
Эзли-эзли генә табыштык.
Алла насыйп иткән никах белән
Мәңгелеккә диеп кавыштык.
Кемнәр белсен хәзер җанкаеңда
Нинди гамь икәнен, нинди уй...
«Берәр заман килеп җитәрләр...» дип,
Үз яныңнан урын алып куй.
Күрәбез, бу китаптагы шигырьләрне Шәмсия ханым кулы белән тормыш
үзе язган. Шуңа күрә алар йә матурлыкка сокландыра, йә күңелне тетрәтә,
һәрхәлдә битараф калдырмый. Аларны гади генә, тыныч кына укып та булмый,
шигырьләрдәге хисләр дулкыны күңелеңне бөтереп ала, уйлар кочагына
сала. Чөнки син үзең дә гомереңдә бик күпне күрдең, бихисап сынулар аша
уздың, аларның кайберләре Шәмсиябез кичергәннәргә охшаш булулары белән
гаҗәпләндерә дә. Шуңа күрә ул кылган дога синекедәй кабул ителә.
Гомер биргәнсең, бәрәкәт тә бир,
Кул-аякларга хәрәкәт тә бир.
Бир зирәк зиһен, бетмәс сабырлык,
Сынауларыңны җиңә алырлык.
Китапның соңгы битен ябып куйгач, берничә көн уйланып йөрдем.
Шагыйрәнең әсәрләрне язгандагы халәтен үз җанымда тойгандай булдым.
Шигырьләр йөзләрчә булган кебек, авторның да бик күп төрле хәлләргә кереп
уйланган мизгелләре рәсемле булып гәүдәләнгән кебек булдылар. Шулай да
аларны шагыйрәнең төп нияте һәммәсен үзәккә туплап тора кебек тоелды.
Ул – «уйларымны саф ит, гамәлемне ак ит» дигән сүзләр. Китаптан шундый
нәтиҗә белән аерыласың. Гамәлеңнең ниндилеге ниятеңнең нинди булуыннан,
дип әйтүләренә тагын бер куәт инде бу.
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев