Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Журналга язылу өчен санаулы көннәр калды

Хөрмәтле укучым!

Синең кулда үзенең 95нче яшенә кереп баручы МИЛЛИ ХӘЗИНӘ, әби-бабайларыбыз яратып, үз итеп укыган “КАЗАН УТЛАРЫ” журналы. Ул Бөек Ватан сугышы елларында да дөнья күрүдән туктамаган. Фронтовик язучыларыбызның җан азыгы, күңел көзгесе булган. Аны кулдан-кулга йөртеп укыганнар. Ул бүген дә классик әдипләребезнең әдәби әсәрләре, иҗат үрнәкләре белән таныштырып бара, яңа, яшь буынны иҗат үрләренә рухландыра. Үз укучыларын әдәбият, сәнгать, иҗтимагый-мәдәни тормышыбыз өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыруын дәвам итә. “Казан утлары” сәхифәләре аша укучыларыбыз заманча юмор-сатира, әдипләребез, күренекле шәхесләребезнең тормыш һәм иҗат юлы, яңа табадан төшкән роман, бәян, хикәя, шигырь-поэмалар, публицистик язмалар һәм әлеге әсәрләргә карата тәнкыйтьчеләрнең бәяләмәләре белән танышып бара. “Ак җилкән”, “Хикәя яза аласызмы?!” конкурсларында, “Укучыларыбыз иҗаты”, “Тормыш язган хикәяләр”, “Яңа исемнәр” кебек сәхифәләрдә үз иҗат җимешләрең белән синең дә каләм сынау, “Казан утлары” журналының авторы булу мөмкинлегең бар! Матур әдәбият дөньясы сиңа да мәйдан бирә, журнал сәхифәләренең түренә чакыра!

Хөрмәтле укучым! Милләтебез сагында – туган телебез, туган телебез сагында – матур әдәбиятыбыз, ә әдәбиятыбызның төп барометры булып “КАЗАН УТЛАРЫ” журналы торуын исеңнән чыгарма! Безгә мирас итеп калдырылган милли хәзинәбезне кадерләп саклау, үз нәселебезгә васыять, әманәт итеп калдыру синең кулыңда, синең намусыңда! Аңа языл һәм укы!

Журналга киләсе яртыеллыкка (июль-декабрь 2016)  язылу бәясе 405 сум.

Безнең индекс: П2365.  Безнең почта: kazanutlari@yandex.ru

Безнең сайт: http://kazanutlary.ru/ Вконтактеда: http://vk.com/kazanutlari

Фейсбукта:https://www.facebook.com/groups/kazanutlary.ru/

Ихтирам белән, журнал редакциясенең иҗат төркеме

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев