Логотип Казан Утлары
Бәян

Соңгы сәфәр (дәвамы)

Дошманны җиңәрбез дә, бик тиз әйләнеп кайтырбыз! – дип киткәннәр иде Урта Кирмәннең ирләре дә. Дүрт елга сузылды бу яу. Әле һаман илнең тынычлык күргәне юк. Сугыш чыккан көн һаман күз алдында тора әле.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз)

2

Мәгъсүмҗан солдатларның өе авыл башыннан ерак түгел икән. Хәер, бер генә урамлы авыл ул Чытыр. Егерме беренче елгы ачлыктан соң халыкны Кирмән башыннан күчергәннәр монда. Авыл урынында куе чытырманлык булган, халык шуларны төпләп урнашкан. Кешеләре нык яши. Барысында да диярлек такта түбәле йортлар. Күбесе урманда эшли икән бу авыл халкының. Урман эшчеләренә ай саен акча түләп баралар шул.

Мәгъсүмҗан солдат өйдә туры килде. Ишегалларында нәрсәдер эшләп йөри иде. Озын буйлы, киң җилкәле, нык гәүдәле егет икән. Әле утызга җитмәсә дә, йөзе җитди. Мәрзия белән Фатыйханы күргәч, барысын да сүзсез аңлады. Чөнки Миңсылу апасы белән менгән уртача буйлы, киң җилкәле, толымнарын җилкәсенә үреп салган үсмер кызны тиз таныды ул. Алар белән каршыларына килеп күреште. Сугыштан кайткан гимнастёркасын гади күлмәккә алыштырырга өлгермәгән иде әле егет. Аңа карагач, кайсы ягы беләндер Әгъмәлетдиненә охшатып, ананың йөрәге сыкрап куйды.

Өйгә керделәр. Егетнең әнисе дә шунда иде.

– Кунаклар бар икән, мактап йөрисез, самавырым кайнап утыра, – дип, өстәл янына чакырды.

Фатыйха карчык кулындагы төенчеген чишеп, күчтәнәчләрен чыгарды. Аларны күргәч, солдат егет белән анасы уңайсызланып куйдылар.

– Мәгъсүмҗан балам, син миңа үземнең улым кебек. Сугыштан кайткан Әгъмәлетдинемне сыйлаган кебек сыйлыйсым килә. Бер дә тартынма. Менә бу пәрәмәчләремнән, чикләвекләремнән авыз ит әле, – дип, барысын аның алдына тезә башлады.

– Үзегез дә озын юл менеп аргансыздыр. Чәйне сөтләп ясыйм, – диде хуҗабикә.

Ашыкмыйча гына тамак ялгап алдылар. Табын янында авыл хәлләре дә сөйләшенде. Мәгъсүмҗан бераз ял итүгә урман эшенә урнашырга җыена икән.

 – Мин инде хәзер күрәсен күргән, картайдым. Берсен дә яшермичә сөйлә миңа. Син – баламны соңгы тапкыр күргән кеше. Йөрәгемдә калмасын, – диде Фатыйха солдатка.

Утны-суны кичеп, дусларын югалту ачыларын татып кайткан кеше ана йөрәген аңламыймы соң! Бер мәлгә көрсенеп алды да:

– Бөтенесен сөйлим, – дип, сугыш елларында Ерак Көнчыгышта бергә ничек хезмәт иткәннәреннән башлап китте.

Байкал артында булганнар икән. Җиргә землянкалар казып яшәгәннәр. Менә-менә фронтка җибәрүләре бар дип, хәрби өйрәнүләрне үткәреп кенә торганнар.

– Тәртипләр бик каты иде. Офицерларның да, сугышчыларның да тизрәк фронтка китәсе килә. Күбесенең туганнары һәлак булган. Әгъмәлетдин дә әллә ничә тапкыр рапорт язды. Барыбер җибәрмәделәр. Японнар илебезгә сугыш башлар, дип көттеләр. Алар ягыннан безнең чик сакчыларына карата провокацияләр күп булды. Автоматлардан да аттылар. Безне төнлә тревога белән күтәрәләр иде. Әгъмәлетдин якташ өйрәнүләрдә гел алдынгы булды. Командирлар мактап кына торды, – дип сөйләп китте ул.

Аның русча кыстырган сүзләрен аңлап бетермәсә дә, бүлдермәде Фатыйха. Барысын да күз алдына китерергә тырышты. Улы иптәшләре белән яшәгән землянка күз алдына килде. Җәй көннәрендә бик тынчудыр анда, яңгырлар яуганда, стеналары җебеп ишеләме икән? Кыш көне ягып җылыну өчен мичләре булдымы икән? Берничә карават сыярлык итеп ясалгандыр инде ул землянкалары. Менә Әгъмәлетдингә каравылга чыгарга кушалар. Улы олы гәүдәле аның. Җәһәт кенә күтәрелеп, автоматын ала да тышка чыгып китә. Ә анда – үзәкләргә үтә торган ачы җил сызгыра. Әгъмәлетдин өстенә сарык йоныннан тегелгән толып элгән. Туңуны белми дә. Күзләре үткен. Карашларын дошман ягыннан алмый. Алар килә башласа, атып, барысын да уятачак ул...

Мәгъсүмҗан салмак, көр тавышы белән дәвам итте:

– Быел июнь аенда тревога белән күтәреп, Маньчжурия чигенә алып киттеләр. Японнар сизмәсен өчен төнлә генә барып, көндез ял итә идек. Июль урталарында ил чигенә барып җиттек. Бер айга якын сузылган хәрби өйрәнүләр башланды. Яңадан автоматлардан, пулемётлардан төз атарга, граната ыргытырга, кул сугышына өйрәндек...

* * *

Сугыш елларында Урта Кирмәндә дә үсмер кызларны, егетләрне җыеп, мылтык тотарга, шуышып барырга, штык белән кадарга өйрәтә башлаганнар иде. Авыл каршындагы биек, текә Кызыл Ярга йөгереп менәргә кушып азапладылар яшьләрне. Үзен командирлары дип йөрүче укытучылары кушкач, кая барсыннар. Йөгерәләр иде. Берсендә шулай төнлә күрше кызы тәрәзә шакыды. Нәрсә булды икән тагын дип чыккан иде. Сулышлары капкан.

– Фатыйха апа, безнең бөтенебезне дә клубтан кайтарып җибәрделәр. Казан ягыннан Мамадышка таба бик күп немец самолётлары очып килә икән. Бөтен утларны сүндерергә, тәрәзәләрне каплап бетерергә куштылар, – ди.

Аның да йөрәге төшеп киткәндәй булды. Ышанып, төне буе тәрәзәләрен капчыклар белән томалап йөргән иде. Ике-өч тапкыр очкан тавышлары ишетелмиме икән дип чыгып тыңлап та керде. Кая ул, төнлә күктә түгел, авыл өстендә дә шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Этләргә кадәр йоклап беткәннәр иде бугай. Икенче көнне барысын да клубка җыеп:

– Хәрби өйрәнүләр үткәрдек. Барыгыз да тырышты. Бөтенегезгә рәхмәт! – диде Мамадыштан килгән юан гәүдәле, хәрби киемле кеше. Күзләре бик канәгать ялтырый иде үзенең.

Моннан соң төнлә лампа яндырып утырмаска, кояш баюга тәрәзәләрне кара пәрдәләр белән каплап бетерергә куштылар. Пәрдәләре булмаганнарга кәгазь ябыштырырга боерылды. Ул гәҗитен дә бөтен кеше дә алдырмый бит әле. Укытучылардагы иске гәҗитләрне җыеп тараттылар.  * * * – Август башында дивизиябезне тревога белән күтәрделәр. Политбүлек начальнигы Япония белән сугыш башлануын әйтте. Чикне узып, Маньчжурия территориясенә кереп киттек. Бик олы Гоби чүле башланды. Һава температурасы анда көндез кырык градуска кадәр күтәрелә икән. Йомшак кына җил чыкса да, тозлы комны очырта башлый. Ул сулышларны каплый. Кайнар комда күн итекләр бөрешеп кибә. Бик күп солдатлар юлда барганда, кызу тиеп, аңнарын югалттылар. Котелокларга иртән тутырган су өйлә турына эчелеп бетә иде. Әлсерәүдән телләр аңкауга ябышты. Бер тапкыр карыйбыз, алда зәп-зәңгәр күл күренә. Барыбыз да тизрәк шунда барып җитү өчен йөгерә башладык. Ә ул мираж – сурәт кенә булган икән. Безнең белгән нәрсәмени! Бик кызу көннәрдә чүлдә күзгә әллә нәрсәләр күренә башлый, диләр.

* * *

– Уразаның урак вакытына туры килгәне булды. Көн озын. Сәхәргә иртә торасың. Кояш соң гына байый. Көн челләсендә бик каты кыздыра. Башка кызу бәрмәсен өчен, сүрән вакытта – иртә-кич кенә уракка чыга идек. Көн буе авызга тамчы да су капмаганга, кичкә бөтен хәл бетә. Егерме беренче елның җәендә монда да чүлдәгедән ким булмады. Кызудан көне буе һавада зәңгәрсу рәшә уйнады. Басудагы игеннәр корыды. Чишмәләр кипте, – дип искә алып утырды Фатыйха, чүл кызулыгын үзенчә күз алдына китереп.

* * *

– Чүлне чыккач, яңгыр коярга кереште. Башта суга тиенгәнгә сөенгән идек, ул тоташтан яуды да яуды. Олы Хинган таулары башланган икән. Аяк асты сазга әйләнеп бетте. Елгалар ярларыннан чыкты. Тауларны үткелләр аша гына кичеп чыгып була анда. Җитмәсә, алар тар. Урыны-урыны белән кыялар читеннән барасы. Шул үткелләрдә японнар аяусыз каршылык күрсәттеләр. Машиналар, танклар, туплар упкынга очты. Күп солдатлар кырылды. Зур югалтулар белән алга бардык. Ул тауларга менәргә безнең машиналарның көче җитми иде. Олы-олы әрҗәләр төягәннәр. Җайсыз урыннарда этеп алып мендек. Тауларны исән-имин узгач, тигез җирләргә килеп чыктык. Яңгырлар һаман туктамаган иде әле. Юлсыз җирдән саз ерып барырга туры килде...

* * *

Август уртасы монда да бик яңгырлы булды. Чиләкләп койды. Халык әллә ничә көн уракка чыга алмады. Яңгырлар туктагач, җир кипшергәч, аягында йөри алырлык бөтен кешене басуга алып чыктылар. Карт-корылар да калмады.

– Фатыйха апа, син дә уракка бар инде. Бала-чагаларны көлтә бәйләргә, әвен куярга өйрәтеп торырсың. Сыйфат инспекторы булырсың, – дип, бригадир Әхмәтҗан килеп әйткәч, соңгы елларда аерылмас иптәшенә әйләнгән өрәңге таягына таянып, ул да басуга китте. 

* * *

– ...Тоташ фронт булмады анда. Японнар ныгытылган районнар әзерләгәннәр, аларга бетоннан дзотлар ясап, пулемётлар, туплар урнаштырып бетергәннәр. Алар җир асты юллары белән тоташкан, дип аңлаттылар. Сугышка бик каты әзерләнгәннәр икән. Андый ныгытмаларда канкойгыч сугышлар булды. Дошман билләренә гранаталар бәйләгән солдатларын күп калдырган. Безнекеләр туктаган җиргә кулларын күтәреп киләләр дә үз-үзләрен шартлаталар. Без бит башта аларның ниятләрен белмәдек, пленга бирелергә телиләр, дип уйладык. Ә аларны төрмәләреннән җыйганнар икән. Гаиләләренә акча вәгъдә иткән булганнар. Әгъмәлетдин белән икебез дә таш артында качып ятучы бер японны кулга алмакчы идек. Икебез ике яктан килеп, автоматларны төбәгәч, кулларын күтәреп, миңа таба килә башлады бу. Күп калмаган иде инде, шул вакыт взвод командиры, чуваш егете Григорий атып екты моны. Үзе яныма йөгереп килеп тә җитте.

– Шушында бетәсегез килде мәллә? Менә карагыз, нинди солдат ул, – дип, гимнастёркасын күтәреп күрсәтте. Биленә гранаталар бәйләнгән. Исән калуыбызга сөенеп, иптәшләр артыннан йөгердек.

Аргунь елгасын кичеп чыккан идек, дивизияне Хайлар дигән шәһәргә бордылар. Андагы ныгытылган районны ала алмаганнар. Август уртасында төнлә барып җитеп, андагы дивизия солдатларын алыштырдык. Бик күп кырылганнар икән. Атакага күтәрелгән саен, японнар яшеренгән җирләреннән чүкеп кенә торганнар. Ә безнекеләр – тау битендә, уч төбендәгедәй күз алдында. Икенче көнне иртән безне дә атакага күтәрделәр. Артиллеристлар дзотларны башта бик озак тупка тоттылар. Алар тау битләренә берничә рәт итеп урнаштырылган иде. Байтак ут нокталары җимерелсә дә, берничәсе исән калган. Кабат күрдек: стеналары икешәр метр калынлыкта итеп эшләнгән иде. Аларны ансат кына җимереп булмый шул! Командирлар һаман атакага күтәрелергә чакыра, ә без аларның пулемётларыннан башны да күтәрә алмыйбыз. Шул вакыт Әгъмәлетдин безнең юлны бикләп торучы дзотка таба шуышып китте. Әле бер, әле икенче таш артына ышыкланып барып, шактый якынлашты ул аңа. Егерме метрлап ара калгач, күтәрелеп, кулындагы гранаталар бәйләмен томырды. Дошман пулясы тиде бугай, үзе дә йөзтүбән җиргә капланды. Көчле шартлау яңгырагач, пулемёт юк ителде, дип уйлап, атакага күтәрелдек. Күп тә үтмәде, яңадан телгә килде бу. Минем ике яктагы егетләр дә, киселгәндәй, җиргә капландылар. Кире ятарга мәҗбүр булдык. Якташ бетте, дип уйлаган идем, карыйм, тагын шуыша Әгъмәлетдин! Егетнең исән булуын күреп, бөтенебез сөендек. Дзотка кадәр шуышып барып җитте дә, берничә метр гына калгач, торып автоматыннан ата-ата йөгереп, ут ноктасын күкрәге белән каплады. Моны күрүгә, башыма органдай булды. Ничә ел бер котелоктан ашаган, якын туганыма әйләнеп беткән бөркеттәй егетнең һәлак булуы иде бу! Иң беренче булып, мин сикереп торганмындыр. Ур-ра кычкырып, автоматтан сиптереп, аның янына ташландым. Тегеләр һаман дөмекмәгәннәр икән әле. Әгъмәлетдиннең гәүдәсен кырыйга этеп төшерделәр дә, яңадан ут ачтылар. Шул вакытта җир астыннан барып буып үтерерлек булдым. Барып кына булмый иде. Чернигов өлкәсеннән алынган Владимир Бульба дигән егетебез пулемётка иң якыны иде. Ул  да шуыша башлады. Башта гранатасын томырды, аннары дзотны кабат күкрәге белән каплады. Без дә шуышып барып җиткән идек инде. Әллә ничә кеше эчкә гранаталарыбызны аттык. Әгъмәлетдинне кулыма алдым. Күкрәге пулялар белән тишкәләнгән, кап-кара кан эчендә. Йөрәген тыңлап караган идем, җаны бар. Шатлыгымнан күзләремә яшьләр тулды. Тизрәк санитар кызга кычкырдым. Күп кеше кырылды анда. Әллә ничәсе яраланды. Санитар килеп җиткәнче, кулларымда җан бирде. Ул көнне бер генә япон солдатын да пленга алмадык. Күпме егетләр башын салды бит шул биеклектә. Төнлә дә ике арада атыш барды. Алар безне миномётлардан утка тоттылар. Икенче көнне яңадан безнең тупчылар эшкә кереште. Ярты сәгать буе аттылар. Атакага күтәрелергә әзерләнгән идек, тегеләр ак флаг күтәреп, капитуляция ясадылар. Биш мең кешелек гарнизоннары саклаган икән шәһәрне. Безнең барыбер сытып узасыбызны белеп, исән каласылары килгәндер. Дусларыбызны хөрмәтләп, салютлар биреп күмдек. Әгъмәлетдинне бөркәнчегенә үзем әйбәтләп төрдем, белгән догаларымны укыдым. Һәлак булганнан соң да йөзе бер дә үзгәрмәде. Ирен читләренә кадәр елмайган килеш иде. Бик авыр булды якташыбызны гүргә иңдерү. Ир-егетләр булсак та, барыбызның да күзләр яшьләнде. Батырлыгы өчен орденга тәкъдим итәбез, диде командирлар. – Мәгъсүмҗан ашыкмыйча, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде.

Авыр, бик тә авыр иде Фатыйхага боларны тыңлавы. Барысын да күз алдына китереп барды. Улының ничек итеп тауга каршы шуышуын, гранаталарын атуын, кабат күкрәге белән үлем сибүче тишеккә каплануын үзе күргәндәй булды. Мәгъсүмҗан туктагач та, тагын бер ишетәсе килеп, аңлап бетермәгән җирләрен кайта-кайта сораштырды.

Солдат ашыкмыйча гына барысын да аңлатты. Ананың соңгы өметләре чәлпәрәмә килгәнен белә иде ул.

– Без бертуганнар кебек идек. Бер-беребезгә килгән хатларны кычкырып укыдык. Әгъмәлетдин абыйлары һәлак булганга бик өзгәләнде. Фронтка китеп, алар өчен үч аласы килде. Сез илгә монда да кирәк, диделәр. Японнар белән дә сугыш менә-менә башланып китәр кебек иде. Шуңа күрә анда әллә ничә дивизияне тотканнардыр да инде. Бер дә тыныч булмады анда. Сакта торган солдатларны урлап китәләр иде. Кабат аларның үле гәүдәләрен китереп ташлыйлар. Берничә тапкыр шулай кабатлангач, командирлар каравылда торучылар санын арттырдылар. Әгъмәлетдин белән икәүләшеп, әллә ничә тапкыр бергә сакта торган булды. Күзләре үткен иде аның. Гел уяу булды. Шылт иткән тавышны да әллә кайдан ишетә иде. Стройда йөрергә дә оста булды. Командирлар гел мактап тордылар үзен.

Ана өчен улын мактаудан да олы сөенеч юк. Йөзләренә кызыллык китермәгән икән төпчек улы да. Рәхмәт аңа! Авыр туфрагың җиңел булсын инде, бала.

Мәгъсүмҗан такта чемоданын ачып, кызыл йолдызлы солдат пилоткасын алды.

– Бу – Әгъмәлетдиннеке. Истәлеге булып калсын, дип алып кайттым, – дип, анасының кулларына бирде.

Улының баш җылыларын тойгандай булды Фатыйха әлеге саргылт-яшел тукымада. Әйтерсең, ул җылылык, пилоткадан кулларына күчеп, гәүдәсенә  тарала бара, йөрәген җылытмакчы була. Аны бит Әгъмәлетдине берничә ел киеп йөргән. Шуның белән атакаларга барган, үлем белән күзгә-күз очрашкан. Җан биргәндә башында булгандыр. Күзләрен йомып, улының соңгы минутларын күз алдына китерергә тырышты. Менә аның күкрәге ядрәләр белән тишкәләнгән. Шинеле кап-кара кан гына. Үзенең дә бөтен гәүдәсе әҗәл ачылары белән сызлый башлавын тойгандай булды Фатыйха. Күкрәге таштай катты. Шул вакытта:

– Түти, Фатыйха апа, чәеңне җылытып биримме? – дип, Мәгъсүмҗан эндәшмәсә, үзе дә якты дөньяга әйләнеп кайта алмаган булыр иде.

Соңгы йөрәк җимешенең саргылт-яшел пилоткасын күкрәгенә кысты. Бүген ул – бу дөньядагы иң кадерле ядкаре. Күңеле мөлдерәмә тулса да, бәгыре каткан иде. Әйтерсең күкрәген юан кыршау кыскан. Күзләренә яшь тамчылары тулса да, яңаклары буйлап түгелмәделәр.

Әбисенең өстәл яныннан торганын күреп, Мәрзия дә күтәрелде.

– Исән-сау гына йөр, балам, – дип, Мәгъсүмҗанның чәчләрен сыйпады да, кайтыр юлга кузгалдылар.

3

Чытырга менгәндә, адымнары кызу иде, кайтканда ашыкмадылар, салмак кына атладылар. Фатыйханың аяклары да авырайды. Мәрзия сүзсез генә яныннан бара. Ул да уйчанланды. Йөзе җитди. Башка вакытлардагы кебек сораулар яудырмый. Ул да бит ятим. Бу дүрт ел эчендә балалар да кайгы коесыннан күп эчте. Кара көзгә кермичә, уку күргәннәре юк. Тырыс күтәртеп, коелган башакларны җыярга йөртәләр. Көзге салкында күшексәләр күшегәләр, җылы мәктәпләрендә укырга тиешле сәгатьләре чыкмыйча, басудан кайтып китмиләр. Әле ярый, колхоз эшенә йөрүчеләр дип, умачлы аш пешереп алып баралар үзләренә. Бригадир Әхмәтҗан ул ашны көн саен кызганмыйча пешерергә куша.

– Әниләре – эштә. Ашарларына пешереп көтеп торучы юк. Күбрәк пешерегез, – дигән.

Кайсыдыр аның өстеннән дә: «Колхоз малын таратып ята!» – дип, прокурорга шикаять язып җибәргән булган. Килде бер күзлекле ир. Амбарларны, бөтен кенәгәләрен тикшереп чыкты. Кәнсәләрдә өч көн утырды. Ахырдан:

– Барысы да тәртиптә. Үзең ашап бетермәгәнсең. Яшь буын сәламәт үссен өчен барыбыз да кайгыртырга тиеш, – дип китеп барды.

Кырык икенче елны колхоз рәисе Ләйләбәдәрне, ашлыкны таратып бетергән дип, төрмәгә озатмадылармыни?! Колхозчының ашарына калмагач, өстәгеләр кушканчы, хезмәт көненә бераз гына икмәк өләшкән иде. Анда да шул ук үзебезнең авыл хатыннары чакты! Бик зурлап, суд ясадылар. Фронтта кан коючы ирләрне ашатырга китәргә тиешле икмәкне яшереп калдырган, корткыч, дигән исем тактылар. Төрмәдән чыккач та, авылына кире әйләнеп кайта алмасын, дигәннәрдер. Авылдашларын кызганып эшләгән гамәле иде югыйсә. Кулларына богау салып озаттылар баланы авылдан. Халыкның:

– Төрмәгә утыртмагыз инде, – дип ялынуларын да тыңламадылар.

Фатыйха үз уйларына чумып, ат арбасы тәгәрмәчләре белән чуарланган басу юлыннан акрын гына атлады да атлады. Көн дә сүрәнләнә төшкән, кичкә таба авышкан икән. Көз көзлеген итә: көн челләсе узуга, салмак кына салкынайта башлый, һава авырая. Игеннәрдән бушап калган басуларны тракторлар сөреп йөри. Сап-сары басулар акрынлап, яңадан кап-кара төскә керә баралар. Ара-тирә ямь-яшел уҗым кырлары да күренә. Ә урманнарга алтынсу төсләр кергән инде. Табигатьнең төсләргә иң бай, юмарт чагы. Бер атна элек үзе дә «уфалла» арбасын тартып, коры куакка менгән иде. Быел чикләвек бик мактанырлык түгел икән. Ә имәннеке ишелеп уңган.

– И дөньясы-ы! Имән кебек ирләр, егетләр иде бит улларым!.. Кайларда ятасыз икән, газиз балаларым?.. Каберләрегез кайларда икән сезнең?.. Гәүдәләрегезне гүрләргә иңдерүчеләр булдымы икән?..

Беренче улы Исмәгыйль гражданнар сугышында ук һәлак булган иде. Ибраһим аны үзем гүргә иңдердем, диде. Йоласын китереп, каберен казырга, ләхетен алырга, Йасинын чыгарга вакыты булдымы икән соң баланың? Иптәшләре булыштымы икән? Анда да бит ут эчендә. Ул вакытларда яу кырында шәһит киткәннәргә Йасин чыгу гаеп саналмагандыр әле. Хәзер генә ул Ураза тоту, Корбан чалу, намаз уку – зур гаепкә әйләнде. Урта Кирмән зиратына сибәргә Исмәгыйльнең кабереннән бер уч туфрак алып кайткан иде Ибраһим. Тугыз балалары арасыннан бер Сәлимәнең генә җәсәде авыллары зиратында ята. Ул бала да озын гомерле булмады, җиләктәй чагында салкын тидереп, үпкәсе кабарып китеп барды. Кияүгә чыгарга да өлгермәде ичмасам. Ул да иркәдә үсмәде, абыйлары кебек эшкә черәш иде. Җәй челләсендә дә тирләп эшләгән килеш салкын су эчсәң, бик тиз салкын тидерергә мөмкин шул. Авырып ятканда, Мәрзияне ияртеп, сеңлесенең хәлен белергә менгән иде Ибраһим. Озаклап, аның чәчләрен тарап утырган иде. И яраткан иде Сәлимә абыйсының чәчләрен таравын. Һаман күз алдында тора әле шул вакыт. Үпкәсенә салкын нык тигән булган икән. Хәле авырайганнан-авырая барды. Ике көн ут кебек ятты да, гомере киселде. Үз балаңны салкын гүрләргә илтеп салудан да авыррак әйбер юк икән ата-ана өчен. Тугыз баладан Ибраһим белән Мөгътәсим генә башлы-күзле булып өлгерделәр. Ибраһим авылларыннан өйләнгән иде. Башта алар белән бер йортта гомер иттеләр. Аннан соң башка чыктылар. Ә Мөгътәсим шахталарга чыгып китте. Башта Пермь өлкәсендә күмер чапты. Ул якларга Кирмән-Уразбахты төбәкләреннән күпләп китәләр иде. Гомер-гомергә кеше күп йөрде анда. Йорт җиткерү, сыер алу өчен акча эшләде ирләр. Кайберләре күмер басып, шунда мәңгелеккә калдылар. Дон буендагы Ростов каласына китте Мөгътәсим. Эштә бик алдынгы булган. Хатларында: «Стахановчы мин хәзер. Смена саен өчәр-дүртәр норма эшлим. Җыелышларда мактап сөйлиләр, премияләр, Мактау кәгазьләре бирәләр», – дип яза иде. Өйләнеп, бер малай, өч кыз үстерәләр иде, бәхетләре озын гомерле булмады. Хатыны Гамилә авырып үлгәч, балаларын туган нигезенә алып кайтты. Олы абыйсы истәлегенә улына Исмәгыйль дип исем кушты. Киноларда күреп, борын астында гына тар мыек йөртә башлады.

Аларның Урта Кирмәненә дә сугыш алдыннан кино куярга киләләр иде. Тавышсыз кинолар да күрсәттеләр, тавышлыларын да. Клубта аяк басарлык та урын булмый торган иде. Кино куючы ишек төбенән китеп,  утны сүндерүгә, эскәмия асларына бала-чагалар да кереп тула. Эчкә узарга кыюлыклары җитмәгәннәре тәрәзәләрне сырып ала. Аларның да кино карыйсылары килә. Совет иленең башка почмакларындагы халыкның ничек яшәгәнен дә күрсәтәләр. Авыл халкының күбесе Мамадыштан ерак китмәгән бит. Барысына да кызык. Дөньяда мондый җирләр дә бар икән дип, гаҗәпләнеп карап утырдылар. Сугыш башлангач, күбрәк тә килә башладылар бугай. Алдынгы уракчыларга бушлай күрсәтәләр иде.

– Фатыйха апа, син – безнең стахановчы. Җитмешкә җитеп килсәң дә, басуга эшкә чыгасың. Батыр уллар үстердең. Алар илне фашистлардан саклап, каннарын коялар. Синең урын түрдә булырга тиеш, – дип, аны гел беренче рәткә кертеп утырталар иде.

Сугыш чыккач, Мамадыштан бронь биреп кайтардылар Мөгътәсимгә. Башта үзе әйтмәгән иде, энеләре фронтта башларын сала, хәбәрсез югала башлагач, хәрби комиссариатка бер-бер артлы барган. Өч тапкыр борганнар. Дүртенчесендә повестка биргәннәр. Яу кырында ул да һәлак булды.

Көннәрдән бер көнне Фатыйхаларга бер төркем таныш түгел хатын-кыз килеп керде. Култык асларына кәгазь папка кыстырганнар. Йөзләре бик җитди. Ишегалдында ят кешеләр күреп, өйдән чыгып җиткән Фатыйхага бер кәлимә сүз әйтмичә, ишегалдын, бәрәңге бакчасы ягын, лапасны карап йөриләр.

– Син, апа, сыер да тотасың мәллә? – ди берсе.

– Әйе, кызым, үзем исән чакта сыерны бетермим. Авыз гел майда булмаса да, сыер тоткан кеше ачтан үлми ул, – диде, бер дә аптырап тормыйча.

– Аңа печән әзерләргә кирәктер бит. Бер үзеңә авыр түгелме?

– Үз йөгенең кемгә авыр булганы бар, балам.

– Туганнарың булышамы соң? Печән, утын әзерләргә ярдәм итәләрме диюем? – дип сүзгә кушылды арадан бик җитди күренгәне.

– Малайларым сугышта. Оныкларым бар минем. Ибраһимымның малае белән кызы гел килеп, хәлемне белеп торалар. Бөтен эшләремне алар эшләшә. Янымда иптәшкә Мөгътәсимнең балалары бар...

Ул сүзен әйтеп бетерә алмады. Хатыннарның өченчесе – озын буйлысы:

– Без шул балалар хакына килгән идек тә инде. Әниләре сугышка кадәр үк вафат булган икән. Әтиләре дә илебез иминлеге өчен һәлак булган. Хөкүмәтебез андый кешеләрнең балаларын ташламый. Казаннан ул ятимнәрне балалар йортына урнаштыру турында хат килде. Без аларны үзебез белән алып китәбез, апа, – диде.

Фатыйха коелып иңде. Яннарында бер юаныч булып йөриләр иде әле.

– Юк, җибәрмим. Тугыз бала үстергәнне аларны гына аякка бастырырмын, – диде ул, кыюлыгын җыеп.

– Без бит, апа, сезгә начарлык эшләргә килмәдек. Ярдәм итәргә телибез. Солдат балаларына хөкүмәтебез булышып тора. Хат язышырсыз. Үскәч, кунакка кайтып җитәрләр, – дип дәвам итте иң беренче булып сүз башлаган мөлаем йөзле, кара чәчлесе.

Хатыннар берсен-берсе уздырып, аны үгетләргә керештеләр. Фатыйха да аларның сүзләрендә хаклык барлыгын аңлый иде. Ул ике кыз баланы кеше арасында ким-хур булмаслык итеп киендерергә, ашатырга, тәрбия кылырга да кирәк бит. Яше җитмешкә җитеп килгән карчыкка җиңел түгел бу.

Ахырдан барыбер Мәрьямбикә һәм Рәхиләне балалар йортына алып китүләренә күнде. Җибәрәсе килмәгән иде дә бит, ни хәл итәсең. Мамадыштан килгән хатыннар хаклы: «Анда тамаклары тук, өсләре бөтен булачак». Шул китүләреннән бер хәбәрләре дә юк әле. Хат язарсыз дип, адресларын кесәләренә язып тыккан иде. Балалар йортында киемнәрен алыштырганда, үзләре белән ала белмәгәннәрдер инде сабыйлар.

Фатыйха күңеленнән улларын, оныкларын барлап, аларны күз алдына китереп кайта иде.

– Беренче булып, сугышка кайсыгыз китте соң әле, балалар?.. Очучы булып хезмәт иткән Мисбахетдин ут эченә беренче кергәндер. Шулайдыр әле ул!

Әбисе очучы улының исемен әйткәч, Мәрзия дә һавага карап алды.

Араларыннан иң зиһенлесе һәм башлысы шул баласы – Мисбахетдине булгандыр. Авылларындагы мәктәптә бик яхшы укыды. Укытучылары:

– Бу балага урта мәктәп бетерергә, институтка керергә кирәк, – диләр иде.

Кемнәр Казанга алып барып йөрсен соң аны. Колхозда эшли башлагач, яшьләр комсомол секретаре итеп сайлап куйдылар. Авыл советына сәркатип итеп алдылар. Яшьләрне үз янына туплап, концертлар, спектакльләр куеп йөрде. Басуларда алдынгы уракчыларны мактап җырлыйлар иде. Габделбарый, Мәгъсүмҗан, Мөхлисулла абыйларын, Сәлимә сеңлесен дә үзе белән ияртеп йөрде. Кеше белән сөйләшергә оста булды. Җитди, үткен карашлы, ачык йөзле, нәзек борынлы, калын иренле иде. Андыйларны кызлар яраталар. Мисбахетдиннең дә дуслашып йөргән, яшереп кенә, хатлар язган кызы бар иде. Гаилә корып өлгермәде шул бала.

Газеталарда очучылар турында яза башлагач, ул да укырга китәргә ашкынды.

– Авылыбыз өстеннән аэроплан белән очып әйләнәсем килә, – ди торган иде.

Мамадышка Водопьянов исемле очучы төшкәч, аның белән очрашуга да барып кайтты. Кәнсәләргә кичтән шалтыраткан булганнар. Төне буе күзенә йокы кермәгән иде баланың. Таң әтәчләре аваз салуга торып чыгып китте. Авыл Советының атын җигеп, бер төркем яшьләр җыелып барганнар. Митингтан соң янына барып сөйләшергә дә курыкмаган. Шул вакытта Мисбахетдингә:

– Очучылыкка укырга кирәк сиңа, егет. Бик кыю күренәсең. Яхшы очучы чыгачак синнән, – дигән. Бала да, ныклы карарга килеп: – Очучылыкка укырга китәм, – диде.

Анда да бик яхшы укыды. «Командирлардан рәхмәт алдым. Ялга шәһәргә чыгаралар», – дигән хатлары килеп торды. Сугыш алдыннан: «Бомба ташлый торган очкычта хезмәт итәм», – дип язды. Кайсы шәһәрдә укыганнары, кайда хезмәт итә башлаганнары гына исендә түгел. Ул шәһәрләр шул кадәр күп, үз гомерендә Мамадыш каласыннан да ерак китмәгән карчык кешенең хәтерендә калырлык түгел шул. Авыл өстеннән самолёт очып узганда:

– Әнә, Мисбахетдин абыегыз китте, – дип карап кала торган иде.

Балалар сөенешәләр. Мисбахетдиннең бөтен самолётта да очмаганын  үзе дә белә. Әмма аның исемен әйтү барыбер күңеленә рәхәт. Йөрәгенә горурлык тула.

Сугыш башлангач та, ут эченә беренчеләр булып алар кергәндер. «Дошманны бомбага тотарга очабыз. Бик каты сугышлар бара. Күп кеше кырыла... Бу сугыштан исән кайтсак, бер могҗиза булыр...» – дигән хатлары килә торган иде. Кырык икенче елның февралендә, аның исән кайтуына өметләрен чәлпәрәмә китереп, командирларыннан кара мөһерле хат килде. Андый конвертлы хатлар килә башлаган иде инде авылга. Исәннәрдән килгәннәре өчпочмаклы була.

«Каһарман егет үстергән хөрмәтле ана, Фатыйха Әхмәдиева! Улыгыз, офицер Фәттахов Мисбах безнең батыр очучыбыз, Сталин лачыны иде. Дошманның техникасын һәм тере көчләрен юк итү өчен каһарманнарча сугышты. Ул идарә иткән самолёт фашист илбасарларның күп эшелоннары тупланган тимер юл станцияләрен бомбага тотты. Улыгыз үзен чын батыр итеп күрсәтте. Ул бөтен иптәшләренә үрнәк күрсәтә иде. Чираттагы сугышчан заданиене үтәгәндә, самолётына дошман снаряды тиеп яна башлады. Чын каһарман Фәттахов Мисбах очкычын фашистларның техникасы өстенә юнәлтте һәм батырларча һәлак булды. Улыгыз командованиебез тарафыннан хөкүмәт бүләгенә тәкъдим ителде», – дип язганнар иде анда. Бүген дә матчага кыстырган җирендә торадыр әле ул хат.

– Каберләрең юктыр инде, Мисбахетдин улым... Самолётың белән шартлап өзгәләнгән, күмергә әйләнгән гәүдәңне кемнәр җыеп, җирләп йөрсен соң!.. –

Дошманны җиңәрбез дә, бик тиз әйләнеп кайтырбыз! – дип киткәннәр иде Урта Кирмәннең ирләре дә. Дүрт елга сузылды бу яу. Әле һаман илнең тынычлык күргәне юк.

Сугыш чыккан көн һаман күз алдында тора әле.

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

 

Вәрис Гали

"КУ", 06, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев