Логотип Казан Утлары
Бәян

Ататуш (ахыры)

Паёк алган көннәрендә Ататуш түтәкәе Нәнекәй карчыкка умачлы аш пешереп бара торган иде. Катык катып, гәпләшә-гәпләшә икәүләп кенә тамак туйдыралар иде. Чынлыкка киткәч, әлеге күңелле очрашулар тукталып калды.

Паёк алган көннәрендә Ататуш түтәкәе Нәнекәй карчыкка умачлы аш пешереп бара торган иде. Катык катып, гәпләшә-гәпләшә икәүләп кенә тамак туйдыралар иде. Чынлыкка киткәч, әлеге күңелле очрашулар тукталып калды.

Күрешүләр кайткач та тиз генә ялганып китмәде, арага ындыр табагы мәшәкатьләре килеп керде. Инде иркен суларга да була дип торганда, мөдир янә эш йөкләде. Каравылчы Сәлимгәрәй карт сырхаулап киткән икән, хәзер шуны алыштырып торырга туры киләчәк. Ярый әле, анысы төнге эш.

Әбәт умачын пешереп, ул, ниһаять, түтәкәенең җил капкасын ачты.

Нәнекәй кортка сәке түрендә бала кебек кенә булып ята иде. Ататушны күргәч, башын калкытып караган иде дә, көче җитмәде, күрәсең, сыгылып төште. Тавышы алай да көр чыкты.

– И-и, Хөббетдинкәем, сине күрми, синең белән бәхилләшми бакыйлыкка күчәм бугай, дип бик кайгырып ята ием, – диде, тыны кысылыбрак. – Килүең бигрәкләр дә әйбәт булды әле, рәхмәт төшкере...

– Җә-җә, түтәкәем, андый юк-бар сүзләр сөйләшмик әле, бу ачлык галәмәте генә, – дип, башын селеккәләде Ататуш. – Менә умач пешереп алып килдем, катыгым да бар, учак тергезәм дә, сайраша-сайраша ашарбыз, күңелең үсеп китәр.

– Аллаһының мәрхәмәте чиксез бит аның, Хөббетдин, эчем эчкә беркә инде дип, тәшвишләнеп йөргәндә, түбән оч Мисбах Әминәсе бер коштабак сары гәрәбәдәй басу бодае китереп киткән ие, кулы-аягы сызлаусыз булсын, – диде карчык, – Аллага шөкер итәм, тик нимәгәдер тамагымнан гына үтми башлады, төкерек тә йота алмыйм, башым да әйләнә, хәлемне шул бетерәдер инде...

Дөрестән дә, Нәнекәй бер-ике умачны авызында әйләндергәләде дә, йота алмагач, кире җамаякка төкерде.

Төкереге кан төсендә иде. Ататуш аны җайлап кына урынына яткырды.

– Хөббетдин, наным, күршем Мөршидәне чакырып керт әле, – диде карчык, – тәһарәт алдырсын әле, яткан килеш булса да намазга керәсем килә.

Ататуш Мөршидәне ияртеп кайтканда, өй эче караңгыланып килә иде инде, учактагы соңгы кисәү дә актык тапкыр ялкынын ялмап, күмергә әйләнде.

– Түтәкәем, хәзер су җылытам, бераз көт, – дип, Ататуш Нәнекәй карчыкның юрганын рәтләмәк иткән иде дә, кулы канга буялгач, туктап калды. Мендәре дә шыр кан иде, ютәле кузгалган булган, күрәсең.

Нәнекәй күзләрен мөлдерәтеп, бер карап алды да, күкрәгеннән соң сулышын чыгарып, учактагы кисәү кебек сүнеп тә китте.

Күр, нә рәсма тулган иман берлә Коръән садремә.

* * *

Ферма янында Ататушның юлы бүленде. Колхоз малларын бәкегә эчертергә куалар иде. Көтү өстеннән куе томан шикелле булып бу күтәрелә, сыерлар тәмам карлыкканнар, күрәсең, түземсезләнеп, уттай кызган иреннәре белән бара-барышка кар ялмап алалар. Кызыгып китеп, Ататуш та алар үрнәгендә җепшек карны кушучлап көрәп-көрәп алды да авызына шудырды.

Кар башына кар җитәр, дигәннәр. Ишелеп-ишелеп яуган бу карның да гомере кыска, әнә, малларның кызган сыртларына куналар да болганчык тамчы булып агып төшәләр...

Күр, кырмыскалардай ишле булып, урамны тутырып баралар. Күпме мал, келәт тулы бодай!

Хак, бу ачлык, егерме беренче ел ачлыгы кебек, һич тә табигый шартларга, корылыкка бәйле түгел. Иген уңышы елдагыча, гектарыннан 10-15 центнер җыеп алалар, план да үтәлә. Хикмәт шунда: дәүләт үстергән икмәкне кырып-себереп алып бетерә.

Игенченең ачтан үлүе үзе бер башка сыймастай хәвеф инде ул.

Иртәнге ыгы-зыгы. Эш бүлешү шау-шуы төгәлләнеп, амбар мәйданы тынып калган иде. Пычкыларын чыж-чыж китереп, такта яручы ике-өч инвалид фронтовиктан башка кеше-фәлән күренми.

Ататуш, Мәэмүнә күренмәсме, дип, бераз капка янында аң-саң итеп  торды да, шушы иртәнге аулак вакытта черем итеп ала торган гадәте бар иде, оясына кереп поскан, ахры, дип, кеше күзеннән читтәрәк урнашкан түр келәт тарафына юнәлде.

Аны күрепме, ләззәти шөгыльләре тәмамланган чакка туры килдеме – шыпырт кына ачылган келәт ишегеннән үлән арасыннан шуышып үткән елан кебек тавышсыз-тынсыз гына чырае кып-кызыл булып бүртенгән колхоз рәисе чулак Хафиз килеп чыкты да киртә аша зират ягына сикерде.

– Өтәләнмә, Газраилнең болай да эше күп, – дип кычкырып калды Ататуш аның артыннан.

Ачкычларын челтер-челтер челтерәштерә-челтерәштерә бик эшлекле кыяфәттә Мәэмүнә үзе дә күренде.

– Хафиз Газраилне эзләп, зиратка кереп китте, – дип, юлын бүлде Ататуш, – койрыгына ут кабарлык ни-нәмә кылдыгыз анда?

– Кара сарыкның да йонын агарттырырсың, валлаһи, – дип, үзе һөҗүмгә күчте чибәркәй, – паёгыңны алдың гына бит әле, убыр, каравыл вакытың җиткәч килерсең, бар, кеше үртәп йөрмә.

Ататуш муенын кыегайта төшебрәк, хатынны баш-аяк күз уңыннан үткәрде. Аның бөтенләй башка мәсләк буенча йөрүе иде. Һәм акрын-акрын гына мәсләгенең чөен ярыктан чыгара башлады.

– Син гөнаһларыңны ярлыкавын сорап, Аллаһка мөрәҗәгать итәсеңме? – дип текәлеп бакты.

Каракның бүреге яна, ди, бу көтелмәгән сораудан Мәэмүнәнең калын иреннәре дерелдәп алды, җан өшеткеч хафалы дулкын эчен сызып үтте. Хафизның хатыны ишетсә, көт тә тор, тавыш кубачак. Эштән кудырырга да күп сорамас, шадра тәре, ә моңа юл куярга ярамый. Шуңа күрә ул Ататушны да читкә типмәскә, беренче очрашуда куштан чәчбиләргә хас юри-чари башланган кыланчык уен-муенын дәвам итәргә карар итте.

– И-и, гөнаһ дип, теге, тол хатыннарны Ходай гөнаһ кылганчы ук ярлыкый, дия иде Мөслимә абыстай, – диде чытлыкланып. – Бик галимә зат иде, белми әйтмәгәндер.

– Менә-менә, – дип элеп алды Ататуш, – Ходай шулай гөнаһлардан арындыргач, кешенең кальбе каз куыгы кебек булып кала, ди бит.

– Шуннан?

– Шуннан шул, кальбне изге ниятләр, күркәм гамәлләр белән һәрдаим тулыландырып тору зарур, ди. Бу да мәрхәмәт иясе зат, минем түтәкәем Нәнекәй абыстай сүзе. Әлеге җәһәттән сиңа ярдәм кулы сузарга кирәк. Мин әзер.

– Ничек?

– Мин бүген иртән Сәлимгәрәй карт янында булдым, – диде Ататуш, – хәле мөшкел. Бөтен тәне өреп кабартылгандай шешенгән. Ярый әле, басу ярмасы бодаен авызына кертмәгән. Югыйсә мәрхүм күршеләре керткән булган. Кыскасы, глубинка келәтеннән бабакайга бер ярты пот ашлык биреп тор әле. Үзем түләрмен. Менә шушы булыр изге гамәлең, кальбең дә тулыланыр, Ходай гөнаһларыңны да ярлыкар.

– Кит моннан, тинтәк!

Мәэмүнә күзләрен акайтты да мыгырдый-мыгырдый китеп барды: болай да бер аягы гүргә кергән карт мудый өчен төрмәгә керер, ди, кеше, көт.

 * * *

Чәршәмбенең килеше сишәмбедән билгеле, ди халык мәкале. Кичә кояш баегач та, һавада алсу кызыллык шактый вакыт сүнмичә торды, әйтерсең лә, астына ут төрткәннәр иде. Бу исә иртәгәсе көннең аяз һәм матур буласына ишарә иде. Тик әлеге фараз акланмады. Кояшны, әнә, аксыл томанлы калын болыт каплап алган, шәүләсе дә тәгаенләнми.

Шулай, кешеләрнең генә түгел, табигатьнең дә салулап алган чаклары булгалый.

Ындыр табагына җыелган халыкның гына табигать хәлләрендә гаме юк, шаулашалар, әрепләшеп тә алгалыйлар, көлешеп-көлешеп тә куйгалыйлар. Нәрәт вакыты бит, эш бүлешкәндә төрлесе була, моңа гаҗәпләнәсе түгел.

– Бүген эшкә баручылар егермешәр граммнан җитен оны алачаксыз, – дип шатлыклы хәбәр җиткерде колхоз рәисе, – бәрәңгене манып ашарга менә дигән. –

Ярма булса, ботка пешерер идем дә, май юк, – дип төрттерде Җәннәт, – бәрәңгесен каян алырга?

Мондый чакта, гадәттә, Шәкүрә калкып чыга. Кечкенә генә ризасызлыкны да сәяси калыпка төреп куя да сүз иясенең авызын каплый. Әле дә аскы иренен бүлтәйтеп, нотыктан нотыкка кабатланудан сыер тизәгедәй изелептапталып беткән җөмләләрен тезәргә тотынды.

– Иптәшләр, партия-прауителства...

Бу мөһим сәяси нотыкны Ататуш өзде. Килә-килешкә, аркасына аскан капчыгын карлы боз өстенә ташлады да:

– Әби авыз, синең көртлек маена мануларыңнан гарык инде, туктап тор әле, мине тыңласыннар, – диде. – Бүген төнлә авылыбызның хөрмәтле аксакалы, амбар каравылчысы Сәлимгәрәй бабай вафат булды. Ачлыктан шешенеп үлде.

Берара тынып калган авылдашларына текәлеп карап торды да үрелеп, капчыгын кулына алды.

– Мин аның янына менә шушы ярты пот бодайны илтергә барган идем. Соңладым. Эш кешесенә җитен онын да чеметемләп кенә биргән бер вакытта, бу кадәр бодайны каян алдың, дип сорарсыз, мөгаен. Нух каргасы да очып җитә алмастай ерак җирдә түгел, култык астында гына, әйдәгез, күрсәтәм.

Ул аптырашта калган кешеләрне ияртеп, түр келәт янына килеп басты да, йозагын тибеп очырып, ишеген киереп ачты.

Ә анда Габидулла кибәнедәй очы күккә җиткән көшел өеме.

– Әстәгъфирулла!

– Бодай!

Халык телсез калды. Шуннан файдаланып, Мәэмүнә кулларын җәеп, ишек аралыгына килеп басты да:

– Бу хөкүмәт бодае, калхузныкы түгел, – дип кычкырды, – бөртегенә дә сүкәлдермим!

– Кит аннан, күтләк, без дә хөкүмәтнеке бит, – дип, Җәннәт аны бусагадан өстерәп төшерде.

Бодай көшеле аның зиһенен тәмам чуалткан иде, ахирәте Сәлимәбикә фаҗигасе дә онытылды булса кирәк, чын бунтарьларча йодрыгын төйнәп, югары күтәрде дә: 

– Нәмә каккан баганадай катып калдык, тутырыйк бөрмәкәйләргә! – дип, алга атылып чыкты.

Аның юлын сугышка кадәр ревкомиссия рәисе булып сайланып торган Мөхәммәтгани фронтовик кисте.

- Җәмәгать, – дип мөрәҗәгать итте бүреген учына йомарлап, – җүләрләнмик, башыбызга бәла алмыйк, 1932 елгы «Өч башак» кануны буенча бөртек түгел, колхоз милкеннән рөхсәтсез алган ике-өч данә кыяр өчен дә суд җаваплылыгы каралган иде. Сугыш вакытында законнар тагын да катгыйланган, ә бу – дәүләт милке...

– Дәүләт кешеләрне ачтан үтерергә тиешмени, Мөхәммәтгани, ярты авыл кырылды лабаса, – дип, Җәннәт янә вазгыятьне кыздырып алды.

– Юкны юк итсәң, бар булыр, ди халык мәкале, – дип дәвам итте сүзен фронтовик, – әлбәттә, колхоз рәисе, авыл советы район җитәкчелеге белән уртак тел табып, мәсьәләне кануни кимәлдә уңай хәл итә ала иде, бу аларның зур җитешсезлеге...

Әлеге шау-шулы манзараны читтәнрәк күзәтеп торган Шәкүрәнең түземлеге төкәнде, күрәсең, кулы белән һаваны ярып:

– Бу бунт! – дип кычкырды, – яхшы чакта таралышыгыз. Һәм дә шуны белегез, бу собутажны оештырган адәм актыгы тиешле җәзасын алачак, без совет законнарын бозарга юл куймаячакбыз!

– Шаһит бул, әби авыз, менә бодаемны кайдан алдым, шунда бушатам, – дип, Ататуш капчыгын селеккәләде дә китеп барды.

* * *

Ататушның башына, әйтерсең лә, кыршау кигезгәннәр, кысыпмы – кыса. Хәлбуки, аның башы су белән мөлдерәмә чиләктәй, һәрвакыт тулы үзе, чайпалып-чайпалып тора. Ул бу халәтенә күнеккән иде инде. Монысы ничектер үзгә, әле чигәсен сызып уза, әле арт чүмечен уттай кыздырып ала.

Төшкә кадәр шулай кулы эшкә бармыйча әрле-бирле йөрештергәләде дә, тамак ялгап алганнан соң, ятагына ауды. Шунда гына башы җибәрде, йоклап ук киткән.

Ул Музгарканың өзелеп-өзелеп өрүеннән уянып китте. Ни булды икән дип ишегалдына чыкса, капка янында ике милиционер белән Шәкүрә басып тора иде.

– Этеңне бәйгә куй! – дип, әмерен яңгыратты погонындагы ике йолдызлы колгадай озын гәүдәлесе, – без прокурор юлламасы белән килдек.

– О-о, ишеттеңме, тауариш персидәтел, син мине күчән баш чутында йөртә идең, күр, абзыеңны пыркрур булып пыркрур белә икән ләбаса, әнә нинди яугирләрне җибәргән, мондый әфтәритит теләсә-кемгә тәтеми, – дип, Шәкүрәне чеметеп алды.

Амбар хәлләре Шәкүрәне тәмам куркуга салган иде. Шулай булмыйча, җитәкче буларак, гаепне аның өстенә аударачаклар. Баш күтәрү уен эш түгел, дәүләт кануннарына каршы чыгу, аның тамырына балта чабарга маташу дигән сүз. Бу инде сәяси тамга. Шуңа күрә шау-шу купкалаганчы кирәкле хәстәрен күрергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килеп, иртән иртүк прокуратурага, район үзәгенә төшеп китте. 

Прокурор Әхмәт Кәбиров белән аралары әйбәт иде, ул йомышчыны елмаеп каршы алды.

– Әйдүк, әйдүк, Шәкүрә ханым, бергәләп чәй эчеп алыйк әле, – дип, самавыр да керттерде.

– Рәхмәт, Әхмәт Арсланович, чәй чәй инде ул, ә менә сезгә атап симертергә куйган бәрән сарыкны чалгач, бер иркенләп утырырбыз әле, – диде Шәкүрә, – хәзерендә бик хәвефле хәбәр белән килдем бит әле мин, ярдәмеңә бик мохтаҗмын.

Бүлмә хуҗасы алдындагы кәгазь өемен өстәл читенәрәк шуыштырып куйды да, шакмак ияген учларына сылап, әңгәмәдәшенә карады.

– Тыңлыйм, Шәкүрә ханым.

Шәкүрә түкми-чәчми узган көн вакыйгаларын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

Кәбиров берара башын артка чөебрәк уйланып утырды да:

– Бодайга тиюче булдымы? – дип сорады.

– Юк, ул мокыт үзе дә урлаган бодаен кире көшелгә бушатты.

– Монысы яхшы, – дип, җиңел сулап куйды Кәбиров, – ошбу гамәл коллектив җинаять маддәсенә туры килми.

– Ә бунт оештыручы?

– Беренче группа психик инвалид фронтовикка да статья чәпәүнең хаҗәтен күрмим, борчылуларың нигезсез, тыныч күңел белән кайтып китә аласың.

– Бу сәяси мәсьәлә, Әхмәт Арсланович, аны каплап калдырсак, баштан сыйпамаслар. Беренченең дә нинди четерекле кеше икәнен үзең дә бик яхшы беләсең, әгәр җинаять эше ачылмаса, мине дә, сине дә сәяси сукырлыкта гаепләячәкләр. Бу бит бунт!

Кәбиров урындыгыннан торып, бүлмәне аркылыга-буйга иңләде дә, Шәкүрә янына килеп, кулын аның җилкәсенә салды.

– Мин синең белән тулысынча килешәм, рәхмәт, күзләремне ачтың, чын сәясәтче син, көт, иртәгә милиционерлар килер, ул бунтарьны кулга алырлар, калганын суд хәл итәр.

Шәкүрә Байсар бикәсе шикелле әзергә-бәзер булып яшәүчеләрдән түгел. Ул барысына да үз кулы, үз көче, үз тырышлыгы белән иреште. Дүрт сыйныф белемле килеш менә алтынчы ел инде авыл советын җитәкли, булдыклылыгы өчен аңа район үзәгеннән дәрәҗәлерәк эш тәкъдим итү турында да сүз бара. Барып чыгарга охшый.

Ул характеры белән албуын кардәш-ыруларына тартым. Үз дигәненә ирешү кимәлендә теләсә-нинди адымга да барырга әзер.

Егерме беренче ел ачлыгы вакытында, әйтик, чит илләр дә ярдәм кулы суза. Моны халык «Америка паёгы» дип йөртә. Күҗәкәлеләргә дә тия әлеге азык-төлек. Карын – патша, теләсә ни эшне дә эшләттерә, ди, бәхетсезлегенә, бер ишле балалы гаилә атасы, ничектер җаен китереп, ашамлык тутырылган бер пакетны урлый. Аның бик тиз эзенә төшәләр. Ачның ата-анасы юк бит аның. Шушы ук тамак фаҗигасе әсирлегендә кешелек сыйфатларын җуя барган авыл кешеләре бу мескенне үзеннән кабер казытып, тере килеш гүргә кертәләр.

Ул нәрсәдер әйтмәкче, хәлне аңлатмак булып, авызын да ачып карый.  Ләкин совет тирәсендә бөтерелеп йөрүче бер активист аның башына ломын тондыра. –

Эткә эт үлеме!

Күп еллар үткәч, шул ачыклана, бу бичара лом иясенең котыртуы һәм булышлыгы белән башкарган була әлеге җинаятьчел гамәлне.

Шәкүрә дә нәкъ менә шушы лом иясе нәселеннән...

– Музгарка, сантыйга сан юк инде ул, каршыла кунакларны, – дип, Ататуш этенең муенын сыйпаштырды. Тегесе урак койрыгын селкештерәселкештерә, җиңелчә генә өреп алды.

– Хау-хау-хау!

Милиция эшне кызу тотты. Лейтенант күн сумкасыннан бер кәгазь суырып чыгарды да:

– Сез Фәхерелисламов Хөббетдин Мирзасалихович буласызмы? – дип сорады.

– Түтәкәем Нәнекәй абыстай Хөббетдин дия иде, ә менә маэмаем мине Ататуш дип белә, – диде йорт хуҗасы, авызын кыйшайтып. – Шулай бит, Музгарка?

Эт койрыгын болгаштырып, янә өреп куйды:

– Хау-хау-хау-хау!

– Сәерсенмәгез, ул шулай кирегә беткән бәндәбез инде, менә хәрби билеты, анда Фәхерелисламов Хөббетдин Мирзасалихович исеме белән теркәлгән, – дип, Шәкүрә милиционерларга кызыл тышлы таныклык сузды.

– Сез, иптәш Фәхерелисламов Хөббетдин Мирзасалихович, Якты юл районы прокуроры карары белән Күҗәкә авылы халкын дәүләт милкен үзләштерү максатыннан бунт күтәрергә өндәгәнегез өчен гаепләнеп, кулга алынасыз, – диде лейтенант. – Без өегездә тентү үткәрергә тиеш, бәлки, үзегез әйтерсез, өегездә кораллар тотасызмы?

– Тотам, ә кәкже, – диде Ататуш, – корал эшләр, ир мактаныр, диләр бит, минем кебек егет солтанына коралсыз булмый, тауариш милиционер, мылтыгым да бар, Сәүбән дустымнан калган парашут, пычак, балта, кискеч, тишкеч, игәү, чүкеч, аларны санап бетерерлек кенә түгел...

– Мылтыгыңны сержантка тапшыр, – дип бүлде аны лейтенант, – аннан актка кул куярсың.

Ататуш контузиясе кузгалган чакларда күтәреп йөри торган агач мылтыгын алып чыгып, сержантка тоттырды.

– Сак кылан, аның үзеннән-үзе ата торган начар гадәте бар, – дип кисәтте милиционерны, – запас патроннары да хәтсез, алары да кирәкме?

– Телеңә салынма, – дип, бармак янады лейтенант, – үкенергә туры килмәгәе.

– Минем орден-медальләрем дә бар, имеш, югары дәрәҗәле җиргә барганда, шуларны тагып бару мәслихәт булыр, – дип саныйм, кире кирегә саплый инде ул, югыйсә кәгазегезгә тамга салмыйм, – дип, Ататуш һаман үзенекен сукалады. Милиционерлар читкәрәк китеп, пышылдашып алдылар.

– Суд карары булганчы бу законга сыя, – диде лейтенант, – авыл советында тагарсың.

Гимнастёркасына Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан орденнары, өч медален  таккан арестант фронтовикны район төрмәсенә алып киттеләр. Авыл халкы белми дә калды.

Музгарка гына аны ташламады, койрыгын сыртына салып, чана артыннан теркелдәде.

Кояшның куянга атланган чагы инде хәтсездән Сөн аръягында калды. Күп тә үтми, болай да томанлы офык чите эңгер-меңгер пәрдәсенә уралды. Акрын-акрын күк күчәренә эленгән карасу-зәңгәр болыт челтәрләре арасыннан йолдызлар да шәйләнә башлады. Җемелдәшепме-җемелдәшәләр. Бу аларның яңа туып килгән айны сәламләүләре иде булса кирәк.

Ататушның йөрәге дә шул җемелдәшкән йолдызлар көенә кушылып, ашкынулы халәтенә керде. Җәсәденең һәр күзәнәге, бөтен тәне ниндидер илаһи көч, үзенә бер һиммәтле гайрәт белән тулышты. Әлеге халәт аңа шундый өрфә җиңеллек, шундый ярсулы куәт китерде ки, әйтерсең лә, фәрештәләргә генә фарыз канатлар үсеп чыкты. Ул үзен-үзе белешмичә атылган уктай җиргә ыргылды.

Ататуш инде яңа ай туганда гына, баш калкыта торган сугыш афәте кайтавазы чолганышында иде.

– За Родину, за Сталина!

Айт-два, айт-два,

Мылтык тагып, кылыч асып,

Дошманнарга каршы китте,

Комсомолка Гөлсара.

– Ур-ра-а-а-а, – дип, маршка да баскан иде дә, җитешә алмыйча калды, аңга килгән милиционерлар аны тотып алдылар да, аяк-кулларын бәйләп, авызын бияләе белән томалап, чана артына китереп салдылар.

Музгарка хуҗасын яклап, милиционерларга ташланды. Ул гап-гади йорт маэмае. Тәбәнәк гәүдәле, кыска аяклы, көч-куәте дә ташка үлчим. Бөтен күркәмлеге – койрыгында. Ләкин әлеге очракта ул аңа комачаулады гына. Сержант койрыгыннан эләктереп алды да болгый-болгый, юл читенә томырды.

– Бу хөрәсән тончыгып үлмәсен тагын, – диде лейтенант, арестантка ым кагып, – бәладән баш-аяк.

Иптәше тиз генә Ататушның йөзенә ябылган япмасын ачып карады.

– Борыны – мөшкә, сыерныкыннан ким түгел, мыш-мыш, – диде көлемсерәп, – күз генә йомык. –

Әби авызның төенчеген дә чишәргә вакыт җитте, кара әле, ниләре бар? – диде лейтенант, – эчтә бүреләр улый монда.

– Бер тавык та, бер савыт, – дип, авызын ерды сержант, – савыты – мари көмешкәсе.

– Әйбәт, мариларныкы каты була, әйдә, сал...

Ләкин ашларына таракан төште, Музгарка исенә килгән икән, элеккедән дә яманрак өрә-өрә аларны куып җитте дә, чанага менмәкче булып ыргылыпмы-ыргыла.

– Үзе дурак, эте дә дурак икән, – дип, йөзен чытты лейтенант. – Бу безгә тынгылык бирмәс, мылтыгыңны кор.

Сержант әмерне үтәде, кешесез аулак юлда төнге һаваны кисеп, ату тавышы яңгырады. Музгарка бер чинап алды да чана юлына ауды.

 Милиционерлар иркенләп, табын хәстәренә керештеләр. Бераздан лейтенантның хәмери кәефе мари көмешкәсе кебек күбекләнеп, җыр тәгаенләнде:

Талы, талы,

Талы бөгелеп тора,

Тагын бер күрәсе килеп,

Үзәк өзелеп тора.

Их, метрополитин,

Яратам, ни хәл итим. 

* * *

Глубинка келәтен район үзәгеннән килгән махсус осталар бригадасы яңабаштан ремонтлап чыкты. Тоташ тимердән торган ишек куйдылар, тәрәзә рәшәткәләрен дә калынрагы белән алыштырдылар. Йозагын инде тибеп очырып кына ачармын димә, ат башыннан да зуррагын элделәр.

Бодай бөртегенә нәфсехур затлар бур-караклар белән генә дә чикләнми бит әле ул, кумак-тычкан ише кимерүче мәхлуклар да үлеп ярата аны. Осталар аларны да ризыктан мәхрүм итте, идән сайгакларын яңартып, астына калай җәйделәр.

Шулай итеп, Күҗәкәдә дәүләткүләм әһәмияткә ия, чебен-черки дә үтеп керә алмаслык, Мәэмүнә әйтмешли, «сикеритни» объект барлыкка килде. Ә анда саклана торган бодай НЗ икән, ягъни неприкосновенный запас, безнеңчә әйткәндә, кагылгысыз мая. Ул афәтле бәла-каза туганда гына, особуй очракларда гына хөкүмәт карары нигезендә кулланышка керә икән.

Ататуш булса, авыл кешеләренең ачтан кырылуы хөкүмәт өчен особуй очракка саналмыймыни, дигән сорау бирер иде. Кызганыч, ул юк шул инде хәзер.

* * *

Карлар эреде, шаулый-шаулый язгы сулар акты, дөнья яшелләнде, матурайды. Май ае фәкыйрьлекне дә азмы-күпме чигендерде, шөкер, инде ачтан үлүчеләр юк. Чөнки ризык күзгә күренеп артты, төрләнде. Хәзер табынны кычыткан, песи борчагы, кәҗә сакалы, какы, чыпчык кузгалагы, балтырган, юа, камыш тамыры кебек тоташ файдалы витаминнардан гына торган деликатес үләннәр бизи.

Бирсен Ходай!

Беренче июнь көнне дә Шәкүрә ындыр табагына нәкъ иртәнге сәгать дүрттә аяк басты. Һәрвакыттагыча, кашлары җыерулы, чырае төмсә, күкрәге киерүле. Гадәттә, ул үз дәрәҗәсен белеп кенә, салмак кына, кабарган күркәдәй башын турыга катырып кына йөри. Ә бүген тырт та тырт, әйтерсең лә, артыннан куып киләләр. Аскы кабарынкы ирене дә төртеп кузгаткандай мелт-мелт килеп тора. Халыкка болары да мәгълүм, димәк, җиткерәсе мөһим хәбәре бар.

– Әби авыз нотык сөйләргә җыена, – дип, Җәннәт күршесенең колагына өрде, – надаел инде, валлаһи. –

Тсс, ишетә күрмәсен.

– Иптәшләр, авыл советы рәисе Шәкүрә Исламовнаның бик мөһим сүзе бар, якынрак килегез, – диде колхоз башлыгы, – сөйләшүләрне бетердек, тыңлыйбыз.

Шәкүрә, күрегез, бу мин дигәндәй, бүксә гәүдәсен киерә төшеп, алга чыгып басты да иң элек кырыс күз карашы белән җыелган кешеләрне барлап чыкты. Аннан соң йомры учын авызына терәп, тамагын кыргандай итте. Шуннан соң гына:

– Иптәшләр, кичә район халык суды бунт оештырып, дәүләт милкенә кул сузган җинаятьче Фәхерелисламов Хөббетдинне ун елга ирегеннән мәхрүм итте...

– Әнекәем, Ататушнымы? – дип аваз салды тиктормас Җәннәт, – мескен...

– Колагыңа киртлә, Халикова, мескен түгел, җинаятьче, аңладыңмы, җи-на-ять-че! – дип, күзләрен чекрәйтте рәис. – Алай күп лыгырдасаң, үзеңнең дә ахирәтең Сәлимәбикә көненә калуың бар.

Җәннәт калын иреннәрен кыйшайтып, нидер әйтмәкче булган иде дә, бүленде.

– Пырауилны, бик дөрес, яшәсен Совет власте, афәрин, иптәш персидәтел, – дип, халык алдына йомгактай тәгәрәп кенә бөкре Хәбил атылып чыкты, – мин кайчаннан бирле тукып киләм, Ататуш дигәннәре, ул – Һитлер ышпионы...

Хәбил ашыгу-кабаланудан үз төкерегенә үзе тончыгып, берара кыхкыхлап торды да янә яшелле-зәңгәрле тавышы белән дәвам итте:

– Безнең Хөббетдинебезне үтергән дә, дүкәмитләрен үзләштергән ул дошман. Чирне дә шул тарата, җәмәгать, кхе-кхе-кхе.., ун ел төкерек кенә аңа, атарга ки...

Хәбилнең нотыгы арасына бума ютәле кереп кысылды.

– Кхе-кхе-кхе...

Шәкүрә болай да борынын җыерган иде инде. Ник, дисәң, Хәбил ала каргадай алдан-алы кычкырып, белер-белмәс Күҗәкәдә Совет властеның кануни илчесе, ягъни ул, Шәкүрә Гарифуллина, сөйлисе сүзләрне мәкелдәп маташа лабаса. Балта чапты ул ахмак аның алдан уйланылып, чын сәяси камиллектә башлаган чарасына.

Ләкин Шәкүрә яманатка кала торганнардан түгел, бик тиз нотыгының юнәлешен үзгәртеп, чыгышын тагын да отышлырак, тагын да саллырак кимәлдә төгәлләде.

– Совет суды – дөньяда иң гадел суд, – диде, йодрыгын төйнәп. – Без район суды карарын да бердәм рәвештә хуплыйбыз. Юлбашчыбыз иптәш Сталинга дан!

Ататушның авылдашлары, оялчан киленнәр шикелле бер-берсенә күтәрелеп карамыйча гына, күзләрен яшереп кенә, кул чаптылар.

Шулвакыт, күктән ашкан фәрештәдәй, чәрдәкләнгән сынын өстерәп, Музгарка пәйда булды.

Музгарканың бу үз ирекләре белән сәясәт колына әверелгән умырткасыз бичара бәндәләргә әйтер сүзе күп иде. Тик, нишләмәк кирәк, Ходай аңа тел куәсе бирмәгән. Шуңа күрә булдыра алганын гына эшләде.

Ырылдап өреп, гарип гәүдәсен Шәкүрә өстенә очырды да аяк балтырын умырып тешләп алды.

– Хау-хау-хау!

Тәмам

"КУ", 06, 2022

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев