Логотип Казан Утлары
Бәян

Ататуш (бәян)

Яңа ай дугалы туса, давыл булыр, дигән гыйбарә бар. Бүген дә ай дугалы булып күренде. Ләкин аңа карап, җил-гарасат чыкмады. Күрәсең, әлеге фаразның шарты килеп җитмәгәндер. Әнә җиһан, берни булмагандай, тымызык хозурлыкта сафа сөрә.

Яңа ай дугалы туса, давыл булыр, дигән гыйбарә бар. Бүген дә ай дугалы булып күренде. Ләкин аңа карап, җил-гарасат чыкмады. Күрәсең, әлеге фаразның шарты килеп җитмәгәндер. Әнә җиһан, берни булмагандай, тымызык хозурлыкта сафа сөрә. Кырлач көрте эченнән борын төрткән коры кураны селкетерлек тә җил исми.

Җил-гарасатсыз, дугалы айлы, сыек шәүләле төн.

Шушы дәфгы табигый төн уртасында авылны сискәндереп, нәкъ сәвит Шәкүрә өе янында гына инде көндәлек кулланылыштан төшеп баручы сугыш чоры өндәмәләре яңгырады:

– За Родину, за Сталина!

– Смерть фашистам!

– Ур-р-а-а!

Шәкүрә кабалана-кабалана, җилкәсенә сырмасын гына элде дә, күзен ертып, урамга чыкты.

Анда агач мылтыгын иңенә салган бер кемсә марш атлап, ике адымның берсендә, тигез ритм белән чират-чират әлеге өндәмәләрне сибә иде. Аратирә җыр да кыстыргалый.

Айт-два, айт-два,

Мылтык асып, кылыч тагып,

Дошманнарга каршы китте

Комсомолка Гөлсара.

Ул арада таягына таянып, фронтовик Вәсим дә килеп җитте.

– Што за шум, драки нет, – диде авызын ерып, – хакимият ни карый?

– Бу хулиганның кем икәнен ачыклыйм да иртән кәнсәләриягә чакыртам мин аны, – диде Шәкүрә, күзләрен чекерәйтеп, – безабразие, панимаешь...

– Нәрсәсен ачыклыйсың, Ататуш бу, фронт хәлләре исенә төшкән, күрәсең...

– Әле соң, ипле генә йөри иде бит.

– Контузия, – диде Вәсим, – бик күп фронтовикларның җәфасы ул контузия, иптәш персидәтел...

Аннан көрсенеп куйды да өстәде:

– Фронтта хет тамак тук иде...

Шәкүрә аны ишетмәдеме, ишетмәмешкә генә салындымы, үзенекен тукыды:

– Шул тилене өенә кертеп куй әле, пажалсты, адәм ыстрамы бит, – диде. – Район алдында миңа җавап тотасы.

– Мин титаккамы соң кеше куып тоту, – диде Вәсим, – башлыкны тыңламады.

Ә авыл өстендә һаман сугыш чорының тылсымлы вә ашкынулы өндәмәләре яңгырый иде:

– За Родину, за Сталина!

– Ур-р-а-а!..

Ататушның мулла кушкан исеме Хөббетдин. Тик аңа инәсе Бәдриҗамалдан кала берәүнең дә тулы исеме белән эндәшкәне юк иде. Авылда – Хөбби, фронтта – Харитон.

Ул 1941 елда Суслонгер дигән коточкыч фаҗигале лагерьда беткә батып, ике-өч ай җәфа чиккәннән соң, Мәскәү янындагы сугыш казанына барып эләкте. Күпләр шунда ятып та калды. Ә ул, Алланың рәхмәте, исән калды. Алай гынамы, дүрт ел орыш эчендә кайнап, энә очы кадәр дә җәрәхәт алмады, дошман ядрәләре аны ничектер урап уза иде. Иптәшләре дә:

– Бу Гиннесс китабына лаек гайре табигый факт, командир, син музей экспонаты булачаксың, – дип шаярталар иде.

Үзенең дә борыны чөйдә.

– Ә кәк же, шушындый күкрәге тулы орден-медаль кавалерының кануни урыны Сугышчан дан музеенда булмый, кайда булсын?

Тик язмаган икән. Сугыш бетәргә нәкъ бер атна кала, моңарчы кайдадыр посып яткан үз ядрәсе барыбер эзләп тапты, каһәр.

Юк, ул аңа тимәде, корбанын эзәрлекләгән ач карчыга кебек җилләнеп очып килде дә, бөтереп алып, күккә генә чөйде. Хәтта җирне ярып шартлаган тавышын да ишетергә өлгермәде.

Һәм дөм караңгы кабер тынлыгы. Аңына да атна-ун көннән соң гына килде. Килде, әйе, ә хәтере җуелган иде: кем ул, кайда ул, ник аяк-куллары бәйле – уянуга һәр яралының башын бораулаучы әлеге гадәти уйлар да күңелен кузгатмады. Хак, калган-сынган күңел – чыккан җан шул. Бүрәнәдәй сузылып яткан, боздай каткан тонык күзләр, төссез вә сөмсез төмсә чырай...

– Бернәрсәдә гаме юк, ай-һай, озакка тарта алмас бу, – дип, шиген белдерде табиб, – бәйдән ычкындырыгыз, тибенергә хәле калмаган инде аның.

Хак Тәгалә Хөббетдин колының фани гомерен кисәргә ашыкмады. Кыр госпиталенда өч айлап ятканнан соң, аны Мәскәүнең округ хәрби хастаханәсенә күчерделәр. Мондагы табибларның мөмкинлеге бөтенләй 10 башка иде, әлбәттә. Ярты елда азмы-күпме үзен-үзе карарлык хәлгә китерделәр. Аңы да ачыла төште, теле кайтты. Аннан консилиум, бу психик авыруны хастаханәдә тотуның хаҗәте юк, иң мәгъкуле, туган җиренә озатып кую, дигән карарга килде.

Озатып килүче медбрат чүмәләдәй йомры гәүдәле, тел бистәсе шаяншук бер Касыйм мишәре иде.

– Абзәби, акыл тышау, кылык ат, дип атәләр безләрдә, принимать итеп ал якташыгыз Актуш батырны, – дип, пациентын авыл советы рәисе алдына китереп бастырды, – цәц еланыдай хватлы, ашауга талымсыз, кесе заптрыклар ашап тормай, картуф белән дә тора ала, самое главное, танавы зур, тол солдаткаларыгызга күп ләззәт китерәчәк әле ул шельма...

Шәкүрә, гадәтенчә, бүсенке аскы иренен чыпылдатып, бу озын һәм мәгънәсез вәсвәсәне ярты юлда бүлеп:

– Иптәш вәкил, сез дөрес килмәгәнсез, бу кемсә безнең авылныкы түгел, – диде.

Вәкил киртәдән чыккан бәбәкләрен акайтып, рәискә текәлде.

– Как-так, сезнең авылныкы түгел?

– Беренчедән, Безнең Күҗәкә авылында Ататуш исемле кешенең бервакытта да булганы юк, – диде Шәкүрә, кыска юантык бармакларын бөгә-бөгә. – Икенчедән, Фәхрелисламов Хөббетдин каен күмередәй капкара чәчле, ыспай сакал-мыеклы алдынгы колхозчы иде. Ә бу?

Кәнсәләрдәгеләр ниндидер ваемсыз кыяфәттә читтәрәк кенә басып торган кемсәне янә бер кат күз уңыннан үткәрделәр.

Аның тавык күкәедәй шоп-шома йөзендә бөртек тә сакал-мыегы юк иде. Үзе җиңел сөякле булырга охшаган, Хөббетдин дә ут борчасыдай хәрәкәтчән кеше иде анысы.

– Исемең ничек? – дип сорадылар.

Тегесе вак тешләрен күрсәтеп елмайды да:

– Ататуш, – диде.

– Бу мин шаяртып кушкан исем генә, ул бит контузия алган сугышчы, орден-медальләре дә бар, башы китү генә бер хәл, снаряд җиле аның бөтен килеш-килбәтен, төс-кыяфәтен үзгәрткән, – диде вәкил, җитди кыяфәткә кереп, – менә документлары, анда барысы да теркәлгән. Закон буенча аңа караучы тиеш. Ул вазифаны хатынына тапшырсагыз, үзегезгә уңайлырак булыр.

– Хөббетдиннең хатыны Мәликә бизгәк чиреннән үлеп китте шул, – дип кайтып төште Шәкүрә, документларга күз төшереп алганнан соң. – Кайгырмагыз, җаен табарбыз.

Кендек каны тамган туган җир нинди халәттә дә үз баласын читкә типми. Туган җирнең илаһи шифасы инсанның кальбенә, сулышы вә йөрәк тибешенә ана карынында ук мәңгелеккә сеңеп, зарури хаҗәте чыгуга ләйсән яңгыр кебек йөзен ача.

Хак, туган җирнең ялкыны да, дулкыны да җанга ягымлы. Ул Ататушны да үз агымына тартып кертте.Тамчылап-тамчылап кына булса да, аңы кайта башлады: кешеләрне таный, ара-тирә адашмыйча күрше авылларга да барыштырып кайткалый, авыл советы билгеләгән караучы корткадан да баш тартты. Үз чиратында, авылдашлары да аның яңа ай туган вакытларда саташкалап алуларына инде күнегеп баралар.

Тик болар әле барыбер, Мәнди анасы әйтмешли, башым да күзем, аягым да үзем генә.

Беркөнне аның янына, комган күтәреп, күрше малае Сәүбән килеп керде.

– Уртанчы улга ук та юк, чурт та юк, ди, әйдә-әйдә, уз бәгырь, – дип каршы алды хуҗа.

Малай, күл камышыдай нечкә төз муенын чайкап алды да вәкарь белән генә:

– Мин баш бала, – диде. – Былтыр тырмага йөрдем, быел бригадир сабан дип тора, миңа бит инде ун яшь тулды.

– Алай икән, – диде Ататуш елмаюлы кыяфәттә, – тишек комган күтәреп йөргән баш балага сабан тоттырырлармы – вәйт нидә мәсьәлә?

– Тоттырырлар, – диде Сәүбән эре генә, – бригадир Мәрьям апа сүзендә тора ул, ә менә комганның борыны сынып төшкән, шуны урынына утыртасы иде, бу әнкәйнең үтенече.

– И бәгырь, гыйлем генералдан өстен, ди, андый һөнәрем юк шул минем, – диде Ататуш, күзләрен челт-челт йомгалап, – бигайбә.

– Инструментларың бар бугай бит, – диде малай.

– Бар монда ниндидер кораллар, кемнекедер, белмим, тотып та караганым юк, – дип, җилкәләрен сикерткәләп алды Ататуш.

– Әнкәй сине элек алка-беләзекләргә кадәр коеп кына куя иде, – ди.

– Хәтерләмим, бәгырь, исемдә юк.

– Тәвәккәлләп кара, аның өчен сине асып куймыйлар ла.

Тәвәккәлләде. Ходайның рәхмәте, куллары ятып тора түгелме соң? Әнә ничек җаен алалар. Димәк ки, бу малай дөрес сукалый.

Чыннан да, куллары үзләреннән-үзләре комганның борынын урынына утыртып та куйды.

– Син Микулайлардан да уздырасың икән бит! – дип, тел шартлатты Сәүбән, – әлегә түләргә рәт юк, әнкәй дә көтәргә сөйләш, диде.

Ататушның малайда гаме юк иде инде, үз күзләренә үзе ышанмыйча тораташтай каткан. Гаҗәп бит, валлаһи. Кул тотынса, эш карышмый, диюләре хак икән. –

Бәгырь, син әүлияләр затыннан булсаң кирәк, – диде, Сәүбәнгә комганын тоттырып. – Һөнәрле иттең бит, рәхмәт, шулай аралашып торыйк.

Сәүбән китеп, озак та үтмәде, аның ишеген Нәнекәй кортка ачып керде.

– Менә, Хөббетдин, кайчан түтәкәенең хәлен белешергә килер икән дип көттем-көттем дә, күзгә-башка күренмәгәч, таягыма таянып, үзем килеп җиттем әле, – диде.

– Мин, әнәтерәк, бабаң Фәхрелислам солдатның сеңлесе, якын кардәшең, бәләкәй чакта бездә аунап үскән идегез бит, рәхмәт төшкере...

Ататуш, колагына тычкан оялагандай, карчыкның сүзләрен тыныч кына үткәреп җибәрде.

Сугыштан миңгерәүләнеп кайткан икән диюләре тач хак икән, дип сызланып куйды тегесе, тач хатынҗәмәй, ир-атның акылы да, дәрәҗәсе дә сакал-мыегында бит ул.

– Түтәкәй, ни хаҗәтең чыкты, тыңлыйм, – диде йорт хуҗасы, көлемсерәп. – Шикәрем булса, чәй эчерер идем дә, күмәчем юк.

– Рәхмәт яхшы ниятеңә, эчемнең бер буш урыны да юк, әнәтерәк, табыннан торып кына килдем, – дип алдады кортка, – килдем, күрдем,  шөкер, күңелем булды, үзең дә килгәлә, исеңдәдер, өем түбән очта, Таҗи буасы янында гына, ялан җирдә ялгыз гына яшәп ятам, әнәтерәк...

– Төенчекле кешенең йомышы да була ич инде, синеке дә бардыр, – дип, үзенекен тукыды Ататуш, – оялма, әйт.

Нәнекәй өстәл өстендәге эш коралларын күз очыннан үткәрде дә:

– Йомыш дип, Хөббетдин, бар инде ул йомыш, – диде төенчеген чишәчишә. – Менә бу чулпыларымны бик тагып йөрер идем дә, чылбыры бушаган, төшереп калдырырмын, дип куркам. Фәхерелислам агаемның төсе бит ул, ундүртенче елгы Герман сугышына киткәндә бүләк иткән иде. Урап кына кайтмады, наныкаем, урыны оҗмахта булсын, бик тә игелекле абзыкаем иде...

Ататуш чулпыларны уч төбендә әйләндергәләп торды да:

– Бигайбә, әбекәем, сугыш минем хәтер җебемне өзгән, син сөйләгәннәрнең берсе дә миңа таныш түгел. Йомышыңа килгәндә, иртәдән калган эш – киртәдән качкан мал, ди, син менә монда мендәргә таянып тор, мин аны хәзер рәткә китерәм.

Авылда колак хәбәре чыбыксыз телефон белән бер бит ул, ә дигәнче, урамтыкрыкларны әйләнеп чыга. Кичке якта Ататушка йомышчылар агыла иде инде. Берсенең чүлмәге су тотмый башлаган, икенчесенең чиләге яньчелеп, тоткасы төшкән, ни гаҗәп, самавырларын эретүчеләр дә шактый икән.

Ататуш башы-аягы белән эш дигән колачлы дәрьяга чумды. Берсе китәргә өлгерми, икенчесе капка кага. Араларында хәтта бер-ике күкәй, ике-өч бәрәңге калдырып китүчеләре дә очраштыргалый. Күпчелек исә, күрше малае Сәүбән кебек «көтәргә» дип килешүне мәгъкуль күрә. Үзе моңа җилкәсен генә сикертә, чөнки авылдашларының үтенечен ул әҗер бәрабәренә башкармый. Шөкер, аңа көн саен ярты литр сөт бирәләр, ике йөз грамм исәбеннән атна саен онга боерык язалар. Аш-суга талымлылыгы юк, шул җитә.

Иң мөһиме, бу игелекле шөгыль аны рухи баткаклыктан суырып алды, тормышы төбе-тамырыннан үзгәрде, ямьләнде, тулышты, зәнбүрәк ташыдай җилкәсен басып торган эч пошыргыч дуамал саташулы уйлары да сирәгәйде.

Шуңа күрә йомышчыларының ни өчен һаман «көтәргә» дип тәкрарлауларын сүз уйнату, шаярту дип кабул итә иде.

Чынында авыл искиткеч хәвефле фаҗига кичерә иде. Бу фаҗиганең исематы – фәкыйрьлек. Дөрес, ярлылык, мохтаҗлык, җитмәүчелек кичерүчеләр элек-электән булган. Аларга ярдәм кулы сузганнар, булышканнар, ачлык базына тәгәрәргә юл куймаганнар.

Күҗәкә дә тирә-юньдә иң тотрыклы, иң җитешле авыллардан санала иде. Колхоз ныклы, халык эшчән вә булдыклы. 1939 елда, мәсәлән, бер хезмәт көненә унике килограмм исәбеннән ашлык бүлеп бирделәр. Келәт-бура, абзар-кура, хәтта базлар да арыш-бодай белән тулды. Гомер булмаганны, ялгыш кына уалган ипи валчыгын да киртә белән әйләндереп алган сакчыл вә ихтирамлы җир хуҗасы токымы вәкилләре ашлыктан баш тарта башлады, китерелгәнен капка төпләренә, аяк астына бушатып китәләр иде.

Шунлыктан Күҗәкә халкы сугышка өч-дүрт еллык мая белән керде. Бер мең дә дүрт йөз унсигез көнгә сузылган сугыш чорында да башка җирләрдәге  кебек табыннардан ипи югалмады. Капка башыннан дәүләт салымында тәгаенләнгән 300 литр сөтне, 100 йомырка, 36 пот бәрәңге, 40 килограмм ит, 2 кило сарык йонын артык көчәнмичә, вакытында тапшырып бардылар.

Мәхшәр каһәрле заёмнан башланды. Заём – ул акчалата түләү, халыкның исә кесәсе такыр. Аңа әле ябышкактай танк, самолёт төзү өчен акча лотереялары, мәҗбүри страхованиеләр дә өстәлде. Китте талаш-кычкырыш, янау-әрләшү, күз яшьләре...

Еласаң – ела, көлсәң – көл, беркөнне чираттагы чакыруга җитмеш ике яшьлек Нәнекәй кортка кәнсәләргә кәҗәсен җитәкләп килде.

– Кәҗәмнең сөте болак, эче ылак, тиресе кап, мөгезе сап, – дип сөйләнәсөйләнә, бүлмәгә үк алып керде.

Өстәл янындагыларның күзләре шар булды. Хәтта Шәкүрә булып Шәкүрә дә иренен бүлтәйтеп, аңышмыйчарак торды. Аннан:

– Кортка, ни пычагыма монда бу кәҗә?! – дип, өстәлгә китереп сукты.

Нәнекәй балчык җамыяктай кечерәеп калган йөзен какча учы белән сыпыргалап куйды да мут кына елмаеп:

– Чү, Шәкүрә, куй кытлыгы вакытында кәҗәгә Габдрахман җизнә, диләр иде, – диде.

– Акыл сатма, заёмыңа акча алып килдеңме? – дип сөрән салды рәис, – Селке кесәңне!

Карчык шундый ук астыртынлык белән такмаклый-такмаклый, бишмәтенең буш кесәсен селкеп күрсәтте.

Чабатаны киябез без,

Булмаганга аякка.

Акча дигәнне күрмибез,

Без эшлибез таякка.

– Аһ, әле син шулаймы, кәҗәңне алып калырга да күп сорамабыз, – диде Шәкүрә, – бу бит, панимаешь, колхоз строена яла ягу.

– Менә бу сүзләрең өчен мең рәхмәт Шәкүрәкәем, үзем дә шул ният белән алып килдем дә инде ул мур кыргырын, – дип, Нәнекәй кәҗәсенең муенчак җебен урындык башына элде.

– Кичә Бишбүкән базарына да алып барган ием, әнәтерәк, гөнаһ шомлыгына, ия генә табылмады. Шуңа күрә заёмга үзен алып килдем менә. Миннән фырунтка шул булыр бүләк, иптәш Ыст...

Район вәкиле, сугыштан бер аягын өздереп кайтып, әле күптән түгел генә салым агенты вазифасына керешкән фронтовик, тәкә-мекә чама хисен югалткан тел бистәсе карчыкны сүз бәласеннән коткару ниятеннән булса кирәк:

– Әбисе, фронт синең кәҗәң көненә калмаган, – дип, аның хәвефле җөмләсен кисте. – Кош-кортсыз тормыйсың булыр, күкәйләрен җый, аларга ия табылмый калмас, заёмга җитәрлек сатарсың, шәт.

Нәнекәйнең исә үз туксаны туксан, күз очлары белән генә көлемсерәп, агентка карап алды да янә такмагын текелдәде:

Кыш салдым күкәй,

Яз салдым күкәй,

Тутыралмыйм нурмымны,

Үпкәләмә, түтәй.  

Кәҗәкәй дә үзенә игътибар итүләрен теләде, күрәсең, аваз саласы итте:

– Мәэ-әэ-әэ-әэ...

– Җә-җә, мәэлдәмә, сиңа монда да ия юк, – дип сукранды карчык, – әнә нәчәлник кош-корт асрарга куша, ипле кешенең сүзе дә ипле, безнекеләр сыман җикеренми. Әйдә, булмаса, кайтаек.

– Мәэ-әэ-әэ-әэ...

– Фу, бүлмәне сасыттыгыз, – дип, борынын җыерды Шәкүрә.

– Ярар, миннән булсын яхшылык, син эшкә яраклы кеше түгел, заёмнан азат итәм.

Нәнекәй күгәрчен башы кадәрле генә йодрыгын йомарлап:

– Нибуч, мине кеше рәтеннән чыгарып ташларга пырауаң юк! – дип, Шәкүрәгә төкерекләрен чәчте.

– Фырунт ул барыбызныкы да, заём өчен менә ыруыбыз мирасы – алтын балдагымны калдырам, кая, бир дүкәмитеңне, кулымны куям.

* * *

Ататушның үз хәл-халәте: җамый, турайта, төзәтә, кисә, ялгый... Бу аңа әйтеп бетергесез шатлык-куаныч, канәгатьлек китерә. Шушы юлны ачкан күрше малае Сәүбәнгә бик рәхмәтле. Алар бик якынлашып киттеләр.

– Күрше, исемең җисемеңә туры килми, – диде малай беркөнне.

– Ихтималдан ихтыяр, ни-нәрсәсе туры килми?

– Үзең беләсең, мин китап укырга яратам, – диде Сәүбән, – мәктәп китапханәсендәгеләрне дә, уку йортындагыларны да укып бетердем. Иң ошаганы – Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» китабы. Менә кем кебек булырга кирәк! Ленин томнарына тотынырга ниятләгән идем дә, бераз үс әле, диделәр...

– Балта урынына шөшле тоттырма әле, бәгырь, – дип бүлде аны Ататуш, – салулап киттең бит.

– Беләм-беләм, болары белешмә өчен генә, – диде Сәүбән.

– Беләсеңме, Ататуш нинди мәгънәне аңлата?

Малай башын чөя төшеп, әңгәмәдәшенә бәсәреп бакты.

– Ататуш Ататуш инде, тагын нинди мәгънә? – дип, тегесе кулындагы чүкечен уйнаткалап алды.

– Ататуш Касыйм мишәрләре сүзе икән, тиле, тинтәк мәгънәсендә йөри, – диде Сәүбән бармакларын бөгә-бөгә. – Ә мин сиңа бик шәп исем таптым. Гади дә, яңгырашлы да: Әбсәләм!

Ә тарихы болай: Габбас исемле бер мөгаллим урамда танышы Әбсәләмне очратып, кешеләр алдында: «Сабакташ, халык синең улың өстеннән зарлана, азып-тузып йөри, бу бер дә килешә торган хәл түгел инде, – дип чеметеп алгач, Әбсәләм:

– Иске авыздан яңа сүз, халык әйтер ул, халык Габбас мөгаллим улын да шулай сөйли, – дип, көндәшенең авызын каплаган. – Яратам мин тапкыр кешеләрне.

«Әбсәләм»нең мәгънәсенә килгәдә, сиңа суйган да каплаган инде. «Әб» гарәпчә «Әткәй» дигән сүз икән, ягъни әткәгездән сәлам, исән-имин йөрегез. Шәп бит! –

Түтәкәй Хөббетдин дип, бугазга баса, син Әбсәләм ягын каерасың, миңа исә үз исемем бик якын, – диде Ататуш. – Аннан соң, бәгырь, кешене исем бизәми, кеше исемне бизи. –

Дүкәмитләреңне карыйк әле, анда ничек теркәлгәнсең икән? – дип тыкшынуын дәвам итте малай. – Закунча яшәргә кирәк.

– Минем дүкәмитләрне, орден-медальләрне сәвит Шәкүрә кәнсәләрнең тимер сандыгына салып, бикләп куйды шул, бәгырь, – диде Ататуш. – Мин, урысча әйтсәк, гол как сокол.

Сәүбән шалкандай йомры башын какча җилкәсенә авыштырыбрак карап торды да:

– Ататуш, авылда синең турында: «Аның теленә контузия түгел, шайтан төкергән», дип сөйлиләр, авызыңда мәкаль дә әйтем бит, – диде.

– И бәгырь, әллә нинди сораулар биреп, болай да мыж булып кортлар оялаган түнтәрмә башымны әйләндермәче, – дип, хуҗа эшенә тотынды. – Беләсе килә бит...

– Беләсең килсә, бел, элеккеләрен хәтерләмим, бүгенгесе – үзеннән-үзе килә...

Әңгәмәне эт өргән тавыш өзде.

– Музгарка, ни булды? – дип, Сәүбән этенә дәште. Тегесенең ихатага борын тыгарга чамалаган ниндидер чит Бохар мәчесен куркытуы икән, урактай кәкре койрыгын боргалаштыра-боргалаштыра, әнисенең күкрәгенә сыенган нарасый шикелле иясенең түшенә сарылды.

– Җә-җә, кабаланма.

Сәүбән кесәсеннән бер сынык сөяк алып, өскә чөйде. Маэмай аны һавада ук эләктереп алды.

– Учённый, – диде Ататуш, – өйрәткәнсең.

– Шаяртып кына, миңа кизәнеп кара әле, – диде малай, – тагын бер һөнәрен күрерсең.

Ататуш йодрыгын йомарларга өлгермәде, урак койрык уктай атылып, өстенә ыргылды.

– Музгарка, пас!

– Афәрин.

– Мин аны узган ел яланнан табып алдым, – дип, аңлатма бирде Сәүбән. – Бер рәхимсезе күзләре ачылмаган көчекләрне чүплеккә чыгарып ташлаган. Аклы-каралы бу эт баласы туганнары кебек җан бирергә өлгермәгән иде әле. Алып кайтып җылыттым, сөт эчердем. Ул хәзер минем иң якын дустым. Бергәләп, күнегүләр ясыйбыз. Мин бит, Ататуш, унны бетергәч, очучылыкка укырга китәргә җыенам. Яраткан очучыларым Советлар Союзы Геройлары Николай Гастелло, Иван Кожедуб, Алексей Маресьев. Кожедуб фашистларның 62 самолётын бәреп төшерә, Маресьев аягы киселгән хәлдә дә штурвалын ташламый, 7 миссершмидтны дөмектерә. Шулай да, барысына караганда да, Гастеллоны үз итәм. Ул сугышның дүртенче көнендә үк каһарманлык үрнәге күрсәтә, инде ут ялмап алган самолётын немецларның танк колоннасына юнәлдерә...

Малайның бу ашкынулы нотыгы Ататушка да шул ук кимәлдә тәэсир итте булса кирәк:

– Бәгырь, агай-эне ак мыек, ди, ярапланыңда миңа да урын табылырмы соң? – дип кызыксынды. 

– Парашут белән сикергәнең бармы соң? – дип, сорауга сорау юллады Сәүбән. – Шунсыз рөхсәт ителми.

– Белмим, бәгырь, мөгаен, сикермәгәнмендер, исемдә юк, – дип сүрәнләнеп төште Ататуш. – Миңа шул калай-шалай да җиткән, күрәсең.

– Борчылма, хәзер парашутымны алып керәм, – дип, Сәүбән урыныннан сикереп торды. – Музгарка, киттек! Т

из урадылар.

– Үзем ясаган парашут, – диде малай эчке бер горурлану белән, – любуй лапас түбәсеннән кош кебек очып төшәргә була, әйдә, биштәрен ки.

Парашут дигәне арыш капчыгының авызына тимерчыбык белән кыршау беркетелгән, ян-якларына сүстән ишелгән дилбегә баулары тагылган җайланма иде. Дөрестән дә, җайланма, сикергәндә, капчыкка тулган һаваны кабарта, шул рәвешле тизлек кими. Гади дә, тормышчан да.

– Минем ише мие түнгән подаука башларның зиһене җитә торган гамәл түгел икән бу, бәгырь, – диде Ататуш, чуалулы биштәр бауларын әйләндергәли-әйләндергәли.

– Зерә куркасың, лапас түбәсеннән сикерү чүп кенә ул, – диде малай. – Хәзер сикереп күрсәтәм мин сиңа. Үзем исә Җиңү бәйрәме көнендә, бөтен авылны шаккатырып, пожар каланчасыннан сикерү турында хыялланам. Түлке моның өчен ике капчыклы парашут ясарга кирәк.

Ул биштәрен кия башлаган иде дә, бүленде, яртылаш кыйшайган читән уемында әнисе Хәдичә пәйда булды.

– Сәүбән улым, кая олактың, әтәң баядан бирле бәрәңге бакчасына тирес чыгарырга көтә бит сине, – дип оран салды.

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ", 06, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев