Логотип Казан Утлары
«БАТЫРЛЫКТА – МАТУРЛЫК» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ

КЕМ ШАЛТЫРАТТЫ? (хикәя)

Әкълимә ирнең кочагыннан ычкынып, трамвай тукталышына таба атлады. Берничә адым атлагач, борылып, кул изәп кенә саубуллашты. Әйе, бу дөньяга беркем дә ят түгел. Аяксызга – таяк, күзсезгә – юлдаш, ауганга – терәү, үрмәләгәнгә – баскыч, көткәнгә – өмет бирә икән ул…

Җылы суда ятып, бераз тынычлана төшкәннән соң, Әкълимә кер
юу машинасы өстендә яткан телефонына үрелде.
– Фәридә, – диде ул хәлсез генә тавыш белән. – Карале, малайкаем.
Трубканың икенче башыннан җавап ишетелмәде. Әкълимә,
әллә номерын дөрес җыймадыммы дип, телефон дисплеен дымлы
күзләренә терәп үк карады. Юк, бар да дөрес. Аның өй номеры.
Трубканы кемдер алды бит.
– Алло, – диде ул тагын. – Карале, Фәридә. Бер кызык сөйлим мин
сиңа хәзер. Куркудан үлә яздым, билләһи.
Трубканың теге башыннан кемдер мәгънәле генә тамак кырып
куйды, ләкин эндәшмәде. Әкълимә бу тамак кыруны үзенчә аңлап,
бүлешәсе килгән хәбәрен сөйләп бирергә ашыкты.
– Фәридәкәем, белсәң иде бүген минем нинди коточкыч хәлгә дучар
булганны. Үлеш, прәме. Бүген иртән Рамилне утыртып, зоопаркка
алып киттем. Бар бит әле, теге, «Трогательный зоопарк». Шунда алып
бар дип, башны катырып бетергән иде. Мәктәптә реклама флаерлары
таратканнар да. Менә шул. Бардык, йөрдек, карадык. Өшеп беттек.
Тиз генә машинага йөгереп килеп утырдык та өйгә тайдык. Кайттык.
Машинадан төшик дип борылып карасам, артта Рамил юк. Йөрәгем
ярыла икән дип торам.
Әкълимә сөйләвеннән туктап, сеңлесенең нидер әйткәнен көтте.
Ләкин теге баштан җавап килмәде.
– Алло, Фәридә, син исәнме соң? Ник тавыш-тының ишетелми?
– диде Әкълимә, аптырап.
– Говорите, говорите, я вас слушаю, – диде кинәт кемдер тегеннән.
– Абау, кем бу?

Телефон трубкасы Әкълимәнең кулыннан ычкынып, суга төшеп
китә язды.
– Говорите, я вас слушаю, – дип кабатлады тавыш тагын.
Әкълимә тагын дисплейга карады. Номер дөрес җыелган. Аннары
Фәридәнең кергәнен дә ишетеп торды. Әле кергәннән соң: «Син
ваннадамы?» – дип тә сорады.
– Гафу итегез, я же домой звоню, – диде тәмам аптыраган хатын,
русчага русча җавап биреп. – А вы кто и откуда?
– Мин? – диде тавыш, инде татарчага күчеп. – Мин үз өемдә
утырам, диванда. Ә сез кем?
– Мин дә, үз өемдә ваннада утырам һәм ваннамнан үз өемдәге
стационар телефоныма шалтыратам.
– Мин дә үз өемдә сезнең белән шундый ук телефоннан сөйләшеп
утырам, – диде теге ир.
– Ничек алай? Ә Фәридә кайда?
Әкълимә берни аңламады. Ул инде судан чыгып, озак итеп телефон
дисплеена карап торды.
– Фәридә юк, – диде ир-ат.
– Карагыз әле, ә сезнең телефон номерыгыз ничек? Бәлки ялгыш
эләгәмдер мин сезгә.
Ир-ат өй номерын әйткән арада Әкълимә янә дисплейдан
саннарның дөреслеген тикшереп торды. Нәкъ шулай, аныкы инде!
– Бәй икән, – дип, тәмам аптырашта калды Әкълимә. – Ничек инде?
Мин үз өемдә, үз номерыма шалтыратам, ә трубканы сез аласыз?
Әллә сез безгә кунакка кердегезме?
– Юк, мин беркемгә дә кунакка кермәдем. Мин үз өемдә, – дип
карышты ир. Әкълимә чыдамады, ваннадан чыгып, өстенә халат кына
киде дә бүлмә ишеген ачып карады.
– Сез мондамы? – дип сорады ул. Тик бүлмәдә бер кеше дә юк
иде. – Берни аңламыйм.
Хатын нидер аңлаудан тәмам өметен өзеп, телефонын сүндерде
дә, ваннадан кухня ягына ашыкты. Анда Фәридә, берни булмагандай,
спагетти белән кәтлит ашап утыра иде.
– Кара моны, кәтлит ашап утыра, – диде ул, ни әйтергә белмичә.
– Нәрсә булды, апам? – дип сорады Фәридә, апасының ваннадан
күбекле башы белән йөгереп чыкканына аптырап. – Башыңны
юмагансың бит, апам.
– Мин әле генә өй телефонына шалтыраттым. Кем сөйләште ул
минем белән?
Фәридә чәнечкесен ризыгы-ние белән тәлинкәгә куйды да бер
апасына, бер өй телефонына карап сагаеп калды.
– Юк, беркем дә шалтыратмады. Мин ишетер идем, – диде.
– Ничек шалтыратмасын? Менә бит!

Әкълимә телефонын ачып, андагы шалтыратулар исемлеген
сеңлесенең йөзенә терәде.
– Менә бу нәрсә? Безнең номермы?
– Әйе, – дип сузды сеңлесе, ашавын онытып.
– Яхшы, менә хәзер тагын шалтыратам.
Әкълимә тагын таныш номерны җыйды һәм түземсезләнеп җавап
көтә башлады. Теге башта озак көттермәделәр.
– Алло, – диде тагын теге ир-ат тавышы.
Әкълимә өй телефоны янына килеп, аның трубкасын колагына
куйды. Аннан эндәшүче юк иде.
Ниндидер көлке хәлдә калганын аңлапмы, башкача сөйләшер хәле
дә, фантазиясе дә җитмәгән Әкълимә телефонын сүндерде дә, озак
итеп, Фәридәгә карап торды.
– Берни аңламыйм. Нинди хәерсез көн соң бу? Әле малай зоопаркта
торып кала, әле телефоннан җеннәр белән сөйләшәм...
Бу сәер кич турында оныткан иде инде Әкълимә. Ял көне иде. Өй
мәшәкатьләре белән йөргәндә, кинәт өй телефоны шалтырады.
– Бу мин! Ике атна элек, сез миңа ваннагыздан шалтыратып,
улыгызны зоопаркта онытып калдыруыгыз турында сөйли башлаган
идегез. Һич оныта алмыйм, бик кызык. Сез аны кире барып, табып
алып кайта алдыгызмы?
– Әйе, таптык, рәхмәт, – диде Әкълимә. – Йомышыгыз шушы
гына идеме?
– Әйе инде, – диде тавыш. – Тавышыгызны ишетәсем килгән иде.
– Алайса, сау булыгыз!
– Тавышыгыз шундый матур. Тыңлап кына торасы килә. Ә сезнең
вакытыгыз юк, шулай бит?
– Бик тә шулай. Сау булыгыз!
Әкълимә элемтәне өзеп, телефон трубкасын урынына элеп куйды
да залга узды.
– Кем иде ул? – дип сорады сеңлесе апасыннан, телевизор
экраныннан күзен алмый гына.
– Әй, әллә кем шунда. Сорамадым. Ишеттең бит инде.
Шалтыратмагыз дидем.
Әкълимә өчен бик авыр вакыт иде ул. Илдә махсус хәрби операция
башланды. Танышлары арасында якыннарын югалтучылар булды.
Аның да улы үсә. Улын ялгызы гына тәрбияли ул, еш кына очын-
очка ялгарга туры килә. Чарасызлык эчтән кимерә иде Әкълимәне.
Шундый кичләрнең берсендә өйдә тагын телефон шалтырады.
– Әни, сине сорыйлар, – диде улы, трубканы әнисенә сузып.
– Алло, – дип, теләми генә трубкага җавап бирде Әкълимә.
– Алло, – дип җавап бирде кемдер.
Әкълимә баштарак тавышны танымый торды.

– Ә, бу тагын сез, – диде таныгач. – Сез туймадыгызмы әле бу
уеныгыздан?
– Юк, – диде шул ук билгесез ир-ат. – Кәефегезне күтәрәсем килде.
– Кәефем юклыгын ничек белдегез?
– Тавышыгыздан сиздем.
– Кем соң сез? Мин бит сезнең кем икәнегезне дә белмим. Сез дә
мине белмисез. Әйдәгез, туктатыйк бу шаяруны!
– Сезнең тавышыгыз миңа дәва кебек, җанга рәхәтлек бирә.
– Сезнең шалтыратуларыгыз шикле. Кем сез?
– Фәрештәгез дип уйлагыз. Бәлки, сезгә минем ярдәмем кирәктер?
– Хушыгыз! – диде Әкълимә, элемтәне кинәт өзеп.
– Әни, син фәрештәләргә ышанмыйсыңмы әллә? – дип сорады бу
сөйләшүне тыңлап торган улы. Әнисенең кәефе юк икәнне күреп, ул
җавап көтеп тормады, бүлмәсенә кереп китте.
Кем соң бу? Ничек шалтырата ул аңа? Бу бит – кеше, фәрештә
түгел. Кайдадыр яши. Аныкы кебек үк номерлы телефоннан сөйләшә.
Әкълимә бер карарга килеп, тагын теге номерны җыйды. Шалтырау
китте. Теге баштан җавап бирүче булмады. Ул арада телефон кабат
шалтырый башлады. Шунда ук аңлады, бу – ул иде.
– Исәнмесез, – диде ир. – Шалтыраткансыз. Алырга өлгермәдем.
– Әйе, – дип җавап бирде Әкълимә дә инде тыныч тавыш белән.
– Мин... Беләсезме, мин сезнең белән яхшылап сөйләшмәкче булам.
Зинһар, шалтыратмагыз миңа.
– Яхшы, яхшы, – диде ир-ат. – Үзем дә гафу үтенмәкче идем. Әгәр
сез чынлап каршы икән, мин башка шалтыратмам. Сезнең тавышыгыз
бүген борчулы. Бәлки мин берәр киңәш бирә алырмын?
Хатын әйтергәме-әйтмәскәме дип, бераз икеләнеп торды. Бәлки
чынлап, берәр киңәше тияр, дип уйлады ул.
– Мин эш таба алмыйм.
Икесе дә бераз эндәшми тордылар. Озакка сузылган паузадан
уңайсызланып, Әкълимә сүзне тәмамларга ашыкты.
– Йә, ярый, хушыгыз. Сөйләштек, килештек, – дип, элемтәне өзде.
Озак та үтмәде, телефон тагын шалтырады.
– Карагыз әле, – диде тагын шул ук ир-ат. – Минем сезгә бер
тәкъдимем бар, мөмкин булса.
– Тыңлыйм, – диде хатын.
– Гафу итегез, сезнең исемегез Әкълимә бит?
– Әйе, ә сез кайдан беләсез?
Ирнең үз исемен атаудан ул бераз каушап калды. Кем булмас!
– Минем сезгә кечкенә үтенечем бар, Әкълимә. Без бит инде сезнең
белән күптәнге танышлар, шулай бит.
Хатын бу сүзләрдән елмаеп куйды.
– Мин сезгә хәзер бер адрес бирәм. Язып алсагыз да була, – дип, ир-ат турыдан-туры йомышына күчте. – Шушы адрес белән
барып, фатирны тәртипкә китерергә кирәк. Сез юу-җыю эшеннән
курыкмыйсыздыр бит?
– Юк инде, мин нишләп кеше фатирына барып, тәртип ясап йөрим,
ди? Бу мине ниндидер авантюрага тартуыгызмы? – дип карышты
Әкълимә.
– Курыкмагыз! Ул минем танышымның фатиры. Үзе әлегә
профилакторийда. Фатирына сирәк кайта. Хезмәтегез өчен акчаны
шунда ук алып китәрсез.
– Юк-юк, рәхмәт.
Әкълимә инде телефон трубкасын кире элмәкче булды.
– Курыкмагыз! Фатир ачкычы күрше ханымда. Ишекне ул ачып
кертер.
«Күрше ханым» сүзе Әкълимәне туктатып калды. Шулчак
хатынның күзе каршысында өелеп яткан түләү квитанцияләренә
төште.
– Яхшы, мин риза, – диде ул, кыюланып.
– Яхшы, – диде ир дә. – Языгыз, 60 нчы комплекс, Әхмәтшин
урамы, 35, 113 нче фатир. Өченче катка менүгә 111 нче фатирга
шакыгыз. Анда Сәрви исемле ханым яши. Ул гел өйдә.
– Ә миңа еш килергәме анда?
– Кирәк булган саен үзем шалтыратырмын. Сау булыгыз.
– Туктагыз, ә миңа анда кайчан барырга?
– Кайчан телисез.
Шулчак элемтә өзелде дә, өзек-өзек гудоклар китте.
Менә сиңа мә, дип уйлады Әкълимә. Бирәм дигән колына –
чыгарып куйган юлына, диләрме әле? Кем белә? Колының юлына
ни чыгарылган бит әле? Шикле тоела бу дип уйлады хатын. Әмма
иртәгә кредитның соңгы көне.
Икенче көнне бик иртәләми генә Әкълимә 111 нче фатирның
ишеген какты. Теге яктан озак көттермәделәр, ишек тиз ачылды.
Аннан чандыр гәүдәле, ак чәчләрен ыспай итеп артка җыеп куйган
мөлаем ханым чыгып, каршындагы ят хатынга сынаулы караш
ташлады.
– Исәнмесез, ни кирәк? – диде ул коры гына.
Әкълимә каушап китте.
– Менә бу фатирның ачкычы кирәк иде, – диде ул, 113 нче фатирга
төртеп күрсәтеп.
– Нәрсәгә? – дип, шулай ук коры гына сорап куйды ишек ачкан
ханым.
– Миңа аны килеп җыештырып китәргә куштылар, – диде Әкълимә,
кыенсынып.
Кырыс ханым аңа беравык сынап карап торды. Аннары эндәшми генә фатирына кереп китте дә озакламый ачкыч алып чыгып,
Әкълимәгә сузды.
– Миңа әйткәннәр иде, сез киләсез дип, – диде ул, ачкычларны
Әкълимәнең учына салып.
– Ә анда кем яши? – дип сорады Әкълимә.
– Мин бернәрсә дә әйтә алмыйм. Үзләре белән сөйләшерсез, –
диде хатын. Аннары сүз шушының белән тәмам дигәндәй, ишек
тоткасына үрелде.
Әкълимә дә җәһәт адымнар белән үзе керергә тиешле ишеккә
юнәлде. Ишек йозаклары төзек иде – җай гына ачылдылар. Эчкә
узуга ул сулыш та алмый, колак салып торды. Фатирда тып-тыныч
һәм чиста иде. Ул аяк очларына гына басып, һәр бүлмәнең ишекләрен
ачып карап чыкты. Чынлап та кеше юклыгына инангач кына, тышкы
ишекне бикләп куйды.
Хатын зал бүлмәсенә кереп, чишенми генә тирә-якны җентекләп
күзәтте. Каршыда диван тора, йомшак тоела, янәшәдә шундый ук
кәнәфи. Тәрәзәләрдә челтәр урынына жалюзи. Өстендә берничә
журнал яткан кечкенә генә язу өстәле. Аның янында музыкаль
колонка. Идәндә зур булмаган юка гына төрек келәме.
Кинәт янәшәдәге язу өстәлендә яткан телефон шалтырады.
Әкълимә телефонга якын бармады. Курыкты. Озак та үтмәде, ишек
катындагы кыңгырау төймәсенә бастылар. Хатын йөрәге ярылырдай
булып курыкты, шулай да йөгереп барып, ишекне ачып җибәрде.
– Сезгә шалтыраталар. Алыгыз, – диде инде карашы да, тавышы
да бераз йомшарган күрше апасы.
– Яхшы, – диде Әкълимә, аны карашы белән генә озатып һәм
телефонга үрелде.
– Исәнмесез, – диде аннан таныш тавыш. – Килдегезме?
– Әйе, – диде Әкълимә, һаман бераз кыенсынып.
– Яхшы. Сез анда үзегез чамалагыз. Сезне килеп тикшереп йөрүче
булмаячак. Аннары тумба астындагы тартманы ачыгыз әле.
Әкълимә чүгәләп, тартманы ачты. Анда бер төргәк акча ята иде.
– Анда акча бармы? – дип сорады ир элемтәнең теге башыннан.
Хатынның куркудан тыны кысылды. Ни бу? Берәр җинаятькә
бәйләп куймасыннар үзен!
– Курыкмагыз, – диде ир, хатынны күреп торгандай. – Курыкмагыз!
Мин сезгә зыян китерергә теләмим. Эшегез беткәч, шушы төргәктән
үзегезгә күпме тиеш дип саныйсыз, шуның кадәр акча алып китәрсез,
ярыймы? Сезгә җыештырган саен килеп, акча түләп йөрүче дә
булмаячак.
Тартмада акча аз түгел иде. Чутлап карасаң, Әкълимәнең барлык
бурычларын каплап бетерергә җитәр иде.
– Юк, юк, – дип кенә әйтергә өлгерде Әкълимә. – Мин җыештырам, тик акчасы кирәк түгел. Болай, бушка, – дип куркып кычкырды ул
трубкага. Тик элемтә өзелгән иде инде.
Әкълимә ашыгып, киенә башлады. Тукта, керүен керде бит инде.
Болай гына чыгып китсә, нигә кергән идең, диярләр. Җыештырырга
килдем дисә, ышанмаслар! Нигә җыештырмадың, диярләр! Ул тагын
чишенде. Ваннадан чиләк, чүпрәк алып, тиз-тиз җыештырырга
тотынды. Эшен бетерүгә киенеп чыгып, 111 нче фатирның кыңгырау
төймәсенә басты.
– Сез хезмәт хакыгызны алдыгызмы? – дип сорады күрше хатыны,
Әкълимә тоттырган фатир ачкычын учында әвәләп. – Юк бит? Сез
андыйга охшамаган. Туктап торыгыз!
Ул күрше фатир ишеген кабат ачты да таләпчән тавыш белән:
– Кире керегез, – диде.
Аннары залга үтеп, теге тартмадан берничә кәгазь акча тартып
чыгарып, Әкълимәгә сузды:
– Сез моны эшләп алдыгыз!
– Юк, юк, кирәк түгел... – дияргә маташты Әкълимә.
– Алайса нигә генә килдегез монда?
Әкълимә тагын аптырашта калды. Күрше хатыны аны тыңлап
торырга да теләми, җитез генә ишек катына узды.
– Әйдәгез, биклим, – диде ул, берни булмагандай тыныч кына.
Башка чарасы калмаган Әкълимә дә аңа ияреп чыкты да баскычтан
төшеп китте.
– Сау булыгыз! – диде ул.
Ничек кенә булмасын, һәр чарасызлыктан чыгу юлы бар.
Төшенкелеккә бирелмичә генә, аны тоярга, ишарәләрен сиземләргә
кирәк. Аларның импульсларын кылдан да нечкә сиземләү белән тотып
ала белергә кирәк. Ләкин Әкълимәнең йөрәгенә таш булып укмашкан
киеренкелек гүя аның сиземләү нервларын тупасландырган, һич
кенә дә богавыннан ычкындырырга теләми иде. Тынгылык бирмичә
туктаусыз сызлап, Әкълимәне депрессия тозагына бикләп куйды.
Ай-һай, авыр аннан котылу. Сирәкләр генә котыла. Көчлеләр котыла.
Әкълимәгә көчле булырга кирәк иде.
Ул өенә кайтып җитүгә, телефон шалтырады.
– Алло, – дип кычкырды ул, трубкага ике куллап ябышып.
– Алло, – диде таныш тавыш.
– Алло, алло, – диде хатын. – Мин ишетәм сезне.
– Мин дә сезне яхшы ишетәм.
– Мин бардым сезгә бүген.
– Беләм.
– Акчасы кирәк түгел иде. Аның өчен акча алмыйлар.
– Юк, юк. Алай ярамый. ...Сезнең бүген тавышыгыз матур.
Әкълимә дулкынланудан калтыранып куйды.

– Рәхмәт.
– Җанга рәхәтлек бирә.
Хатынның уч төпләре тирләп чыкты.
– Тавышыгызны ишетү өчен шалтыратам. Сез мине аңларсыз,
соңрак. Вакытыгыз булса, биш кенә минут сөйләшегез минем белән.
Үтенәм сездән.
– Минем хәзер улым кайта...
– Сезнең улыгыз бармы?
– Әйе.
– Минем сезгә тагын бер үтенечем бар. Әгәр мөмкин булса, иртәгә
кибеттән азык-төлек китереп китә алмассыз микән? Танышым кичкә
кайтырга тиеш. Ул үтенде. Әгәр телефоныгызның номерын әйтсәгез,
мин сезгә акча күчерер һәм исемлек җибәрер идем.
– Мин... башка бармам дип уйлаган идем.
– Миңа... сезнең ярдәмегез безгә бик кирәк.
– ...Белмим дә инде... Алай ярармы соң?.. Яхшы, языгыз. 8957....
– Яхшы. Иртәгә, үз җаегыз белән. Ашыгыч түгел... Ул кичкә генә
кайта.
– Ул кеше авырумы әллә?
– Сау булыгыз, – диде ир.
Әкълимә телефон трубкасын элеп куйды. Артык күп сөйләште,
ахрысы. Кинәт кенә ишек ачылудан ул сискәнеп куйды. Фәридә
кайткан икән.
– Ни булды сиңа, апам? – дип сорады ул, телефон янәшәсендә
стенага сөялеп, елмаеп торган апасына карап.
– Әллә, белмим, – диде Әкълимә, җилкәсен сикертеп.
Фәридә апасына сынаулы караш ташлады.
– Соңгы арада миннән серләрең күбәйде әле.
Сеңлесенең сүзләренә җавап итеп, Әкълимә елмаеп кына куйды.
– Хәзер Рамил кайта. Бераз көтик инде. Бергәләшеп чәй эчәрбез.
Фәридә янә апасына сынап карап торды.
– Әллә төшке аш та әзерләдеңме? Өйгә тәмле аш исе таралган.
– Әйе, солянка пешердем.
Апасының сүзләренә ышанмыйча, сеңлесе кәстрүлне ачып карады.
Борынына хуш исле солянка исе бәрелде.
– Фантастика.
Бу юлы инде Әкълимә сеңлесенең кыланышыннан гаҗәпкә калды.
– Нишләп фантастика булсын? Ашарга пешергәнем юкмы әллә?
– Соңгы тапкыр төшке аш әзерләгәнеңә дә биш былтыр бит инде,
апам.
– Йә, ярар, арттырма, – диде Әкълимә, керфекләре калтыранганын
сизеп. – Үзем беләм барын да.
Сүзсез калдылар.

– Кичер. Артыгы китте. Әллә нәрсәдән кабынып киттем, – диде
сеңлесе, кыенсынып һәм апасының җилкәсенә кулларын салды.
– Юк, гафу үтенмә. Син дөрес әйттең.
Фәридә апасын кочаклап алды да, башын аның күпереп торган
чәчләренә терәп тынып калды.
– Нәрсә шатландырды бүген сине шулай? Әйт инде, – дип сорамый
кала алмады ул.
– Әйтмим әле, – диде Әкълимә, көлемсерәп.
– Харап икәнсез, – диде сеңлесе, уенны дәвам итеп.
– Белми генә тор әле менә.
Фәридә үпкәләгәнгә салышып, янәшәдәге урындыкка күчеп
утырды.
– Мин бит тегендә бардым, – диде Әкълимә, кинәт ачылып.
– Бардыңмыни? Бармыйм, кирәк түгел, авантюра, дигән идең бит.
– Юк, бернинди авантюра да түгел. Бар да яхшы. Акчасын
түләделәр. Мин алмаска да уйлаган идем. Кулга тоттырдылар.
– Башка барма. Кирәкми. Бәйләнешмә. Берәр нәрсәләре югалыр
да. Белмәссең.
Әкълимә сеңлесенең сүзеннән сискәнеп куйды.
– Беләсеңме, анда нидер бар. Акча да түгел, мал да түгел. Башка
нәрсә. Чарасызлыкмы соң? Ул миңа шалтырата да тукта, сөйләш
минем белән, ди. Шул чарасызлыкка кичә мин дә чарасызлыгым белән
килеп каптым... Гомеремдә дә кеше өенә барып җыештырганым юк
иде. «Беркайчан да» дигән сүзне бервакытта да әйтергә ярамый икән,
аңлыйсыңмы? Бу очракта шуны аңладым: кеше бөтенесе үзенә каршы
булганда, атлапмы, сөйрәлепме, шуышыпмы, канлы тырнаклары
белән ябышыпмы, шул авырлык тупсасын атлап чыга алса, иреккә
тиенә икән. Түбәнлеккә төшү дип уйлаган гамәл, киресенчә, аңа канат
куя, биеклеккә күтәрә. Бу – үз-үзеңне, куркуыңны, тәкәбберлегеңне,
мин-минлегеңне, мескенлегеңне җиңү. Син бүген миннән нигә
елмаясың, дип сорадың. Вәт, менә шуңа! Аннары, алар мине сынады,
ахры. Миңа шулай тоелды.
– Нәрсәгә кирәк булды икән соң ул аларга?
Әкълимә белмим дигәндәй, сеңлесенә елмаеп кына куйды.
Әкълимә көн саен булмаса да, җыештырырга еш барды. Ул арада
фатирда берни дә үзгәрмәде кебек. Дөрес, анда кемдер кайтып йөри иде.
Әкълимә анысын шунда ук сизә. Теге юлы язу өстәлендә фотоальбом
калган иде. Әкълимә аның беренче битен генә ачып карады. Анда хәрби
киемдә солдат сурәте ябыштырылган иде. Ул аны коры чүпрәк белән
сөртеп, читкәрәк алып куйды. Ә бер көнне чүп чиләгендә канга буялган
марля кисәге калган иде. Шунда хатынның күңеленә шом йөгерде.
Ул көнне Әкълимә өенә йөгерә-атлый кайтты. Башына әллә нинди
шикле уйлар килде. Кем белән бәйләнеште ул?

Икенче көнне иртүк торып, улын мәктәпкә озатуга, тиз-тиз кибеткә
җыенды. Смс белән килгән азык-төлек исемлегенең күләменә
караганда, акча шактый күбрәк җибәрелгән иде.
Әкълимә кибеттән исемлектә күрсәтелгән ризыкларны җыйды.
Юл уңаеннан банкка сугылып, артып калган акчаны алып, тиешле
адрес буенча юнәлде. Йөгереп диярлек икенче катка менде дә, 111
нче фатирның төймәсенә басты.
Ишектән мөлаем елмаеп, шул ук ханым чыкты. Аның йөзендә теге
көнге кыркулык юк иде.
– Кичә шушы ризыкларны китерүемне сораганнар иде. Менә
барысы да шушы пакетта, – диде Әкълимә, кулындагы пакетын аңа
сузып.
– Туктагыз әле, болар миңа кирәк түгел, үзегез кертеп куегыз, –
дип башлаган иде ханым, Әкълимә аны бүлдереп:
– Юк, юк, мин башка анда кермим. Менә, үзегез тапшырырсыз.
Аннары, менә монда артып калган акчалары. Менә чегы, мәгез, –
дип, ул акчаларны аптырап калган ханымның кулларына салды да
баскычтан аска йөгерде.
– Туктагыз әле...
Бу сүзләр аның колагына килеп ирешкәндә, ул подъезд ишегеннән
чыгып бара иде инде.
– Сау булыгыз. Сез үпкәләмәгез миңа. Мин башка эш таптым, –
дип кенә кычкырды ул.
Бу хәлдән соң берникадәр вакыт узды. Көннәр атнаны, атналар
айны тутырырга омтылды. Әкълимә янәшәдә генә элек үзе эшләгән
мәктәпкә озайтылган көн төркеменә тәрбияче булып урнашты.
Дөнья мәшәкате белән вакыт узганын да сизмәде. Әмма ләкин
күңеленә нидер җитмәде. Узган саен күзе телефон трубкасына
төште. Шалтырамыймы дип, юк кына тавышка да туктап колак
салды. Әйтерсең ул ишетәсе килгән тавыш яраткан ислемай
шикелле үзенә тартып, ымсындырып торды. Ләкин шалтырау
яңгырамады.
Кичләрнең берсендә Әкълимә «ялгыш кына» теге йорт яныннан
узды. Фатир тәрәзәсендә ут күренмәде. Ул кичне күрше 111 нче
фатирда да ут юк иде. Ул көнне дә, башка көннәрне дә.
Кайвакыт кич белән кәрәзле телефонын алып, теге чактагы кебек
янәдән үзенең өй номерын да җыеп карады. Ләкин чакыру тавышы
Әкълимәне пошаманга салып, төн караңгылыгына кереп гаип була
барды. Ә берсендә телефонны хатын-кыз алды. Әкълимә эндәшмәде.
Элемтәнең теге башындагы хатын-кыз зирәк иде, нәрсәдер чамалап:
«Сез монда башка шалтыратмагыз, ярыймы?» – диде.
Бу хәлдән соң бер-ике ай чамасы вакыт узды. Көннәрдән бер
көнне көтмәгәндә домофон шалтырады. Кем булыр? Килергә тиешле кешесе дә юк. Берәрсе ялгыш баскандыр яисә ачкычларын онытып
калдыручылардыр дип уйлады хатын. Шулай еш булгалый.
Озак та тормый, кыңгырау да шалтырады.
– Әни, ачасыңмы? – дип сорады Рамил бүлмәсеннән генә тавыш
биреп. – Миңа килүче юк.
Әкълимә ишек катына килде. Кабаланмый гына ишекнең биген
бер кат борды да туктап калды.
– Кем бар анда?
Ишек артында тавыш-тын чыгармый гына Әкълимәнең ишек
ачуын көттеләр.
– Кем анда, дим?
Коридорда аяк тавышлары ишетелде. Кемдер ишеккә якын ук
килде.
– Бу мин, Сәрви апаң. Ишегегезне ачсагыз иде. Миңа сезне күреп
сөйләшергә кирәк.
– Нинди Сәрви апа? Минем бернинди дә Сәрви исемле апам юк.
– 111 нче фатирдан. Хәтерлисезме?
Әкълимә ишекне ачты. Коридорда чынлап та 111 нче фатирда
яшәүче ханым басып тора иде. Аның Сәрви исемле икәнен ул онытып
та җибәргән иде инде. Тик ул бик нык үзгәргән: әллә өс киеме, әллә
башына каплаган яулыгы йөзен үзгәрткән – агарынган, карашы
сулган иде.
– Сез?
– Әйе, мин. Бу вакытта борчыганым өчен гафу итегез. Әкълимә,
миңа сезнең ярдәм кирәк.
– Минем? Юк, мин башкача җыештырырга бармыйм. Мин эш
таптым.
– Юк, юк, мин башка үтенеч белән.
Сәрви, бу урында сөйлимме-юкмы дигәндәй, як-ягына каранып
алды.
– Әйдәгез, узыгыз, – диде Әкълимә, тәмам аптырап.
– Бер генә минутка, ярыймы? Күрәм, минем килүемә сез шат
түгел. Аңлыйм. Әмма ләкин сездән башка мөрәҗәгать итәр кешем
юк. Кешелекле кешеләр табу авыр хәзер.
Сәрви ишек катына узып, аяк киемнәрен салды. Пальтосының
сәдәфләрен генә ычкындырып, Әкълимә артыннан түргә узды.
Икесе дә беравык тын тордылар. Әкълимә түземсезләнеп көтте, ә
Сәрви сүзне кай очыннан башларга белми интекте.
– Чынлап, сездән башка минем барыр кешем дә юк. Андый кешем
булса да, сезгә килер идем. Чөнки...
Хатын туктап калды. Кыяфәтеннән күренеп тора: ул артык сүз
сөйләргә теләми иде.
– Тилмертмәгез, сөйләгез.

– Беләсезме, – дип башлады Сәрви. – Минем улым Газиз, МХОның
беренче көннәреннән үк ут эченә керде. Ярты ел сугышканнан соң
каты яраланды. Берничә катлаулы операция кичерде. Күптән түгел
аңа чираттагысын ясадылар.
– Бик кызганыч. Аллаһ ярдәм һәм сабырлык бирсен сезгә.
– Рәхмәт... Шул...
Хатын тагын сөйләвеннән туктап калды. Гозерен Әкълимәгә
ачып бирергә гүя аның көче җитми иде. Әкълимә диванга сыенып,
куркынган кыяфәттә тын гына утыра бирде.
Сәрви калтыранган куллары белән итәгендәге сумкасын ачып,
дару төймәсе алып капты.
– Минем астма хәзер. Нервлар бетерде.
Әкълимә бу хәсрәткә баткан хатынны кызганып куйды.
– Соң... әйтегез... нәрсә булды?
– Сез... минем улым янына Мәскәүгә барып кайта алмассызмы?
– Мин?..
Әкълимәнең колаклары ишеткәне башына сыймады. Ә Сәрви,
мөлдерәмә тулы күзләрен аңа төбәп, ышандырырдай, ахыр килеп,
күндерердәй сүзләр таба алмый азапланды.
– Нишләп мин? Мин бит – бөтенләй чит кеше.
– Юк, сез чит түгел... Мин сезнең акчалата чыгымнарыгызны
артыгы белән каплармын. Ант итеп әйтәм...
– Юк, юк, – дип бүлдерде аны Әкълимә. – Уйламагыз да. Мин
беркая да бармыйм. Миллион бирсәгез дә. Мин сезнең улыгызны
белмим, беренчедән.
– Беләсез!
Әкълимә бу ханымны беренче күргәндәй, Сәрвигә төбәлде.
– Беләсез, – дип кабатлады Сәрви, түземсезләнә башлап. – Ул
сезнең тавышыгызны яратты. Һәрвакыт сезгә шалтыратырга теләде.
Аннары сезне күрәсе килеп, фатирны җыештыру сылтавын уйлап
тапты... Үзегез дә белми, сез аңа күпме яшәү көче бирдегез.
Әкълимә өнсез калды. Ул барын да аңлады һәм ирексездән елмаеп
куйды.
– Кызык... Минем өчен бу бер очраклы хәл генә иде.
– Ә аның өчен бар да җитди иде.
Алар бер-берсенә әйтер сүзләре беткән кебек беравык эндәшми
тордылар.
– Мин анда барып җитә алмыйм. Барсам кайта алмыйм. Зинһар...
Әкълимә тәрәзә янына барып, урамга күз салды. Калтыранган
куллары белән әле чәчен сыпырды, әле пәрдәләрен рәтләгәндәй итте.
– Юк. Мин анда бара алмыйм. Гафу итегез.
Сөйләшү тәмам булуына ишарәләп, Әкълимә ишеккә таба атлады.
Ишеген ачты. Сәрви эндәшми генә, урыныннан торып, пальтосын төймәләде, аннары ишек төбенә килеп, аяк киемен киде. Шул иелүдән
ул гәүдәсен турайта алмый, бөкрәеп калган кебек тоелды.
– Ә теге хатын? Ник бармый, – дип, кинәт кенә сорап куйды
Әкълимә.
– Нинди хатын?
– Минем белән телефоннан сөйләшкән хатын.
Сәрви кем турында сүз барганын бик тиз аңлады.
– Ул бармый... Аңа минем улымның акчасы гына кирәк.
Сәрви һаман ишек төбеннән китә алмый, Әкълимәдән өмет
бирердәй бер сүз көтте. Тик Әкълимә эндәшмәде.
– Гафу итегез мине, – диде ул, теләми генә ишек тупсасын атлап
чыгып. – Сау булыгыз.
Сәрви киткәч, Әкълимә ишекне ябарга да хәле калмаган кебек,
бик озак ишек яңагына сөялеп уйланып торды. Бу тормышта бар да
катлаулы инде дип уйлады ул. Туйдырды аны бу туктаусыз көрәш,
әйләнчек бәрән шикелле бер урында таптану.
Ул төнне һич йокыга китә алмый бәргәләнеп чыкты Әкълимә.
Йоклап киткән кебек кенә була да, саташып тагын уяна. Тагын изрәп
китә, тагын... Чү! Телефон шалтырый түгелме? Сәгать ничә соң?
Төннең кайсы вакыты?
Хатын йөгереп барып, телефон трубкасына ябышты. Кем
шалтыратканын чамалый иде инде ул...
«Мин сезнең янга бара алмыйм, гафу итегез», дип әйтәсе иде бит.
Җавап бирүче булмаганга туктап калды. Теге якта кемнеңдер авыр
сулаганы гына ишетелә иде. Кинәт шушы сулыш дулкын булып килеп
бәрелеп, аның бөтен тәнен сызлатты, җанын өшетте, тамагына төер
булып утырды. Әйтәсе килгән сүзләрне әйтсә, хата булыр, үкенечкә
калыр, шушы калтыранган сулышның нечкә кылы өзелер дә, җан
әрнеше булып, Әкълимәдә мәңгегә калыр кебек тоелды.
– Мин... киләм сезнең янга...
Хәрби хастаханә кунакханәдән ерак түгел иде. Шуңа ул берничә
квартал араны җәяү генә узарга булды. Башындагы уйлары аның
юлын бүлдерергә, туктатырга тырышса да, тәвәккәллеге аның яклы
иде. Барырга! Ул булмаса, кем? Ул бит сугышта яраланып кайткан!
Мине тыныч тормышта яшәтер өчен канын койган! Ул вак-төяк
проблемаларын зур итеп, булганына риза булмый зарланып яшәп
яткан арада ул үлем белән көрәшкән ләбаса.
Ул шулай ышанычлы адымнар белән госпитальгә килеп керде.
Ишек төбендәге хәрби сакчыларны үтте. Менә регистратура. Аның
гозерен, кемгә килгәнен сорадылар. 525 нче палата.
Ул палата янындагы эскәмиягә килеп утырды. Палатага керер
алдыннан фикерләрен тупларга кирәк иде. Сәрви әйткәннәрдән белә:
ул каты авыру, операцияләр кичергән, күрми дә икән. Башта табиб белән сөйләшергә кирәктер... Әкълимә кыюлыгын җыеп, акрын
гына табиб ишеген шакыды. Эндәшүче булмады. Хатын бармак
очлары белән төртүгә, ишек тавыш-тынсыз гына ачылып китте.
Бүлмә түрендә ишеккә арты белән колакчыннар кигән ак халатлы
егет утыра иде.
– Исәнмесез, керергә мөмкинме? – диде хатын, пышылдап кына
рус телендә.
Табиб аны ишетмәде.
– Константин Егорович, – дип эндәште Әкълимәнең артыннан
ияреп килгән кемдер. – Сезгә килгәннәр.
Егет сискәнеп борылып карады да елмаеп җибәрде һәм:
– Ә сез, аңлавымча, Газиз янына, шулай бит? – диде.
Әкълимә җавап итеп башын гына какты.
– Нууу, – дип сузып торды табиб, сүзен нәрсәдән башларга белмичә.
Аннары компьютерына таба борылып, экранны сүндереп куйды да
янә хатынга эндәште. – Аның ситуациясен сез беләсез. Егетнең әлеге
вакытта хәле канәгатьләнерлек. Тиешле процедураларны ул алып
бетерде. Чираттагы операция июль аена билгеләнгән. Аңа кадәр
тернәкләнү курслары үтәргә кирәк булачак. Мин сезгә выписканы
әзерләп куйдым. Иртәгәдән без аны чыгарабыз, – диде егет, хатынны
шатландыру өмете белән елмаеп.
Кая җибәрделәр аны? Ничек? Яңа гына операциядән чыккан
кешене ул ничек шәһәренә кадәр алып кайта алсын, ди? Табиб егет
аның кичерешләрен аңлады кебек, тынычландырырга ашыкты:
– Курыкмагыз. Ул үзе атлап кайта ала. Аяк-куллары сәламәт аның.
Җәрәхәтләре күбрәк башында, йөзендә. Бер күзе яхшы күрә. Ничего,
он – боец! Да ещё какой, – дип тә өстәде. – Киттекме?
Егет хатынның җавабын көтеп тә тормый, җиңел адымнар
белән коридор буйлап китте. Теге башка барып җиттек дигәндә, ул
кинәт туктады да артыннан калмаска тырышып атлаган Әкълимәгә
борылды.
– Менә, аның палатасы. Керегез, сөйләшегез. Барлык мәгълүматны
регистратура кызларыннан алырсыз, ярыймы? – дип, үз эшләре белән
китеп барды.
Әкълимә Газиз яткан палатаның ишек тоткасына тотынып, тирән
итеп сулыш алды да эчкә үтте.
Зур булмаган аерым палата. Авыруның караваты нәкъ уртада,
тәрәзәгә карап тора. Тәрәзә бик зур булганга бүлмә якты, һавасы
иркен тоела. Һәм тыныч. Кайсыдыр аппарат сизелер-сизелмәс кенә
гүләп эшләп утыра. Ул бөтенесе контрольдә дигәнне аңлаткан кебек
тынычлык бирә.
Әкълимә тавышланмаска тырышып, палатага узды. Карават
янәшәсендәге урындыкка киемен элде, сумкасын куйды. Шуннан соң гына караватка таба үрелеп карады. Йөрәге хәтта тибәргә дә курка
кебек иде. Газиз дигәннәре шунда ята. Өстенә ап-ак тышлы одеял
ябынган, йөзе марля белән урап куелган.
Моны күрүгә аның күзләренә яшь бәреп чыкты. Ул кычкырып
елап җибәрүдән чак тыелып, бугазына килеп төелгән үксүен йотарга
тырышып, еш-еш сулый башлады. Аннары янәшәдәге урындыкка
утырып тынып калды. Күпме утыргандыр, егет кузгалып куйган
кебек итте.
– Сез килдегез? – дип сорады ул кинәт. Әкълимә аның таныш
тавышын ишетеп, сискәнеп куйды.
– Әйе, – диде Әкълимә.
– Рәхмәт. Әни әйткәч ышанмаган идем.
Икесе дә тынып калды. Чынлап та уртак сүзләр юк. Алар
мәңгелектән мәңгелеккә узып барганда, очраклы кисешкән ике
йолдыз кебек иде. Ләкин нәрсәдер тартты бит аларны! Нәрсәдер
очраштырды! Егетнең теләгеме? Әкълимәнең кешелеклелегеме?
Аларга бит бер-берсенең тавышлары гына таныш.
Ничек кенә булмасын, бу озакка киткән тынлыкны бозарга кирәк
иде. Нидер әйтергә. Сөйләшергә, килешергә. Иртәгә бергәләп кайту
турында киңәшергә, ниһаять.
– Мин, – диде кинәт Әкълимә.
Аның кинәт телгә килүеннән бу юлы инде егет сискәнеп куйды.
Ул хатынның ни әйтәсен белми иде. Ул аның сүзен куркынып көтте.
Чөнки Әкълимә нинди генә сүз әйтсә дә, ул шушы ачы хакыйкатьтән
башка аңа берни дә тәкъдим итә алмый иде.
– Мин, – дип кабатлады Әкълимә. Хатын тагын беразга тынып
калды. – Теге вакытта... үземнең өй номерына шалтыратканда... сезгә
ничек килеп эләктем ул?
Кинәт тагын бар дөнья тынып калды. Егет эндәшмәде. Кирәкмәгән
сүз әйтүеннән Әкълимәнең коты чыкты. Газиз эндәшмәде, чөнки
аның сүз әйтә алмаслык дәрәҗәдә көләсе килде. Һәм ул кычкырып
көләргә тотынды. Әкълимәгә дә бу хәлләр башыннан ахырына
кадәр бер абсурд булып тоелды, һәм ул да көлә башлады. Бу шау-
шуга коридордан табиблар, шәфкать туташлары йөгерешеп керде.
Алар боларның ни сәбәпле көлгәннәрен белмәсә дә, кушылып
көләргә тотындылар. Көлгән саен хастаханә диварларына сеңгән
киеренкелек, газап чигенә кебек тоелды. Коридордагы шатлыклы
тавышлар башка палаталарга таралды. Шатлык бит ул кайда да үзенә
урын таба. Хәсрәтне куып чыгара, урынын туздыра да яшәүгә өмет
кулы суза! Әйдә, шулай булсын! Дөнья җимерелми торсын, Җирдә
көчле рухлы кешеләр яшәгәндә!
Икенче көнне алар самолётта кайтты. Юлларында очраган кешеләр,
янәшәдә очучылар Газизгә кызыксыну катыш куркулы карашлары белән игътибар итмәсә, Әкълимә аның йөзеннән үк уратып бәйләгән
бинтларга әһәмият тә бирми башлады.
Бигеш аэропортында аларны Сәрви көтеп тора иде. Әкълимәнең
йөзендә елмаю, Газизне ипләп кенә култыклап алып килүен күреп,
аның йөрәгенә җылы йөгерде.
– Кайттыгызмы, бәбкәчләрем,– дип, кочагын җәеп аларга таба
атлады Сәрви. – Әйдәгез, әнә машина көтә. Тизрәк өйгә кайтыйк.
Сәрви такси торган якка ишарәләп кенә күрсәтте дә улын кочаклап
алды. Шулчак кемдер чәрелдәвек тавыш белән:
– Ай-яй, нинди матур гаилә идиллиясе, – диде.
Алар өчесе дә кинәт туктап, тавыш килгән якка борылдылар.
– Бу циркта минем ролем кем соң? Минем персонажны бу
сценарийдан сызып ук аттыгызмы?
Аларга таба атлап килүче кара күзлекле, кәттә киенгән хатынның
үзен танымаса да, тавышын таныды Әкълимә. Теге төнне ул аның
белән сөйләште.
– Гуля, – дип эндәште Сәрви, бераз ни әйтергә белми аптырап
торганнан соң. – Гуля, син бит үзең мин анда барып, позориться итеп
йөрмим дидең.
– Бу бит әле минем иремнән баш тарту дигән сүз түгел. Алмашны
бик тиз тапкансыз үзегез.
Гуля Әкълимәне башыннан аягына кадәр күздән кичерде.
– Сезнең вкус инде, Сәрви апа. Газизнең күзләре күрсә, моңа исе
китмәс иде.
– Гөлүсә, – дип сүзгә кушылды, ниһаять, Газиз. – Чамаңны бел.
– Синең шушы зәгыйфьлегеңнән файдаланып, муеныңнан бәйләп
алып кайтып килә бит инде болар. Күрмисеңмени, Газиз?
– Каты бәгырьле син, Гуля.
Сәрви тавышны зурга җибәрергә теләмичә, Газиз белән Әкълимәне
такси торган якка этте.
– Тукта әле, әни, – диде Газиз. – Зәгыйфь кеше дә бер-ике сүз
әйтсен инде. Гөлүсә, минем һич тә ызгышасым да килми, хәлем дә юк.
Вакыты да ул түгел. Кешеләр кешелеклелеккә сынала торган вакыт.
Аңлыйсыңмы? Син ул сынауны узмадың. Поезд синең вокзалыңнан
узып бара, Гуля, соңгы вагонына булса да сикерә алыр идең, әгәр дә
ул поездның кай тарафка барганын белсәң. Кемнең ялгышканын,
кемнең соңлаганын ачыклап торырга вакыт юк. Минем сиңа үпкәм
юк, син мине тынычлыкта калдыр.
Гуля сүзсез генә ирен тыңлап торды. Әллә аңлады, әллә аңламады
– билгесез. Аннары биек үкчәләре белән асфальтка тык-тык басып,
артка чигенде дә кинәт борылып, китеп тә барды.
– Әнә теге көнҗәлә таягыңа туздырырсың инде акчаларыңны. Но
развод мин сиңа просто так не дам. Белеп тор! – дип кычкырды китешли. Сәрви башта Газизгә машинага утырырга ярдәм итте, аннары тиз
генә багажникны ачып, әйберләрен куйды. Аннары каршы яктан
Әкълимәгә урын тәкъдим итеп, үзе икенче якка кереп утырды.
– Ярый, шушылай килеп чыгуы да әйбәт булды әле, – диде бераз
баргач, авыр тынлыкны бозып Сәрви. – Өйгә килеп тавышланып
йөрерлеге калмады.
Әкълимә эндәшмәде. Берәр сүз әйт инде дигәндәй, Сәрви күз
кырые белән генә улына карап куйды.
– Сез аптырамагыз, Әкълимә. Без аның белән баштан ук шулай.
МХОга алалар дигәч, бер-беребезне белеп тә бетермәгән килеш
өйләнештек. Аңа минем китүем файдага гына булды.
– Әйе, шулай шул, балам, – дип уфтанып куйды Сәрви.
Машина трасса буйлап шәһәргә таба элдерде. Ачык тәрәзәдән
борынга язгы җил белән сусыл туфрак, үлән исе килеп бәрелде.
– Чаллы сиреньнәре, кайнар иреннәре, – дип пышылдап кына
көйләп куйды Газиз. – Ниһаять, кайттым. Нык кайтасы килде бу
юлы, – дип, кыяр-кыймас кына Әкълимәнең кулын учына алды ир.
Таксидан төшкәч, Әкълимә тротуарда туктап калды.
– Мин кереп тормам инде. Өйдә улым көтә.
– Әкълимә, керсәгез шат булыр идем, – диде Газиз, елмаерга
тырышып.
Әкълимә егеткә карап елмайды да юк дигәнне аңлатып, баш какты.
– Яхшы, улыгыз да көткәч. Зур рәхмәт сезгә, Әкълимә. Кич белән
шалтыратышырбыз. Өй номерына шалтыратырмын.
Бу сүзләрдән янә икесенә дә күңелле булып китте.
– Хәйләкәр син. Телефон турында сүз чыкса, көләсең генә.
Ир кинәт Әкълимәне кочагына алды.
– Аның бер сере дә юк, Әкълимә. Син ялгыш эләктең, – дип
пышылдады егет аның колагына. – Стационар номерны кодсыз
гына җыйсаң, элемтә шулай тоташкан чаклар була. Ни сәбәптәндер,
белмим, син дә миңа шулай эләктең. Бар да яхшыга бит.
Әкълимә ирнең кочагыннан ычкынып, трамвай тукталышына таба
атлады. Берничә адым атлагач, борылып, кул изәп кенә саубуллашты.
Әйе, бу дөньяга беркем дә ят түгел. Аяксызга – таяк, күзсезгә –
юлдаш, ауганга – терәү, үрмәләгәнгә – баскыч, көткәнгә – өмет бирә
икән ул…

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев