Вахит Имамов автор яңалыклары
-
25 марта 2020 - 17:00
Сөләйман солтан (дәвамы)
Хүррәм күз ташлады: Сөләйманга утыз биш яшь тулып кына килә, ләкин чигә чәчләренә чал да иңгән икән. Атасы Сәлим солтан кырык икесен тутыруга ук җанын тәслим кылган, Сөләйманга да шул яшь якынлаша. Сәлим солтан аның җаныкаен да үз янына чакырып ала күрмәсен, ялгыз калса, Хүррәм үзе, балалары нишләр?.. -
24 марта 2020 - 16:00
Сөләйман солтан (дәвамы)
"Мин бит сине җиде ел буена тилерә-тилерә эзлим, Роксолана. Башта татарлар, аннан молдаваннар кулыннан качып котылдым. Кара диңгезне ярык тагарак шикелле баркасларда, каекларда кичтем. Эзләреңне шушы Истанбулда гына эзләп таптым. Үлсәм-үләм, әмма сине урламыйча моннан китәсем юк" -
23 марта 2020 - 15:00
Сөләйман солтан (дәвамы)
Ике меңнән артык мәетнең баш сөякләреннән Сөләйман солтан чатыры каршында кибән чаклы зур тау төзеделәр. Егерме яшьлек кичәге корольнең баш сөяген мәетләр кибәненең иң очына утыртып куйсалар да, Сөләйманда ярсу басылмады... -
22 марта 2020 - 13:00
Сөләйман солтан (дәвамы)
Мин сөекле солтаныма багышлап, төннәр буе керфек тә какмыйча, кайнар робагыйлар язган булам. Ә сөекле солтаным аларны ишетергә дә теләми, минем хәтта аның янына керерлек тә хокукым юк... -
21 марта 2020 - 11:00
Сөләйман солтан (дәвамы)
Сөләйман солтан нигә, ни сәбәпле безне мөстәкыйль йорт итеп танымый?! Аңа йөз меңлек олы чирү туплап, аны урыс өстенә җибәрү дә кыен түгел. Кырымны ул ничә мәртәбәләр шулай яклап калды. Ә нигә Казан ханлыгын якламый, нишләп безне үги итә соң ул!?. -
20 марта 2020 - 10:00
Сөләйман солтан (дәвамы)
Нугай мирзалары Мамай белән Тиле Урак, Хаҗитархан тәхетенә утыртмаган өчен, Мөхәммәтгәрәй ханны суеп үтергәннәр! -
19 марта 2020 - 11:00
Сөләйман солтан (дәвамы)
Аккошкаем минем, Роксоланам! Синең Николаң бу. Мин исән-сау, мин иректә. Синең эзләреңнән Истанбулга чаклы килеп җиттем. Инде таптым. Харәм йортына бикләнеп яшәвеңне беләм. Коткармыйча калмам. Мин — синеке, син минеке генә. Бүтән аерылмабыз... -
18 марта 2020 - 09:00
Сөләйман солтан (дәвамы)
"Христианлыктан баш тартам, мине ислам диненә күчерегез тизрәк!" Баш хадим, бал кортларын гел-гел барлап торучы умартачы сыман, җарияләрне олы залга чыгарып тезгән иде, сарайда күптән түгел генә пәйда булган Роксолана авызыннан шундый сүз ишетеп, тораташтай калды...