Камил Кәримов автор яңалыклары
-
9 августа 2021 - 13:00
Тургайлы болытлар (дәвамы)
— Дошманнарга үч итеп, бәхетең булам. Елама гына берүк. Тукта. Күз яше мине каушата, аяк-кулымны бәйли, мескенәйтә. Минем синең алда көчле ир буласым килә. — Бул! Бул... Еламам. Яратырмын. Яратылганнан калганны яратып була микән? -
8 августа 2021 - 13:00
Тургайлы болытлар (дәвамы)
Сәвия белән без туганлашып калдык. Мәктәп бәйрәмнәрендә биюле кичәләр булса, икәүләшеп катнаша идек. Вальска чыксак, ул минем иңбашыма кулын куяр, ә мин аның биленнән тоткан булам... Ләкин, икебез дә башны ике якка борып, ул үзенә кемнедер эзли, мин үземә һаман кемнедер эзли идем... -
7 августа 2021 - 13:00
Тургайлы болытлар (роман)
Ундүрт яшьлек рус кызының шушы көнгәчә хатирәләрем өемендә күмелеп калуы — ул бөтенләйгә оныту булмаган. Үз очрагын көтеп, дулкынландыргыч минутлар, шул ук вакытта хәвефле үзгәрешләр һәм дә язмышларны маңгайга-маңгай чәкәләштерердәй бәрелешләр хәлендә сагалап торган... -
15 июня 2021 - 09:00
Исемсез хат (ахыры)
Бу дөньяда Иң зур Матурлык – бишегендә йоклап яткан Онык икән! Аны күреп, калебең чистара; аңа ияреп, яңадан яши башлыйсың; әрәм үткән көннәрең, чын күңелдән кылган хаталарың өчен кемнәрдәндер гафу үтенәсең килә... -
14 июня 2021 - 13:00
Исемсез хат (дәвамы)
«Мин көтә беләм. Сиңа гел хат язып торырмын...» Әнә шулай, Гөлназлы киләчәк «юк»ка чыкты. Каз өмәләре башлангач, көзнең буранлы төнендә, түрле чанага толып белән каплап тәки урлаганнар үзен... -
13 июня 2021 - 09:00
Исемсез хат (дәвамы)
«Ах, хәсис! – дип, миңа ябырылды әни кеше. – Әминәмнең башын әйләндереп утырды да хәзер кече кызыма үрелә! Бармагында балдак эзе дә бетмәгән килеш, бабник! Сине өйгә кертсәң?! Вон, общежитиеңә!» Ике кызы ике бүлмәгә йөгерде. Ә мин туфлиемне капка төбенә чыгып җиткәч кенә киеп өлгердем... -
12 июня 2021 - 09:00
Исемсез хат (дәвамы)
Гөлҗамал апа бала күтәреп чыкты, аңа ак халатлы, ак калфаклы, ап-ак чырайлы бер шәфкать туташы ияргән иде. Ике яшьлек кызын ник күтәргәнен аңлыйбыз, күзен дә ачмыйча, туктаусыз елый теге, суга төшкән күбәләк канаты ише, керфекләре ябышкан бугай... -
11 июня 2021 - 15:00
Исемсез хат (дәвамы)
Әтинең каберен үтеп киткәнбез. Дөресрәге, югалтканбыз!.. Йолдызлы мәрмәре исән, чардуганы гына... сукмак турайтучылар аны көньякка борып куйганнар. Һәм әтинең бозлы Днестр суында өшегән аяклары таш тротуар астында калган. Әтинең рухы рәнҗиме – рәнҗи! -
10 июня 2021 - 09:00
Исемсез хат (дәвамы)
Без Фатыйма әбинең хәер-фатихасын һәрдаим тоеп яшәдек. Ләкин ул догалар аның үз кызын афәттән йолып кала алмады. Хаҗәр апа Казанга китеп урнашты. Тизрәк фатир бирсеннәр өчен таң алдыннан урам себерде, трамвайда кондуктор булып эшләде... -
9 июня 2021 - 13:00
Исемсез хат (дәвамы)
- Бөтен фотоларың яшь кызлар арасында, бер дә әбиләр кочагына кереп төшмисең. – Базарда кемнеңдер карт үгез йә карт сыер ите сораганын күргәнең бармы?!. Шушы урында күңел өчен генә булса да елмаерга кирәктер бит инде... Нуриәхмәт кызы кем белән яшәгәнен яхшы белә... -
8 июня 2021 - 09:00
Исемсез хат (дәвамы)
Сәясәт – ул бик хыянәтчел өлкә. Анда уң як күршеңә керсәң – сул як күршеңнән ерагаясың, бер дустыңа йөрсәң – икенче дустыңны югалтасың! Сәясәттә сыйнфый дошманнар юк, сыйнфый дуслар гына бар. Ә дуслар белән көрәшүе җиңел түгел... -
7 июня 2021 - 09:00
Исемсез хат (дәвамы)
Стипендия алганда, алиментчы буларак оялып, мин гел чиратның ахырына басам. Бер ведомостька кул куйганнан соң, кассирша миңа тагын бер кәгазь сузды, анысына да имза салдым. Сөйләсәң, кеше ышанмаслык инде... -
6 июня 2021 - 13:00
Исемсез хат (дәвамы)
Төзелеш оешмасының тулай торагына Казан дәүләт Мәдәният институты дигән баш астында белдерү элдек, билет бәясе – 50 тиен, кичке алтыда башлана, катнашучыларның исемлеген төзедек... Коеп куйган компромат! Концерт куясы көнне... -
5 июня 2021 - 09:00
Исемсез хат (дәвамы)
Әтинең бер фотосы исән калган, мин үземне шуңа карап кына төсмерлим. Ә холкын әнием теленнән генә ишетә идем... -
4 июня 2021 - 11:00
Исемсез хат (дәвамы)
Тагын ике атнадан хәбәрсез югалуыма 21 көн була. Үзбәк җизни мине эзләп килмәячәк. Әни гүр сәдакасы бирәчәк тә йөрәген тотып авачак. Фатыйма әби Коръән чыгачак...