Логотип Казан Утлары
Җанисәп - 2021

1917 елгы инкыйлабка кадәр җанисәпләр: йомгак урынына.

Патша Россиясендә яшәгән татарлар арасында 1917 елга кадәр үзләренең нәсел-нәсәпләре белән максатчан рәвештә, нигездә, сәүдәгәрләр һәм морзалар, йомышлылар катламы вәкилләре кызыксынган.

Башыннан УКЫГЫЗ

XVIII гасырда ревизия кенәгәләрен файдалануның бер мисалы турында. 

Патша Россиясендә яшәгән татарлар арасында 1917 елга кадәр үзләренең нәсел-нәсәпләре белән максатчан рәвештә, нигездә, сәүдәгәрләр һәм морзалар, йомышлылар катламы вәкилләре кызыксынган. Моның төп сәбәбе – күчемсез милке булган һәр ир-атның хәләл көч түгеп туплаган мал-мөлкәтен мирас итеп, нәсел дәвамчыларына тапшырырга омтылуында. Әлбәттә, һәр гаилә ата-бабаларына бирелгән рәсми документларны кадерләп саклаган. 

Аграр илдә төп байлык булып җир биләмәләре саналган, ә алар дәүләт кулында тупланган. Ясаклы, 1721 елдан соң дәүләт крестьяннары итеп язылган атабабаларыбызның исә, каралты-курасыннан кала, күчемсез милекләре булмаган дип әйтергә мөмкин. Татар җәмгыятенең тормышын гаделлек, тигезлек принцибы буенча оештырырга омтылган игенчеләр, халык саны артуны һәм даими рәвештә ревизияләр узуны исәпкә алып (салымнар шул ревизия кенәгәләре мәгълүматлары буенча бүленгән), 6, 8, 12 елга бер яки башка бер даимилек белән дәүләт тарафыннан вакытлыча куллануга бирелгән җирләрнең һәр басуын гаиләләргә, алардагы ир-атлар саныннан чыгып бүлеп биргәннәр. 1887 елдан башлап җир биләмәләрен шәхси милеккә әйләндерү өчен мәҗбүри түләп барылган «выкупной платеж» 1907 елдан башлап, гамәлдән алынгач, кишәрлекләрне күмәкләп куллануны туктату һәм хәллерәк игенче хуҗалыкларын аерып чыгару өчен дәүләт татарлар арасында популярлык тапмаган П.А.Столыпин аграр реформасын гамәлгә куйган. 

Нәсел-нәсәпләрне ачыкларга омтылуның икенче сәбәбе 1773-1775 елгы Е.Пугачёв җитәкчелегендә баш күтәрүдән соң, Екатерина IIнең мөселманнарның югары катлау вәкилләре белән мөнәсәбәтләрне хезмәттәшлеккә нигезләп кору сәясәтенә бәйле була. Аның кануни чагылышы дип, 1788 елның декабрендә Мәхкәмәи шәргыя оештыру турында һәм 1784 елның 22 февралендә «Татар кенәзләренә һәм морзаларына Россия дворяннарының барлык өстенлекләреннән файдалануны рөхсәт итү» дигән патшабикә кул куйган указларны күрсәтергә кирәк. 

Бу катлаулы һәм четерекле реформаны мәгълүмати һәм хокукый яктан әзерләү 1770 нче еллар азагында җирле хакимият тарафыннан башкарыла. Беренче зур масштаблы хезмәт нәтиҗәләре 1780 елда җирле хакимият тарафыннан Казан губернасы генералгубернаторы Платон Мещерскийга тапшырылган исемлектә чагылыш таба. Исемлекне төзү өчен кирәкле кәгазьләр гаилә һәм хакимият архивларыннан туплана. 

Әлеге исемлеккә нәсел-нәсәпләре һәм яшәү урыннары белән Казан губернасының Казан, Зөя (Свияжск), Сембер һәм Алатыр өязләренә караган татар кенәзләре һәм морзалары туплана. Башта аңа үзләренең аксөяк килеп чыгышы хакында шактый зур дәлилләре булган иң билгеле фамилияләр (Яушевлар, Янбулатовлар, Ишиевлар, Богдановлар, Енгалычевлар, Акчуриннар һ.б.) кертелә. Исемлек ахырында 1 нче, 2 нче һәм 3 нче ревизия мәгълүматларыннан тыш, кулларында башка дәлил-документлары булмаган морзалар китерелә. Аерым исемлек белән Казан өязенең үзләрен аксөяк нәселдән килеп чыккан дип исәпләгән, әмма 2 нче һәм 3 нче ревизия кенәгәләре буенча алдагы исемлектәгеләрдән аермалы буларак, кенәзләр һәм морзалар дип түгел, бәлки, йомышлы татарлар буларак теркәлгән нәселләр күрсәтелә.
 

Кәгазьләрне әзерләү 1780 елны башкарылса да, алар 1762 елны уздырылган 3 нче ревизия кенәгәләренә нигезләнә. Кешеләрнең яше дә шул 3 нче ревизиядәгечә алына. Барлыгы, тупланган мәгълүматлар буенча, Казан губернасының дүрт өязендә ир-ат җенесеннән булган 911 морза яшәве, аларның 426сы Казан (28 нәсел), 193е Зөя (12 нәсел), 257се Сембер (19 нәсел), 35е Алатыр (1 нәсел) өязләрендә булу ачыклана. Шунысын да әйтергә кирәк: документка теркәлгән нәселләр саны шартлы була, чөнки кешеләрне исемлеккә нәселләргә карап язмаганнар: бер нәсел вәкилләре төрле авылларда яшәсә, төрлечә теркәлә алган, шул ук вакытта әгәр бер авылда ике яки аннан да артыграк затлы нәсел дәвамчылары яшәгән очракта, алар бер сан астында китерелә алган. Аннары, күрсәтелгән 60 морза нәселенең 25е үзләренең аксөяк килеп чыгышы хакында, ревизия кәгазьләрендә язудан тыш, башка бернинди дәлил тапмаган. Кайберәүләр, саллы дәлилләргә таянып, үзләренең теге яки бу морза нәселеннән булуын расласалар да, исемнәре әлеге нәселнең шәҗәрәләрендә күренмәгән. 

Дәлилләр төсендә хезмәт иткән өчен кенәзлек дәрәҗәсе бирү турында грамоталар, хәрби төрле чиннарда (ротмистр, поручик, хорунжий) хезмәт итү хакында белешмәләр, крестьяннар тотуга, кабакларга, кичү урыннарына, тегермәннәргә, умартачылык биләмәләренә хуҗа булуга рөхсәт кәгазьләре файдаланылган. Әгәр асыл нөсхәләре юк икән, җир биләмәләренә, печәнлекләргә һәм крестьяннарга хуҗа булу хакындагы кәгазьләрдән күчермәләр дә яраган. Хәтта «хезмәткә эләкмәгән өчен кеше башыннан бер сум» җыю хакында грамоталар, ягъни ата-бабаларының дәүләткә хезмәт итүенә кагылышлы теләсә нинди документлар исәпкә алынган. 

Исемлектә шулай ук морзаларга беркетелгән хезмәтчеләр санына игътибар ителгән. Берничә очракта хезмәтчеләрнең морзалар өчен кырда яки башка эшләр башкаруы, аксөякләрнең моның өчен җан башыннан түләве (Яушевлар, Байкиевлар, Еникиевлар, Хуҗасәитовлар, Үрәкәевләр, Алишевлар, Дулатовлар, Сөндековлар) теркәлеп калган. 

Бу исемлектә, нигездә, мөселманнар булып, керәшен татарларыннан да берничә фамилия күренә (Файзрахманов И.З. Мурзинские роды Казанской губернии: свидетельства их именитого происхождения согласно сведениям Казанской губернской и провинциальных канцелярий за 1780 год // Средневековые тюркотатарские государства. 2019. №9. С. 119-162).

Тарих фәннәре кандидаты Илшат Фәйзрахманов тарафыннан әзерләп, фәнни әйләнешкә кертелгән бу исемлек, һичшиксез, морза һәм йомышлы татарлар нәселләреннән булган замандашларыбызга кыйммәтле бүләк булды. Аларның бүгенге нәсел дәвамчылары аны – җанисәп мөмкинлек биргән бер әзер чыганак буларак файдалана һәм үзләренең оныкларына калдыра алалар. Үз чиратында, бу мисал җанисәп мәгълүматларының кулланылыш кырын киңәйтә. 

Узган гасырның 80-90 нчы елларында җәмгыятьтәге демократик үзгәрешләрнең бер чагылышы буларак, милли үзаң ныгу, татар тарихы белән кызыксыну көчәю сәбәпле, татарларда нәсел-нәсәпне ачыклауга ихтыяҗ артты. Нәсел җепләрен барлап, шәҗәрәләр эшләү зур бер хәрәкәт төсен ала. Үз чиратында, нәсел тарихларын милләт тарихына бәйләү өчен төбәк тарихчылары белән галимнәрнең хезмәттәшлеге һәм авыллар буенча төбәкләп ревизия кенәгәләрен бастырып чыгару таләп ителә. 

Инде тагын бер – шушы мисалдан үсеп чыга торган сорауга җавап биреп карыйк: ни өчен 1897 елгы җанисәп материалларын барлык татарларның нәсел-нәсәпләрен барлауда тиешенчә файдаланып булмый соң? Югыйсә җанисәп кәгазьләрендә кеше турында 14 төрле мәгълүмат теркәлгән бит. Эш шунда ки, Үзәк статистика комитеты 1905 елны җанисәп материалларын бастырып бетергәч, Россия империясенең барлык төбәкләреннән җыелган һәм һәр гаилә турында мәгълүмат тупланган беренчел статистика чыганакларын, башкалада саклау чыгымлы дип, көнкүрештә кулланыла торган кәгазь бәясе куеп сатып бетерә. Бу вазгыятьтә беренчесе югалган очракта кирәк булырга мөмкин дип хәзерләнгән һәм губерна хакимият структураларында сакланучы 2 нче данә документларның да кирәге калмый... 

Шулай да губерна һәм өяз җанисәп комиссияләре фондларында кайбер 2 нче данә җанисәп кәгазьләре сакланып калган. Әйтик, кызыксынган кешеләр Татарстан дәүләт архивында Казан губернасы торак пунктларыннан мәшһүр татар язучысы Гаяз Исхакыйның туган авылы Яуширмә (Чистай өязе, 104 нче фонд), Мамадыш, Әкил, Татар Танае, Олы Кошман (Зөя өязе, 106нчы фонд), Иске Салман, Абдул Салманы (Спасс өязе, 100 нче фонд), Үри Чаллысы, Чаллы башы, Казак Чаллысы, Курса (Лаеш өязе, 103 нче фонд) һәм берничә рус авылының җанисәп материаллары белән танышырга мөмкиннәр. 

1897 елдагы типтәр, мишәр һәм башкортлар саннарына 1926 елгы Бөтенсоюз җанисәбеннән караш. Җанисәп материаллары аерым бер гаилә, нәсел-нәсәп турында гына түгел, милләтара аңлашылмаучылыкларны ачыклауда да билгеле бер роль уйный ала. Шундыйлардан, 2021 елгы җанисәп алдыннан калкуланган типтәр-мишәр-башкорт мәсьәләсенә кагылырга мөмкин. 

1926 елны СССРда халык санын исәпләү методикасы һәм системасы 1897 елгы Беренче гомуми җанисәп тәҗрибәсенә таяна. Күрәсең, совет статистлары шул ысул белән яңа мәгълүматларны 20 ел элек җыелганнары белән чагыштырырга исәпләгән булганнардыр. Мондый дәвамчанлык халыклар / телләр һәм сөйләшләр исемлеге буенча Үзәк статистика комитеты номенклатурасына да кагыла. 

1897 елгы җанисәптән аермалы буларак, 1926 елны сораштырылучыларның этник килеп чыгышын «халык» атамасына һәм «туган тел»енә бәйләргә исәплиләр. Инструкция буенча туган тел дигәндә, сораштырылган кеше «яхшырак белгән һәм сөйләшә торган» тел күздә тотыла (Всесоюзная перепись населения 17 декабря 1926 г.: краткие сводки. Вып. 4. Народность и родной язык населения СССР. М, 1928. С.III). 

Шушы яктан чыгып караганда, татарларга кагылышлы гомумиләштерелгән статистик мәгълүматлар бик күп сораулар уята. Туган тел буларак «татар теле»н күрсәткән кешеләр саны барлыгы 3 558,4 мең килеп чыга, ә татар булып 2 913,7 мең кеше, ягъни 644,7 мең кешегә кимрәк теркәлә. Совет статистикасы алар янына «керәшеннәр» дип язылганнарны (101,5 мең кеше) өсти. Нәтиҗәдә СССРда җәмгысе 3015,2 мең татар яшәгән кебек килеп чыга (Всесоюзная перепись населения 17 декабря 1926 г.: краткие сводки. Вып. 4. Народность и родной язык населения СССР. М, 1928. С.IX). 

Бу вакытта Идел-Урал төбәге халыклары милли автономияләрдә яшиләр. Башкортстан Автоном Совет Социалистик Республикасының чикләре берничә тапкыр күрше төбәкләрне кушу юлы белән элеккеге Уфа губернасының Уфа, Бөре, Стәрлетамак, Бәләбәй, Златоуст өязләре (Минзәлә өязеннән кала), элеккеге Оренбург губернасының 2/3 өлеше, элеккеге Пермь губернасының беркадәр өлеше һәм Самара губернасының бер волосте хисабына сузыла. 

Шунысын да әйтергә кирәк, 1926 елда узган Бөтенсоюз халык санын алу вакытында туган телләр (һәм халыклар) исемлеге 1897 елгы җанисәп исемлегеннән күчереп алына. Нәтиҗәдә Урал буе төбәгендә 1926 елгы җанисәп кәгазьләрендә Советлар тарафыннан сословиеләр юкка чыгарылганнан соң анахронизмга әйләнгән «типтәрләр» һәм «мещеряклар» (мишәрләр) урын ала. 

Урал төбәгендә яшәгән «халыклар» турында совет статистлары тарафыннан ясалган беренче мөһим нәтиҗә мондый була: «типтәрләр буларак, халыкның сословиедән килеп чыккан төркеме теркәлә, шуңа күрә җанисәптә бу атаманы халыкның төгәл булмаган һәм туган тел турында теркәлгәннәргә карап ачыкларга кирәк булган атамасы дип карарга кирәк» (Всесоюзная перепись населения 17 декабря 1926 г.: краткие сводки. Вып. 4. Народность и родной язык населения СССР. М, 1928. С.X).

1926 елгы статистик материалларда БАССРда гадәти булмаган этносаратопография 
күзәтелү Бөтенсоюз халык санын алуны оештыручыларны шулкадәр гаҗәпләндерә ки, алар үзләренең күзәтүләрен таблица рәвешенә китереп, китапның СССРда яшәүчеләрнең милләтенә һәм туган теленә багышланган «Кереш сүз»енә урнаштыралар. Бу материаллар 1897 елгы мәгълүматларга каршы килә. Алдарак (беренче мәкаләдә) әйтелгәнчә, 1897 елда Үзәк статистика комитеты җанисәп кәгазьләрендәге «Туган тел» графасындагы мәгълүматларны «Сословие» баганасындагыга алмаштыра, шул юл белән «башкорт», «типтәр» һәм «мещеряк» үзаңын коруга һәм ныгытуга омтылыш ясый. 

1926 елгы Бөтенсоюз халык санын алу материалларында  БАССРдагы башкорт, типтәр, мишәр һәм татарларның  туган телләре хакындагы күрсәткечләр  (Всесоюзная перепись населения 17 декабря 1926 г.: краткие сводки. Вып. 4. Народность и родной язык населения СССР. М, 1928. С.X). 

   Халык

Халыкны билгеләүбуенча

(мең)

Шул исемдәге туган тел

(мең)

Халыкны билгеләү буенча күбрәк (+) азрак (-)
Башкортлар 635,2 356, 5 - 281,0
Типтәрләр 23,3 - - 23,3
Татарлар 464,3 906, 5 + 442,2

Мещеряклар

(мишәрләр)

137,9 - - 137,9
Барлыгы 1263,0 1263,0 -

Иң беренче чиратта шунысын әйтергә кирәк, 1926 елны типтәрләрнең күпчелеге һәм мишәрләрнең бер өлеше татар булып языла. Таблицадан күренгәнчә, үзенчәлекле үзаңга ия булган типтәрләр барысы 23,3 мең кеше булып чыга, әмма алар, барлык мещеряклар (мишәрләр) кебек үк, үзләренең туган телләре дип «татар телен» күрсәтәләр. «Татар телен» туган тел буларак 44 % «башкорт» терки, бу билге буенча башкортлар саны 281 мең кешегә кими. Югарыда аталган төркемнәр арасында туган телгә кагылышлы мондый үзгәреш үзләрен татар дип атаган (464,3 мең кеше) һәм туган телен татар теле дип таныганнар арасында гаять зур аерма, дисбаланс китереп чыгара. БАССРда мондыйлар 2 тапкырга якын артык (49%) – 906,5 мең татар телле кеше була. 

1926 елгы СССР статистика мәгълүматларындагы мондый хәлнең тарихи сәбәбе империя Үзәк статистика комитетының «башкорт», «типтәр» һәм «мещеряк»ларның туган телләре хакында әйткәннәренә күз йомып, аларны сословиегә караган баганадагы күрсәткечкә алыштыруы белән аңлатыла. 

Шул рәвешле, 1926 елда узган Бөтенсоюз халык санын алу материаллары 1897 елгы җанисәпне фәнни яктан яңабаштан бәяләргә, нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. 

1897 елгы җанисәп материалларының төрле иҗтимагый көчләр тарафыннан ХХ гасыр башында сәяси максатларда кулланылуы. 

Империядә яшәгән дин тотучыларның гомуми саннары тупланган басма 1901 елда (Распределение населения империи по главным вероисповеданиям. Разработан Центральным статистическим комитетом министра внутренних дел по данным Первой всеобщей переписи населения 1897 г. – СПб., 1901), ә халыклар саны турындагысы 1905 елда дөнья күрә (Общий свод по империи результатов обработки данных Первой всеобщей переписи населения, произведенной 28 января 1897 года. Т.II. – СПб., 1905). Илдә 13,9 млн мөселман (Бохара һәм Хива ханлыкларын исәпкә алмыйча) яшәгәне, аларның дин тотучыларның 11, 1% тәшкил иткәнлекләре ачыклана. 1897 елгы җанисәп материаллары белән танышкач, мөселман иҗтимагый хәрәкәтенең лидерлары төрки этнослар санына караган төгәл цифрны күрәләр. Төрки халыклар 13,6 млн кеше, яки илдә яшәүчеләрнең 10,8% булып чыга. Иң күпсанлы төркемне күчмән-казакълар – 4,1 млн кеше тәшкил итүе ачыклана (Россия в начале ХХ века. Под редакцией академика А.Н. Яковлева. М.: Новый хронограф, 2002. С.89).

Бу заманда империя хакимияте, нигездә, халыкларның нинди дин тотуларына игътибар бирә, төрки халыкларның җәмәгать әһелләре сәяси берләшүдә ислам динен нигез итеп ала. Шул сәбәпле, сәясәт өлкәсендә «мөселманнарның саны» дигән шигарь үзәккә куела. 

1905 елның 17 апрелендә «Дин иреге нигезләрен ныгыту» турында канун игълан ителгәннән соң, илдә өр-яңа конфессияара вазгыять туа. Беренче тапкыр бер диннән икенчесенә ирекле күчү мөмкинлеге булдырыла. Әмма Николай IIнең 1907 елның 3 июнь көнне кул куйган Икенче Дәүләт думасын куып тарату һәм Думага яңа сайлау кагыйдәләрен раслау турындагы указларыннан соң, илдә инкыйлаб чорының демократик казанышларына тискәре караган реакцион сәясәт көчәя. 

Яңа сәяси вазгыятьтән беренчеләрдән булып, Казан епархиясе миссионерлары файдаланып калырга омтылалар. Миссионерлар татар-мөселманнарның саны тиз үсүнең табигый туу белән генә түгел, бәлки, төбәктәге җирле халыкларның (чувашлар, чирмешләр, мордваларның) исламга чыгуы, «татарга әйләнүе» белән дә бәйле булуны дәлилләргә тотыналар. Бу исә, үз чиратында, мөселманнарны актив миссионерлык алып баруда гаепләргә җирлек бирә. Дәлил сыйфатында миссионерлар ХХ гасыр башына караган статистик мәгълүматларны файдаланалар. Мондый берьяклы нәтиҗә мөселманнарга һәм мәҗүсиләргә каршы көрәшүче епархия миссионеры С.Багинның 1909 елның 24 августында тәмамланган «Казан епархиясендә чукындырылган инородецларның мөселманлыкка чыгуы һәм бу кайгылы күренешнең сәбәпләре турында» язмасында ясала (Особое совещание по выработке мер для противодействия татарско-мусульманскому влиянию в Приволжском крае 1910 года: документы и материалы / сост., авт. предисл., прим. и сокр. И.К. Загидуллин; сост. указ.  Р.М. Залялетдинова. Казань: Изд-во Академии наук РТ, 2015. С. 122).

 «Рус мөселманнары мохитендә заман хәрәкәтләре» (1909) китабында үзенең аргументларына сәяси яңгыраш бирергә омтылып, аның авторы, Чистай епискобы Алексий ислам динен тотучыларның хакимияткә каршы юнәлтелгән эшчәнлегенең «куркыныч» булуын ассызыклап, болай дип яза: «1897 елгы җанисәп буенча Россиянең Европа өлешендә генә дә алар 17 миллион булып, Хива, Бохара һәм Төркестанны да кушып санаганда – 30 миллионнан артык килеп чыга, аннары, кырык мең мөселман рус армиясендә хезмәт иткәнлекне дә онытырга ярамый. Бу мәйданда без шушы 30 миллионлык массада милли бердәмлек аңы, аңлап, иманга, белем алуга, тел берлегенә, сәяси азатлыкка омтылыш уянуга күпсанлы фактларны күрәбез» (Особое совещание по выработке мер для противодействия татарско-мусульманскому влиянию в Приволжском крае 1910 года…С.302). 

Төрки халыкларның иҗтимагый хәрәкәте өстеннән контрольне көчәйтү максатыннан, кирәк булганда, башкала чиновниклары да сан факторын бик оста файдаланалар. Мәсәлән, 1914 елгы мөселманнар эшләрен тикшерү өчен җыелган Махсус ведомствоара киңәшмәдә җирле халыкларны өйрәнү өчен махсус вакытлы орган булдыруны нигезләү максатыннан илдә «төрле кабиләләргә һәм халыкларга караган 16 миллионнан артык мөселман яшәве, мөселман халкы сан ягыннан күпчелекне тәшкил итә торган гаять зур төбәкләр булу» телгә алына (Особое Совещание по мусульманским делам 1914 года: Журналы / сост., авт. предисл., прим. и сокр. И.К.Загидуллин. Казань:Изд-во «Ихлас»; Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2011. С. 238). 

Татарлар арасында 1897 елгы җанисәп мәгълүматларын шәрехләүләр Беренче рус инкыйлабы чорында күренә башлый. Уфа корылтаенда (1905 елның 10-15 апреле) казый Р.Фәхретдин Мәхкәмәи шәргыя округы территориясен киңәйтү тәкъдиме белән чыга. Аның фикеренчә, казакъларны да кушкан очракта, Мәхкәмәи шәргыя округы мөселманнарының санын исәпкә алганда (якынча 4,8 млн кеше) (Россия в начале ХХ века / под ред. академика А.Н.Яковлева. М., 2002. С.89), диндәшләрнең саны 2 тапкыр диярлек артыр иде. Шул юл белән Р.Фәхретдин дини эшләр белән шөгыльләнү өчен казнадан елына 1 млн сум акча сорарга мөмкин булыр иде дип белдерә. Мәхкәмәи шәргыянең Корылтайда расланган устав проектында бу мәсьәлә түбәндәгечә беркетелә: аның округына Россиянең Европа өлешендә (Таврия мөфтиятенә караган Кырым ярымутравыннан һәм Көнбатыш губерналарыннан; Кавказ артыннан (анда сөнни һәм шигый руханиларының автоном дини идарәләре була. – И.З.) кала), Кавказның төньяк өлешендә, көнбатыш һәм көньяк Себердә (Акмулла өлкәсендәге кыргызкайсаклардан тыш) яшәүче барлык мөселман-сөнниләр керә (4 нче мәддә) (Загидуллин И.К. Уфимский курултай 1905 года: монография. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2018. С.240). Күрәбез, Мәхкәмәи шәргыянең чикләре Казакъ даласы һәм Төньяк Кавказ хисабына киңәергә тиеш дип табыла. Әмма Беренче рус инкыйлабы җиңелгәч, империя хакимияте өчен Мәхкәмәи шәргыяның 1905 елгы устав проекты кирәксез бер кәгазьгә әверелә. Без бу документны берничә ел элек Россия дәүләт тарих архивының 821 нче фондыннан табып алдык... 

Уфа корылтае белән бер үк вакытта 1897 елгы мәгълүматларны саллы аргумент буларак файдалану петицияләр бирү кампаниясендә чагылыш таба. Илдә сәяси киеренкелекне йомшарту һәм лояль иҗтимагый көчләр белән диалог урнаштыру максатын куйган «Иҗтимагый көчләргә ышаныч сәясәтенә» бәйле, 1905 елның язында илдә петицияләр бирү кампаниясе җәелә. Төрле этноконфессиональ, профессиональ җәмгыятьләр, сословие корпорацияләре вәкилләре Министрлар комитетына үзләренең үтенечләре һәм халык-дәүләт хәлен-яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә башлыйлар. Идел һәм Урал буе мөселманнары исеменнән 500ләп үтенеч җибәрелә, аларда диндәшләрнең саны «күпмиллионлы» дип күрсәтелә. Әмма тагын да төгәлрәк мәгълүматлар да файдаланыла. Әйтик, Казан шәһәре татарлары исеменнән 1905 елның июнендә язылып, граф Игнатьев рәислегендәге Дин эшләре буенча киңәшмәгә бирелгән, империянең сәүдә оешмаларында хезмәткәрләрнең ялын оештыруга кагылышлы үтенечтә Россиянең 15 миллионлы мөселман халкы телгә алына (Россия дәүләт тарих архивы (РДТА), 821 нче фонд, 10 нчы тасвирлама,  15 нче эш, 7 нче бит). 

Үзләренең үтенечләренә сәяси төсмер бирү өчен Европа белемле иҗтимагый эшлеклеләр, әйтик, Оренбург мөфтие М.Солтанов илдә 20 миллион мөселман яши дип яза. Граф Игнатьев рәислегендәге Дин эшләре буенча Махсус киңәшмә әгъзасы В.П. Череванский шул петицияләрне анализлаган язмасында, әлеге цифрга карата канәгатьсезлек белдереп, «чиктән чыгу» буларак бәяли (РДТА, 821 нче фонд, 10 нчы тасвирлама,23 нче эш,47 нче бит).

1905 елны «Автономия, яки Идарәи мохтарият» дигән теоретик хезмәтендә Габдерәшит Ибраһимов 25 млн. мөселманны телгә ала (Ибраһимов Г. Автономия яки идарәи мохтарият // Габдерәшит Ибраһим: фәнни-биографик җыентык / төс. М.Госманов, Ф.Галимуллин. Казан: Җыен, 2011.94 б.), 1909 елгы тагын бер язмасында 20 миллион мөселман-илдәшләрен искә төшерә (Ибраһимов Г. Стремление татар к независимости // Габдерәшит Ибраһим: фәнни-биографик җыентык / төс. М.Госманов, Ф.Галимуллин. Казан: Җыен, 2011. 166 б.). 

1897 елгы җанисәп материалларын күздә тотып, Бөтенроссия мөселман берлеге уставында(1906 ел) мөселманнар яшәгән Россия губерна-өлкәләре 16 районга бүленә, аларның үзәкләре ныклы этноконфессиональ мәхәлләләре булган эре шәһәрләрдә билгеләнә: 1) Кавказ ягында – Бакуда, 2) Кырымда – Акмәчеттә (Симферополь), 3) Мәскәү һәм Петербург тирәсендә – Петербургта, 4) Литва ягында – Минскида,  5) Түбән Иделдә – Әстерханда, 6) Югары Иделдә – Казанда, 7) Уфа төбәгендә – Уфада, 8) Оренбург җирләрендә – Оренбургта, 9) Төркестанда – Ташкентта, 10) Себердә – Иркутскида, 11) Дала өлкәләрендә – Уральскида, 11) Омск ягында – Омскида,  12) Семипалатинск өлкәсендә – Семейда, 14) Җидесу өлкәсендә – Верныйда, 15) Акмулла өлкәсендә – Петропавловскида, 16) Каспий артында – Ашхабадта (Материалы и документы по истории общественно-политического движения среди татар (1905–1917 гг.) / сост. Р.Р. Фахрутдинов.Казань: КГПИ, 1992. С.17). 

Тагын бер кызыклы мисал: III Бөтенроссия мөселман съезды (Түбән Новгород, 1906 елның августы) делегатлары Ирандагы демократик үзгәрешләргә бәйле кабул иткән резолюциядә күрше ислам дәүләтенә үзләрен Россиянең 20 миллионлы мөселман халкы вәкилләре дип ассызыклап мөрәҗәгать итәләр (Материалы и документы по истории общественно-политического движения среди татар (1905–1917 гг.) / сост. Р.Р. Фахрутдинов. Казань: КГПИ, 1992. С.33). 

Җәмәгать әһелләре 1906 елда эшли башлаган Дәүләт Думасы эшчәнлегендә статистика саннарын ике сыйфатта кулланалар. Беренчесе – сайлау кампанияләре вакытында мөселманнар волость, өяз, губерна җыелышларында вәкилләр сайлаганда, дини бердәмлек принцибын алга куеп эш йөртәләр. Алар сайлаган мөселман депутатлары Дәүләт Думасы трибунасыннан сөйләгәндә, үзләренең Россиядә көн күрүче 20 млн дин кардәшләренең вәкилләре булуларын һәм күтәргән мәсьәләләрнең мөһимлеген күпсанлы мөселман халыкларына кагылышлы икәнен даими ассызыклыйлар (Мусульманские депутаты Государственной Думы России. 1906–1917 гг. Сборник документов и материалов / сост. Л.А. Ямаева. Уфа, 1998. С.28, 29 һ.б.). 

1897 елгы җанисәптән соң вакыт узган саен, халыкның артуын исәпкә алып, татар җәмәгать әһелләре үзләренең язмаларында мөселманнарның санын да арттыра бара. Моның классик мисалы буларак, Садри Максудиның эчке Россиядә һәм Себердә яшәүче, ягъни Мәхкәмәи шәргыя округына кергән 10 миллион (!) мөселманнар исеменнән Париж тынычлык конференциясенә (1919-1920) мөрәҗәгатен күрсәтергә була. Идел буе татарлары арасыннан беренче профессиональ сәясәтче, «түгәрәкләп» Россиядә 30 млн. мөселман: азәрбайҗаннар – 3 млн, төркестанлылар – 10 млн, кыргызлар (казакълар) – 6 млн, кырым татарлары – 1 млн, эчке Россиядә һәм Себердә яшәүче татарлар – 10 млн кеше дип яза (Меморандум (Национальные требования татар Внутренней России и Сибири) // Айда Адиле. Садри Максуди Арсал. Пер.  с тур. М., 1996. С.255). 

Шулай итеп, җанисәпкә бәйле язмаларда без татар халкының төрле дәверләрдә әлеге чарага мөнәсәбәте, җанисәп мәгълүматларының милләтебезнең иҗтимагыйсәяси, икътисади, мәдәни тормышын ничек күз алдына бастыруы турында сөйләштек. Халык санын алу чылбырының өзелмәве – илдә, билгеле бер төбәктә, шәһәрдә-авылда, хәтта нәсел-гаиләдә барган үзгәрешләрне күрергә дә, бер халыкның тарихи барышын шактый төгәл күзәтеп барырга да мөмкинлек бирә. Халкыбызның ни өчен дөнья буйлап сибелеп яшәве, дөньяга карашы һәм фәлсәфәсе, милли сыйфатлары да җанисәп мәгълүматларында ачык билгеләнә. Соңгы язмада китерелгән мисалларны да күздә тотып, гомуми нәтиҗә ясаганда, халык санын исәпләүләрнең, ахыр чиктә, татарларны берләштерүгә, аларның милли үзаңын үстерүгә, үз хокуклары өчен көрәшү юлларын күрсәтүгә хезмәт итүен дә билгеләү дөрес булыр.
 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: публицистика татарлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев