Ак җилкән
Тәпи киттең...
Баладан да кадерле бу дөньяда берни юк!
Өйдә бүген барысы шат –
Тәпи киттең тәүге кат.
Аллы-гөлле дөньяда
Сиңа әле бар да ят.
Бар да ят, бар да каты... –
Гел тояр гомер-йомгак...
Әлегә әни янда!
Әни – тәмле һәм йомшак.
Тәгәрәр гомер-йомгак,
Аның өчен киртә юк...
Әнидән дә кадерле,
Баладан да кадерле
Бу дөньяда берни юк!
Регина Ногманова. Алабуга шәһәре
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев