Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Басым

"Син миңа ошамыйсың, син куркыныч. Минем янга бүтән килмә..."

Әкият

Яшәгән ди китаплар һәм дәфтәрләр арасында бер Басым. Аңа анда бик күңелсез булган. Чөнки ул анда берүзе генә яшәгән, йөзгә дә бик ямьсез икән. Аны куйганда, бер малай бозып, ямьсезләтеп бетергән. Аның белән берсе дә уйнамаган. Басым «А» хәрефе белән дуслашырга теләгән. Ә «А» хәрефе аңа: «Син миңа ошамыйсың, син куркыныч. Минем янга бүтән килмә. Безгә мондый Басымнар ошамый», – дигән. Ә Басым: «Ә мин матур басым булып килсәм, сез мине алырсызмы?» – ди икән. Хәрефләр җавап бирмәгәннәр һәм Басым бик күңелсезләнеп кенә өенә кайтып киткән. Менә шулай итеп ул китаплар арасында яшәп калган. Беркөнне китаплар аңа: «Син монда яшәгәч, бездән барысы да көләләр, бездән кит!» – дигәннәр. Мескен Басымга моннан да китәргә туры килгән. Шуннан ул, башын иеп, журналларга мөрәҗәгать иткән. Журналлар да аңаран баш тарткан. Дәфтәрләргә дә эндәшеп карый, ләкин алар да аннан йөз чөергән.
 

Шулай итеп, кайгыра-кайгыра көннәрен уздыра Басым. Ләкин беркөнне моңланып утырганда, моның башына бер уй килеп төшә. «Туктале, – ди ул. – Нишләп соң әле мин табибларны онытып җибәрдем соң?» Һәм шунда ук җыенып, табиб янына китеп тә бара. Хәлне сөйләп биргәч, табиб үзенең берничек тә файда итә алмавын әйтә. Күңелсезләнеп кенә кайтып барганда, аңа күрше шкафтагы китапларда яшәүче басым очрый һәм хәлен сораштыра башлый. Хәлне аңлатып биргәч, ул аңа якындагы бер авылда табиб барлыгын әйтә. «Мин сиңа, һичшиксез, ярдәм итәрмен, чөнки ул цифрларны һәм хәтта хәрефләрне дә яңарта ала. Шулай булгач, сиңа да ярдәме тими калмас», – ди. Табибка кергәч, Басым үзенең баштан үткәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирә. Табиб та аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәчәген әйтә.

Элеккеге ямьсез Басымның шулкадәр матураеп, үзгәреп кайтуын күреп, барча китаплар, журналлар хәйран калалар. Барысы да аны үзләренә яшәргә чакыралар. Күпме генә чакырсалар да, сагынган туган йортына, дәфтәрләр һәм китаплар арасына кайта.

Беркөнне дәрес әзерләп утырганда, үзе бозган Басымның үзгәрүен күреп, хуҗа малайның исе-акылы китә. Һәм үзенә бүтән бервакытта да басымнарны бозмаска, хәрефләрне матур язарга сүз бирә. Шуннан бирле малайның дәфтәре гел мактау тактасыннан төшмәгән ди.

Элина Гәрәева. Ютазы районы, Димтамак

"КУ" 8, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев