Логотип Казан Утлары
Әбүгалисина мәгарәсе

Татар милләтенең беренче идеологы

Каюм Насыйриның галим-тикшеренүче булып формалашуында һәм Европа фәненә йөз тотуында Казан руханилар семинариясендә мөгаллимлек итүе бик зур роль уйный.

Каюм Насыйриның галим-тикшеренүче булып формалашуында һәм Европа
фәненә йөз тотуында Казан руханилар семинариясендә мөгаллимлек итүе бик
зур роль уйный.
Семинариядә татар теле дәресләрендә файдаланырга уңайлы уку әсбабы
булмау сәбәпле, Насыйри 1860 елда «Краткая татарская грамматика в
примерах» дигән әсбап бастыра. Ул рус телен өйрәнә торган татарларга һәм
татар телен өйрәнә торган русларга атап языла.
«Кереш сүз»ендә автор уку-укыту предметын билгели, беренче булып
кавемдәшләренең бердәм татар этносын тәшкил итүен аңлата һәм нигезли.
Аның татарларны тарихи бергәлеккә ия халык дип бәяләве бүген этносларга
бирелә торган характеристиканың төп билгеләрен үз эченә алган. Башкача
була да алмас иде, чөнки Насыйри фикерләрен Европа һәм рус гуманитар
фәннәрендәге терминнар һәм төшенчәләр ярдәмендә белдерә.
Әйтик, Насыйри «Россиядә яшәүче татарлар сөйләшә торган татар теле төрки
дип йөртелә торган телгә карый» дип ассызыклый. Бу җөмләдә татарларның
сәяси статусы, ягъни Россия дәүләтендә гомер кичерүе билгеләнә. Насыйри
төрки этносларны санап китә дә («бохарлылар, хивалылар, Төркестан белән
Кокандта яшәүчеләр, кыргызлар, башкортлар, Кырымда (кырым татарлары
турында сүз бара. – И.З.), Кавказ илләрендә, госманлы яки Константинополь
төркиләре», аннары татарлар күпләп яшәгән урыннарны билгели: «Себердә,
Оренбург, Казан губернияләрендә һәм Иделнең уң як ярында, Әстерхан
[губернасында]...» (Насыри К. Краткая татарская грамматика, изложенная
в примерах. Казань, 1860. С.I).
Ул төрки телнең өч төп шивәсен аерып күрсәтә: шәрык яки чагатай,
көнбатыш яки госманлы һәм «урта яки Россиядә яшәүче төрки кабилә
халыклары сөйләшә торган» татар теле. Бу очракта ул, татар теле дигәндә,
рәсми даирләрдә кабул ителгәнчә, башкорт, кырым һәм азәрбайҗан телләрен
дә күздә тота.
Насыйри туган телне «китап» (язма) һәм шивәләргә бүленгән казан һәм
мишәр сөйләмә телләренә аера. Шунда ук татар теленең әлеге шивәләрендә
сөйләшә торган халык яши торган төбәкне Идел елгасының уң ягы дип
билгеләп куя (Насыри К. Краткая татарская грамматика, изложенная в
примерах. Казань, 1860. С.II-III). Бу билгеләмә, асылда, мөстәкыйль тарихы,
үзенә биргән атамасы, шулай ук телдән һәм язма әдәби формада кулланыла
торган теле булган татар этносының мөстәкыйльлеген раслаучы нигез булды
дип ассызыклый телче-галим И.Абдуллин (Абдуллин И.А. Роль Каюма Насыри в
демократизации и развитии татарского литературного языка // Выдающийся
просветитель-демократ Каюм Насыри. Казань, 1976. С.88).
К.Насыйриның югарыда китерелгән фикерләре И.Абдуллинга аның
1860 елда ук «төрки кабиләләр һәм халыклар арасыннан татар халкындагы
милләткә хас бөтен билгеләрне санап (килеп чыгышы («төрки кабиләләрдән»), яшәү территориясенең уртаклыгы («Себердә, Оренбург, Казан губернияләрендә
һәм Иделнең уң ягында, Әстерхан [губернасында]»), дәүләт бердәмлеге
(«Россиядә яшәүчеләр»), мәдәнияте («үз әдәбияты бар»), теле («урта, яки төрки
халыклар сөйләшә торган, без гадәттә татар дип атый торган шивә»)), аны
бердәм тарихи җәмгыять итеп аерып чыгара дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек
бирә (Шунда ук. Б.87-88).
Шушы уңайдан Галимҗан Ибраһимов, мәгърифәтченең хезмәтләренә бик
югары бәя биреп, 1922 елда болай дип яза: «... аның даһи фикере, Волга-Идел
буе мәркәз уларак, аерым бер әдәби-мәдәни коллектив тууын алдан күрде.
Моның белән ул үз замандашларының һәммәсеннән ерактанрак, алданрак
күрүчән булып чыкты. Менә бу – бабаның сызган юлларыннан иң реальный, иң
тарихи бер хезмәте булды. Моның өчен алдан сизенү лязим иде» (Ибраһимов Г.
Каюм Насыйри вафатына егерме ел тула // Ибраһимов Г. Әсәрләр: 15 томда.
10 т.: татар белеменә һәм телне укыту методикасына караган хезмәтләр
/ [төз., текст, иск. һәм. аңл. әзерл.: Э.М.Галимҗанова, Ф.Г.Фәйзуллина].
Академик басма. Казан, 2018. Б.140).
Кавемдәшләрен татар дип атап, Насыйри ул чорда өстенлек иткән
«мөселман» конфессионимына каршы чыга. Казан татарларының башлыча
Идел буе болгарларыннан килеп чыгуын таныган хәлдә, мәгърифәтче болгар
атамасыннан баш тарта һәм рус рәсми даирәләрендә тотрыклы кулланылыш
алган «татар» этнонимын яклый.
Биредә шуны истә тотарга кирәк: чирек гасыр узгач, 1885 елда үзенең урта
гасыр татар этносы тарихына багышланган «Мөстафадел-әхбар фи әхвали
Казан вә Болгар» дигән фундаменталь хезмәтендә Ш.Мәрҗани дә, милли
үзбилгеләнү проблемасын күтәреп, «татар» этнонимын яклый (Шакуров Ф.Н.
Развитие исторических знаний до февраля 1917 года. Казань, 2002. С.54).
Иң элек Мәрҗани Казан татарлары арасында милли үзаң өлкәсендәге
шул чордагы вазгыятьне тасвирлап бирә: «...чиктән тыш наданлыкларыннан
Мавәраэннәһердә булган сарт (үзбәк. – И.З.) халкына ияреп, дөреслеккә
каршы, үзләренә «ногай» исемен алып, үз араларындагы сөйләшү-
утырышуларында шул исемне йөртеп һәм үзләрен шул халыктан дип санасалар
да, россиялеләрнең аларны кимсетү, мәсхәрәләү урынында «татар» дип
әйтүләреннән кайсыберләре татар булуны бер кимчелек санап, ул исемнән
чирканып, без татар түгел, без «мөселман» дип, тавыш-җәнҗал чыгаралар.
Кызганыч хәл, бу исемнәр арасында Нил белән Фөрат (Ефрат. – И.З.) елгалары
арасындагы ераклык кадәр зур аерма бит!» (Мәрҗани Ш. Әл-кыйсмел-әүвәле
мин китаби «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Хәзерге телгә
күчерүчеләр: Х.Хисмәтуллин, С.Исәнбаев, В.Ильясов; фарсыча текстларны
тәрҗемәләүче С.Ногманов)» // Мәрҗани Ш. Сайланма әсәрләр. Казан, 1989.
Б.129-130) Алга таба, замандашына мөрәҗәгать итеп, Мәрҗани концептуаль
сораулар бирә: «И мескин! Әгәр синең «мөселман»нан башка бер исемеңне
алар белмәсә иде, сине, әлбәттә, «мөселман» дип нәфрәт иткән булырлар иде.
Татар булмасаң, гарәп, таҗик һәм нугай түгел, кытай, рус, француз һәм немец
та түгел, инде кем булырсың? Яхшы ки, әле сарт халкы, чирмеш, мукшы, ар
халыкларының барлыкларын белмәгәнлекләреннән, сине ул исемнәрнең берсе
белән дә атамаганнар. Нинди хәмиятсез, аңсыз син! Әгәр шулай булса, үзеңне
чирмеш йә мукшы санап, разый булып йөрер идеңме?» (Шунда ук. Б.130).
Югарыда китерелгән фактларга нигезләнеп, хәзерге заман тарих фәнендә
ныклы урын алган «Насыйри татар милләте корылышында эстафетаны Мәрҗанидән кабул итеп алган» дигән фикер яңадан карауны таләп итә.
Нәкъ менә К.Насыйри беренче булып туган халкым татарлар дип игълан
итә, заманча этнос төшенчәсенә билгеләмә бирә, үзенең гомерен туган телен
өйрәнүгә багышлый, аның милләт төзелешенең мөһим компоненты булган
язма тел нигезен барлыкка китерүгә зур көч куя. Безнең болай дип язуыбыз
шушы четерекле өлкәдә беренчелек мәсьәләсенә кагыла һәм һич кенә дә
ХХ гасыр башы мөселман җәмгыятендә татар милли үзаңын формалаштыруга
Ш.Мәрҗани һәм аның «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»
китабының гаять зур йогынтысына каршы килми.
Үзенең 1885 елгы Календаренда басылып чыккан «Әт-тәфтиш вә-әт-
тәхаккем» язмасында Насыйри Ш.Мәрҗанинең «Гилаләт әз-замани фи тарихи
Болгар вә Казан» мәкаләсен тәнкыйтьли. Анда ул галимнең гарәпчәне яхшы
белмәгән кеше өчен аңларлык булмаган текстының телен «яңадан кабатлап
булмаслык яраксыз тел» дип бәяли (Календарь. Казан, 1884. Б.38) (Вәлиди З.
Мәрҗанинең бер әсәре турында Каюм Насыйри // Мәрҗани: Фәнни-популяр
җыентык / Хәзерге телгә күчерүче Гөлчәчәк Латыйпова; фәнни мөхәррир
Миркасыйм Госманов. Казан, 2010. Б.630).
Г.Рәхим белән Г.Гобәйдуллин шушы уңайдан болай дип билгеләп
үттеләр: «XIX гасырда безнең татар теле әле чын мәгънәсе белән «урам
теле» иде. Ул телдә җитди бер нәрсәне язып аңлату, тирән фикерләр бәян
итү мөмкин түгел, чөнки кирәк кагыйдә, кирәк өслүб ягыннан булсын, ул
нык бер дисциплина астына алынган иде. Шуның өчен дә Мәрҗани, никадәр
принцип ягыннан татар телендә язу тарафдары булса да, «Мөстәфад»ны саф
татарча итеп чыгара алмады, бары тик китапның тормышка иң якын булган
анекдот характерындагы урыннары гына татарча булып чыктылар» (Рухи
мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Г.Рәхим, Г.Газиз. Татар әдәбияты тарихы.
Борынгы дәвер. XVII – XIX гасырлар = Духовное наследие: поиски и открытия.
Г.Рахим, Г.Газиз. История татарской литературы. Древний период. XVII – XIX
века. Т.2. / төз., текст иск. һәм аңл. әзерл.: Л.Ш.Гарипова, Л.Р.Надыршина,
А.М.Ахунов, И.Г.Гомәров, Г.А.Хөснетдинова. Казан, 2022. 16 нчы чыг. Б.211).
Татар этимологиясе хакында М.Сәгъди болай дип ассызыклый: «Ул,
ачыктан-ачык иң әүвәл үз халкын «татар халкы», телне дә «татар теле» дип
шаулатып күтәреп чыгучы һәм Фәезханның остазы Мәрҗани «Лисане төрки
мин аксар әл-лисанә вә бәгъдәһа ган истиляхател голум» дип, төрек-татар
теленең ярлылыгын ачыктан-ачык сөйләп торган вакытта татар теленең башка
телләрдән бер дә ким түгел, бәлки артык яклары булганын кычкыручы, шуны
дәлилләр белән исбат итүче булды. Ул үзенең «Къәвәгыйде китабәт»е аркылы
1892 елда ук матбугатка: «безләр татармыз; үземезгә кирәк сүзләрне табсак
гарәбтән аламыз, табсак фарсыдан аламыз, табсак төректән аламыз, ләкин үз
телемезнең нәхү кагыйдәсенә саламыз, үземезгә йитәрлек нәхүемез бар!» дип,
уртага татарлык тимер казыгын ныгытып утыртып куйды» (Сәгъди Г. Татар
әдәбияты тарихы. Казан, 1926. Б.53.).
Татар теле – урам теле, ул әдәбият һәм фән теле булырга сәләтле түгел
дигән карашларга каршы төшеп һәм алар белән бәхәскә кереп, К.Насыйри
аның өстенлекле якларын тәгаен мисаллар ярдәмендә исбатлап та бирә.
Ул туган теленең фигыль формалары байлыгына ихластан соклана һәм бу
күренешне телнең камиллеген раслый торган иң мөһим дәлил дип саный
(Ганиева Р.К. Каюм Насыйри – яңа заман татар ренессанс хәрәкәтенең
башлап җибәрүчесе // Зеленодольский регион: проблемы истории и культуры. Восток-Запад: диалог культур Евразии. Под ред. А.А.Бурханова. Вып. 3.
Казань, 2003. С.272-273).
Иҗтимагый мохитнең басымына карата Насыйриның җаваплары кайчак
аның үз хезмәтләрендә дә чагылыш таба. Аерым алганда, «Ләһҗәи татари»
(1895) дип исемләнгән татар теленең аңлатмалы сүзлегенең беренче томына
кереш сүзендә ул ачынып болай дип яза: «... татар телебезгә хезмәтчеләр
була килмәгәнлек сәбәпле, татар телебез артта, бик еракта йоклап калган.
Әмма татар телебезгә хезмәтче мин булыйм дип утыз биш ел уздырдым.
Ләкин күп мәгънә чыкмады. Төн-көн никадәр тырышсам, шулкадәр җәфа
чиктем. Милләтебез халкын татар дип атасам, яратмадылар, татар теле дисәм,
яратмадылар...» (Насыйри К. «Ләһҗәи татари»дан // Насыйри К. Сайланма
әсәрләр. Ике томда. Беренче том. Казан, 1974. Б.33).
Г.Ибраһимов « Каюм Насыйриларның тарихи урыннары» исемле
мәкаләсендә «Борынгы хаким, диктатор гарәпчәдән татарга әйләнүдә»
Насыйри «ачык кискен беренче революционер булып саналырга тиеш» дип
яза (Ибраһимов Г. Каюм Насыйриларның тарихи урыннары // Ибраһимов Г.
Әсәрләр: 15 томда. 12 т. Академик басма. Казан, 2021. Б.159). Насыйри белән
Мәрҗанига караганда «сулрак» карашларда торган Хөсәен Фәезхановның
әсәрләре үз заманында басыла алмады, «Шулай итеп, бу тел бабында хезмәтнең
зур төп нигез бурычы – бигрәк тә беренче адымында – тик Насыйрига йөкләнде.
Ләкин бу иттифакый килеп чыккан хезмәт түгел иде, тарихи мәҗбүри бер
хәрәкәт иде» дигән нәтиҗә ясый Г. Ибраһимов (Ибраһимов Г. Яңа әдәби татар
теленең беренче баскычларында // Ибраһимов Г. Әсәрләр: 15 томда. 10 т.
Казан, 2018. Б.147).
1888 елда «Тәрҗеман» газетасында (№9, 5 сентябрь) дөнья күргән
һәм Россиянең мөселман халыклары арасында таралган яңа басмаларга
багышланган аналитик мәкаләсендә И.Гаспралы туып килүче фикер уяну
һәм халык әдәбияты оешу юнәлешенең беренчел билгеләре һәм туган телне
яхшырту, эшкәртү; фикерне уяту, торгынлык халәтендәге яшәешкә этәргеч
бирү теләген һәм омтылышын раслаучылар буларак мөхтәрәм К.Насыйриның
«тәрҗемә һәм җыентыклары»н, Санкт-Петербург ахуны Г.Баязитовның
«Тормыш вә мәгыйшәт» китабын, Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла»
(1886) һәм Заһир Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» (1887) һ.б.
әсәрләрне атый (Модернизационные процессы в татарско-мусульманском
сообществе в 1880-е – 1905 гг.: документы и материалы. Казань, 2014.
С.40-41).
1900 елда, Россия мөселманнарының басма сүзендәге яңа күренешләргә
күзәтү ясап, үзенең «язучылар» исемлегендә И.Гаспралы беренче итеп янә
К.Насыйрины атый, аннан соң исемлектә мулла Таһиров, Әхмәтһади Максуди,
Галимҗан Баруди, Ризаэддин Фәхретдин, Нариман Нариманов, Ганиев килә
(Шунда ук. Б.122-123).
К.Насыйриның тел гыйлеме буенча теоретик әзерлеген һәм аны нечкә
сиземләвен бәяләп, Г.Рәхим һәм Г.Гобәйдуллин тел кагыйдәләрен чынбарлыкта
куллану кыенлыгына, шулай ук мәгърифәтченең бу өлкәдә гамәлгә керткән
алымнарына игътибар итәләр. Нәкъ менә объектив кыенлыклар сәбәпле,
Насыйри әдәбият бүлегендә тәрҗемәләр, хикәяләр, кыйссалар куллану аша
туган теленә «оя» ясый, шул рәвешле халыкка уку өчен материаллар тарата. Бу
эш нәтиҗәсендә ул бастырып чыгарган әдәби әсәрләр ике арада үзенчәлекле
күпер ролен үти, татар әдәби телен формалаштыру юлында баскыч була дип билгели алар (Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Г.Рәхим, Г.Газиз. Татар
әдәбияты тарихы. Борынгы дәвер. Казан, 2022. Б.211).
1910нчы еллар башында вакытлы матбутта «Без кем?» дигән сорауга җавап
эзләү башлана. Нәкъ шушы вакытта татарлыкны яклаучы төркем вәкилләре
Ш.Мәрҗанинең – тарих, К.Насыйриның тел белеме буенча хезмәтләренә
мөрәҗәгать итәләр.
1912 елда К.Насыйриның фән һәм мәгърифәтчелек өлкәсендәге батырлыгын
үзенең «Татар әдәбиятының барышы» дигән хезмәтендә Җ.Вәлиди түбәндәгечә
аңлата. Егермешәр ел мәдрәсәдә укыган шәкертләрнең иң зур хыялы – бай
мәхәлләдә мулла вазифасына ирешеп, мәҗлестән мәҗлескә генә йөрү булган
заманда, «... шулар арасыннан ук безнең Каюм абзый килеп чыга. Ул безнең
татар исемле бер халык булуымызны һәм безнең шулай татар булырга
тиешлегемезне һичкемнең буңа илтифат итмәвенә, колак салмавына карамыйча
дәгъва итә. Һәм шул безнең татарлыгымызга кулыннан килгән кадәр хезмәт
итәргә керешә. Менә аның идеалы, менә аның хезмәте» (Вәлиди Җ. Татар
әдәбиятының барышы // Җамал Вәлиди: әдәби һәм тарихи-документаль
җыентык / төз. Диләрә Абдуллина, Җәүдәт Миңнуллин. Казан, 2010. Б.133-
134).
Шул ук 1912 елны «Йолдыз» журналисты Габделбари Баттал үзе эшләгән
газетада «Телемез» дигән зур мәкалә нәшер итә. Автор мәгърифәтчене «татар
теленең атасы, гыйлем вә әдәп хадиме, [...] тырыш вә эш сөюче кеше» буларак
бәяли. «Габделкаюм абзый – мәҗмугаи әсәренең күләме игътибары белән күп
язучы мөхәррирләрдән саналырга тиеш вә телебезгә иткән хезмәтләре ягыннан
әдәбият тарихыбызда иң беренче урынны тотарга мөстәхикъ (лаеклы) бер
заттыр» дип яза ул. Шушы уңайдан, «Шура» (Оренбург) журналы редакторы
Р.Фәхретдиннән бу мәшһүр шәхескә игътибар итүен сорый. «Ш.Мәрҗани
исемен тергезергә керешкән затлар бервакыт Габделкаюм абзыйны да
сагынырлар, аның исемен дә тергезеп, хезмәт вә гамәлләрен мөкәммәл сурәттә
язып, халкыбызга танытырлар» дигән өмет белдерә (Баттал Г. Телемез // Рухи
мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Габделбари Баттал. Сайланма әсәрләр =
Духовное наследие: поиски и открытия. Габдулбари Баттал. Избранные
сочинения / төз., текст. иск. һәм аңл. әзерл.: Л.Ш.Гарипова, А.Н.Хәсәнова,
Г.М.Ханнанова; кереш сүз авторы А.Н.Хәсәнова. – Т.1. – Казан, 2023. Б.112).
Татар милли үзаңын формалаштыруда К.Насыйриның урыны һәм роле
турында Г.Исхакый тулы һәм концептуаль итеп яза: «…Ике шәхес: Казанда
Каюм бәй Насыйри һәм Бакчасарайда Исмәгыйль бәй Гаспралы – хәзерге
заман милли хәрәкәтенең беренче идеологлары булып санала. Икесе дә бер үк
мәсьәләләрне калкыта: милли телне, сәнгатьне, әдәбиятны торгызу һәм тудыру,
милли тарихны эшләү һәм милли мәктәп булдыру. Икесе дә рус хөкүмәтеннән
татар телендә газета чыгару турында кайгырта. Әмма рус хөкүмәте, Казанда
һәм Кырымда тулы бер халыкның милли хәрәкәте башланып килүен белеп,
рөхсәт бирми. Шулай да, бик күп киртәләр аша узып, Гаспралы газета
бастырырга рөхсәт алуга ирешә...» (Мухамед-Гаяз Исхаки: Из политической
биографии писателя. Публикация подготовлена С.М.Исхаковым // Вопросы
истории. 2004. №9. С.12).

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев