Насыйриның Казан рухани семинариясендә укыту-методик һәм гыйльми эшчәнлеге
Сыйныф белән укыту күнекмәләрен үзләштерү, рус телен һәм әдәбиятын, Европа белем бирү системасын һәм Россия уку йортларында кулланыла торган методикаларны тирәнтен өйрәнү алга таба мәгърифәтченең педагогик, тикшеренү һәм наширлек эшчәнлегендә әһәмиятле роль уйный.
Каюм Насыйри семинариядә аралашкан шәхесләрне барлыйк.
Алар арасында иң мәшһүре – тюрколог һәм ислам белгече Н.И.Ильминский.
Насыйри Казан рухани семинариясендә укыта башлаганда, Н.И.Ильминский, татар
теле укытучысы буларак, аның өчен өлкән укытучы була. Ләкин 1858–1859 уку елында
Казан рухани академиясе ректоры белән уртак тел таба алмау сәбәпле, академиянең
миссионерлар бүлегендә Мөселманлыкка каршы юнәлеш җитәкчесе Н.И.Ильминский
Оренбургка китәргә мәҗбүр була. Архивта Насыйриның 1859 елда Ильминскийга аны
бик якын итеп язган хаты сакланган, ул хатында укучылар өчен «Мәҗмәгыль әхвал»
китабын һәм татар теле сүзлеген әзерләве турында хәбәр итә, шулай ук Ильминскийның
хатыны Екатерина Степановнага сәламләү сүзләре юллый (Гали М. Каюм Насыйриның
кулъязма мирасы // Каюм Насыйри. 1825–1945. Тууына 120 ел тулуга багышланган
гыйльми сессия материаллары / җаваплы редактор Ш.А.Рамазанов. Казан, 1948.
Б.127). Димәк, бу чорда Насыйри Ильминский белән тыгыз аралашкан, аны күренекле
тюркологның гаиләсенә кунакка чакыра торган булганнар.
1859–1961 елларда Ильминский Оренбургта казакълар белән җитәкчелек итә
торган хөкүмәт оешмасында – Оренбург тәрҗемә комиссиясендә эшли, шунда аның
җитәкчесе көнчыгышны өйрәнүче галим В.В.Григорьев йогынтысына эләгә. Григорьев
хакимияткә татарларның мәдәни-дини уянуы куркынычы барлыгын хәбәр итеп тора,
шулай ук бу уянуның күрше төрки халыкларга йогынтысы булачагын да кисәтә.
Н.И.Ильминский Казанга университетта төрек-татар теле кафедрасында эш
урыны пәйда булу форсатыннан файдаланып кайта, әмма ул фәнни эзләнүләр алып
бармый, игътибарын күбрәк Казан рухани академиясендә укытуга һәм миссионерлык
эшчәнлегенә юнәлтә. 1862-1863 елларда – укытучы, 1863–1872 елларда университетның
төрек-татар теле кафедрасында экстраординар профессор булып эшли, 1867–1872
елларда «Казан университетының гыйльми язмалары»н редакцияли, 1863–1870
елларда Казан рухани академиясендә төрек һәм гарәп телләре кафедрасында профессор
була, 1872 елда Казан укытучылар семинариясенә директор вазифасына билгеләнә.
Казанга кайткач, Н.И.Ильминский, асылда, К.Насыйри белән бер мәйданга эшли:
дәреслекләр яза һәм татар керәшеннәренә белем бирә. Тюрколог һәм миссионер
буларак, ул 1862 елда татар керәшеннәре өчен «Букварь, краткая священная история,
сокращённый катехизис и молитвы» дигән беренче әлифба әзерләп бастыра.
Үзенең белемнәрен миссионерлыкны көчәйтүгә юнәлтеп, Н.И.Ильминский гарәп
графикасыннан баш тарта һәм татар керәшеннәре өчен әлифба сыйфатында кирилл
хәрефләрен кертә. Әмма «Букварь... » семинария укытучысы һәм галимнең элеккеге
укучысы Я.И.Фортунатов авторлыгында дөнья күрә. Хезмәт урыны белән бәйле
чикләүләр чын авторның фамилиясен куярга комачаулый: Ильминский бу дәвердә
университетта укыта, ә җирле рухани цензура бары тик дин әһелләренең хезмәтләрен
бастырырга гына юл ача (Сальникова А.А., Галиуллина Д.М. Буквари для крещёных татар второй половины XIX – первых десятилетий ХХ в. // Вестник ПСТГУ. Серия
IV: Педагогика. Психология. 2019. Вып. 53. С. 92, 93).
Н.И.Ильминский укучыларның туган телләрендә белем бирә торган башлангыч
православие миссионерлык мәктәпләре оештыра, аларда уку-укыту программаларыннан
дөньяви предметларны төшереп калдырып, татар керәшеннәрен Рус православие
чиркәве кулында тотарга һәм алар арасындагы исламга кайту хәрәкәтен туктатырга
мөмкин булыр дип фаразлый. Вакыт күрсәткәнчә, ул бу юлда гаять зур казанышларга
ирешә.
1860 нчы еллар уртасыннан Насыйри һәм Ильминский арасыннан кара мәче үтүе
турында мәгълүматлар бар.
1867 елда Насыйри 87 битлек «Буш вакытларда укырга сүзләр. Берничә төрле
нәрсәләр хакында. Бу дөньяларда ни-нәрсәләр бар, ни эшләр бар – белемгә мәел
ителүчеләрне белешләндерер өчен» китабының икенче, тулыландырылган басмасын
эшли. Бу китапны сату турында русча белешмәдә аның исеме үзгәртелеп, «Сборник
статей о преметах видимой природы» дип атала (ТӘһСИның Язма һәм музыкаль мирас
үзәге, 11 ф., 1 тасв., 15 сакл. берәмлеге, 1 б.). Басманың 44 битендә татарча-русча
сүзлек, калган битләрендә кеше анатомиясе, минерология, башка табигыять фәннәре
буенча фәнни-популяр мәгълүматлар һәм үгет-нәсихәт бирүче хикәятләр китерелә,
соңгылары грамматика дәресләрендә уку өчен дип күрсәтелә.
Бу ярдәмлекне төзүнең инициаторы Н.И.Ильминский булган икән. Әмма ул
Насыйрига әлеге тәкъдим белән турыдан-туры мөрәҗәгать итмичә, Каюм белән бергә
эшләгән Я.И.Фортунатов аша астыртын эш йөрткән. Миссионер мондый басманың
кирәклеген, структурасын Я.И.Фортунатовка аңлаткан, анысы Насыйрины әлеге
хезмәтен киңәйтеп һәм зурайтып язарга ризалаткан (Шунда ук).
Бу дәвердә Насыйриның миссионер Н.И.Ильминский белән аралашып яшәве
хакында мәгълүматлар юк. Моңа Каюмның ул чорда булып узган кайбер вакыйгалардан
хәбәрдар булуы сәбәпчедер. Насыйриның авылдашлары исламга күчәргә сорап, патшага
язган үтенечкә җавап итеп, 1866 елның 1 октябрендә Ильминский, Казан губернаторы
вазифаларын башкаручы вице-губернатор Е.А.Розов казаклар отряды, җирле хакимият
һәм православие чиркәве вәкилләре белән бергә, Шырданга һәм күршедәге авылларга
килә. Бу төркем аларның патшага язган үтенечләренең кире кагылуны әйтеп,
православие диненә кайтырга өнди. Әмма үгетләү нәтиҗә бирми (Представление
исправляющего должность казанского губернатора вице-губернатора Е.А.Розова
от 5 декабря 1866 года за № 5505 // Ильминский Н.И. Казанская крещёно-татарская
школа. Материалы для истории христианского просвещения крещёных татар.
Казань: Типогр. В.М. Ключникова, 1887. С.294). Нәтиҗәдә Казан губернасында кулга
алынганнардан 31 кеше Себергә сөрелә, алар арасында мөселманнар да була. Исламга
кайткан бик күп татар керәшеннәре хөкемгә тартыла, төрле срокларга төрмәгә ябыла.
Хакимият исламга кайткан татар керәшеннәрен «иманнан ваз кичкән һәм хакимияткә
каршы төшкәннәр» белән тигезли (Загидуллин И.К. К вопросу отпадения крещёных
татар Казанской губернии в мусульманство 1866 года // Национальный вопрос в
Татарии дооктябрьского периода: Сб. статей. Казань, 1990. С.75, 77). (Насыйриның
авылдашлары 1905 елдан соң гына рәсми рәвештә җирле мөселман мәхәлләсенә язылу
бәхетенә ирешәләр.)
Күрәсең, Ильминскийның мөселманлыкка каршы юнәлтелгән гамәли эшчәнлеген
күреп, Насыйри аның белән аралашудан ваз кичә. Чөнки Каюм туган авылындагы
хәлләрне бик яхшы белеп тора: анда 1864 елдан мулла булып кече энесе Габделкави
хезмәт итә.
Насыйриның тикшеренүче буларак формалашуында гарәп теле укытучысы, Алтын
Урда тарихы буенча тарихи-археологик тикшеренүләр алып барган Г.С.Саблуков
(1804–1880) әһәмиятле роль уйный. 1858–1859 уку елында аның семинариядән китүен Насыйри бик авыр кичерә. Аның киткәнен ишетеп, Насыйри, укытучының өенә килеп,
бик нык борчылуын һәм аңа теләктәш булуын әйтә. Семинариядән – Н.И.Ильминский
белән Г.С.Саблуков, Академиядән татар теле укытучысы Биктимер Йосыпов киткәч,
Насыйри семинариядә үзе генә калуы өчен хафалана. Ильминскийга 1859 елда язган
югарыда аталган хатында «Мин ялгыз калдым. Йа Алла!» дип яза (Гали М. Каюм
Насыйриның кулъязма мирасы. Б.127).
1858 елның 23 апрелендә олы абыйсы Габделхәйгә язган хатында Насыйри болай
дигән була: «…Семинариядә ике ел торамын, анда һәм ялгыз. Ни итмәк кирәк. Әмма сез
ничек чыдыйсыз? Хәер, сезнең шөгылеңез күп, тоелмай торгандыр. Белмим, миңа, кая
барсам да, дөнья тар, эчем вәсвәсә берлән тулган, һәммәсе хыяле батыйль (буш хыял).
Ник вәсвәсә булмасын, һәр җанибтан җәмигъ ноксанат (һәр яктан бөтен кимчелек)
миндә җыелган» (Каюм Насыйри язган хатлар // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 4
томда. 3 нче том / Төзүче, гарәп графикасыннан аерым текстларны гамәлдәге язуга
күчерүче һәм кереш мәкалә авторы Хуҗиәхмәт Мәхмүтов. Казан, 2004. Б.355).
Күренеп тора, Насыйри, бер яктан, бер күзенең тумыштан сукыр, икенче күзенә
бераз ак төшкән булуыннан уңайсызлана, икенче яктан, руханилар семинариясендә
укыта башлагач, үзенә якты йөз күрсәткән һәм ярдәм иткән хезмәттәшләре эштән
киткәч, ялгызлык халәтен кичерә. Күрәсең, бу шәхесләр Насыйриның семинариядә
эшли башлаган елларда аның иң якын аралашкан хезмәттәшләр даирәсен тәшкил
иткәннәр.
Ильминскийдан соң татар телен Насыйри белән беррәттән Казан рухани
академиясен тәмамлаган Яков Иванович Фортунатов укыта. Насыйри аның белән
дә дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләрдә була: архивында хезмәттәшен чәй эчәргә
чакырган язу да сакланган (Гали М. Каюм Насыйриның кулъязма мирасы. Б.127).
1860 елларда икесе дә «Русча-татарча сүзлек» төзиләр, бу да аларның тыгыз
хезмәттәшлеге турында сөйли. Кызганыч ки, Я.Фортунатов сүзлеге, авторның 1870
елның июлендә вафаты сәбәпле, кулъязмада килеш кала, Насыйри исә, үзенең хезмәтен
1878 елда бастырып чыгара (Шунда ук. Б.127).
Бу елларда Казан рухани академиясе укытучысы А.Д.Троянский Насыйриның
«Кыскача татар нәхүе» («Краткая татарская грамматика, изложенная в примерах»)
(Казан, 1860) дәреслеген редакцияли (Гали М. Каюм Насыйриның кулъязма мирасы
Б.127).
Фәнни һәм педагогик эзләнүләре барышында Насыйри Казанның рус
фәнни интеллигенциясе белән үзара аңлашып эшләүгә ирешә. Ул Казан рухани
семинариясендә эшли башлаганда, Казан университетының «көнчыгыш разряды»
башкала университетына күчерелә, анда көнчыгыш факультеты итеп оештырыла.
Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең – ориенталистларның – элекке составыннан
И.Готвальд (1813–1897) кына кала, ул 1849 елда Санкт-Петербургка киткән профессор
А.К.Казембек урынына көнчыгыш телләре укытучысы була. «Көнчыгыш разряды»
башкала университетына күчкәч, студентларсыз калган И.Готвальд университетның
фәнни китапханәчесе булып эшли башлый (Ермолаева Г. Готвальд Иосиф Фёдорович //
Научная библиотека Казанского университета в лицах Ч.1. Сотрудники библиотеки,
1806-2007 гг. / сост. В.И.Шишкин, Ж.В. Щелыванова. Казань, 2011. С. 95-98).
Насыйри семинариядә укыткан укучылар һәм Казан рухани академиясеннән аңа
консультациягә яки өстәмә дәресләр алырга йөргән студентлар, нигездә, православие
руханиларының уллары була.
Насыйрида укыган кайбер укучылар белем алуларын Казан рухани
академиясендә дәвам итә. Аның шәкертләре арасыннан иң зур карьера ясаган
шәхес дип Василий Владимирович Катаринскийны (1846–1902) атарга мөмкин. Ул,
1872 елда Казан рухани академиясен уңышлы тәмамлап, башта Чабаксар руханилар
училищесында рус теле һәм чиркәү-славян теле укытучысы булып эшли. 1874 елда Пермь, Оренбург, Уфа губернияләре, Урал һәм Тургай өлкәләре составында Оренбург укыту округы оештырылгач, Катаринский 1875 елда Н.И.Ильминский тәкъдиме белән
бу округтагы татар, башкорт һәм казакъ мәктәпләренең инспекторы итеп билгеләнә.
Бу вазифаны 1902 елга кадәр башкарган В.В.Катаринский кыргызларга русча
«Букварь для киргиз», «Первоначальный учебник русского языка для киргиз» (1894)
китапларын нәшер итә. «Грамматика киргизского языка» (1897), «Материалы по
этнографии киргиз» (1899) исемле хезмәтләр яза. Русчадан казакъчага дини «Изге
Иосиф» һәм «Изге гайыб» китапларын тәрҗемә итеп, аларны рус-казакъ башлангыч
училищеларына дәреслекләр сыйфатында тәкъдим итә (Катаринский Василий
Владимирович // «Казакстан». Национальная энциклопедия. Т.3 / Гл. ред. Б.Аяан.
Алматы, 2005. С. 186-187).
Инспектор Катаринский – шулай ук авторсыз гына нәшер ителгән «Башкортлар
өчен әлифба» (1892) әзерләүче: анда кириллицага нигезләнгән 39 хәрефле алфавит
тәкъдим ителә; шулай ук 43 тематик бүлектән гыйбарәт, 2 мең сүзне эченә алган
«Кыскача рус-башкорт сүзлеге»нең (1893); 2600 язма сыйдырган «Башкортча-
русча сүзлек»нең төзүчесе (Латыпова Р.М. Катаринский Василий Владимирович //
Башкирская энциклопедия. Т.3. З-К. Уфа, 2007. С.372).
Тел белеменнән иң яхшы укучыларның берсе П.П.Масловский татар теленә –
руханилар училищесында, 1860 елдан семинариядә, Насыйрида укыганда өйрәнә.
Дәресләрдән тыш, еш кына Насыйри белән әңгәмәләр кора, укытучысына «педагогик
максатларда» халык иҗаты үрнәкләрен эшкәртергә ярдәм итә (Рәхим Г. Каюм
Насыйриның тәрҗемәи хәле // Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар = Духовное
наследие: поиски и открытия / редкол.: И.Г.Гомәров (проект җит. һәм җавап. мөх.),
З.З.Рәмиев, А.М.Ахунов; төзүчеләр: Л.Ш.Гарипова, Г.М.Ханнанова. Казан, 2020. Б.
71), күрәсең, кулъязма текстларны әдәбиләштерә.
Казан рухани академиясенең К.Насыйридан консультацияләр алган студентлары
арасында Төркестанның булачак зур түрәсе, Көнчыгышны өйрәнүче, этнограф һәм
миссионер Н.П. Остроумов (1846–1930) та бар. Ул Казан рухани академиясендә укыган
1866–1870 елларны болай дип искә ала: «Дүртенче елымда Е.А.Малов күрсәтмәсе
белән мин гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация язу белән шөгыльләндем, һәм
темам буенча Рабгузиның «Кыйссас әл-әнбия» китабын тәрҗемә итәргә тиеш идем.
Тәрҗемә миңа гарәп телен тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итте. К.Насыйри ярдәмендә
мин аны әдәби татар теленә яхшы гына аударып чыга алдым» (Шарафутдинов З.Т.,
Ханбиков Я.И. История педагогики Татарстана. Казань, 1998. С.32).
Мөгаллимнең һөнәри кызыксынулары басмага әзерләнгән һәм инде нәшер ителгән
хезмәтләрендә ачык чагыла.
Казан рухани семинариясенең татар теле укытучысы булганда, Насыйри мөселман
дине буенча ике китап яза. Сүз, беренче чиратта, 1859 елда һәрбер татар кешесенә
аңлаешлы телдә язылган 173 битлек «Мәҗмәгыль әхвал» (1895 елда нәшер ителгән)
турында бара, аның нигезен «Сират ән-нәби» тәшкил итә (Рәхим Г. Каюм Насыйриның
тәрҗемәи хәле. Б. 71). Мөхәммәт пәйгамбәрнең игелекле гамәлләре һәм сәхабәләрнең,
табигыйннарның тормышлары турындагы бу китап Насыйриның мөгаллимлек
эшчәнлеге кысаларында әзерләнгән һәм семинария укучыларын ислам тарихы белән
таныштыруны күздә тоткан дип уйлыйбыз. Татар теле укытучысы Я.И.Фортунатовка
язган хатларының берсендә Насыйри, аны чәйгә чакырганда, башка материаллар
белән беррәттән «Мәҗмәгыль әхвал» китабын да кайтаруын үтенгән (Гали М. Каюм
Насыйриның кулъязма мирасы Б.127).
Насыйри, югарыда аталган хезмәтенең беренче кисәген, «Шәҗәрәи мөбарәкәи
пәйгамбәр» дигән исем куеп, 1860 елда нәшер иткән. Бу китап «1800–1896 елларда
Казан имп. университеты типографиясендә басылган китаплар каталогы»нда (Казан,
1896) исәпкә алынган (Каюм Насыйриның басылып чыккан хезмәтләре // Насыйри К.
Сайланма әсәрләр. Ике томда. Икенче том. Казан, 1975. Б.289).
Насыйриның семинариядә эшләгәндә язган беренче фәнни хезмәте – «Кыскача
татар нәхүе» 1860 елда басыла, ул рус телен өйрәнүче татарларга, татар телен өйрәнүче
русларга адреслана. Әлеге басманы бәяләп, әдәбият белгече Г.Сәгъди 35 яшьлек Каюм
Насыйрины ул замандагы иң алдынгы һәм өлгереп җиткән филолог һәм татар теле
белгече дип бәяли (Сәгъди Г. Татар халкының үсешендә Каюм Насыйриның роле //
Совет әдәбияты. 1944. № 10. Б.53).
1860 елда К.Насыйри уку өчен 12 битлек «Буш вакытларда укырга сүзләр. Берничә
төрле нәрсәләр хакында» китабын да бастырып чыгара, ул балалар һәм үзлегеннән
укырга өйрәнүчеләр өчен тәгаенләнә. Бу китап татар телендәге беренче фәнни-
популяр басма һәм беренче балалар әдәбияты үрнәге булып тора (Заһидуллина Д.Ф.
Татар әдәбиятын укыту методикасы: Метод. кулланма. Казан, 2000. Б.27). (Инде
әйтелгәнчә, 1867 елда китапның тулыландырылган варианты нәшер ителә).
Каюм Насыйриның семинариядәге беренче биш еллык укыту-методик хезмәтенең
нәтиҗәләре шундый.
Аннан соңгы елларда наширлек эшчәнлегендәге беркадәр өзеклекне исә күпмедер
дәрәҗәдә Насыйриның 1865 елда өйләнүе һәм 1866 елда сөекле хатынының вафаты
белән аңлатып була.
Алга таба Насыйриның фәнни һәм методик эзләнүләр тематикасы киңәя. Бер яктан,
ул фәнни мәкаләләр яза башлый. Икенче яктан, хезмәтләрен семинариядә укучылар
өчен түгел, ә мөселманнарны күздә тотып төзи.
Аның 1867 елда нәшер ителгән 23 битлек ислам гакыйдәсе турындагы «Гакаид
исламия» исемле китабы татар шәкертләренә тәгаенләнә, бу хезмәт шул ук елны кабат
«Гакаид рисаләсе» исеме куелып дөнья күрә.
1868 елда Насыйриның төрек теленнән тәрҗемә иткән «Кырык вәзир» китабы чыга,
ул китап сөючеләр тарафыннан яратып кабул ителә һәм мәгърифәтче үзе исән вакытта
берничә тапкыр кабатлап нәшер ителә Каюм Насыйриның басылып чыккан хезмәтләре
// Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Икенче том. Казан, 1975. Б.290).
Җәйге ялы көннәрендә крестьяннарның көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен
өйрәнү, туган халкының мәдәнияте турында материаллар туплау максаты белән Тау
ягындагы татар авылларына сәфәрләре Насыйриның туган якны өйрәнү, этнография
һәм фольклор белән кызыксынуын тагын да арттырып җибәрә.
Шулай комплекслы экспедицияләргә чыгу, эзләнүләр алып бару һәм фәнни
әдәбиятны өйрәнү нәтиҗәсендә Насыйри этнограф-галим булып җитешә.
Насыйриның антрополог-тикшеренүче буларак өлгерүен аның 1867 елда язылган
авыл халкының синкретик характердагы дини күзаллауларына багышланган
«Казан татарларының тормышында ислам дине йогынтысыннан тыш барлыкка
килгән ышанулар һәм гореф-гадәтләр» дигән русча фәнни хезмәте раслый. Автор
халыкның көнкүрешендә һәм телендә сакланып калган борынгы кыйммәтләргә
игътибар итә. Мәкалә Рус географик җәмгыятенә җибәрелә һәм 1880 елда басыла.
Профессор В.В.Григорьев бу мәкаләгә кереш сүзе рәвешендә язган бәяләмәсендә
(1868 ел) Насыйри хезмәтенең гадәти түгеллегенә игътибар итә, тикшеренүне
татарларның борынгы ышанулары турындагы беренче тәҗрибә дип бәяли. Рецензия
авторы татар теле укытучысын рус телле укучыга «ислам пәрдәсе»н күтәреп
күрсәтүче тикшеренүче дип атый. Профессор мәкаләдән алган тәэссоратлары белән
уртаклашканда, хисләрен яшерми: «Татар-мөселманнар арасында Насыйров әфәнде
кебек күзәтүче булганы юк иде әле, бөтен мөселман дөньясында була да алмый. Казан
университетында Европача белем алуы (биредә Григорьев автор университетта укыган
дип ялгыша. – И.З.) аны, мөселманнардан беренче буларак, акыл ягыннан шундый
югарылыкка күтәргән, ул ислам диненә объектив рәвештә карый алган. Татарларны
шактый яхшы белгәнгә, мин мондый күренеш мөмкин дип башыма да китермәгән
идем» (Насыри К. Обряды и поверья казанских татар, образовавшиеся помимо влияния на жизнь их суннитского магометанства // Записки императорского Русского географического общества. По отделению этнографии. 1880. Т.6. С.241).
Күрәсең, семинариянең татар теле укытучысын булачак православие дине
руханилары арасында ислам динен пропагандалауда гаепләүләрдән якларга теләп,
В.В.Григорьев авторга татар керәшеннәре диненең синкретик характерын өйрәнергә
тәкъдим итә һәм, рухани семинариясе җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткәндәй, кереш
сүзенең ахырын болай тәмамлый: «Аның башкаларныкыннан аерылып торган
карашларында, фәннилеккә якын тикшеренүләрендә мөселман динен пропагандалау
итеп кабул итәрлек нигез юк» (Шунда ук. С.242).
Каюм Насыйриның семинариядә мәгърифәтче буларак формалашуының иң ачык
чагылышы һәм кире кагылмаслык дәлиле булып аның Мөхәммәтвәли Яхин белән
бергә 1862 елда хакимияттән Казанда татар телендә «Таң йолдызы» дигән атналык
газета чыгарырга рөхсәт соравы тора.
Шул рәвешле, 1855–1860 елларда үзенең дөньяви һәм дини эчтәлекле хезмәтләрен
әзерләгәндә, укытучы буларак, Насыйри Казан рухани семинариясе укучыларына
йөз тотса, аннан соңгы елларда туган халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү
бурычы алгы планга чыга башлый.
Семинариядә эшләгәндә әти-әнисенә язган бер хатында ул болай ди: «... бик скучно,
белмәймен, ничек дөньяны уздырырга кирәк. Гомер тизрәк бетсә иде. Бертөрле кеше
булса, әллә ни эшләр кылыр иде. Аллага шөкер, мин – Әюб галәйһиссәламнең энесе,
ягъни сабыр. Нух галәйһиссәламнең энесе булып, Сөләйман пәйгамбәрнең энесе дә
булмасаң, дөньяда торырга бер дә ярамый» (Рәхим Г.Насыйриның тәрҗемәи хәле.
Б.60-61).
Насыйри бу пәйгамбәрләрнең кайсы гүзәл сыйфатларының үзендә булуын
теләгәндер – төгәл генә әйтүе кыен, чөнки аларның тормышы тоташ сынаулардан
гына торган. Әюб пәйгамбәр какшамас ныклык һәм сабырлык сыйфатлары белән
танылган. Сөләйман пәйгамбәр бик күп телләр белгән, хайваннар һәм кошлар телен
аңлаган – табигать белән гармониядә яшәгән. Нух пәйгамбәр кяферләр тарафыннан
күп газаплар күргән, әмма Аллаһ кушканны үтәгән, кешелекне бөтендөнья туфаныннан
коткарган, шуннан соң Җирдә яңа тормыш башланган: ул Кешелекнең бөек максатына
хезмәт иткән.
Шул рәвешле, «кечкенә секуляр җәмгыятьтә», рус зыялылары һәм рус мәдәнияте
белән таныш татар зыялылары, интеллектуаллары арасында Насыйри кайсыдыр бер
мизгелдә иҗтимагый ялгызлыкта кала, аның педагогик эшчәнлеге никадәр генә тыгыз
булмасын, никадәр генә методик һәм фәнни эзләнүләр белән мавыкмасын, иҗтимагый
ялгызлыктан барыбер котыла алмый.
Насыйриның, семинариядән киткәч, нәрсә белән шөгыльләнүе безгә мәгълүм
түгел. Күрәсең, кешеләр соравы буенча рәсми кәгазьләр тәрҗемә итеп һәм аларга
русча гаризалар язып биреп акча эшләгәндер.
Билгеле булганча, ул 1870 елда Казан календареның беренче чыгарылышын әзерләп
бастыра. Ә 1871 елдан үзенең фатирында рус теленә өйрәтү буенча шәхси мәктәп
оештыра – бу турыда киләсе язмаларда сөйләрбез.
1871 елның ноябрендә Насыйри янына инспектор В.В.Радлов килеп, үзенең
мөселманнарны рус грамотасына өйрәтү буенча училищеларның инспекторы итеп
билгеләнүен әйтә. Насыйриның, фәкать аның гына русча-татарча мәктәп оештыра
алуын ассызыклый. Шунда Насыйри кабат үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоя.
Инспекторның ихластан әйтелгән сүзләренә тәэсирләнеп, Насыйри да, ачылып китеп,
эчкерсез рәвештә элекке эшеннән бик моңсу, төшенке халәттә китүе турында җиткерә.
«Казан шәһәрендә мөселман балалары урысча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы» дигән
истәлек язмасында Насыйри үзе хакында өченче заттан болай дип яза: «Вә һәм шул
инспектор хәзрәтләренә үзенең элгәре хезмәтеннән нәүмиз булып чыкканын шикаять итеп сөйләшкәч, инспектор хәзрәтләре һәм һавадагы торналар белән күп бәшарәтләр
(сөенечләр) биреп, бу адәмнең һәм күңелен берничә тәшвиштән (борчудан) чыгарып,
үз файдасына күндерде» (Насыйри К. Казан шәһәрендә мөселман балалары русча
укый торган мәдрәсәнең ибтидасы // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда.
Беренче том. Казан, 1874. Б.49). В.В.Радлов җавап сүзендә үзенең халык мәгарифе
министры белән яхшы мөнәсәбәттә булуын һәм Насыйрига яңа башлангычларында
һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер булуын ышандыра.
К.Насыйри язган тексттан ул элекке эшеннән педагогик хезмәтенә бәйле җитәкчелек
белән килеп чыккан ниндидер килешмәүчелек һәм укытучы тарафыннан бик авыр
кабул ителгән ниндидер мәсьәлә сәбәпле киткән дигән тәэсир кала. Шулай да бу
җәһәттән төгәллек кертергә нинди дә булса яңа чыганаклар әлегә табылмады.
Бу мәсьәләдә К.В.Харламповичның Насыйри семинариядән 1870 елда
Я.И.Фортунатов вафатыннан соң Казан архиепископы Антоний тәкъдиме
яисә Н.И.Ильминский әйтүе белән киткән дигән версияләр белән килешәбез
(Харлампович К. П.П.Масловский и его переписка с Н.И.Ильминским. С.78).
Тулаем алганда, 1855–1870 елларда православие дини уку йортларында укыту
Насыйрига Казанның гыйльми интеллигенциясе белән аралашу мөмкинлеге бирә,
бу аралашу аңа үзенең дәреслекләрен язганда һәм үзлегеннән яңа белемнәр алганда,
фәнни-эзләнү алымнарын үзләштерүдә бик нык ярдәм итә. Белемен тирәнәйтүдә
1860 елларда аның Казан университетында ирекле тыңлаучы буларак лекцияләргә
йөрүе дә зур роль уйный.
Каюм яшәгән «кечкенә секуляр җәмгыять», бер яклап, аның традицион мөселман
җәмәгатьчелеге белән элемтәләрен беркадәр чикли, икенче яклап, аның чит телле
аудиторияләрдә татар телен укыту методисты, тикшеренүче буларак формалашуына
җирлек әзерли. Үзенең иҗади эшчәнлегендә ул уңышлы рәвештә кадими мәдрәсәдә
алган күнекмәләрен дә файдалана.
Сыйныф белән укыту күнекмәләрен үзләштерү, рус телен һәм әдәбиятын, Европа
белем бирү системасын һәм Россия уку йортларында кулланыла торган методикаларны
тирәнтен өйрәнү алга таба мәгърифәтченең педагогик, тикшеренү һәм наширлек
эшчәнлегендә әһәмиятле роль уйный.
«КУ» 10, 2024
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев