Насыйри – рус-татар мәктәбе укытучысы
Нәкъ менә укытучы булып эшләгән чорда, схоластик укыту һәм традицион фикерләү белән көрәштә, шәкертләрне рус теленә һәм математикага өйрәткәндә, Насыйри тарафыннан алдагы гамәлләренең программасы эшләнгән, калган гомерен ул шуны тормышка ашыруга багышлаган.
1870 елда Россия хөкүмәте, Идел-Урал төбәгендә яшәүче мөселманнарга махсус
уку йортлары ачып, дәүләт телен укытуны кертү турында карар кабул итә.
Каюм Насыйри Казан рухани консисториясенең атналык «Казан епархиясе буенча
хәбәрләр»ендә (1870, № 18) басылган «Россиядә яшәүче инородецларны уку-укыту
буенча күрелгән чараларның кагыйдәләре»н шатланып каршы ала. Мәгърифәтче
соңрак үзе билгеләгәнчә, 1870 елның 26 мартында расланган «Кагыйдәләр»дә аны бер
җөмлә илһамландыра – рус теленә өйрәтүне беренче мәлдә укучыларның туган телендә
алып бару турында хәбәр була ул (Насыйри К. «Казан халкына мөрәҗәгате»ннән //
Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Беренче том. – Казан, 1974. – Б.44).
1870 елгы «Кагыйдәләр»дә мөселманнар өчен башлангыч мәктәпнең ике варианты
раслана: 1) казна хисабына эшләүче рус-татар башлангыч училищесы, анда дин
гыйлеме аз укытыла, өстенлек рус теленә һәм математикага бирелә; укучыларның
туган теле рус телен өйрәнгәндә кулланыла; 2) яңа ачылган мөселман дини уку
йортларында рус класслары (рус теле һәм математика укытыла) ачу күздә тотыла, аның
чыгымнарын мәхәллә кешеләре күтәрергә, 16 яшькәчә барча шәкертләр рус классына
йөрергә тиеш була (Материалы по истории Татарии второй половины ХIХ в. – М. ;
Л., 1936. – Ч. 1. – С. 289-291).
Насыйри бу материалны, аерым алганда, хөкүмәт тарафыннан бушлай рус-татар
мәктәпләре оештырылу турындагы өлешен «Балаларны урысча укыту тугрысында»
дигән баш астында үзенең «Казан календаре»ның беренче басмасына кертә.
Казан уку-укыту округында мөселманнар өчен ачылачак яңа уку йортлары белән
җитәкчелек итәргә татар, башкорт һәм кыргыз (казакъ) мәктәпләренең инспекторы
вазифасы кертелүе һәм аңа күренекле тюрколог Василий Васильевич Радлов (1837–
1918) билгеләнүе очраклы гына килеп чыга.
1871 елда тюрколог В.В.Радлов, яңа эш урыны эзләп, Барнаулдан Санкт-
Петербургка кузгала. Юлда Казанда туктала һәм Н.И.Ильминскийның фатирында
очраклы рәвештә Казан уку-укыту округының попечителе П.Д.Шестаков белән
таныша, соңгысы исә аңа әле гамәлгә кермәгән вазифаны – мөселман мәктәпләре
инспекторы булырга тәкъдим итә. Тюркологтан ризалык алгач, 1871 елның 10
мартында П.Д.Шестаков халык мәгарифе министры Д.А.Толстойдан шундый вазифа
кертелүне сорап хат яза (Саматова Ч.Х. Имперская власть и татарская школа во
второй половине XIX – начале ХХ века. Казань, 2013. С.93). Башкалага килгәч, Радлов
министр белән таныша, соңгысы Дәүләт Советына Казан уку-укыту округында татар,
башкорт, казакъ мәктәпләре инспекторы дигән вазифаны гамәлгә кертүне сорап
мөрәҗәгать итә. Радлов, гадәттән тыш кыюлык күрсәтеп, Дәүләт Советы рәисе аша
инспектор штатын кертү мәсьәләсе буенча карарны чираттан тыш кабул иттерүгә
ирешә һәм телләр укытуның яңа методикалары белән танышу өчен тарихи Ватанына –
Германиягә юл тота (Штернберг Л. Из жизни и деятельности Василия Васильевича
Радлова (берлинский, алтайский и казанский периоды). СПб., 1910. С.XVII–XVIII.)
В.В.Радлов, инспектор итеп билгеләнүгә, 1871 елның ноябрендә Казанга килә
һәм Каюм Насыйрига татар-мөселманнар өчен казна мәктәбе оештырырга тәкъдим
итә. Насыйри 1876 елда Радловны үзенең бәхетенә Аллаһ җибәргән кеше дип атый
(Насыйри К. Казан шәһәрендә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең
ибтидасы // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Беренче том. Казан, 1874. Б.49). Насыйри В.В.Радловның Казанда һәм губернада ачылачак беренче рус-татар
мәктәбенең мөдире һәм укытучысы булырга дигән тәкъдименә ризалыгын бирә.
Насыйри бу вакытта инде чит телле аудиториядә тел укыту методикасын камил
дәрәҗәдә үзләштергән тәҗрибәле мөгаллим була. Шунысын да билгеләп үтү мөһим:
1871 елдан башлап, Насыйри үзенең фатирында берничә татар малаена рус телен дә
укыта. Шулай итеп, мөгаллим Насыйри казна педагогы булып китә.
Шулай да Идел-Урал төбәге мөселманнары империя хакимиятенең яңа башлангычын
сагаеп кабул итә. Татар бистәләрендә яшәүчеләрнең хәтта югары хакка да дәресләр
үткәрү өчен бина бирергә теләмәүләре татарларга рус телен укыту проектының
яңалыгы белән генә түгел, Насыйриның православие уку йортында эшләгән дигән
репутациясе белән дә бәйле булгандыр дип уйларга кала. Дин кардәшләре бойкот
игълан иткәннән соң, мөгаллим рус-татар мәктәбен Казанның Болак артында урнашкан,
начар даны таралган Мокрый бистәсенә урнашырга мәҗбүр була.
Мәктәп кабак урнашкан бинаның икенче катында ачыла. Насыйри анда
6-10 татар малаена рус теленнән һәм математикадан дәресләр бирә, үзе күрше бүлмәдә
яши. Авылда, мөэмин-мөселман гаиләсендә халык традицияләрен, гореф-гадәтләрен
хөрмәт белән үтәп, ислам әхлагында тәрбияләнгән Насыйри ике катлы шушы йортта
яшәгәндә күп маҗаралар шаһиты була: кабакка йөрүче исерекләрнең сугышуына,
сүгенүенә, оятсыз җырларына түзәргә туры килә. «Бичара бу адәм дә чикте җәфаны:
астында – төне буе җырлыйлар, сугышалар, күрше бүлмәләрдә – кайсы кәвешче,
кайсы тегүче, кайсы скорняк. Ишегалдында уртадагы өйдә – сыра заводы. Ишек
алды артындагы өйдә ... яки кызлар ханәсе. Чыкса – урамы кабахәт; керсә – күршесе
кабахәт. Халык сүзен ишетсә, яман сүз ишетә», – дип искә ала ул тормышының төрле
яклап катлаулы бу чорын (Насыйри К. Казан шәһәрендә мөселман балалары русча
укый торган мәдрәсәнең ибтидасы. Б. 50). Насыйри бу кыенлыкларга алга таба да
түзәр иде әле, әмма ике айдан соң мәктәпкә йөрүче калмый: малайларның һәркайсын
рус-татар мәктәбенә йөргән өчен мәдрәсәләрендә хәлфәләре яткырып суктыра торган
булганнар (Шунда ук).
Инспекторга барып шикаять кылырга аның мөселманлыгы җибәрми. Мәктәпнең
буш калганын кемдер Радловка ирештергәч, анысы, Насыйрига басым ясап, укуны
яңадан оештырырга куша. Мөгаллим бу юлы үзенең таныш-белешләренең, элекке
шәкертенең улын, аерым шәкертләренең агай-энеләрен туплап, кабат 10-15 баланы
укыта башлый (Шунда ук. Б.50-51).
Насыйри икенче тапкыр мәктәбен Захарьев (хәзерге Каюм Насыйри) урамында –
Шиһабетдин Мәрҗани мулла булып торган беренче мәхәлләдә, 2 нче гильдия сәүдәгәре
Шаһиәхмәт Салиховның (1825–1885) ике катлы агач йортында ача (Исламов Р. Насыйри
һәм аны өйрәнү // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик
җыентык. Б.5). Рус-татар мәктәбе дип язылган такта кадаклагач, халык «чиркәү
вывескасы» дип сүз чыгара, кайсыберләре полициягә барып, бу эшне туктатырга
сорый. Яңа урында да укучылар җыю җиңел булмый. Кайсы баланы атасына яки
агасына әйтеп, димләп яисә башка кеше аркылы әйттереп, чакырып 20-25 укучы
туплый, озакламый аларга тагын 6 малай өстәлә. Янәшәдәге Ш.Мәрҗани мәдрәсәсенең
кайбер шәкертләре дә бирегә йөри башлый (Мөхәммәтхәнәфи Мозаффар. Габделкаюм
Насыйри әфәнде хакында // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-
биографик җыентык. Б.491-492). Сыйныфта авторитетка ия өлкәнрәк яшьтәге бер
фәкыйрь малай, аяк киеме булмау сәбәпле, дәресләрне ташлый, башкалар да аның
үрнәгенә иярә. Насыйрига, башкаларны син ияртеп йөрт дип, малайга кәвеш алып
бирергә туры килә. Яз көне җирләр кипкәч, әлеге малай лимон сата башлый: балалар
кабат сабактан туктый.
Укытучы бу малайны, лимон сатып табыш иткән акчасына өстәп, көн дә ун тиенлек
көмеш тәңкә биреп җибәрә-җибәрә, яллап йөртә. Югыйсә аңар ияреп килгән балалар да
сабактан туктарлар дип курка. Ахыр чиктә, яхшы сүз белән, йомшаклык белән сыйпап-сыйпап, рус-татар мәктәбенә утызлап малайны ияләндерүгә ирешә (Насыйри К. Казан
шәһәрендә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы. Б. 51-52).
Бу чорда Насыйри ай саен 25 сум күләмендә жалованье алып тора. Әмма зарланмый:
аның өчен торак бушлай була, кичләрен казна фатирында шәһәр мәдрәсәләрендә укучы
берничә шәкерткә репетитор буларак дәресләр бирә.
1872 елның җәендә Насыйри шушы ук урамда өченче бинага күчә, ниһаять, биредә
ул 35 малайны туплап, укыту процессын җайга сала (Шунда ук. Б. 50).
Алда әйтелгәнчә, 1870 елның 26 мартында чыккан «Россиядә яшәүче
инородецларны уку-укыту буенча күрелгән чараларның кагыйдәләре»ндә яңа ачылган
мәдрәсәләрдә рус класслары булдыру күздә тотыла, аларның чыгымнарын халык
күтәрергә тиеш була. Ләкин бу вакытка инде Казанда мәчетләр янында мәдрәсәләр
эшләп килә, яңалары ачылырга тормый. В.В.Радловның закон буенча мөселманнар
хисабына рус класслары ачарга хокукы булмый. Мөселман дин әһелләре инспекторга
рус классларын булдыруны файдалы, хәтта кирәк дип санауларын әйтәләр, әмма шул
ук вакытта мәдрәсәдә рус теле укытучысына жалованье түләрлек акча булмавын,
үзләренең бушка укытуларын, ә мәдрәсәдә яшәп укучы шәкертләрнең дәресләр өчен
түләрлек матди мөмкинлекләре юклыгын ассызыклыйлар.
Инспектор исә дәүләтнең мәктәп сәясәтен гамәлгә ашыру юлларын эзли. Шунысын
да билгеләп үтәргә кирәк: бу елларда В.В.Радлов карамагында әле укытучы кадрлары
да булмый, ул рус теле укытучыларын отставкага чыккан хәрбиләр, студентлар һәм
һөнәри эшчәнлеккә бәйле русча укый-яза белгән кешеләр арасыннан таба. Хөкүмәтнең
мәгариф өлкәсендәге сәясәте кысаларында Симферопольдә (1872), Уфада (1872–1876)
дүрт еллык татар укытучылар мәктәпләре оештырыла, алар булачак рус теле һәм
математика укытучыларын әзерләргә тиеш була. 1876 елда Уфа татар укытучылар
мәктәбен Оренбургка күчергәннән соң, В.В.Радлов тырышлыгы белән Казанда яңа
мәктәп ачыла. Мондый шартларда Радловның Казанда берьюлы дүрт зур мәдрәсәдә
рус класслары ачарга ниятләвен зур батырлык дип бәяләргә кирәк. Инспекторның
бу башлангычыннан, асылда, Насыйрига беркадәр файда булмый түгел. Моңа кадәр
мөселманнарның яңа тәртипләргә карата тискәре мөнәсәбәте һәм усал сүзләре бер
Насыйрига төшсә, хәзер инде русча укуга каршы торучыларның бөтен ачуы, ким
дигәндә, 5 кеше арасында «бүленә».
В.В.Радлов, дин әһелләренең рус класслары ачуга тискәре дипломатик җавабын
алганнан соң, Казан шәһәр думасына мөрәҗәгать итә. Игътибарны «гласныйларның
мөселман өлеше рус уку йортларына күп тапкырлар акчалата ярдәм күрсәтүенә һәм
ел саен шәһәр управасының православие мәктәпләрен асрау өчен шактый суммада
акча бирүенә» юнәлтеп, инспектор 1872 елның 28 апрелендә ачарга планлаштырылган
4 рус классы укытучыларына һәм дәреслекләр алырга акча бүлү турында үтенеч яза.
Үтенече кире кагылгач, Казан уку-укыту округы попечителе аша шәһәр бюджетыннан
мөселманнарны уку-укыту өчен кирәкле сумманы юллап алуга ирешә.
Мулла вазифасын башкарганда, дәүләт телен белү кирәклеген яхшы аңлаган
шәкертләр атнага ике тапкыр өстәмә дәрес уку турындагы яңалыкны уңай кабул итә,
шулай итеп, берьюлы 200 шәкерт рус телен укырга җәлеп ителә (Медресе г.Казани
XIX – нач. ХХ вв.: Сборник документов и материалов. Казань, 2007. С. 25-26).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: моңа кадәр мәдрәсәләрдә рус телен укыту
тәҗрибәсе булмау сәбәпле, В.В.Радлов җитди хаталар да ясый, нәтиҗәдә мөгаллимнәр
белән шәкертләр арасында аңлашылмаучылыклар килеп чыга.
Таякның авыр башы К.Насыйрига да төшә. 1873 ел башында аны Апанай
мәчете каршындагы мәдрәсәгә рус теле укытырга җибәрәләр. Хикмәт шунда:
1872 елда «Күл буе» мәдрәсәсе каршында рус классын оештыруны планлаштырганда,
В.В.Радлов Апанай мәчете мөәзине Мостафа Исәнбаевка рус теле укытучы итеп
К.Насыйри билгеләүен әйтә. Шәкертләргә дә бу хакта хәбәр ителә. Әмма рус классын
ачар алдыннан инспектор яңа укытучы таба һәм тәҗрибәле Насыйрины рус-татар мәктәбеннән аеру дөрес булмас дигән карарга килә. Ул, телдән генә әйтеп, мәдрәсәгә
Фәхри Мусинны җибәрә. Шәкертләр исә, Каюм Насыйрины көтәбез дип, яңа
укытучыны мәдрәсәгә кертмиләр. Рус теле укытучысы Ф.Мусинның документы да
юклыгын белеп, шәкертләр аны усал сүзләр белән куып ук чыгаралар. В.В.Радлов, бу
турыда белеп алгач, шәкертләрне хөкүмәт карарына буйсынмауда гаепләп, мәдрәсәне
ябу артыннан йөри башлый. Гаугалы эш Казан губернаторы Н.Я.Скарятинга барып
җитә, ул каршылыкка килгән ике яктан да шәхсән үзе сорау ала. Скарятин мәдрәсәне
яптырмаска дигән карар чыгара, өстәвенә В.В.Радловның анда елдан артык булмавы
һәм бу мәсьәләне үзе хәл итәргә тырышмавы ачыклана. Губерна җитәкчесе 1873 елның
13 гыйнварында В.В.Радловка К.Насыйрины, башта ук килешенгәнчә, мәдрәсәгә
укытырга җибәрергә кушып, каршылыкка нокта куя (Шунда ук. Б.26-27).
Шулай итеп, Казан губернаторының «җиңел кулы»ннан Насыйри хакимиятнең
мәхәллә руханилары белән каршылыгының үзәгенә килеп эләгә. Мәдрәсә мөдире
Сәлахетдин Исхаков үзенең кул астындагы шәкертләргә рус телен өйрәнүнең язык
булуын искәртеп тора.
Сәлахетдин мулла, шәкертләренә рус телен үзләштерергә комачаулык итү
максатыннанмы, әллә, чыннан да, урын җитмәү сәбәплеме, рус теле дәресләрен фәкать
гомуми бүлмәдә генә үткәрергә рөхсәт бирә. Яңа типтагы уку йортларына кертелгән
рус мәгариф системасы класс бүлмәсенә кара такта, парталар куюны күздә тота,
дәрес вакытында текстларны язарга кирәк була. Аларның булмавы укыту сыйфатына
тискәре йогынты ясый. Русча укыту ысулы дәрес вакытында тынычлык таләп итә,
традицион укыту исә дини текстларны кычкырып укуга яки ятлауга корылган, бу исә
Насыйри белән шәкертләр арасында еш кына килешмәүчәнлек китереп чыгара торган
була. Насыйри бу җәһәттән үзе турында өченче заттан болай дип яза: «...мәдрәсәдә
укытырга бер дә рәвеш юк. Йөзләп малай шаулап тора. Анда ничек шөгыльләнергә
кирәк. Бары мәдрәсәдә аерым бер дәресханә кирәк иде. Болай булганда, шәкертләрдән
русча укырга мәел кылучы (алынучы) адәмнәр күбрәк булыр иде. Инде кемнең
акылы җитә? Начальник булган адәмдә тәҗрибә булмак кирәк. Югары начальниклар
мәдрәсәләрдә русча укытылсын дип хөкем ясаганнар. Алар мәдрәсә ни кыяфәттә
икәнлеген килеп күргәннәре юк. Алар бәлки гөман кылганнардыр (уйлаганнардыр)
гимназияләр шикелле дип. Әгәр белсәләр, икенче тарикъча бер тәдбир ясарлар иде.
[...] Шулай итеп, бу мәдрәсәне вөҗүдкә чыгару хосусында бу адәм өч ел михнәт кичте»
(Насыйри К. Казан шәһәрендә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең
ибтидасы. Б. 55-56).
Радлов Насыйриның укыту нәтиҗәләреннән канәгать булмый. Мөгаллим бу
җәһәттән «яше узган шәкертләр»не рус сүзләрен дөрес әйтергә өйрәтү аеруча кыен,
сөйләшергә өйрәтү турында сүз дә була алмый дип яза. Насыйри фикеренчә, хәтта Уфа
татар укытучылар мәктәбендә махсус рус телен генә укучылар да күп нәрсәгә тиз генә
өйрәнә алмаган. Менә ни өчен мәдрәсә шәкертләренә бәләкәй балаларга караганда да
рус телен өйрәтү авыррак дип нәтиҗә ясый (Шунда ук. Б.54). Бу юлларны Насыйри
1876 елда халык мәгарифе министры граф Д.А.Толстой үткәргән инспекциядән соң,
беренче чыгарылыш укытучыларының рус телен начар белүе сәбәпле, Уфадагы татар
укытучылар мәктәбе ябылгач яза (Загидуллин И.К. Татарское национальное движение
в 1860–1905 гг. Казань, 2014. С. 105)
Биш-алты айдан соң шәкертләр дә, укытучылар да В.В.Радловка атнага ике тапкыр
гына рус теле дәресләренең аз булуы турында җиткерәләр.
Әмма 1873 елның көзендә проблема кабат катлаулана. 15 сентябрьдә имам-хатыйп
һәм мөдәррис Сәлахетдин Исхаков, мәдрәсәдә рус телен укытудан баш тартып,
Радловка хат яза. Ул инспекторны шәригать кануннарын санламауда гаепли. Имам
мәдрәсә бинасында рус теле һәм грамотасына өйрәтү иганәче куйган таләпләргә
каршы килә, иганәче теләге буенча мәдрәсәдә бары тик дин сабаклары укытылырга
тиеш дип яза. Шәригать буенча, «иганәченең шартларын бозу ярамый, гөнаһ эш» икәнен ассызыклап, үзенең бу кануннарны бозган өчен Аллаһ җәзасыннан куркуы
хакында хәбәр итә. Шул ук вакытта мәчет руханиларының һәм мәхәллә халкының
сәяси лояльлеген һәм законнарга буйсынып яшәвен, гыйбадәт вакытында Россия
патшасына, аның гаиләсенә иминлек теләп дога кылуларын да әйтергә онытмый.
Сүзләренең хаклыгын дәлилләр өчен, ул Коръәннән һәм тагын ике абруйлы дини
китаптан өзекләр дә китерә (Материалы по истории Татарии второй половины
ХIХ в. С. 312-313).
В.В.Радлов исә мөдәрриснең әлеге гаризасы дәүләт сәясәтенә каршы килә дип
саный.
Сәлахетдин Исхаков Радловка атап язган икенче хатында Апанай мәдрәсәсенә
җирне әтисе иганә итүен, һәм ул, мөселман дине әһеле буларак, үзенең сүзләренең
хаклыгына ышанып гамәл кылуын, «әгәр дә моннан каза күрә икән, ул Аллаһ җибәргән
барлык җәзаны да күтәрергә әзер» икәнлеген искәртә. Бу Казан мөдәррисләре арасында
хөкүмәт карарына ачыктан-ачык каршы чыккан беренче очрак була.
Казанның мөселман җәмәгатьчелеге, тын да алмый, мулла белән инспектор
арасындагы тартышны күзәтә. Исхаковның җиңүе Радловның мәдрәсәләрдә (бушлай)
рус класслары ачу турындагы карарын кире кагу өчен башка мөдәррисләрнең дә
кулларын чишәр иде, чөнки мәдрәсә биналарының барысы да мөселманнарның дини
гыйлем алу ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен дип, бай татарлар иганәсенә төзелгән була.
Мәсьәләне «дөрес хәл итү»нең мөһимлеген һәм принципиальлеген инспектор да
аңлый. В.В.Радловның «җиңел кулы»ннан Казан уку-укыту округының попечителе
П.Д.Шестаков хөкүмәткә С.Исхаковны, муллалыктан төшереп, мөселманнар яшәмәгән
«эчке губерния»ләрнең берсенә сөрү тәкъдиме белән чыга (Материалы по истории
Татарии второй половины ХIХ в. С. 316-317). С.Исхаковның үлеп китүе бу карарны
тормышка ашырырга мөмкинлек бирми.
Рус телен укытуның кирәклеге мәсьәләсендә Насыйри белән Радлов бер фикердә
булалар. Бу – алар арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау һәм бәяләүдә төп нигез.
Радловның Насыйри турында бик үк яхшы булмаган сүзләреннән шул гына билгеле:
рус теле укытучысының казна жалованьесын вакытында килеп алмавы (берничә айдан
соң гына) инспекторның ачуын китергән, инспектор бу гамәлне үзенең күрсәтмәсен
үтәүгә битарафлык күрсәтү дип кабул иткән (Рәхим Г. Насыйриның тәрҗемәи хәле.
Б.64).
В.В.Радловтан 1874 елның 12 октябреннән рус теле дәресләрен арттыру өчен ел саен
бирелә торган акчаны 560 сумга кадәр җиткерү турында мөрәҗәгатьне алгач, Казан
шәһәр думасы үзенең мөселманнарны укыту өчен ел саен акча бүлеп бирү турындагы
карарын юкка чыгара. В.В.Радлов, күп көч һәм зур тырышлыклар белән башлаган
эшен ярты юлда калдырмас өчен, Халык мәгарифе министрлыгыннан укытучылар
өчен 800 сум акча алуга ирешә. Бу акчалар мәдрәсә биналарында рус теле укытуны
тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
Рус классларында дәресләрне тикшерергә килгәч, инспектор мәдрәсәдә дәүләт
телен укытуның нәтиҗәсез булуына үзе дә инана. Тырыша торгач, 1875 елның
9 июнендә ул Казан шәһәр думасыннан мәдрәсәләр каршында рус класслары өчен
арендага махсус бүлмәләр алу өчен ел саен 500әр сум алуга ирешә. Һәм Радлов болай
эшли: 1) 5нче җәмигъ мәчете мәдрәсәсе каршындагы рус классын Тихвин урамындагы
татар малайлары өчен казна мәктәбендә ача, аңа Казан университеты студенты
Шаһбазгәрәй Әхмәровны укытучы вазифаларын башкаручы итеп билгели; 2) 1нче
җәмигъ мәчете каршындагы рус классын Захарьев урамында урнашкан бинада ача,
анда укытучы итеп Мөхәммәтҗановны билгели; 3) өч мәдрәсә (Яшел мәчет, Завод
мәчете һәм Апанай мәчете) шәкертләре өчен рус классын Иске Татар бистәсендәге
Зур Мещан урамында бер бинада ача, анда укытучы вазифасын башкаручы итеп
Ветеринария институты студенты Ибраһим Терегуловны билгели; 4) тагын өч мәдрәсә
өчен рус классын Яңа Татар бистәсендә Кече Себер урамында ача, анда отставкага чыккан унтер-офицер Гариф Газиевны билгели. Уку-укыту ведомствосы биргән
800 сум акчаны ул түбәндәгечә бүлә: Иске Татар һәм Яңа Татар бистәсендәге рус
класслар укытучыларына 300әр сум һәм барлык классларга дәреслекләр алу өчен –
200 сум (Медресе г.Казани XIX – нач. ХХ вв. С. 41-42).
Шул рәвешле, В.В.Радлов баштагы планнарын үзгәртергә һәм рус классларының
чыгымнарын өлешчә казна хисабына күчерергә мәҗбүр була, иң мөһиме – әлеге уку
йортларының статусы рус класслары сыйфатында кала, алар, асылда, Иске һәм Яңа
Татар бистәләрендәге урнашкан мәдрәсәләрдә укучыларга рус телен өйрәтергә тиеш
була.
Тулаем алганда, үзен югары компетентлы педагог дип санаган Насыйриның үзенә
күзәтчелек итүче чиновник В.В.Радловка карата мөнәсәбәте тигез генә булмый.
Чит телле аудиторияләрдә укыту буенча зур тәҗрибәсе булган, дәреслекләр авторы
Насыйри В.В.Радловның укыту процессын оештыруга куелган таләпләренә, укучылар
белән аралашу рәвешенә, үз-үзен тотышына тәнкыйди күзлектән карый.
Кайчагында Радлов та, Насыйри да төрле катлаулы хәлләргә тара. Радлов дәрескә
Халык мәгариф министрлыгының инспекторы формасын киеп килә торган була,
шул сәбәпле балалар аны рус чиновнигы буларак кына кабул итә. (Ул заманда әниләр
кечкенәдән балаларын: «Җылама, руска бирермен», – дип үстергәннәр) (Насыйри К.
Казан шәһәрендә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы. Б. 52).
Насыйри үзенең хатирәләрендә Радловның училищеда үз-үзен тотышын болай
сурәтли.
Беренче очрак. Рус-татар мәктәбенә килгәч, инспектор төрле әйберләргә күрсәтеп,
балаларга шуның русчасын әйтергә куша. Укучылар алдан әзерләнмәгән була, яңа
килгән укучылар, паникага бирелеп, куркып кала. Шулай ук инспектор балалар
алдында укытучыдан аларның кайсы сословиегә караулары турында сорый: кем
крестьян баласы, кем мещанныкы, кем сәүдәгәрнеке. Радлов авызыннан чыккан сүзләр
арасыннан балалар «крестьян» дигәнен «крестить» дип аңлап калалар, икенче көнне
бөтенләй мәктәпкә килмиләр.
Икенче очрак. Германиядән йөреп кайткан В.В.Радлов сентябрьдә мәктәпкә
төрле рәсемнәр тотып килә. Аларны тактага элеп куя һәм алты ай үзе булмаганда
укучыларның нәрсәгә өйрәнгәннәрен рәсемнәргә төртеп күрсәтә-күрсәтә тикшерә
башлый. Юньле-рәтле җавап ала алмагач, балаларга кычкыра, Гамбургта шушы ысул
белән укыталар дип сөйли. Насыйри яңа технологияләрне әкренләп кертергә кирәк дип
җавап бирә. Бу хәлне белеп алган кайбер ата-аналар, балаларны сурәткә табынырга
өйрәтләр икән дип, аларны мәктәптән ала. 1872 елның гыйнварына кадәр мәктәптә
5-6 укучы була, март-апрель айларында гына 32 бала җыела. Үзенең хатасын аңлап,
Радлов кыш буе мәктәпкә килми (Шунда ук. Б. 52, 53, 54).
1872 елда рус-татар мәктәпләрендә В.В.Радловның «Белек. Балалар укыр өчен
чыгарылган китап» («Белек. Книга, изданная для чтения детьми») дигән хрестоматиясен
куллана башлыйлар, аның максаты рус-татар мәктәпләрендә укучыларны дөньяви
белемнәр белән таныштыру һәм әхлакый тәрбия бирү була. Радловның уку китабы
татар сөйләмә телендә язылган, 6 тематик бүлеккә бүленгән, анда табигать белеменнән,
география, астрономия, зоология, тарих һәм башка фәннәрдән 162 гыйбрәтле хикәя
һәм фәнни-популяр очерк тупланган була (Закирова Л.Н. Василий Васильевич Радлов:
казанский период деятельности: Монография. Казань, 2013. С. 190, 191). Дәреслек
«Бисмилләһи әр-рахмән ир-рәхим» дип башлана һәм алга таба да анда Аллаһның
барлыгы һәм берлеге турында языла (Штернберг Л. Күрс. хезмәт. Б. XVI – XVII).
1874 елдан рус-татар мәктәпләрендә Радлов төзегән «Беренче уку китабы»
дәреслеге кулланыла башлый.
Насыйри мөдирлек иткән мәктәпкә килгәндә, инспектор үз дәреслекләренең
кулланылу дәрәҗәсен дә тикшерә торган була. Кайсыдыр бер килүендә Радлов,
укучыларның дәфтәрләрен тикшергәндә, алар кулланган дәреслектән бер җөмләнең сызылуын ачыклый. Сүз Насыйриның «Белек» яки «Беренче уку китабы»ндагы текстка
үз төзәтүләрен кертүе турында барадыр дип уйлыйбыз.
Үзе төзегән дәреслектән сүзләрнең сызылуын Радлов авыр кабул итә һәм
Насыйридан бу гамәленең сәбәбен аңлатуын таләп итә. Укытучы бу җөмләне сызарга
мәҗбүр булуын әйтә, чөнки нәкъ шушы җөмлә аркасында берничә малай мәктәпне
ташлады ди: ул җөмлә укучыларның әниләрендә нәфрәт уята икән. Шулай ук рус теленә
тәрҗемә итеп белемнәрне ныгыту өчен үзенең «Кырык вәзир кыйссасын» тәкъдим
итә, ул китапта халыкта шик уятырдай сүзләр юк дип ассызыклый (Мөхәммәтхәнәфи
Мозаффар. Габделкаюм Насыйри әфәнде хакында. Б. 492). Сөйләшүне югары
тонда дәвам иттереп, В.В.Радлов алга таба Насыйрига китаптагы бер генә сүзне дә
үзгәртмәскә куша. Насыйри инспекторның күрсәтмәләрен үтәүдән кискен баш тарта.
Аның үзбелдеклеләнүенә ачуы килеп, В.В.Радлов аңа, кушканнарны үтәмәгән очракта,
вазифасыннан китәргә боера. Үз дөреслегенә инанган Насыйри, бу текстны укыганчы,
эшеннән китүне кулай күрәчәген әйтә. Шулай да, күпмедер вакыт узуга инспектор
да, укытучы да кайтып төшә: Насыйри рус-татар мәктәбендә эшләвен дәвам итә
(Рәхим Г. Насыйриның тәрҗемәи хәленә гыйлавә. Б. 84).
1875 елда Насыйри Яңа Татар бистәсендәге рус-татар мәктәбенә күчерелә (гәрчә ул
үзен элекке урынында калдыруын үтенә, чөнки аннан нәшриятка йөрү, өйдә дәресләр
алып бару уңайлы, иң мөһиме – укучылар аңа ияләшкән һәм, ул китсә, балалар
мәктәпне ташлаячак дип борчыла) (ТӘһСИнең Язма мирас үзәге, 11 ф., 1 тасв.,
29 сакл. берәмлеге, 83 б., 83 битнең арты), аның урынына Ибраһим Терегулов
билгеләнә (Рәхим Г. Насыйриның тәрҗемәи хәленә гыйлавә. Б.85).
Бу вакытка Насыйри инде педагог буларак тәмам өлгереп җиткән, ул үзенең
мәгърифәтчелек проекты булган «Казан календаре»н ел саен чыгара килә, дәреслекләр
төзи. Шул сәбәпле, 1875 елны кече энесе Габделкавиның Зөя өязе земствосы
управасына елына 800 сум хезмәт хакы белән эшкә кайтырга чакырган тәкъдименнән
дә баш тарта (Энесе Габделкави язган хатлар // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм
документаль-биографик җыентык. Б. 592).
Насыйриның Казан рухани семинариясендәге укучыларының берсе – Василий
Владимирович Катаринский – 1875 елда яңа ачылган Оренбург уку-укыту округының
татар, башкорт һәм казакъ мәктәпләре инспекторы итеп билгеләнә. В.В.Катаринский,
Оренбургта рус-татар мәктәбе ачу өчен финанслар тапкач, 1876 елның 25 ноябрендә
Насыйрины чакырып хат яза (ТӘһСИнең Язма мирас үзәге, 11 ф., 1 тасв., 19 сакл.
бәрәмлеге, 83 б., 25 б.).
Тик Насыйри Казанда кала. Бу вакытта ул үзе теләгән кыяфәттә рус-татар
мәктәбен корган була инде. Ирешкән уңышларын ул түбәндәгечә тасвирлый:
«...мәдрәсәнең сыйфаты гимназия классларыннан бер дә ким түгел. Һәммәсе Европа
мәдрәсәләрендәгечә төзелде. Класс скамьялары һәйбәт, балалар шөгыль вакытында
әдәп-инсаф белән утыралар, күргән кеше хәйран булырлык» (Насыйри К. Казан
шәһәрендә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы. Б. 57).
Моңардан тыш, күрәсең, Насыйри үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлеген
университетлы Казан белән генә бәйләргә карар иткән була.
Инде әйтеп үтелгәнчә, рус-татар мәктәбендә ислам дине нигезләрен укыту өчен
дә сәгатьләр каралган була. Үзе мөдирлек иткән рус-татар мәктәбендә бу сәгатьләрне
К.Насыйри үзе укыткан. Ул, 1876 елның 3 июлендә Уфада Мәхкәмәи шәргыядә
имтиханны уңышлы тапшырып, имам-хатыйп һәм мөдәррис дәрәҗәсе турында
шаһадәтнамә ала (БР МА. И-295 фонд, 4 тасв., 10554 сакдау берәмлеге, 2 б. – 3 битнең
арты). Шул рәвешле дини дәрәҗәсе буенча үзен гаепләүче муллалар белән тигезләшә.
1876 елның 13 сентябрендә, В.В.Радлов тырышлыгы белән, Казанда тантаналы
рәвештә Татар укытучылар мәктәбе ачыла, аның инспекторы итеп Мөхәммәтгали
Мәхмүтов билгеләнә. Уку йортына әсбаплар кирәк була. Ярдәм күрсәтергә теләп,
К.Насыйри Укытучылар мәктәбенә татар телендә язып ярымшарлар картасын һәм биш кыйтга картасын бүләк итә. Карталар Санкт-Петербургта язуларсыз гына басылган
була. «Казан татар мәктәбенең рус теле укытучысы» төзегән карталарның зур
хезмәт икәнлеген һәм аларның Укытучылар мәктәбендә география укытуда файдалы
булачагын билгеләп, Мәхмүтов 1877 елның 15 июлендә Казан уку-укыту округының
попечителе П.Д.Шестаковка Насыйровка географик карталар бүләк иткәне өчен
рәхмәт белдерүне сорап мөрәҗәгать итә (Казанская татарская учительская школа
1876-1917 гг.: Сборник документов и материалов. Казань, 2005. С.24-25).
Насыйриның мәктәптән китүе В.В.Радлов белән рус телен укыту методикасы яки
дәреслекне куллану буенча килеп чыккан каршылыкларга бәйле түгел, сәбәп башкада
була. Насыйри эшләгән уку йортының бинасында черегән идән тактасы сынып,
укытучы тирән чокырга егылып төшә. Шунда салкын су йотып, чактан гына тончыгып
үлми кала. Аны күпмедер вакыттан соң гына күреп алып, аңсыз хәлдә табып алалар
һәм медицина ярдәме күрсәтәләр. Ул аңына килә, әмма шок хәлендә була.
Каюмны олы абыйсы Габделхәй үзенә алып карый, дәвалый. Кайбер мәгълүматларга
караганда, Насыйрида нерв горячкасы була. Ярты ел буена ул каты авырый, еш кына
чынбарлыкны тоймый, саташа (Рәхим Г. Насыйриның тәрҗемәи хәленә гыйлавә.
Б. 84). Бу фаҗигале хәлдән соң Насыйри бик каты стресс кичерә, ул инде мәктәпкә
укытырга кайтмый.
1871–1877 елларда рус теле һәм математика укытучысы булып эшләү аны дөньяви
белемнәр тарату өчен Календарьларында Россиянең географиясе һәм тарихы буенча
текстлар бастыруга этәрә (Насыйри К. «Казан халкына мөрәҗәгате»ннән // Насыйри
К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Беренче том. Казан, 1974. Б.44). 1873 елда – аның
«Хисаплык» («Математика») дәреслеге, ә 1875 елда 72 битлек «Татарча-русча лөгать
китабы» дөнья күрә.
Мөгаллимлек чорында Насыйри шәркый телләрдәге әсәрләрне туган телгә
тәрҗемәләрдә әзерләүне дәвам итә. 1872 елда Насыйри госманлы теленнән ирекле
тәрҗемә ясаган күренекле мөселман галиме, философ, юрист һәм табиб Әбүгалисина
(980–1037) турындагы «Әбүгалисина» повестен нәшер итә (1881, 1889, 1894, 1898.
1900 елларда кабат бастырыла) (Каюм Насыйриның басылып чыккан хезмәтләре //
Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Икенче том. Казан, 1975. Б. 294).
Шул рәвешле, К.Насыйри тарихка Казан губерниясендә малайлар өчен беренче,
Казан уку-укыту округында икенче башлангыч рус-татар мәктәбенә нигез салучы
булып кереп кала.
Насыйриның рус теле укытучысы буларак эшчәнлеген чагылдырган чыганаклар
мәгърифәтченең сабыр, төрле тормыш сынауларын фәлсәфи бәяли торган, үзенең
кылган гамәлләрендә нык иманлы, туган халкына файда китерү омтылышларында дин
кардәшләре тарафыннан түбәнсетүләрне һәм гаделсезекләрне башын югары тотып
кичергән шәхес булуын раслый. «Мөгаллимлек дәвере»нә йомгак ясап, Насыйри үзенең
эшчәнлеген «дөрес гамәл» дип бәяләгән, ул туган халкын мәгърифәтле итү миссиясенә
инанган: «Моннан соңгылар, әлбәттә, файдаланырлар. Халык та күнегер, тыныч булыр,
неприятно сүзләр ишетелмәс. Әмма һәрбер нәрсәне әүвәл башта ихтираг кылган,
вөҗүдкә чыгарган (уйлап тапкан, эшкә ашырган) адәмнәр, халыкның тәгънәсеннән
(тиргәвеннән) башка нәрсә хасил итмиләр. Нитәкки, Колумб вә һәм Гутенберг вә
гайреләрнең кыйссалары мисалы мәшһүрдер (һәркемгә билгеле мисалдыр). Аларның
хасиятен соңгы гасырдагы адәмнәр генә беләләр» (Насыйри К. Казан шәһәрендә
мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы. Б. 57).
Нәкъ менә укытучы булып эшләгән чорда, схоластик укыту һәм традицион
фикерләү белән көрәштә, шәкертләрне рус теленә һәм математикага өйрәткәндә,
Насыйри тарафыннан алдагы гамәлләренең программасы эшләнгән, калган гомерен
ул шуны тормышка ашыруга багышлаган.
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев