НАСЫЙРИ ЯЗГАН УКУ ӘСБАПЛАРЫ
Реформалар чорында татарлар өчен татар телендә китаплар төзеп бастыру К.Насыйри һәм В.Радловның зур казанышы була.
1873 елда татар-мөселманнар өчен дөньяви предметлардан аңлаешлы,
сөйләм телендә язылган яңа дәреслекләр кирәклеген Н.И.Ильминский
түбәндәгечә аңлата: «Мәгълүм булганча, мөселман халкының белемгә
омтылышы көчле. Аларда мәктәп, ким дигәндә, башлангыч мәктәп, мәчет
кебек үк һәр авылда булырга тиеш дип санала, һәм аның дини әһәмияте дә
шундый ук: мәктәп салу – гыйбадәтханә салу кебек үк саваплы, балалар укыту
үзең гыйлем алу кебек үк Аллаһ каршында игелекле гамәл булып исәпләнә.
Чөнки татар-мөселманнар бары тик дини белем ала, аларның мәктәпләрендә
дә, мәдрәсә дип аталган югары уку йортларында да грамматика һәм мантыйк
кебек дөньяви предметлар да дини максатларга буйсындырылган. Шуңа да
татарларда мәдрәсәләр бик күп. Мөселманнарның мәгарифе нигезендә Коръән
теле, дин һәм фән теле буларак гарәп теле ята, татарлар өчен ул европалыларга
классик телләр кебек үк мөһим; шуңа да аларның борынгы, гарәпчә, шактый
кыскартып һәм схоластик рухта бәян ителгән дәреслекләрен бөтен нечкәлекләре
белән аңлар өчен аеруча тырышлык куярга кирәк. Шул сәбәпле, бик сәләтле
мөселман балалары схоластикада үсешкә ирешә, үзләренчә галим-голәмә була.
Мөселманнар азмы-күпме гарәп телендә сөйләшә, гарәп телендәге китапларны
укырга яраталар, татар китапларын бик өнәп бетермиләр».
Татар телендәге басмаларга бәя биреп, Ильминский болай дип яза: «Бу
соңгылары фәнни белем алмаган, хәреф танырга өйрәнгәннәр өчен генә,
аларның теле татарча, гарәпчә, фарсыча, төрекчә, Урта Азия һ.б. халыклар
телләренең кушылмасыннан гыйбарәт – китап кайсы чыганактан алынса,
шул телгә якынрак була, чөнки татар телендә язылган үзенчәлекле китаплар
юк диярлек, шуның өстенә мөселманнар әдәби җәһәттән чиста җирле телдәге
китапларны бәяләп тә бетермиләр. Шул рәвешле, фән һәм әдәбият татарларның
күңелен һәм халыкның фикерен, әгәр шулай әйтергә яраса, чит күкләр астына,
ислам хакимлек иткән якка борып җибәрә» (Ильминский Н. Новые учебные
руководства для татар магометан г. Радлова // Журнал Министерства
народного просвещения. – 1873. – Т. CLXVII. – С.370-371).
Реформалар чорында татарлар өчен татар телендә китаплар төзеп бастыру
К.Насыйри һәм В.Радловның зур казанышы була.
1872 елда татар телендә В.В.Радловның «Белек. Балалар укыр өчен
чыгарылган китап» дигән хрестоматиясе дөнья күрә. Тагын бер елдан соң аның
арифметикадан кайсыбер сүзләре русча язылган «Хисаблык» дәреслеге басылып
чыга. Бу китапны Казан татар укытучылар мәктәбендә укучылар рус телендә
язылган алгебра дәреслеге укыганда куллана торган була (Ильминский Н.
Күрс.хезмәт. Б.370).
Шул ук 1873 елда В.В.Радлов «Грамматика русского языка, составленная
для татар Восточной России. Часть 1. Этимология» дәреслеген бастырып
чыгара. Ул мәдрәсә шәкертләренә атап төзелә һәм татарларны уку-укытуда рус
теленнән беренче дәреслек була, рус телен чит тел буларак укыту методикасына
нигезләнә (китап ике телдә язылган, әмма өстенлек рус теленә бирелгән) (Закирова Л.Н. Василий Васильевич Радлов: казанский период деятельности:
Монография. – Казань: Ихлас, 2013. – С.83).
Н.И.Ильминский 1873 елда Радлов дәреслекләренә язган бәяләмәсендә
аларның кайберләрен автор турыдан-туры үзе төзегән, ә кайберләре аның
җитәкчелегендә яки аның кушуы буенча эшләнгән дип ассызыклый. Рецензент
тюрколог инспекторның хезмәтләрен югары бәяли: «Китаплар халык сөйләшә
торган татар телендә язылган, гарәп алынмалары бик күп түгел, булганнары
да – мөселманнар арасында киң таралган сүзләр, шуның өстенә, орфографиясе
дөрес, ә җирле халык телендә әйтелгәнчә түгел; алфавит бу китапларга Казан
янәшәсендәге губерналардагы мөселман авылларында гына түгел, ә ерак
Себердә таралу мөмкинлеге бирә; бу китапларны укучылар даирәсе киң
булырга тиеш» (Ильминский Н. Күрс.хезмәт. Б.371-372).
В.В.Радлов 1874 елда «Учебная книга географии на русском и татарском
языках. Выпуск первый. Наша планетная система» дигән китапны тәрҗемә
итеп бастырып чыгара. Инспектор шулай ук «Начальная геометрия. Часть I.
Планиметрия» (1875) һәм «Учебная книга географии. Часть II. Поверхность
земного шара» (1978) исемле дәреслекләрен дә нәшер итә. 1876 елда басмага
«Первая печатная книга» («Белек» татар хрестоматиясенең русчага тәрҗемәсе)
һәм география дәреслегенең икенче басмасын да әзерли (Закирова Л.Н. Күрс.
хезмәт. Б.79, 80).
В.В.Радлов белән янәшә бу өлкәдә актив эшчәнлек алып барган Насыйри
хезмәтләренең татар-мөселман җәмәгатьчелеге өчен иҗтимагый әһәмиятен
ассызыклап, шуны билгеләп үтү мәслихәт: әлеге басмалар милли мәктәптә
дөньяви предметларны туган телдә укыр өчен төзелгән беренче дәреслекләр
була. Аларның күпчелеге компилятив характерда, рус телле фәнни-популяр
әдәбияттан алынган, кайсыберләрен төзегәндә гарәп телендәге чыганаклар
да кулланылган. Икенче төрле әйткәндә, бу китаплар шәкертләрне башлыча
Европа фәне һәм техникасының казанышлары, өлешчә Шәрык әдәбияты
үрнәкләре белән таныштыру вазифасын үтәгән. Хикмәт шунда: XIX гасырның
соңгы чирегенә кадәр рус гимназияләрендә дә дәреслекләрнең зур өлеше чит
телләрдән тәрҗемә ителгән була. Аерым алганда, «1876 елга кадәр чит илләр
дәреслекләреннән туры тәрҗемәләр, шулай ук география дәреслекләрендә
компиляцияләр бик еш очрый» (Баранский Н.Н. Исторический обзор учебников
географии (1876-1934). – М.: Географгиз, 1954. – С.178).
Насыйри дәреслекләре Европа стандартлары буенча төзелгән: аларда
титул бит, «кереш сүз» һәм бүлекләр аерылган; төп терминнар, кагыйдә
буларак, татар теленә тәрҗемә ителеп күрсәтелгән, кайчагында укучылар
өчен сораулыклар да урнаштырылган. Бу компонентлар арасында «кереш
сүз» аеруча зур роль уйный: анда өйрәнелә торган предмет турында күзаллау
бирелә, аның теоретик һәм практик әһәмияте аңлатыла. Кайбер очракларда
Насыйри укытучылар өчен киңәш-тәкъдимнәр урнаштыра, бу, күпчелек татар
укытучыларының үзлегеннән өйрәнүчеләр булуын исәпкә алганда, аеруча
мөһим.
Кайбер дәреслекләрне төзүдә Насыйри беренче була. Әйтик, татар
телендәге география дәреслекләре арасында беренче методик рекомендацияләр
«Истиляхате жәгърәфи» (1890) китабында урын ала (Хайруллина Н.Л. Развитие
учебной литературы для татарских школ дореволюционного периода (вторая
половина XIX – начало XX вв.): Дисс. … канд. пед. наук. – Казань, 1986. – С.145).
Я.И.Ханбиков күзәтүләренә караганда, Насыйри дәреслекләргә түбәндәге
таләпләрне куйган:
1. Һәр уку предметының махсус дәреслеге булырга тиеш.
2. Анда бу предметка билгеләмә, аны өйрәнүнең теоретик һәм практик
әһәмияте курсның төп эчтәлеге һәм мөһим идеяләре белән таныштыру сорала.
3. Дәреслекнең эчтәлеге текстларының өслүбе белән дә, фәнни материалның
эчтәлеге ягыннан да балаларның яшенә туры китерелеп, аңлаешлы итеп төзелү
шарт.
4. Дәреслек баланың фикерләвен үстерүгә юнәлтелгән булу, анда акыл
эшчәнлеген үстерә, зирәклекне, мөстәкыйльлекне һәм инициатива күрсәтүне
таләп итә торган биремнәр урнаштырылу сорала.
5. Басылып чыкканчы, ул мәктәптә сынау узарга, алдагы басмаларда
исә өстәмәләр белән тулыландырылырга тиеш (Ханбиков Я.И. Из истории
педагогической мысли татарского народа. – Казань: Татар. кн. издательство,
1967. – С.202).
Укыту өчен текстларны тәрҗемә иткәндә, К.Насыйри материалларны
гомумиләштерү дигән принципка таянып сайлый, ягъни курсның һәрбер
темасына төп һәм үзара бәйләнештә булган фактларны туплый. Укучыга
уңайлылык кагыйдәсен күздә тотып, дәреслекләрне төзегәндә аңлаешлы да
булсын, шул ук вакытта югары фәнни дәрәҗәсе дә саклансын дип тырыша.
Моның өчен үзенчәлекле алымнар куллана, мәсәлән, материалны җанландыру,
укучыны кызыксындыру өчен текстка конкрет мисаллар кертеп җибәрә
(Хайруллина Н.Л. Күрс.хезмәт. Б.132-133).
Аның 1877 елга кадәр төзелгән дәреслекләре Казан рухани семинариясендә,
рус-татар мәктәбендә һәм мәдрәсәләр каршындагы рус классларында
кулланыла.
1870 нче еллар ахырында бастырылган дәреслекләре ике-биш кешелек
төркемнәрдә яки бер балага дәрес биргәндә сынау уза. 1880–1890 нчы елларда
Насыйри үз дәреслекләрен укучы яшьләр белән эшләү тәҗрибәсенә нигезләнеп
төзи. Зур булмаган төркемнәр белән эшләгәндә, мөгаллим шәкертләренең
белемнәрен тикшерергә дә, һәркайсы белән аерым шөгыльләнергә дә өлгерә,
бу исә нәтиҗәлелекне арттыра. Болар уку материалының күләменә дә йогынты
ясагандыр дип уйлыйбыз.
Татар теле дәреслекләре һәм уку өчен китаплар
Насыйри традицион мәктәпләрдә туган телне үзләштерүне мәҗбүри дип
санаган, ул башка телләрне өйрәнүгә нигез булырга тиеш дигән фикердә булган.
Алдарак әйтелгәнчә, шәкерт М.Укмасый белән икәүдән-икәү сөйләшкәндә,
ул: «Туган телне өйрәнергә кирәк. Туган телне белми торып, гарәп теле
кагыйдәләрен өйрәнү – көлке дә, мөмкин дә түгел», – дип ассызыклаган
(Миргазиз Укмаси. Каюм абзый Насыйри // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи
һәм документаль-биографик җыентык/ төз. Р.Ф.Исламов. – Казан: Җыен,
2017. – Б.512).
«Әхлак рисаләсе»ндә мөгаллим туган телдә сөйләшү кагыйдәләре тәкъдим
итә: сүзләрне аңлаешлы итеп әйт; сөйләшкәндә ашыкма, бер сүз икенче
сүзгә кушылып китмәсен, тыңлаучы кешегә сине аңлау җиңел булсын; озын
гыйбарәләр белән сөйләшмә, фикер-теләгеңне кыска итеп җиткер (Ханбиков Я.И.
Күрс.хезмәт. Б.184).
К.Д.Ушинский кебек үк, татар мәгърифәтчесе дә туган телне халык
массаларына мәгърифәт тарату чарасы итеп күрә; халыкның һәр катламы
өчен белемгә юл дип саный (Галиахметов И.Р. Влияние идей К.Д.Ушинского на взгляды и деятельность татарских просветителей и педагогов второй
половины XIX – начала ХХ века: Дисс…. канд. пед наук. – Казань, 1993. – С.80).
Шул ук вакытта, мөселман буларак, Ушинский тәгълиматының дини өлешен
төшереп калдыра, халыкчанлыкның башка якларына басым ясый.
Казан рухани семинариясендә укытканда, Насыйри, Ушинскийның
«Туган тел һәм хрестоматия» китабына нигезләнеп, балаларга уку өчен «Буш
вакытларда укырга сүзләр. Берничә төрле нәрсәләр хакында» (12 бит) китабын
төзи. 1867 елның 17 ноябрендә Насыйри семинария җитәкчелегенә үзенең
хрестоматиясен бастырып чыгаруны сорап гариза яза. Казан рухани академиясе
идарәсе әгъзаларының берсе, аның хезмәтенең уңышлы якларын билгеләп,
Н.И.Ильминскийга болай дип хәбәр итә: «Хрестоматиянең эчтәлегенә
килгәндә, аның яраклы булуын шул да раслый: К.Насыйров хрестоматиясендә
урын алган мәкаләләр Ушинскийның «Балалар дөньясы һәм хрестоматия»
дигән билгеле китабыннан сайлап алынган, ул китап исә Халык мәгариф
министрлыгы күрсәтмәсе белән гимназияләрнең беренче сыйныфларында
рус телен өйрәнгәндә кулланыла, димәк, К.Насыйровның хрестоматиясе
эчтәлеге ягыннан зыянсыз гына түгел, ә училище укучылары өчен бик файдалы
да» (Өземтә ал.: Шарафутдинов З.Т., Ханбиков Я.И. История педагогики
Татарстана: учебное пособие для педагогических учебных заведений. – Казань:
Казанский государственный педагогический университет, 1998. – С.30).
Материалны тәрҗемә иткәндә, үзенең педагогик тәҗрибәсенә таянып, ул
аны бүлгән яки өстәмәләр керткән. Китапта фәнни-популяр мәгълүматлар гына
файдаланылган, берничә бүлектә әйләнә-тирә дөнья (Җир шарының магнит
кыры, һава, һаваның физик сыйфатлары, җылылык тәэсирендә предметларның
киңәюе, һава насосы, һава шары, градусник, су, яңгыр) турында бәян иткән.
Шулай ук нәсыйхәт биргән кыска хикәяләр дә урнаштырган.
Мөгаллим 1867 елда китапның икенче басмасын да әзерли, ул берничә
тапкыр зурайтылып (87 бит) нәшер ителә.
ХХ гасыр башында «Буш вакыт...» китабы җәдид мәктәпләрдә популяр
була. 1909 елда «Балалар китапханәсеннән» сериясе кысаларында «Мәгариф»
нәшрияты Казанда аны дүрт өлештә уку өчен хрестоматия буларак бастырып
чыгара (Каюм Насыйриның басылып чыккан хезмәтләре // Насыйри К.
Сайланма әсәрләр. Ике томда. Икенче том. – Казан, 1975. – Б.290).
Шулай ук хрестоматия сыйфатында аның әхлак тәрбиясе буенча
«Тәрбия китабы» һәм «Әхләк рисаләсе» китаплары да кулланылышта йөри.
1911 һәм 1913 елларда Казанның «Өмет» нәшрияты «Әхлак рисаләсе»н
дәреслек сыйфатында татар башлангыч (ибтидаи) мәктәпләре өчен кабат
бастыра (Каюм Насыйриның басылып чыккан хезмәтләре // Насыйри К.
Сайланма әсәрләр. Ике томда. Икенче том. – Казан: Татар. кит. нәшр.,
1975. – Б.295).
Насыйри әхлак тәрбиясенә кагылышлы текстларны язу күнекмәләрен
ныгыту өчен кулланырга, көн саен берәр кагыйдәне күчереп язарга тәкъдим итә
(Насыйри К. Балаларга тәгълим бирмәк // Каюм Насыри. Сайланма әсәрләр.
Ике томда. Икенче том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – Б.101).
Кече сыйныфларда уку өчен китап төзү тәҗрибәсе Насыйриның өлкәннәр
дә, балалар да укый торган «Кырык бакча», «Кабуснамә», «Фәвакиһ әл-җөләса
фи-л әдәбият» кебек хезмәтләрендә үстерелә, уку йортлары өчен төзелмәсә дә,
алар, уку китаплары буларак, мәктәпләрдә һәм рөшди мәдрәсәләрдә кулланыла.
Насыйри туган телдә укырга өйрәтә торган 20 битлек «Иҗек. Ибтидаи
сәбыйкка шөруг кылучы балаларга иҗек танымак өчен бер тәгълимдер»
әсбабын 1895 елда нәшер итә.
Үзе исән чагында 26 битлек булып басылып чыккан соңгы «Иршад әл-һибә
илә тәгълим әлифба. Балаларны иҗеккә төшендермәк өчен гадәткә кадим
үзрә бер тәгълимдер» (1901) китабының иҗекләп уку әлифбасы булуы да
символик мәгънәгә ия (Рәхим Г. Насыйриның тәрҗемәи хәленә гыйлавә // Рухи
мирас: эзләнүләр һәм табышлар = Духовное наследие: поиски и открытия /
редкол.: И.Г.Гомәров (проект җит. һәм җавап. мөх.), З.З.Рәмиев, А.М.Ахунов;
төзүчеләр: Л.Ш.Гарипова, Г.М.Ханнанова. – Казан: ТӘҺСИ, 2020. – Б.87).
Кызганыч, К.Насыйриның әлеге уку әсбаплары бүгенге көнгә кадәр
татарча укырга өйрәтүчеләр һәм әлифбалар тарихын өйрәнүче белгечләр
игътибарыннан читтә кала килә; аларның өстен, кызыклы яклары, шулай
ук башка шундый басмалар белән чагыштырганда җитешсезлекләре аерып
билгеләнмәгән.
1892 елда Насыйри татар теле стилистикасы буенча «Кавагыйде китабәт,
ягъни тасниф вә имля кагыйдәләрен бәян кыйлучы бер яңа фәндер» (1892)
дигән китап бастырып чыгара, ул матур сөйләү һәм язу кагыйдәләренә
багышланган була.
Арифметика һәм геометрия дәреслекләре
Нәзари һәм гамәли белемнәр үзләштерү өчен дәреслекләр һәм кулланмалар
төзегәндә, мәгърифәтче татар телендә фәнни төшенчәләр эшләү мәсьәләсен
хәл итүгә алына һәм милли мәктәпләр өчен фәнни-әдәби тел булдыруда
новаторга әйләнә.
1851–1896 еллар аралыгында арифметикадан төрки-татар телендә
9 дәреслек басылып чыга (Хәйруллина Н.Л. Күрс.хезмәт. Б.149). Белгечләр
фикеренчә, аларның икесе – 1873 елда В.В.Радлов һәм К.Насыйриның татар
телендәге күпсанлы мисалларга нигезләнгән математика дәреслекләре – гарәп
телендәге практик биремнәре аз булган дәреслекләрдән аерылып тора.
Әлеге ике дәреслекне бер-берсенә каршы куймыйча гына, алар арасындагы
аермаларны барлап китик. В.В.Радлов арифметик терминнарны рус телендә
рус хәрефләре белән язган, шулай ук татар телендә яки гомумбилгеле гарәп
сүзләреннән ясалган яңа төшенчәләр дә биреп, гарәп телендәге терминнарны
җәя эчендә күрсәткән. Н.И.Ильминский шуңа күрә В.В.Радловны рус
алфавитын куллануда гаепли, чөнки бу болай да җиңел булмаган уку
материалын үзләштерүне тагын да катлауландыра (Ильминский Н. Новые
учебные руководства для татар магометан г.Радлова. – С.372, 374).
52 битлек «Хисаблык» дәреслегендә Насыйри гарәп терминнары урынына
татар сүзләрен мөмкин кадәр киңрәк кулланырга тырыша. Кереш сүзендә болай
дип яза: «Бу хисаблык дигәнемез бертөрле гыйлемлелекне белгәч, кара хисап
белән хисаплап чыгарып булмый торган саннарның хисабына чыгарга мөмкин
буладыр. Әмма шут (счёт) булса, шут белән дә кайсының хисабына чыгалар.
Кайвакытта шут һәм булмый, шут булса да, кайберсенең хисабына чыгуы
читен буладыр. Гыйльме хисап белергә кирәк...» (Насыйри К. «Хисаплык»
дәреслегенең сүз башыннан // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Икенче том. –
Казан, 1975. – Б.87).
Үзенең дәреслегендә Насыйри беренче тапкыр арифметиканың дүрт гамәле
өчен татарча терминнар кертә: «сан» (гарәпчә «исме гадәд»), «җыю» – кушу (гарәпчә – «җәмгы»), «аеру» – алу (гарәпчә – «тәфрикъ»), «сугу» – тапкырлау
(гарәпчә – «зарб»), «бүлү» (гарәпчә – «тәкъсим»), шулай ук «киметү саны»,
«алынган сан», «сан чыгышы», «калдык», «бүленәсе сан», «бүлгеч сан», «пай»,
«үлчәү саны», «үлчәү саннарын ваклау» һ.б. шундыйлардан (Насыйри К.
«Хисаблык» дәреслегенең сүз башыннан // Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр.
Ике томда. Икенче том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – Б.87-88).
Күрүебезчә, Насыйри чиста татарча төшенчәләргә йөз тоткан. Шунысын да
игътибарга алып үтик: тәкъдим ителгән математик төшенчәләрдән хәзерге
татар теленә «сан», «җыю», «аеру», «бүлү» һ.б. сүзләр кереп калган.
«Арифметик мәгълүматны язу өслүбе системалылыгы һәм кыскалыгы
белән аерылып тора. Һәр бүлек башында текстта кулланылган төшенчәләр,
гамәл билгеләре һәм төрле терминнарның мәгънәсен ачыклаучы билгеләмәләр
урнаштырыла. Арифметик материалны сайлап алганда, белем бирүнең аерым
алымнарын эшләгәндә һәм анализлаганда, Насыйри һәрвакыт конкреттан
абстрактка алып бара торган аңлаешлы бәян итү, аңлы үзләштерү максатына
ирешү өчен укучылар тарафыннан алынган белемнәрне гамәлдә куллану
һәм тикшерү кебек методик алымнардан файдалана. Күп урынлы саннар
белән таныштырганнан соң, автор кушу, алу һәм бүлү кагыйдәләрен аерым-
аерым тәфсилләп аңлата, аларны катлаулана барган мисаллар белән ныгыту
мөмкинлеге дә бирә», – дип билгели Р.З.Фәхретдинов (Фахрутдинов Р.З. Күрс.
хезмәт. Б.91-92).
Дәреслек ахырындагы фикерләү үсеше өчен тәгаенләнгән 126 мисалның
күпчелеген Насыйри җирле мәдәнияттән алган, шулай да беркадәр «русча»сы
да бар. Әйтик, киң билгеле: бүре, кәҗә һәм кәбестә, бер каз һәм каз көтүе һәм
бер-берсеннән берәр сарык сораган ике көтүче турындагы рус мәсьәләләре –
шундыйлардан.
Насыйриның укыту барышында дәреслекләрен камилләштереп,
тулыландырып, өстәмәләр кертеп, яңадан бастырып чыгаруга зур игътибар
бирүен дә билгеләргә кирәк. Арифметика дәресләрендә 1873 елгы дәреслеге
белән укытканда, Насыйри һәр яңа дәрескә берничә мәсьәлә әзерли торган
була. Алар биш йөзгә якынлашкач, 1899 елда «Хисаблык» дәреслегенең икенче
басмасын 85 битле итеп, 1200 данә тираж белән бастырып чыгара.
Бу дәреслекне Н.Ф.Катанов югары бәяли: «Бу татарча китап иске гарәпчәдә
түгел, ә яңача, европача итеп, җиңел аңлашыла торган телдә язылган. [...]
Терминнары шактый уңышлы уйлап табылган, алар тамырлары татарча
булган сүзләрдән алынып, моңа кадәр дәреслекләрдә урын алган борынгы
гарәп телендәге бөтенләй аңлашылмый торган гыйбарәләрне алмаштырып
киләләр. Гомумән, К.Насыйри дәреслеге татар педагогикасында файдалы
һәм игътибарга лаеклы яңалык булып тора» (Катанов Н.Ф. Хисаблык
(числительница или арифметика) // Деятель. – 1900. – №6-7. – С.337).
Белгечләр фикеренчә, Насыйриның арифметика дәреслекләрен башлангыч
мәктәпләр өчен методик әсбаплар итеп санарга кирәк (Фахрутдинов Р.З. Күрс.
хезмәт. Б.96).
Насыйриның методист буларак эшчәнлеген ассызыклау өчен, «Арифметика
яки арифметика курсы» дигән кулъязмасын искә алу да җитә. Аның беренче
битендә дәреслекнең укытучыларга аталуы, 1871 елда И.И.Паульсонның
Мәскәүдә чыккан китабына охшатып әзерләнүе әйтелә. Хезмәттә дәресләр
алып бару планы җентекләп эшләнгән (аерым дәресләргә бүленмәгән).
Мәсьәләләр өчен материал булып балаларны әйләндереп алган мохит һәм
предметлар хезмәт итә. Материал дәресләрне укытучының укучылар белән әңгәмәсе формасында күрсәтмәлелек чараларын кулланып оештырырлык
итеп урнаштырылган. Хезмәтнең бер өлеше – 1 сыйныф укучылары өчен
арифметика дәреслеге – беренче дистәлеккә кергән саннарга багышланган.
Соңгы өлеше башлангыч мәктәпнең башка сыйныфларына исәпләнгән
(Беркутов В. К.Насыйриның математик кулъязмалары // Совет мәктәбе. –
1969. – №5. – Б.56-58).
1878 елда Насыйри «Һәндәсә мәсьәләләре» («Геометрия мәсьәләләре»)
дәреслеген төзи. Ул иллюстрацияләргә бай, әмма хезмәт кулъязмада гына
калган. Әлеге дәреслекнең асыл нөсхәсе (оригиналы) гарәп телендә язылган
була (Гали М. Каюм Насыйриның кулъязма мирасы // Каюм Насыйри. 1825-
1945. Тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары /
җаваплы редактор Ш.А.Рамазанов. – Казан: Татгосиздат, 1948. – Б.123).
Аның нигезендә 1895 елда Насыйри 87 битлек «Истыйляхате гыйльме
һәндәсә» («Геометрия фәне терминнары») китабын нәшер итә. Ул
«җиңеләйтелгән» һәм популяр характерда. Педагог кереш сүзендә, уку-
укыту предметына һәм бурычларына төгәллек кертеп, ачык пространство,
геометрик җисем, күләм, чик, яссылык, сызык, нокта, туры сызык, кыек
сызык, сынык сызык, ара, әйләнә, түгәрәк, дуга, почмак, өчпочмакның нәрсә
булуын белергә кирәклекне искәртә. Автор шулай ук геометриядә кулланыла
торган әсбапларны да билгеләп үтә: «масштаб, транспортир, циркуль, ватерпас,
линейка, астролябия, бинокль, аркан, чылбыр, колач (сажин), эккер һәм өчаяк»
(Фахрутдинов Р.З. Күрс. хезмәт. Б.98).
Дәреслекнең керешендә «зурлык» төшенчәсенә аңлатма бирелә, «куб»
төшенчәсе карала, «зурлык», «геометрия предметы» һәм «геометрик җисем»
төшенчәләренә билгеләмәләр бар. Дәреслек 9 бүлектән гыйбарәт («Туры
сызык турында», «Параллель сызыклар», «Өчпочмаклар һәм почмаклар»
(бүлекчәләр: «Өчпочмакның тигезлеге», «Өчпочмакларның әһәмияте һәм
файдасы»), «Түгәрәк», «Шарның һәм түгәрәк предметларның калынлыгы»
һ.б.), текст ахырында 89 сызым һәм рәсем китерелә (Беркутов В.М. Развитие
математического образования булгаро-татар. – Казань: Издательство «Дом
печати», 1997. – С.122, 124).
География дәреслекләре
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Насыйри үзенең хезмәтләрен цензордан
рөхсәт алу белән үк нәшер итә алмаган. Мәсәлән, Гарәп ярымутравына
багышланган «Ысулы җәгърәфияи кәбир» дәреслегенең өченче өлешен
бастыруга 1879, 1881 һәм 1898 елларда рөхсәт бирелсә дә, китап 1899 елда
гына дөнья күргән.
Насыйри, шулай ук, географик атлас төзегән була, әмма ул 1885 елгы
янгында юкка чыккан (Гали М. Күрс. хезмәт. Б.123).
Насыйри балаларның фикерләү үсешендә географиянең әһәмияте зур дип
санаган. «Әгәр кеше үзе тора торган өйнең тышкы төзелешенең тирә-юнен,
чикләрен һәм күршеләрен белмәсә, өй эчендәге ишекләре, бүлмәләре һәм
башка кирәк урыннары белән таныш булмаса, ул кешене кем гаеп итмәс.
Шуның шикелле үк, гыйлемнәрнең иң яхшысы булган җәгърәфия фәненә
әшнә булмаган кешеләрне дә бик нык гаепләргә кирәк», – ди ул «Истиляхате
жәгърәфияи» дәреслегенең кереш сүзендә (Насыйри К. «Истиляхате
җәгърәфия» китабыннан // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 2 басмасы. Казан,
1956. – Б.96).
Насыйрига бу өлкәдә дә татар телендәге географик терминнар проблемасын
яңача хәл итәргә туры килә. Дәресләрендә ул үзе төзегән контурлы карталарны
киң куллана.
«Истиляхате жәгърәфияи» дәреслеген әзерләгәндә, Насыйри Ободовскийның
1856 елда чыккан китабына таяна. Ихтимал, моңа реформаларга кадәрге
чор дәреслекләрендә этнографик элементка чагыштырмача зур игътибар
бирүе йогынты ясагандыр: аларда сословиеләргә, сыйныфларга һәм
һөнәргә карамыйча, халыкларга характеристика бирелә, бу исә материалны
җанландырып җибәрә (Баранский Н.Н. Күрс.хезмәт. Б.31). Ободовский
дәреслегендә 4 меңгә якын термин бар. Насыйри исә үзенең дәреслегенә төп
терминнарны гына сайлап ала, балалар өчен артык әһәмиятле булмаганнарын
төшереп калдыра.
Мәгърифәтче төзегән география дәреслекләренең тагын бер яңалыгы
иллюстрация материалларын кулланудан гыйбарәт. Рус уку йортларында
укытыла торган география дәреслекләре белән бер үк вакытта диярлек
татар педагоглары да дәреслекләренә рәсемнәр урнаштыра башлый.
Иллюстрацияләр белән бизәлгән беренче география дәреслеге 1886 елда
И.Ишморатов тарафыннан «Җәгърәфия риязи» («Математик география»)
исеме белән нәшер ителә, анда 9 рәсем урнаштырылган була. 1890 елда
28 иллюстрация белән К.Насыйриның «Истиляхате жәгърәфия»се, 1899 елда
23 иллюстрация белән Ш.Рәхмәтуллинның «Җәгърәфияи гомуми» («Гомуми
география») дәреслекләре дөнья күрә (Хайруллина Н.Л. Күрс. хезмәт. Б.135).
«Истиляхате жәгърәфия»дә Насыйри глобус, планетаның ике ярымшары
рәсемен урнаштыра. Географик объектларның (таулар, вулканнар («ут тавы»,
«сүнгән ут тавы»), утрау, ярымутрау («ярты атау») һ.б.) схематик рәсемнәрен дә
файдалана, чөнки аларны тасвирлар өчен шактый киң билгеләмә кирәк булыр
иде. Рәсемнәр ярдәмендә баланың аңында бу географик объектлар турында
бөтенлекле күзаллау формалаша. Шулай ук төбәкнең төп географик объектлары
белән сурәт ярдәмендә таныштыру омтылышы да күзәтелә. Аерым алганда,
Кара һәм Әстерхан (Каспий) диңгезләренең схематик рәсемнәре, Каспийга
Идел белән Җаек елгаларының кою схемалары һ.б. китерелгән (Габделкаюм
Габделнасыйр углы. Истиляхате жәгърәфия. Казан, 1890. – Б.7-17).
К.Насыйри татар мөгаллимнәреннән беренче булып Җир шары төбәкләренә
багышланган дәреслекләр сериясен бастырып чыгара: «Ысулы җәгърәфияи
кәбир» өч өлештән гыйбарәт: 1894 елда – «Азия кыйтгасы» (206 бит), 1898
елда – «Африка кыйтгасы» (200 бит), 1899 елда – «Ысули җәзирәт әл-гарәп,
ягъни Гарәбстан, Шам вә Гыйрак мәмләкәтләре хакында җәгърәфия фәнендин
тәварих кадимиясене мөштәмил бер рисаләдер» (138 бит). Бу сериядән
дүртенче китап Россия географиясенә багышлана, ул нәшер ителмичә кала,
кулъязмасы мәгърифәтченең архивында саклана (Гали М. Күрс. хезмәт. –
Б.122).
Рус гимназияләрендә кулланыла торган дәреслекләрдән аермалы буларак,
Насыйри ислам барлыкка килгән төбәккә – Гарәп ярымутравына махсус
китап багышлый. Бу басманың татар мәктәпләрендә мөселман дине тарихын
өйрәнүче шәкертләргә ярдәм буларак әзерләнүе шик уятмый (Хайруллина Н.Л.
Күрс. хезмәт. Б.162).
Әлеге сериядәге китапларын язганда үрнәк буларак, Насыйри А.Ободовский,
Ф.Соколов, Я.Кузнецов, Я.Чертков, В.Корнилов, А.Разин хезмәтләренә
мөрәҗәгать итә. Аларны тирәннән эшкәртеп, Насыйри оригиналь дәреслекләр
төзи. Азия томын төзегәндә, мәсәлән, ул көнчыгыш авторларына мөрәҗәгать итә (Рофага әфәнденең «Тәгърибаты шафия»се, Чәләбинең «Җиһаннамә»се,
Әхмәт Халидинең «Җәгърәфия кәбир»е, имам Сөютыйның «Хөсне
мохазара»сы, «Төхфәт әл-кәрам»ы).
1922 елда «Ысуле җәгърәфияи кәбир»не фәнни күзлектән бәяләп,
Г.Гобәйдуллин андагы җирле халыкларның этнографиясе һәм төбәк тарихы
буенча мәгълүмат байлыгын билгели, кайбер урыннарына төзәтмәләр
керткәндә, яңа заман мәктәпләре өчен яңадан бастырып чыгарырга була дип
билгели. «Социомәдәни ноктадан караганда, – ди Гобәйдуллин, – Насыйри
милли мәдәният кирәк дигән идеяне үткәрә, милли мәдәниятсез бер халык
та яхшы, лаеклы тормыш кора алмый ди һәм сүзләренең дөреслеген раслар
өчен аның түбәндәге сүзләрен китерә: ислам тәрәккыятькә һәм мәдәнияткә
каршы түгел. Моны тарих күрсәтә. Димәк, татарлар үз мәдәниятләрен үстерү
юлына басарга тиешләр» (Гобәйдуллин Г. Каюм Насыйриның гыйльми-
тәгълимати хезмәтләре // Каюм Насыйри мәҗмугасы. Вафатына егерме ел
тулу мөнәсәбәте белән чыгарыла. – Казан, 1922. – Б.93).
Насыйриның Россия күләмендә югары бәягә лаек яңалыклары сыйфатында
Гобәйдуллин әлеге хезмәтнең икенче өлешендә (Африка) Мисыр турында
мәгълүмат урнаштыруын һәм шул рәвешле Көнчыгышта нәкъ менә шушы
төбәккә беренчел дәрәҗәдәге игътибар бирүен күрсәтә (Гобәйдуллин Г. Каюм
Насыйри чын гыйлем-фән бабында // Каюм Насыйри мәҗмугасы. Вафатына
егерме ел тулу мөнәсәбәте белән чыгарыла. – Казан, 1922. – Б.149).
Насыйри уку-укыту практикасына кертеп җибәргән «коры җир», «атау»,
«ярыматау», «муен», «бугаз», «тамак», «чүлләр», «киңлек» һәм башка
терминнар татар теленең фәнни терминологиясенә урнашып калган (Хәйруллина
Н. К.Насыйри – география дәреслекләре авторы // Совет мәктәбе. –
1982. – №11 (591). – Б.56-57). Уку материалын шәкертләр җиңелрәк аңласын
өчен, методист татар атамалары янында аларның гарәп телендәге вариантларын
да китергән.
1851 елдан 1896 елга кадәр географиядән татар телендә 6 дәреслек нәшер
ителгән (Хайруллина Н.Л. Күрс. хезмәт. Б.149). Бу исә җәдид уку йортларында
һәм мөселманнар арасында әйләнә-тирә турында белемнәр таратуның мөһим
исәпләнүен күрсәтә.
Каллиграфик язу осталыгына ия булган К.Насыйри рәсемнәрне дә матур
ясый торган була, ул бу сәләтен географик һәм сәяси карталар ясаганда
оста куллана: 1878 ел календаренда – Җир шарының көнчыгыш өлеше һәм
Россиянең Европа өлеше картасын, 1881 ел календаренда 40х40 см үлчәмдә
Казан губернасының ике төсле картасын бастырып чыгара.
1884 һәм 1897 елгы календарьларда кыйбла юнәлешен билгеләү өчен
схемалар урын алган. Моннан тыш, 1876 елда ул Казан татар укытучылар
мәктәбе укучылары өчен Җирнең ярымшарлары һәм дөньяның биш кыйтгасы
картасын эшләп бирә.
Йомгаклап, түбәндәгеләрне әйтергә кирәк: дөньяви фәннәрдән К.Насыйри
төзегән дәреслекләрнең укыту-методик әһәмияте гаять зур була. Ул чордагы
татар мәктәпләрендә укытучылар һәм укыту программалары булмавын исәпкә
алганда, аларның кыйммәте тагын да арта.
Дару үләннәре турында кулланма-белешмәлек
Махсус медицина белеме булмаса да, Насыйри дусларының үтенече белән
«Һәвасы нәбатат дәвайят, ягъни тыйбта мөстәгъмәл нәбатат вә үләннәрнең хасыятене бәян кылур» («Дәвалау өчен яраклы, ягъни медицинада кулланыла
торган үсемлекләр һәм үләннәр белән таныштыру») дигән кулланма-
белешмәлек төзү эшенә керешә. Ул медицинага караган өр-яңа әдәбиятны
өйрәнә һәм фармацевтикадан ике хезмәткә нигезләнеп, 1885 елда 144 битлек
китап бастырып чыгара.
Китабының кереш сүзендә автор дәвалану өчен туган якта үсә торган
үсемлек һәм үләннәрне кулланырга өнди, алар чит ил даруларыннан калышмый
дип ассызыклый; дару үләннәренең тамырларын, яфракларын, сабакларын,
чәчәкләрен, орлыкларын һәм җимешләрен, агачларның бөре һәм кайрыларын
җыю вакыты, шулай ук аларны саклау серләрен аңлата.
Укучыны дару үләннәре дөньясына әкренләп алып кереп, Насыйри
үләннәрне 10 төркемгә бүлә (уята, тынычландыра, бәвел, тир кудыра, авыртуны
баса торган, эч катудан һәм эч китүдән һ.б.). Аннан соңгы бүлектә Насыйри
халык арасында киң таралыш алган 11 чирнең тышкы билгеләрен тасвирлый
(Насыйри К. Һәвасы нәбатат // Мирас. – 1999. – №7-8. – Б.271–279).
Үләннәр, яшелчәләр, җиләк-җимеш һәм агачларга багышланган бүлектә
аларның гарәп һәм татар телендәге атамаларын, тасвирламаларын һәм үсә
торган урыннарын күрсәтә, үсемлекнең кайсы өлеше нинди чирдән дәва
булуы турында бәян итә, хәтта кайберләреннән өй шартларында дару әзерләү
рецептларын да бирә. Балның үсемлек нектарыннан ясалуына бәйле аны да
шушы бүлеккә кертә.
Китапның структурасы шактый катлаулы. Дару үләннәрен санап чыкканнан
соң, Насыйри «Катлаулы составлы дару үләннәре» бүлеген урнаштыра, анда
кайбер чирләрне дәвалау өчен 39 рецепт китерә (Насыйри К. Һәвасы нәбатат
// Мирас. – 1999. – №7-8. – Б.271-279; №9. – Б.126-151; №10. – Б.146-168).
Аннан соң автор «Соңы» бүлегенә күчә. Бу бүлектә дару үләннәрен саклык
белән кулланырга кирәклекне ассызыклый. Биредә Насыйри, зур хезмәт кергән
шушы китапны язып чыгуы белән горурланып, болай дип шәрехли: «Башкарган
эшләрем, файдалы күп китаплар язып (алар белән галимнәр, укымышлылар һәм
кызыксынучан әдипләр файдаланды) хезмәт итүемнән канәгатьлек кичергән
хәлдә, мин – әдип фазыл (белемле, кешелекле) ән-Насыйри – күп мактаулар
һәм теләктәшлек тапкан бу дәва китабымны башыннан ахырына кадәр
сезгә юллыйм. Һәм мин мөмкин булган кадәр борынгы табиблар турындагы
белемнәрегезне киңәйтүем белән шатмын. Китапка бу илдә булган даруларның
4 телдәге сүзлеге өстәлеп бирелде. Мөхәммәд пәйгамбәребез (Аллаһның аңа
сәламнәре һәм ярлыкавы булсын): «гыйлем ике төрле була: бәдән гыйлеме һәм
дин гыйлеме», – диде. Бу китаптан файдаланучыларга Аллаһ ярдәм бирсен.
Мөхәммәт (аңа иминлек булсын): «Дәваланыгыз, дәвагыз бушка китмәс», –
диде. Бу хезмәтем милләт өчен, милләт файдасы өчен. Кешеләргә шатлык
һәм мәрхәмәт китерсен. Безнең иң яхшы хуҗабыз һәм иң яхшы ярдәмчебез
Мәхмүт Әкрәм (ягъни Мөхәммәт пәйгамбәр) әйткәнчә, «Адәмнәрнең иң
яхшысы – кешеләргә ярдәм иткәне» (Насыйри К. Һәвасы нәбатат // Мирас. –
1999. – №10. – Б.169). Хезмәтне язуга этәргән сәбәпләр шушы рәвешле тирән
мәгънә белән шәрехләнә.
Китапта иң ахырда диярлек 156 дару үләненнән торган исемлек китерелә,
һәркайсы янәшәсенә аларның төп дәвалау үзенчәлеге язылган. Иң соңгы
материал булып 33 чирне дәвалый торган универсаль рецепт күрсәтелә, ул
76 үсемлекне кушып әзерләнә (Насыйри К. Һәвасы нәбатат // Мирас. – 1999. –
№10. – Б.169-173).
Җир эшкәртү турында кулланма
1892 елда Насыйри кыр эшләренә багышланган 24 битлек «Зирагать
гыйльме, ягъни иген икмәк вә ашлык чәчмәк, вә җимеш бакчалары яхъя
кыйлмак бәянендә бер яңа фәндер» дәреслеген бастыра. Китапта җир
эшкәртү буенча гап-гади кагыйдәләр урнаштырылган; кара туфракның ничек
формалашуы кыскача аңлатылган, туфракның уңдырышлылыгында тирес һәм
ашламаларның роле хакында әйтелгән, имана җирләрен тирес белән ашларга
киңәш ителгән. Үсемлекләр өчен яктылык, һава, җылылык һәм туфракта
дымлылыкның әһәмияте күрсәтелгән, аларның һәркайсы буенча автор кыскача
белешмә биргән. Насыйри уңыш игенченең тырыш хезмәтенә, кырларны
ашландыруга, орлыкларның селекциясенә һәм сортына һәм башка факторларга
бәйле дип билгеләп үтә (Насыйри К. «Гыйльме зирагать» китабыннан //
Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 2 басмасы. – Казан, 1956. – Б.111-112).
Гарәп теле дәреслеге
Чит телле аудиториядә рус һәм татар телләрен укыту методикасын яхшы
белгән Насыйри 1893 елда сәүдәгәр С.Аитов утарында яшәгәндә малайлар
төркемен укыта башлый дигән идек. Коръән телен өйрәтү өчен методик
алымнарын мөгаллим «Кавагыйде лисане гарәб. Ягъни гыйльме сарыфтан
вә гыйльме нәхүдән» («Гарәп теле кагыйдәләре. Ягъни морфология һәм
синтаксистан») исемле дәреслектә бәян итеп, 1896 елда 1200 данә тираж
белән нәшер итә. Басмада гарәп теленең фарсы һәм гарәп телләрендә чыккан
төрле грамматика дәреслекләреннән сайлап алынган материаллар тупланган.
Грамматика терминнарын автор гарәп телендә дә аңлата. Икенче төрле
әйткәндә, бу дәреслектәге уку материалын гарәп телен шактый яхшы белгән
шәкертләр яки квалификацияле укытучы җитәкчелегендә генә үзләштерү
мөмкин булган (Катанов Н. Книга «кава’иди – лисани – ’араб» (правила
арабского языка), составлена Абду’л-Каюмом Насыровым. Казань, 1896.
Типография Университета. 74 страницы в 8 д.л. // Деятель. – 1897. – №2. –
С.119-120).
Ислам диненнән дәреслекләр
Алда әйтелгәнчә, Насыйриның ислам тематикасына язган беренче хезмәте
1859 елда тәмамланган «Мәҗмәг әл-әхбар» («Мөхәммәт пәйгамбәрнең
тормыш юлы») дәреслеге була (Насыйри К. Мәҗмәгыль әхбар // Насыйри К.
Сайланма әсәрләр. 4 том. – Казан, 2006. – Б.7–146). Аңа нигез итеп «Сират
ән-нәби» («Пәйгамбәрләр тарихы»), әт-Табариның хезмәтләре, М.Чәләбинең
«Мөхәммәдия»се һәм ислам тематикасына караган башка популяр китаплар
алына.
1859 елда Н.И.Ильминскийга язган хатында Насыйри болай дип хәбәр итә:
«Авылга кайтканда, бу китапны үзем белән алган идем. Кайбер мужикларга
кычкырып укыдым. Укыганда алар үзара: «Сөйләгән кебек укый», – диештеләр.
Иншалла, һәркемгә аңлашыла. Бу китапны «Мәҗмәгыль әхбар» дип атадым»
(Бәширова И.Б. Татар әдәби теле тарихы. Гомумтеоретик мәсьәләләр. –
Казан, 2012. – Б.52).
Югарыда әйтелгән хезмәтнең беренче бүлеген автор 1860 елда бастырылган
«Шәҗәрәи мөбарәкәи пәйгамбәр» китабына урнаштыра (Каюм Насыйриның басылып чыккан хезмәтләре // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда.
Икенче том. – Казан, 1975. – Б.289).
1895 елда беренче тапкыр нәшер ителгән бу уку әсбабының тулы нөсхәсе
өч бүлектән гыйбарәт: 1) Мөхәммәт пәйгамбәр турында, 2) сәхабәләр турында,
3) табигыйннар һәм мәшәихлар турында. Басманың максаты ислам динен
һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлы
һәм кылган гамәлләре, сәхабәләр, урта гасыр мөселманнары тормышыннан
алынган мисаллар үрнәгендә популярлаштыру була.
Беренче бүлектә автор пәйгамбәрнең әти-әнисе, аның холкы, гаиләсе,
хатыннары һәм балалары, иҗтимагый эшчәнлеге, ислам динен таратуда хәрби
батырлыгы һәм дипломатик миссиясе һәм могҗизалары турында бәян итә,
сүзен аның шәхси сәркатипләре, үлеме, шулай ук Мөхәммәттән соң калган
кораллар, йорт хайваннары турында хикәятләр белән тәмамлый.
Икенче бүлектә 52 сәхабә турында кыскача мәгълүмат бирелә. Өченчесе –
иң күләмлесе – 10 табигыйн һәм мәшәехләр хакында сөйли, алар арасында Әбү
Хәнәфи, суфый Баһаветдин Нәкышбәнди, Суфи Аллаһияр һ.б.га кагылышлы
материаллар күләме белән аерылып тора.
Казан рухани семинариясендә шәкертләр өчен 1867 елда нәшер ителгән
икенче хезмәт – 24 битлек «Гакаид рисаләсе». Бу кулланманың 1882 һәм
1896 елларда кабат нәшер ителүе, безнең карашка, аңа ихтыяҗның зур булуын
дәлилли.
Китапта Аллаһның сигез исеме турында әйтелә, иман һәм Аллаһны тану,
Аллаһның билгеләре, пәйгамбәрлек сәләте, Мөхәммәткә кадәрге пәйгамбәрләр,
Мөхәммәт пәйгамбәр һәм аның шәҗәрәсе һ.б. мәсьәләләр күтәрелә (Катанов Н.
«Акаид рисалесы» (Послание относительно вероучения). – Казань, 1896.
Типография Университета. 24 стран. В 8 д.л. // Деятель. – 1897. – №12. –
С.692). Насыйри шәкертләрне гыйлемгә омтылырга өнди, дини гыйлемнәр
алыр өчен тырышырга кирәк дип нәсыйхәт бирә, иманның нигезен аң һәм әт-
Тәүхид (Аллаһның барлыгы һәм берлеге турындагы гыйлем) традицияләренә
нигезләнгән дәлилләр тәшкил итә ди һ.б.
Мөгаллимлек итүенең үзенә күрә бер нәтиҗәсе буларак, 1884 елда
Насыйриның башлангыч мәктәп өчен 78 битлек «Мохтәсар тәварих әнбия
галәйһи әс-сәлам» («Пәйгамбәрләрнең кыскача тарихы») китабы дөнья күрә.
Анда дөнья яратылганнан алып пәйгамбәрләр тарихы бәян ителә. Китап
1899 елда кабат бастырыла.
Шулай итеп, Насыйри татар уку йортлары өчен күпсанлы дәреслекләр
һәм уку әсбаплары әзерли. Аларның сыйфаты материалның шәхси уку-
укыту тәҗрибәсенә нигезләнүенә, кайберләренең камилләштереп һәм яңа
материаллар өстәлеп, кабат бастырылуына бәйле булу шиксез.
Арифметика, геометрия, география һ.б. фәннәрдән дәреслекләр эшләү
авторга гарәп һәм фарсы телләрендәге күпчелек төшенчәләрне киң аудиториягә
аңлашыла торган татарча сүзләргә алыштырырга мөмкинлек бирә, бу исә татар
телендәге фәнни терминологиягә нигез сала.
«КУ» 07, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев