Каюм Насыйриның шәһәрдәге кавемдәшләре белән мөнәсәбәтләре
Казанда Насыйри аралашкан мөселманнар даирәсе киң түгел. Мәгърифәтче бу зур булмаган төркем кешеләре белән гомеренең төрле чорында уртак һөнәри һәм җәмәгать эшләренә нисбәтле очрашкан.
Казанда Насыйри аралашкан мөселманнар даирәсе киң түгел. Мәгърифәтче бу
зур булмаган төркем кешеләре белән гомеренең төрле чорында уртак һөнәри һәм
җәмәгать эшләренә нисбәтле очрашкан. Алар арасыннан беренче итеп каллиграф
Мөхәммәтгали Мәхмүдовны (1824–1891) атап үтү мәслихәт: ул 1842–1854
елларда Казан университетының Көнчыгыш разрядында каллиграфия укыткан,
1850–1854 елларда Казан гимназиясе пансионында назир булып торган. Көнчыгыш
разряды Санкт-Петербургка күчерелгәч, 1854 елдан Беренче гимназиягә татар
теле укытучысы итеп билгеләнгән (Михайлова С.М. Формирование и развитие
просветительства среди татар Поволжья (1800–1861). Казань, 1972. С.183-199).
1857 елда Мәхмүдов «Татар телен өйрәнү өчен практик кулланма» дәреслеген
нәшер итә. К.Насыйри исә сөйләм телен әдәби телгә якынайту өлкәсендә Мәхмүдовның
дәвамчысы булып тора. Шунысы кызык: атаклы каллиграф, Насыйри кебек үк, буш
вакытында агач эше, читек каю, тегүчелек кебек һөнәрләр белән шөгыльләнгән.
1862 елда, «Таң йолдызы» дип аталган татарча газета чыгаруны сорап, хакимияткә
мөрәҗәгать итүгә, гаризада исеме күренмәсә дә, Мәхмүдовның да өлеше кергән
(Каримуллин А.Г. Татарская книга пореформенной России. Казань, 1983. С.184).
1857–1868 елларда Мәхмүдов русча-татарча сүзлек төзү белән шөгыльләнә, ләкин
ул басылып чыкмый кала. Моннан тыш, аның рус һәм төрек телләреннән тәрҗемә
ителгән фәнни-популяр хезмәтләр язуы билгеле (Ханбиков Я.И. Русские педагоги
Татарии... С.22, 23). Ул, 1876–1881 елларда Казан татар укытучылар мәктәбе (КТУМ)
инспекторы буларак, яңа уку йортын оештыруга һәм аның үсешенә, шәһәр халкының
мәктәпкә карата муллалар тарафыннан сеңдерелгән тискәре фикерен үзгәртүгә үзеннән
зур өлеш кертә.
Бу исемлектәге икенче шәхес – басмаханә хуҗасы, шәһәр мещаны Мөхәммәтвәли
Яхин. Ул, Насыйриның фикердәше буларак, татар телендә газета чыгарырга әзерләнеп,
басмаханә оештыра һәм 1862 елда гамәлгә ашмый калган «Таң йолдызы» газетасы
проекты буенча аркадашы да була.
Насыйриның хезмәттәшләреннән аерым бер төркем итеп Казан уку-укыту
округында татар, башкорт һәм казакъ мәктәпләре инспекторы В.В.Радлов рус-татар
мәктәпләрендә эшләргә җәлеп иткән укытучыларны – университет студенты, аннары
КТУМ мөгаллиме, 1889–1900 елларда шул мәктәпнең инспекторы (җитәкчесе) булган
Шаһбазгәрәй Әхмәровны (1852–1900), Казан ветеринария институты студенты, шулай
ук КТУМда укыткан Ибраһим Терегуловны (1852–1921) һәм тагын берничә рус теле
укытучысын күрсәтергә мөмкин (Галимҗан Акчурин. [Каюм Насыйриның тәрҗемәи
хәле хакында кайбер мәгълүмат] // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-
биографик җыентык. Б.465-466). Насыйри рус-татар мәктәбеннән киткәч тә, алар
арасында дустанә мөнәсәбәтләр саклана.
Мәгърифәтче белән аралашучы тагын бер кечкенә төркем итеп татар байларының,
Насыйри фатирына килеп, рус телен һәм башка кайбер дөньяви фәннәрне үзләштергән улларын, шулай ук мәдрәсә шәкертләрен атау сорала. Аларның кайберләре, укуларын
тәмамлагач та, остазлары белән элемтәләрен өзмәгән.
Шунысын билгеләргә кирәк: Насыйри өчен аның китапларын һәм календарьларын
сатып алучылар иң кадерле кунаклар булган. Мәгърифәтче, алар белән очрашып,
хезмәтләренә карата татар җәмгыятендә формалашып килүче ихтыяҗны үз күзләре
белән күргән, үз халкының мәдәниятен үстерүгә куйган хезмәте өчен ихлас күңелдән
әйтелгән рәхмәт сүзләрен ишеткән.
Насыйри Казан университеты басмаханәсендә хезмәт куючы татар милләтеннән
булган хәреф җыючылар белән дә озак еллар дәвамында аралашкан. Биредә аның
барлык китаплары да диярлек һәм календарьлары басыла. Ул, автор буларак,
китапларының макетын укып чыга, аннан соң хәреф җыючыларга төзәтергә алып
килә, шулай итеп, басмаханә белән фатиры арасындагы юлга тузан төшерми – хәреф
җыючылар белән тыгыз элемтәдә тора. 1883 елда университет басмаханәсендә
исәпләнгән 48 хезмәткәрнең 13е татар була. 1898 елда 96 басмаханә хезмәткәренең
егермесе татар икәнлеге билгеле (Каримуллин А.Г. Татарская книга пореформенной
России. С.63). Ике арадагы җылы бәйләнешне басмаханә хезмәткәрләренең Насыйрига
язган хаты да раслый. «Без Сезне күптәннән беләбез һәм иң якын кешебез дип
саныйбыз, шуңа да тартынмыйча, Сезгә бу хат белән мөрәҗәгать итәргә булдык» дип
яза хәреф җыючылар. Алар мәгърифәтченең туган авылына Сабантуйга күңел ачарга
һәм ял итәргә кайтырга җыенуларын хәбәр итәләр һәм моның өчен кулдан килгән
кадәр матди ярдәм күрсәтүен сорыйлар. Хатны: «Сезгә һәрдаим озын гомер теләүче
университет басмаханәсенең хәреф җыючылары» дип имзалыйлар (Ханбиков Я.И. Из
истории педагогической мысли татарского народа. С.167).
Каюм Насыйри даими рәвештә аралашкан кешеләрдән аерым төркем итеп аның
туган авылында көн күргән әти-әнисен һәм башка туганнарын, апасы һәм кияве
гозере буенча, шулай ук үзе өчен читек-кәвеш, баш киеме, өс киеме тегүчеләрне,
базардагы таныш сатучыларын, чәч алучысын күрсәтергә мөмкин. Бу аралашу алыш-
биреш белән генә чикләнмичә, Насыйрины «как-төш мәҗлесләре»нә, туйга, «Корбан
ашы»на яки ифтар мәҗлесләренә чакыруларда да чагылыш тапкан (Дәгъватнамәләр //
Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Икенче том. Б.704-710).
Каюм Насыйриның татарчадан русчага, русчадан татарчага төгәл тәрҗемә итүче
дигән даны була. Бу җәһәттән, кирәкле документлар эшләп яки хәстәрләп бирүче
буларак, ул тагын бер төркем кешеләр белән аралашкан. Аңа аерым кешеләр генә
түгел, ә мәгълүматны дөрес һәм гадел тәрҗемә иттерү өчен татарлар белән элемтәдәге
оешмалар да мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, Насыйри сәүдәгәр Ямаевның бурычлар
кенәгәсен рус теленә тәрҗемә итә (ТӘһСИ мирасханәсе, 11 ф., 1 тасв., 19 эш, Б.4).
Дин кардәшләре үтенече буенча Насыйри татар муллаларының текстларын –
метрикә кенәгәләреннән өземтәләрне, мөлкәт бүлү турындагы васыятьнамәләрне
һәм башка документларны русчага тәрҗемә итә, алар соңыннан нотариуста раслана.
Мәсәлән, ул 1870 елда Казанның бер мулласының метрикә кенәгәләре гамәлгә
кергәнче туган улы белән әтисенең туганлык җепләрен раслый торган текстын русчага
тәрҗемә итә (ТӘһСИ мирасханәсе, 11 ф., 1 тасв., 46 эш, Б.4 ). 1891 елдан русча уку-
укыту цензы кергәч, Насыйри еш кына шәһәр яки өязләрдәге өч класслы училищелар
дирекциясенә муллалар исеменнән дини вазифа биләргә хокук бирә торган таныклык
алу өчен имтихан бирергә рөхсәт сорап гаризалар яза (ТӘһСИ мирасханәсе, 11 ф.,
1 тасв., 40 эш, 7-8 б.; 46 эш, Б.2 а.). Шулай ук дин кардәшләре үтенече белән кайбер
документларны, мәсәлән, гимназиягә кабул итү кагыйдәләрен, татарчага тәрҗемә итеп
бирә (ТӘһСИ мирасханәсе, 11 ф., 1 тасв., 40 эш, Б.1-3).
Мирза Александр Казембекның энесе Габделсаттар Казембекның Насыйри белән
дустанә мөнәсәбәттә булуы билгеле: мәгърифәтче аның Казан университетында укучы
улларына консультацияләр бирә торган булган (Михайлова С.М. Каюм Насыри и востоковедение в Казанском университете // Выдающийся просветитель-демократ
Каюм Насыри. Казань, 1976. Б.67).
Насыйриның Казанда яшәгән һәм шәһәргә эш белән килгәндә әти-әнисе җибәргән
күчтәнәчләрне кертеп яисә башка йомышлары белән күрешеп йөргән авылдашлары
һәм туганнарын аерым төркем итеп билгеләргә мөмкин.
Шәһәр руханилары белән үзара мөнәсәбәтләре
Мәдрәсәне тәмамлагач, Насыйри үзенең остазы Әхмәт хәзрәт Сәгыйтов һәм
икенче мулла – аның туганының улы Габдулла Сәгыйтов белән аралашуын дәвам
иттерә. Әхмәт хәзрәт вафатыннан соң (1867 ел), Габдулла хәзрәт мәчеттә беренче
мулла булып кала.
1862 елда мәчет каршындагы мәдрәсәдә Габдулла хәзрәтнең туганнан туган энесе
Мөхәммәтйосыф (Габделсаттар Сәгыйтовның улы) укыта башлый. 1875 елда Габдулла
хәзрәт вафатыннан соң, ул җәмигъ мәчетендә бердәнбер имам булып кала. Насыйриның
Сәгыйтовлар нәселе вәкилләре белән элемтәләрен Каюмның абыйсы Мөхәммәтгалим
Хөсәеновның мәчеттә мөәзин булып эшләве дә ныгытып тора.
1882 елда Казанның әлеге 5 нче җәмигъ мәчетенә икенче мулла итеп Бохарада
укып кайтан Галимҗан Галиев (Баруди) сайлана. Ул әтисенең матди ярдәме белән
үз мәдрәсәсен ача, шул рәвешле бер мәчет каршында ике мәдрәсә эшли башлый
(Шиһабетдин Мәрҗани. Күрс. хезмәт. Б.81). Күрәсең, Сәгыйтовлар белән фикердәш
буларак, Насыйри Г.Галиевны өнәми, кеше алдында аны, муллаларга карата кулланыла
торган ихтирам сүзләрен кулланмыйча гына, «Галимҗан» дип кенә атый (Рәхим Г. Каюм
Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б.67).
Насыйриның Мөхәммәтйосыф Сәгыйтов, шулай ук Казаков мәчете имам-хатыйбы
Хәбибулла Усманов белән хезмәттәшлеген 1887 елгы документ раслый: анда, Истанбул,
Мәдинә, Бохарадан килгән хәбәрләргә караганда, быел гает чәршәмбе көнне була дип
күрсәтелгән. Өчесенең дә шәхси мөһере сугылган бу кәгазь Югары Шырдан авылы
мулласы Габделкавига бу мәгълүматны якын-тирә дин әһелләренә җиткерүен сорап
юлланган (ТӘһСИ мирасханәсе, 11 ф., 2 тасв., 4 эш, Б.3).
Казан руханилары арасында Насыйри беренчеләрдән булып Шиһабетдин Мәрҗани
белән хезмәттәшлек итәргә тиеш кебек күренә.
Әлеге ике бөек шәхес туган халкының үсешкә ирешүенә омтылып, бу теләкне
тормышка ашыруга хезмәт итүне яшәеш фәлсәфәсе итеп алып, һәркайсы үзләре
сайлаган юлдан барган. Җамал Вәлиди фикеренчә, Мәрҗани дә, Насыйри да үзләре
инанган хакыйкатьне курыкмыйча әйткәннәр, аларның хезмәтләре йөрәктән, татар
җәмгыятен үстерү максатыннан язылган (Вәлиди Б. Татар әдәбиятының барышы.
Б.141). Алар икесе дә милләтне үстерү өчен рус телен өйрәнү кирәк дигән фикерне
алга сөргәннәр.
Бу шәхесләрне Казанның мөселман җәмәгатьчелегендәге үзгә бер иҗтимагый
хәлләр дә якынайта. Икесе дә – билгеле сәбәпләр аркасында мөселман дин әһелләренең
дошмани мөнәсәбәтенә дучар булган шәхесләр.
Шулай да бу уртаклыклар аралашу өчен нигез булып китә алмаган.
Беренчедән, Мәрҗани, шәһәр мәчетенең имам-хатыйбы буларак, дин гыйлеме һәм
милли тарих белән тирәнтен шөгыльләнә, Насыйри исә тырышлыгын фәнни-гамәли
белемнәрне халыкка таратуга юнәлткән, аның фәнни кызыксыну даирәсе башлыча
татар теле гыйлеме өлкәсендә тупланган, ягъни аларның шөгыльләнү өлкәләре
кисешмәгән диярлек.
Икенчедән, алар итагатьлек өчен генә мөнәсәбәт коручы шәхесләр булмаганнар.
Һәрберсе үз эше белән мәшгуль булган.
Шиһабетдин хәзрәт 1870 елда үзенең данлыклы «Назурател-хак…» әсәрен бастырып чыгара, аны фикерле мөселман җәмәгатьчелеге, мәдрәсә шәкертләре һәм
хәлфәләре хуплап каршы ала (Фәхреддин Р. Мәрҗани // Мәрҗани: Фәнни-популяр
җыентык. Казан, 2010. Б.406 – 407, 410). Алар арасында К.Насыйри да була – ул
Мәрҗанигә танылган дин белгече итеп карый. Насыйри архивында Ш.Мәрҗани
китапханәсе турында үз куллары белән язган, ләкин тәмамланмаган текст бар, ул аны
1871 елда Календарена кертергә әзерләгән була (Гали М. Каюм Насыйриның кулъязма
мирасы // Каюм Насыйри. 1825–1945. Тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми
сессия материалары. Казан, 1948. Б.124). Бу текст югарыдагы фикерне читләтеп кенә
дәлилли дияргә кирәк.
1872 елда Насыйри, 2 нче гильдия сәүдәгәр Шаһиәхмәт Салиховның (1825–1885)
ике катлы агач йортында арендага бүлмә алып, рус-татар мәктәбен Казанның Захарьев
урамына Мәрҗани мәдрәсәсе янынарак күчерә (Исламов Р. Насыйри һәм аны
өйрәнү // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык.
Б.5), анда остазларының рөхсәте белән Ш.Мәрҗани мәдрәсәсе шәкертләре дә укый
(Мөхәммәтхәнәфи Мозаффар. Габделкаюм Насыйри әфәнде хакында. Б.491).
Билгеле булганча, Мәрҗанинең дин кардәшләре арасында русча укуның киң
таралуын хуплавы 1876 елда ачык күренә: инспектор В.В.Радловның тәкъдимен
кабул итеп, КТУМны ачу тантанасында ул, яңа уку йорты ачылу белән котлап, шәһәр
руханилары исеменнән чыгыш ясый, аннары берничә ел дәвамында, хаҗга киткәнче,
биредә ислам дине буенча сабак бирә. Шул рәвешле, Насыйри белән Мәрҗани татарлар
арасында рус телен укыту системасы формалаштыруда катнашалар.
Аларның Идел буе Болгар тарихының кайбер мәсьәләләре буенча карашлары
төрле була. Ш.Мәрҗани Казанда 1877 елда үткән археология съездында «Гиләләтүз-
замани фи тарихи Болгар вә Казан» дигән темага доклад ясый. Доклад текстын русчага
В.В.Радлов тәрҗемә итә. Ш.Мәрҗани текстының һәм татарча, һәм русча вариантлары
съезд материалларында дөнья күрә (Мулла Шихаб-уд-дун Бага-уд-динов. Очерк
истории Болгарского и Казанского царств. Перев. В. В. Радлова // Труды Четвёртого
Археологического съезда в России, бывшего в Казани с 31 июля по 18 августа 1877 года.
Т. 1. Казань: Типогр. Имп. ун-та, 1884. Отд. II. С. 40-50. Татарча текст: Б.51-58).
Шушы мәкаләне укыгач, Насыйри 1885 елгы Календаренда «Әт-тәфтиш вә әт-
тәхаким» («Тикшеренү һәм хөкем итү») исемле тәнкыйди язма урнаштырып, хезмәтне,
авторының исемен әйтмичә генә, берничә яктан тәнкыйтьли. Аерым алганда, теленең
укучыга аңлау өчен авыр икәнлеген ассызыклый. Мәрҗани тәкъдим иткән «болгар»
сүзенең этимологиясенә шик белдерә (Мәрҗани «болгар» атамасы югары сыйфатлы
итеп эшкәртелгән һәм башка илләрдә бик популяр булган «болгар күне» исеменнән
чыккан дип санаган) (Вәлиди Ә. Мәрҗанинең бер әсәре турында Каюм Насыйри //
Мәрҗани: Фәнни-популяр җыентык. Казан, 2020. Б.627-628). Мәрҗани Хисаметдин
Мөслиминең «Тәварихы Болгария» әсәрендә Идел буе болгарларының исламны
сәхабәләрдән кабул иттеләр дигән сүзләрен ялган дип атаган. Мөхәммәд пәйгамбәр
заманында гарәпләрнең хакимияте Хиҗаз, Шам вә Йәмәннән башка төбәкләргә
таралмаган, сәхабәләр гасырында да мөселманнарның чит илләрдә катышуы һәм
бәйләнешләре юк дип санаган. Үзенең фикерен «Тәварихы Болгария»нең урта гасырда
түгел, ә күпкә соңрак язылуын әйтеп тә ныгыткан.
Мәрҗанинең китапларда башка төрле хәбәр юк дигәненә каршы К.Насыйри әле
барлык чыганаклар да ачыкланып бетмәгән булырга мөмкин дип белдерә, Чәләбинең
«Җиһаннамә» китабында Төркестан олуг ханының Мөхәммәд пәйгамбәргә Багуз
исемле бер көрдне илче итеп җибәрүе хакында әйтә һ.б. (Шунда ук. Б.625-631). Бу
гадәти фәнни тәнкыйть язмасы була.
Ш.Мәрҗани 1885 елда басылган «Мөстафад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар»
хезмәтенең 1 нче томының ахыргы мәкаләсендә Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихы
Болгария»сен кискен тәнкыйтьли.
Менә шушы нигездә, Ә.-З. Вәлидинең җиңел кулы белән (Шунда ук. Б.625) империя
һәм совет чоры хезмәтләрендә ике бөек шәхес арасында киеренке мөнәсәбәтләр булган
дигән фикер урнаша.
1976 елда Әнвәр Хәйруллин К.Насыйриның Казан мәчетләре тарихына
багышланган кулъязмаларын фәнни әйләнешкә кертә. Бу текст мәгърифәтченең
татар дин галиме һәм тарихчысына олы ихтирамлы мөнәсәбәттә булуын ачыкларга
мөмкинлек бирде. Насыйри Мәрҗани хакында бик җылы яза: «Бу хәзрәтнең
камиллеген гасырдашларыбызга бәян кыйлырга хаҗәт булмаганда, артык җентекләп
аңлатмадык. Әмма аның гозеренә ирешмәгән кешеләр бу хәзрәтнең әсәрләреннән
«Вафият әл-әслаф», «Хәзамә», «Назурә» вә «Мөстәфад әл-әхбар» исемле вә гайре
әсәрләрен укысалар, бу кешенең ни дәрәҗәдә камиллеген, вә нинди холыклы, дөньяга
нинди карашта булганлыгын аңларлар» (Хайруллин А.Н. Насыри и Марджани //
Выдающийся просветитель-демократ Каюм Насыри. Казань, 1976. Б.180; Насыйри
К. Сайланма әсәрләр. 4 томда. 3 том. Казан, 2005. Б.223-224).
Казан уку-укыту округының татар, башкорт, казакъ мәктәпләре инспекторы
Ш.Әхмәров 1876 елда ачылган КТУМга кадими мөселман даирәсенең «христиан
динен тарату һәм татар халкын руслаштыру чыганагы» итеп караганлыгы хакында
яза. Аның бу сүзләре Казан муллаларыннан күпчелекнең 1871–1877 елларда мөселман
балаларына рус теле һәм математика укыткан К.Насыйрига карата тискәре мөнәсәбәтен
тулаем ачып бирә.
Моның ачык дәлиле булып Насыйрига юлланган аноним хатлар тора, аларда
Насыйри халык җырларын һәм бәетләрен бастырып чыгарганы өчен гаепләнә.
Шундый бер хатны Насыйри 1883 елгы Календаренда бастырып та чыгара (Рәхим Г.
Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б.66). Мәгърифәтчене күрә алмаган төркем вәкилләре
Насыйрины миссионерларга сатылган, ислам диненең нигезләрен җимерүче зат дип
атый (Рәхим Г. Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б.65). Бу җәһәттән «Ләһҗәи татари»ның
кереш сүзендә Насыйри болай ди: «Әмма татар телебезгә хезмәтче мән булаем дип,
утыз биш ел уздырдым, ләкин күп мәгънә чыкмады, төн-көн никадәр иҗтиһад кылсами
(тырышсам), яратмадылар, татар теле дисәм, яратмадылар...» (Рәхим Г. Насыйриның
тәрҗемәи хәле. Б.65).
Насыйри 1883 елгы Календаренда, Кояш системасы, планеталар, кояш торгынлыгы
һәм ай тотылуы турында, тиешле схемаларын да кушымта рәвешендә теркәп, фәнни
мәгълүматларга таянып, мәкалә бастырып чыгара. Аның күк җисемнәренең хәрәкәт
итүен физика законнары ярдәмендә аңлатуы дин әһелләренең кояш торгынлыгын һәм
ай тотылуын Аллаһ кодрәтенең чагылышы дип аңлатуын кире кага (Кәримуллин Ә.Г.
Каюм Насыйриның календарьлары. Б.17). Бу язмасы белән Насыйри дошманнары
санын арттыра, бик күп тискәре сүзләр ишетә. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган
Насыйри көн саен базарга ризык алырга йөри торган була. Кайбер сатучылар
«Фәвакиһ әл-җөләса фи-л әдәбият» китабында халык җырларын һәм бәетләр, шулай ук
Календаренда кояш торгынлыгы һәм ай тотылу вакытын бастырган өчен К.Насыйрины
бөтен кеше алдында сүгеп ташлый торган булалар (Рәхим Г. Насыйриның тәрҗемәи
хәле. Б.66.).
1855 елдан башлап дин әһелләре йогынтысында шәһәр мөселман җәмәгатьчелегеннән
күргән түбәнсетүләр һәм каргыш сүзләре мәгърифәтченең үзендә дә күпчелек Казан
муллаларына карата тискәре хис-кичерешләр уята. Насыйриның дини бәйрәмнәр
уңаеннан уздырыла торган мәҗлесләрдә, Коръән ашларында чагыштырмача сирәк
катнашуын нәкъ шушы вазгыятькә бәйләп аңлатырга мөмкин. Мондый мәҗлесләрдә
Насыйрига үзен дистә еллар дәвамында түбәнсеткән һәм мыскыл иткән кешеләр белән
кул биреп күрешергә туры килер иде.
Насыйрины башка дин кардәшләреннән аерып куйган тагын бер мәсьәлә бар. Алда
әйтелгәнчә, аңа еш кына фатир алыштырырга, төрле мәхәлләләрдә яшәргә туры килә.
Яшәү өчен уңайлы шартлар һәм гаилә җылысы булмау, татар мөселман дин
әһелләренең үзенә карата начар сүзләр әйтүе, гомумән, интеллектуаль элитаның һәм
халыкның китаплар һәм календарьлар нәшер итү буенча хезмәтләрен тиешле дәрәҗәдә
бәяләмәве, еллар дәвамында җыелып килгән үпкә-рәнҗү мәгърифәтченең ябылып
тормыш алып баруына китерүче сәбәпләр була (Рәхим Г. Насыйриның тәрҗемәи
хәле. Б.60.).
Бу турыда, аерым алганда, Насыйриның Коръән китабы тышлыгына төрки
шагыйрьләрнең шигырьләреннән пессимистик эчтәлекле өзекләрне язып куюы да
раслый:
«Төнлә ятып мән оесам, нәүме рәхәт (тыныч йокы) мәндә юк,
Көндә дә торып, мән утырсам, дәрде хәсрәт мәндә күп»;
«Җәфа чиккән, әлем тарткан, хәлявәт (рәхәтлек) күрмәгән җаным» (Рәхим Г.
Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б.61).
Еллар узгач, 1890 нчы елларда Насыйри белән очрашулары турында уйланып,
Г.Исхакый мәгърифәтченең ярымбойкот халәтендә фанатик муллаларның, әйләнә-
тирәсендәге надан кешеләрнең күпсанлы һөҗүмнәре белән көрәшеп яшәве турында
яза. Әйләнә-тирәсенең тискәре мөнәсәбәте һәм язмышының кырыслыгы Насыйриның
холкына да йогынты ясый. Ул үзе дә аралашудан кача, ә җае туры килгәндә, үзләрен
«бөек» дип санаучы шәхесләрне чеметеп, борыннарына чиртеп калырга тырыша,
аларга, кайчагында урынсыз булса да, каты сүз ычкындырудан да куркып тормый.
«Аның мондый гадәте, – дип яза Г. Исхакый, – Насыйрины кеше алдында сөзгәк сыер
яисә энәләрен тырпайткан керпе кебек күрсәтә, шул рәвешле ул җәмәгатьчелектән
ерагайганнан-ерагая» (Исхаков М.Г. Габделкаюм Насыйри // Исхаков М.Г. Әсәрләр:
15 т. 12 т.: публицистика [томны төз., текст. иск. һәм аңлат. әзерл. Зөфәр
Мөхәммәтшин]. Казан, 2012. Б.163).
Насыйри муллалар чыгарган дини китапларда хаталар тапса, һичшиксез, китап
бите читенә хатаны һәм ул кешенең наданлыгы турында кискен сүзләр язып куя торган
була (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б.67-68).
«Татар этнографиясе материаллары»нда, ишанлыкка дәгъва итүчеләрнең ак
кәләпүш белән ак ыштан киюен билгеләп, аларны «ахмаклар» һәм «салкын ишаннар»
дип атый (Насыйри К. Татар этнографиясе материаллары // Насыйри К. Сайланма
әсәрләр. Ике томда. Беренче том. Казан, 1974. Б.93). Шәхси архивында сакланып
калган бәеттә Казан мөселманнарын биш вакыт намаз укучы, ураза тотучы һәм
кәләпүш киюче итеп сурәтли, аларның мөселманлыгы шушының белән бетә дә дип
көрсенә (Бәет // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Икенче том. Казан, 1975.
Б.285-286).
1892 елда инспектор Әхмәров мөселманнарның КТУМга элекке сыман дошман
итеп карамавы, биредә укучыларның ислам җәмгыяте каршында хыянәтче булып
саналмавы турында искәртә. КТУМның халыкка йогынты ясау даирәсе киңәя. 10-15
ел элек татарлар КТУМда укучылар белән һәртөрле аралашулардан качарга тырышса,
хәзер инде алар кавемдәшләренә кирәкле кешеләргә әйләнә (Ханбиков Я.И. Русские
педагоги Татарии... Б.25). Беренче карашка, бу зур үзгәреш КТУМ тәмамлаучыларның
уңышлы педагогик эшчәнлеге, рус-татар мәктәпләрендә рус теле укытучылары һәм
мәдрәсәләр каршындагы рус класслары, шул исәптән К.Насыйриның календарьлары
аркасында шулай килеп чыккан кебек тоелырга мөмкин.
Бу факторларның йогынтысын инкарь итмичә, шуны билгеләп китик:
мөселманнарның иҗтимагый фикерен формалаштырудагы төп идеологларның –
муллаларның – мөнәсәбәте кискен үзгәрү сәбәбе булып хөкүмәт тарафыннан кертелгән
яңалык – 1891 елдан рухани вазифаларга дәгъва итүче кандидатлар өчен рус теле белү
мәҗбүри дигән канун гамәлгә керү тора.
1890 елның 11 октябрь канунына өстәмә буларак «Оренбург Мәхкәмәи шәргыя округы буенча рухани вазифаларга билгеләү өчен рус теленнән сынаулар һәм таныклык
бирү кагыйдәләре» эшләнә, аңа 1890 елның 30 декабрендә министр Н.И.Делянов
имза куя. Рус теленнән имтихан бирүче түбәндәгеләрне белергә тиеш була: «а) таныш
булмаган китапны аңлап укырга һәм үз сүзләре белән сөйләп бирергә, ким дигәндә
сорауларга җавап бирергә; б) нинди дә булса төгәл итеп язылган кулъязманы укырга;
в) алдан укылган нинди дә булса текстны диктант рәвешендә, сүзләрне төшереп
калдырмыйча һәм бозмыйча, тыныш билгеләре турындагы кагыйдәләргә таянып, ким
дигәндә ноктаны урынына куеп яза белергә» (п. 11).
Шунысын ассызыклап китәргә кирәк: кагыйдәләрдә Халык мәгарифе
министрлыгының татар-мөселман укытучыларын мөселман рухани вазифаларын
биләргә теләүчеләрдән имтихан алудан читләштерү дә чагылыш таба: әлеге сынау
үткәрелә торган уку йортлары исемлегенә Татар укытучылар мәктәпләрен кертергә
«оныталар». Мөфти М.Солтановның үтенеч язуына (1891 елның февралендә)
карамастан, министр Н.И.Делянов рус-татар мәктәпләрен һәм мәдрәсә каршындагы
рус классларын тәмамлау турындагы таныклыкларны рухани вазифасын биләргә
теләүче кандидатлар өчен документ итеп танудан баш тарта.
Хакимиятнең бу адымы рус-татар мәктәпләренең һәм рус классларының дәрәҗәсен
төшерә, рус-татар училищеларын һәм рус мәктәпләрен тәмамлау турындагы
таныклыкларны гади кәгазьгә әйләндереп калдыра. Югыйсә аларның дәрәҗәсе
конфессиональ учреждениеләргә эшкә урнашканда, рус башлангыч яки чиркәү
училищеларын тәмамлау турындагы документка тиң була алыр иде (Загидуллин И.К.
Татарское национальное движение в 1861–1905 гг. Казань, 2014. Б.126-128).
Шул рәвешле, бер яктан, Казан укытучылар мәктәбенә һәм рус-татар мәктәпләренә
карата дин әһелләренең мөнәсәбәте үзгәрә – алар татар-мөселманнарны руслаштыру
инструменты дип каралмый башлый. Икенче яктан һәм иң мөһиме: 1891 елдан
укытучылар мәктәбен тәмамлаучылар һәм русча белгән, рус теленнән имтиханга
әзерләүче кешеләр муллаларның оппонентларыннан аларның рухани вазифага дәгъва
иткән улларының һәм туганнарының остазларына әйләнә.
Хәзер инде, «баррикада»ның теге ягына чыгып, муллалар, улларының һәм
туганнарының бай мәхәлләгә урнашуын кайгыртып, балаларын дәүләт телен өйрәнергә
өнди башлый. Мондый вазгыятьтә рус телен өйрәнү исламга һәм шәригатькә каршы
дип кычкыру лөгатькә сыймас иде (Заһидуллин И.К. Күрс.хезмәт. Б.126-128). Үзләре үк
русча өйрәнүгә каршы тәрбияләгән дин кардәшләренең гаепләвеннән качып, алар рус
теленә өйрәтүче кешеләр белән элемтәләр эзли һәм таба, шул рәвешле хезмәттәшлекнең
яңа этабы башлана.
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев