КАЮМ НАСЫЙРИ ҺӘМ АНЫҢ ТУГАН АВЫЛЫ БЕЛӘН ЭЛЕМТӘЛӘРЕ
Каюм Насыйри шәхесен һәм аның иҗат лабораториясенең үзенчәлекләрен ачыклауда туган авылы – Казан губернасы Зөя өязе Кече (Югары) Шырдан – кешеләре белән элемтәләренә кагылышлы чыганаклар зур әһәмияткә ия.
Каюм Насыйри шәхесен һәм аның иҗат лабораториясенең үзенчәлекләрен
ачыклауда туган авылы – Казан губернасы Зөя өязе Кече (Югары) Шырдан – кешеләре
белән элемтәләренә кагылышлы чыганаклар зур әһәмияткә ия.
Кече Шырдан крестьян-колхозчыларын Насыйри биографиясенең моңарчы билгеле
булмаган якларын ачыкларга җәлеп итү Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәрләре
инициативасы белән башлана. Галимнәр тырышлыгы белән бөек мәгърифәтче
биографиясендәге «ак таплар»дан арыну ике юнәлештә алып барыла: галимнең портреты
ясала һәм, туган авылына кунакка кайткач, үз-үзен тотышы турында чыганаклар туплана.
ТАССРда Каюм Насыйриның язма мирасын бастырып чыгару, кагыйдә буларак,
аңа багышланган юбилей чараларына туры китереп башкарыла. Шундый чараларның
беренчесе 1922 елда үлеменә 20 ел тулуга багышланган була. Бу чарада куллану өчен
мәгърифәтченең фотосурәтен таба алмагач, яшь рәссам Госман Арсланов Насыйриның
портретын ясый, ул «Каюм Насыйри мәҗмугасы. Вафатына егерме ел тулу мөнәсәбәте
белән чыга» дигән җыентыкта басыла (Каюм Насыйри мәҗмугасы. Вафатына егерме
ел тулу мөнәсәбәте белән чыга. Казан, 1922).
Шушы ук портрет 1925 елның 15 февралендә Казанның Яшь тамашачылар
театрында Насыйриның тууына 100 ел тулу уңаеннан уздырылган тантаналы җыелыш
вакытында да сәхнәдә эленеп тора. Бу чарада Фатих Әмирхан катнаша, анда чыгыш
ясап, хатирәләре белән уртаклаша: мәдрәсә шәкерте чагында Насыйриның китапларын
сатып алуы, аларны иптәшләренә кычкырып укуы турында сөйли. Ул шулай ук
Г.Арсланов ясаган портретның К.Насыйрига охшамавын искәртә. Төгәлрәк әйткәндә,
мәгърифәтче портреттагы кебек ярлы кыяфәтле түгел иде ди ул, шунда ук күренекле
татар мәгърифәтчесенең чынбарлыкка туры килердәй яңа портретын эшләтү мәсьәләсен
дә күтәрә. Бу картинада Насыйри башын кырын салган, ярлы ишан киеменнән, муллага
охшатып сурәтләнгән була (Гайнуллин М. Күңелдәге эзләр // Фатих Әмирхан турында
истәлекләр / Төз. Ф.Ибраһимова, Р.Әмирхан. Казан, 2005. Б.157-158).
Бу чарада булачак әдәбият галиме М.Гайнуллин да катнаша, ул 1940 елларда
К.Насыйри иҗатын өйрәнүче булып таныла.
1944 елда татар мәгърифәтчесенең тууына 120 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек
барышында, юбилей комиссиясе исеменнән М.Гайнуллин талантлы рәссам Байназар
Әлминовтан (1909–1976) мәгърифәтченең портретын ясавын сорый. Портретның беренче
вариантын Әлминов, Насыйриның бер замандашы әйтүе буенча, мәгърифәтчегә бик тә
охшаган кешедән күчереп эшли. Рәссам, аннан соң тагын 4-5 вариант әзерләп, яшь чагында
Насыйрида белем алган икенче бер замандашыннан портрет хакында фикерен сорый. Аның
тәкъдимнәрен дә исәпкә алып, яңасын ясагач, М.Гайнуллин белән Б.Әлминов портретны
Кече Шырдан авылы кешесе Г.Төхвәтуллинга күрсәтәләр. Г.Төхвәтуллин заманында
К.Насыйрины күп тапкырлар җигүле атта туган авылына алып кайтып, Казанга илткән
була. Ул рәсемдәге К.Насыйрины шунда ук танып ала, шулай ук Казан кунагын туган
авылына кайтканда күргән икенче берәү дә картинада Насыйри сурәте икәнен раслый
(Әлминов Б. Каюм Насыйриның портреты ничек туды // Совет мәктәбе. 1975. №3. Б.62).
Б.Әлминов ясаган әлеге сурәт Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми советы
тарафыннан рәсми портрет буларак раслана (Гайнуллин М. Күңелдәге эзләр. Б.158-159).
Мәгърифәтченең юбилей чараларына әзерлек кысаларында Институт хезмәткәрләре К.Насыйри белән аралашкан замандашларын да ачыклыйлар. Фәнни конференция
йомгаклары буенча татар телендә басылып чыккан материалларда галим Х.Ярми
тырышлыгы белән язып алынган 5 крестьян-колхозчының Насыйри турындагы хатирәләре
урнаштырылган (Каюм Насыйри турында истәлекләр // Каюм Насыйри. 1825–1945.
Тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары. Казан, 1948. Б.137–139).
Бу тема буенча икенче мөһим чыганак булып Насыйриның туганнары белән
язышкан хатлары торуны әйтеп үтү мәслихәт (Каюм Насыйри хатлары // Каюм
Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык / төз. Р.Ф.Исламов.
Казан, 2017. Б.537-585; Каюм Насыйрига язган хатлар // Каюм Насыйри: Әдәби-
тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б.587-679).
Кече Шырдан авылы җәмгыятенең социаль йөзе
Насыйриның авылдашлары белән үзара мөнәсәбәтләре үзенчәлекләрен ачыклау
өчен, Кече Шырдан крестьяннарының социаль халәтен аңлау мөһим.
Структурасы ягыннан Кече Шырдан крестьян общинасы бер авыл җәмгыятен
тәшкил итә. 1866 елгы җир реформасы буенча крестьян общинасына дәүләт бүлеп
биргән имана җирләренең гомуми мәйданы 1784,3 дисәтинә була, шуның 50се генә
эшкәртү өчен уңайсыз санала, игенчеләрнең ихаталары һәм җәмәгать биналары
41,5 дисәтинә җир били (Материалы для сравнительной оценки земельных угодий в
уездах Казанской губернии. Вып. 1. Свияжский уезд. Казань, 1886. С.30-31).
Тау ягында урманнар, гомумән, аз була. Зөя өязе крестьяннары урман материаллары
җитмәүчелектән интегә, волостьлардагы урманнарның яртысыннан артыгы, утын
яки төзелеш материаллары өчен яраксыз булып, землемерларның күп кенә авыл
җәмгыятьләренә «урман кишәрлеге» дип бүлгән мәйданнары куаклыклардан тора
(Муллагалиев Р.М. Социально-экономическая жизнь татарской крестьянской общины
Казанской губернии в пореформенный период (60–90-е гг. XIX в.): дисс. ... канд. ист. наук.
Казань, 2012. С.123). 1860 нчы еллар ахырында Кече Шырдан авылы җәмгыятенә имана
биләмәләре бирелү турындагы рәсми документ (владенная запись) тапшырылганда, аның
карамагына урман кишәрлеге кермәгән дип уйлыйбыз. Күрәсең, ул башта ук булмаган
яки крестьяннар аны сөрүлек җирләре мәйданын арттыру өчен төпләп чистартканнар.
Земство хезмәткәрләре 1884 елда авыл җәмгыяте карамагында 343,1 дисәтинә мәйданда
куаклыклар булуын теркәгәннәр. Бу вакытта Кече Шырдан авылы игенчеләре печәнлекләр
(109,7 дис.) һәм болын-көтүлекләр (9,3 дис) җитмәүчелектән дә интеккән. Сәбәбе алар
хисабына сөрүлек мәйданын 1189 дисәтинәгә кадәр арттыруда булса кирәк.
1860 нчы елларда ук игенчеләр җиргә кытлык кичерә башлаган: һәрбер ир-атка уртача
3,8 дисәтинә имана тигән. Халык саны арту сәбәпле, сөрүлек җиренә ихтыяҗ көчәйгән генә:
1884 елда имана җире һәрбер ир-атка уртача 3,1 дисәтинә тәшкил иткән (Материалы для
сравнительной оценки земельных угодий в уездах Казанской губернии. Вып. 1. Свияжский
уезд. Казань, 1886. С.30-31). Бу елларда Казан губернасында татар крестьяннары арасында
һәрбер ир-атка туры килгән имана җиренең уртача мәйданы 3,24 дисәтинәдән артмаган
(Общий свод данных хозяйственно-статистического исследования Казанской губернии.
Часть экономическая. Казань, 1896. С.213-214), 1906 елга бу күрсәткеч тагын да кимеп,
2,4 дисәтинәгә калган. (Дәүләт 1898 елда матди компенсация түләп, авыл җәмгыятенең
13,78 дисәтинә җирен тимер юл төзелешенә дип алган). (Крестьянское землевладение
Казанской губернии. Вып.3. Свияжский уезд. Казань, 1907. С.54-55).
Аграр Россиядәге социаль-икътисади барыш Кече Шырдан авылы игенче
җәмгыятенең социаль һәм икътисади тормышында турыдан-туры чагылыш тапкан.
Х ревизия (1858 ел) кәгазьләрендә авылда 113 ихата һәм 902 кеше (446 ир-ат,
456 хатын-кыз) теркәлгән. Шырдан волосте идарәсе мәгълүматларына караганда, 1884
елда авылда 1048 кеше (552 ир-ат һәм 496 хатын-кыз) яшәгән һәм 183 мөстәкыйль игенче хуҗалыгы булган (Материалы для сравнительной оценки земельных угодий
в уездах Казанской губернии. Вып. 1. С.30-31). 1858 һәм 1884 елларда халык саны
(117%) һәм игенче хуҗалыгы саны (162%) арту арасындагы сизелерлек аерма башка
чыгып аерым яшәүче гаиләләр күбәю белән аңлатыла. Яшь гаиләләрнең мөстәкыйль
тормыш итә башлавы игенче хуҗалыгында эшче куллар кимүгә китергән һәм ахыр
чиктә игенчеләрнең һәм авыл җәмгыятенең икътисади куәтенә тискәре йогынты ясаган.
Авыл җәмгыяте тормышындагы яңа күренешләр ап-ачык булып 1897 елгы
Бөтенроссия җанисәбенең статистик материалларында күренә. 1897 елның гыйнвар
аенда Кече Шырданда 1210 кеше теркәлгән булып, чынлыкта шулардан 36 ир-ат һәм
35 хатын-кыз читтә яшәгән (Крестьянское землевладение Казанской губернии. Вып.3.
С.56). Хуҗалыкларның түбән икътисади потенциалы игенчеләргә керемнәрен арттыру
мөмкинлеге бирмәгән. Крестьяннар яшәү өчен өстәмә керемне берничә айга яки аннан
да озаккарак вакытка читкә чыгып эшләп кайта торган булганнар. Аерым алганда,
Кече Шырдан кешеләре үз атлары белән губерна шәһәренә «барабыз» сыйфатында
эшкә ялланганнар (Каюм Насыйри турында истәлекләр. Б. 137), түбән хезмәт хакына
булса да, квалификация таләп ителмәгән хезмәткә кергәннәр.
Үзгәрешләрне биш ул һәм Бибиҗәмилә исемле кыз тәрбияләп үстергән
Габденнасыйр белән Фатыйма Хөсәеновлар гаиләсе үрнәгендә дә күрергә була.
Авыл имамы Хөсәен улы Габденнасыйр, мәдрәсә тәмамлап, 1812 елда өйләнгәч,
авылдашларының үзен мулла итеп сайлауларына битараф калып, кыйммәтле җәнлек
тиреләре белән сату итү шөгыленә керешкән, ярминкәләргә йөргән. Шулай да, балалар
тугач булса кирәк, туган авылына кайтып, игенчелек белән шөгыльләнә башлаган.
1840 нчы елларда аның хуҗалыгында арыш, арпа кебек бөртекле культуралар
үстерүе мәгълүм, шулай ук бакчачылык (Ногман М. Н.И.Лобачевский исемендәге
Фәнни китапханә кулъязмаларының тасвирламасы. III чыгарылыш. Каюм Насыйри
кулъязмалары. Казан, 1958. Б.41) һәм умартачылык (Каюм Насыйри хатлары //
Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б.488; Каюм
Насыйрига язган хатлар // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик
җыентык. Казан, 2017. Б.48) белән дә кызыксынган.
Габденнасыйр авылда «мулла», ягъни Коръән телен, шәригать кануннарын белгән
укымышлы кеше саналган. Гаилә башлыгы өйдә үзенең балаларын дин нигезләренә
һәм гарәп-фарсы телләренә өйрәткән (Насыри К. Материалы по археологии
(О селениях Свияжского уезда) // Избранные произведения. Казань, 1977. С.51-52). Ул
указлы муллалардан рус телен һәм грамотасын белүе белән аерылып торган, җирле
чиновниклар белән дуслыгы булган, авыл кешеләренә өяз хакимияте белән бәйле
проблемаларын хәл итәргә булышып яшәгән.
Габденнасыйр улларын да кече яшьтән үк авылда калмаска әзерләп үстергән.
Күпмедер дәрәҗәдә рус теленә өйрәтеп, кайсыдыр бер остадан сабын кайнату серләренә
төшендереп һәм җыйган акчасын эш башлап җибәрү өчен тотарга биреп, Г.Хөсәенов
олы улы Габделхәйне (1820–1909) Мәскәүгә җибәрә. Габделхәй ул акчага сабын кайнату
мануфактурасы оештыра, вакытлы сәүдәгәр сыйфатында ярминкәләргә чыга башлый.
Габденнасыйр олы улы янына Мәскәүгә эшкә өйрәнергә дип өченче улы Габделгани
(1829 елда туган) белән дүртенче улы Габделвәлине (1831 елда туган) дә җибәрә. Әмма
бертуганнарның уртак эшчәнлеге килеп чыкмый, алар төрлесе төрле якка тарала: ахыр
чиктә берсе дә туган авылына кайтмый. Алыпсатар Габделхәй Мәскәүдә сәүдәгәр катламы
вәкиле булып языла, 1873 елда Казанга кайтып, күчемсез милек сатып ала да губерна
шәһәрендә төпләнә (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле // Рухи мирас: эзләнүләр
һәм табышлар = Духовное наследие: поиски и открытия. Казан, 2020. Б.43-45).
Габденнасыйрның төпчек улы Габделкави (1833–1901) (ТР ДА, 2 ф., 2 тасв.,
6490 эш, 283 б.) – 1850 нче еллар башында Казан мәдрәсәсенә укырга китә, 1864 елда
туган авылына мулла булып кайта.
Габденнасыйр Хөсәеновның икенче улы Каюм (1825 елда туган) 1844 елда Казанга
укырга китә һәм гомере буена шунда яши, ә туган авылында имана җирләренә хокуклы
булып хисаплана. Моны аңа 1898 елның 22 июнендә Зөя өязе Шырдан волосте идарәсе
тарафыннан биш елга бирелгән паспорт кенәгәсе раслый (ТӘһСИнең Язма мирас
үзәге, 11 ф., 3 тасв., 1 эш). Казанда яшәгән Каюмның иманасын гаилә башлыгы йә
үзе эшкәрткән, яисә башка берәүгә арендага биреп торган. Дөрес, игенче җәмгыяте
Каюм туган авылына яшәргә кайткан очракта кайтарып бирү шарты белән имана җирен
икенче берәүгә алып бирә алган. Әтисенең абруе зур булуны, ә Габделкавиның мулла
икәнлеген исәпкә алсак, Каюмның имана җире башта Габденнасыйр, аның вафатыннан
соң кече улы карамагында булган дип фаразлыйбыз.
Уллары укырга һәм акча эшләргә чыгып киткәч, Габденнасыйр Хөсәенов атсыз
крестьяннар исемлегендә саналган (1851 елда аның хуҗалыгында ат булмаган).
(Ногман М. Күрс. хезмәт. С.47). Ә күпчелек крестьяннарның атсыз калуы бөтенләй
башка сәбәпләргә бәйле була. XIX гасырның соңгы өч дистә елында терлек асрауга
игенче җәмгыятенең азык-төлек базасы тараю, ягъни печәнлек-болынлыклар мәйданы
кимү, һәм 1867, 1877, 1883, 1891, 1898 елларда губерниядә иген уңмау бик көчле
тискәре йогынты ясый (Муллагалиев Р.М. Күрс. хезмәт. Б.126).
1864 елда Каюм Насыйри олы абыйсы Габделхәйгә язган бер хатында Кече Шырдан
игенче хуҗалыкларының атсыз калу сәбәпле ярлылануы, атсыз крестьяннарның авыр
хәле турында хәбәр итә (Гайнуллин М. Каюм Насыйри (1825–1902) // Насыйри К.
Сайланма әсәрләр. Ике томда. Беренче том. Казань, 1974. С.24-25). Мәгърифәтченең
бу сүзләре 1882 елгы кадастр җанисәбе мәгълүматлары белән дә раслана, ул елны Кече
Шырданда 90 (29%) атсыз, 143 атлы хуҗалык теркәлә (шул исәптән: бер атлы – 105,
ике ат асраган – 15, өч ат тотучы 2 хуҗалык). Хуҗалыкларда шулай ук 90 берәмлек
мөгезле эре терлек тә исәпләнә. Бу елларда Казан губернасында атсыз татар крестьян
хуҗалыклары 34,1% тәшкил итә (Общий свод данных хозяйственно-статистического
исследования Казанской губернии. Часть экономическая. С. 213-214).
Шунысын да әйтергә кирәк: ат белән тәэмин ителүгә бәйсез рәвештә, барлык
хуҗалыклар да имана җирләрен үзләре эшкәртергә тырышкан. Статистика мәгълүматлары
шуны раслый: җир эшкәртү һәм игенчелек авыл халкының төп тормыш рәвеше һәм
яшәү чыганагы булган, шуңа да һәр хуҗалык иманасын мөмкин кадәр үзе карарга
тырышкан. Атсыз крестьяннар – ат яллап, кишәрлекләрен соңрак сөреп, соңрак чәчкән.
Күп кенә дымлы һәм үзле балчыклы җирләрне сөрү өчен ике ат кирәк булган, мондый
очракларда хәтта бер аты булган крестьяннар да атсызлар хәленә калган (Евтихиев В.
Царевококшайский уезд по отношению к скотоводству и ветеринарии. Казань, 1890. С.51).
1906 елгы земство тикшерүе авыл кешеләренең гаилә-гаилә булып авылдан
хезмәткә чыгып китү тенденциясен раслый: Кече Шырданда 206 гаилә исәпләнә,
шуларның 18е читтә яши (41 ир-ат һәм 45 хатын-кыз), авылда 668 ир-ат һәм 685 хатын-
кыз тормыш итә (Крестьянское землевладение Казанской губернии. Вып.3. С.54-55). Бу
18 гаилә имана җирләрен вакытлыча файдалануга авылдашларына биреп калдырган,
салымнарны да җирдән файдаланучылар түләп барган. 252 хуҗалыкның 4се, шулай
ук имана җирләрен арендага биреп, игенчелек белән шөгыльләнүен туктаткан.
Төпчек улы мулла булып кайткач, Габденнасыйр Хөсәенов хуҗалыгы янә ат тота
башлаган дип уйлыйбыз. (Каюм Насыйриның күрше авылларга фәнни экспедицияләргә
җигүле атта энесе Габделкави белән бергәләп чыгуы мәгълүм. – И.З.)
Иген уңмауның халык өчен тагын бер авыр нәтиҗәсе булып салым бурычларының
артуы тора, чөнки крестьяннар аны киләсе елның уңышыннан гына түләп бетерә
алмыйлар. 1884 елда Кече Шырдан авылы җәмгыятенең салым түләү буенча бурычлары
4374,3 сум тәшкил итә (Материалы для сравнительной оценки земельных угодий в
уездах Казанской губернии. Вып. 1. Свияжский уезд. С.30-31).
Габденнасыйр Хөсәенов сәүдәгәр улы Габделхәй ярдәме белән салымнарны үз v
Каюм Насыйриның әти-әнисе һәм туганнары белән мөнәсәбәте
К.Насыйриның туган авылы кешеләре белән мөнәсәбәтләрен ике юнәлештә
карарга мөмкин: 1) төп нигездә яшәүчеләр һәм башка туганнары белән аралашу һәм
2) авылдашлары белән күрешеп сөйләшүләр.
Әтисе (1872 елда үлгән) һәм әнисе (соңрак вафат була, төгәл елы билгесез) исән
чагында туган авылы Каюм һәм аның ир-ат туганнары өчен дә иң элек әти-әнисе белән
күзаллана. Каюм, әтисенең Казанда китаплар һәм көнкүреш әйберләре сатып алырга
дигән, һөнәрчеләргә кием-салым, баш, аяк киемнәре тегәргә биргән заказларын һәм
башка йомышларын төгәл үтәп, аларны, җаен туры китереп, авылга җибәреп тора.
Казан рухани семинариясендә (1855–1870) һәм рус-татар мәктәбендә (1871–1877)
укытучы булып эшләгәндә, ул туган авылына кышкы һәм җәйге каникулларда кайта
торган була. Әти-әнисе исән чагында авылга кайтып йөрүе аларга хуҗалык эшләрендә
булышырга, мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышуы белән дә аңлатыла. Әти-әнисе
вафатыннан соң туган нигезгә мөнәсәбәте кайткан саен аларның каберләрен зиярәт
кылу, рухларына Коръән ашлары уздыруда чагыла. Хәзер инде кече энесе Габделкави
һәм аның гаилә әгъзалары, танышлары белән аралашу ешая.
Габделкави мулла 1875 елны абыйсы Каюмга Зөя өяз земствосы идарәсенә елга
800 сум хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнашу мөмкинлеген әйтеп хат яза (Энесе
Габделкави язган хатлар // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик
җыентык. Б. 592). Бу вакытта Казанда рус-татар мәктәбендә укытучы булып эшләгән
К.Насыри матди планда кызыктыргыч тәкъдимнән баш тарта һәм мәгърифәтчелек
программасын тормышка ашыруын дәвам итә.
Гадәттә, мәгърифәтченең авылга кайтуын ишетсәләр, аның янына сөйләшергә дип
туганнары, шулай ук Насыйрины ихтирам иткән кешеләр килгән һәм аны кунакка v
Авылдашлары белән аралашулар
Кайбер чыганаклар мәгърифәтче-галимнең авылдашлары белән мөнәсәбәтләрен
күзәтергә мөмкинлек бирә.
Мәгърифәтче, авылдашларына үзенең халыкчан телдә язылган китапларын укытып
һәм аңлау җәһәтеннән сынап, нәтиҗәләр ясаган. 1859 елда Н.И.Ильминскийга язган
хатында Насыйри болай ди: «Авылга кайтканда, бу китапны үзем белән алдым. Кайбер
мужикларга укыдым. Укыганда, алар үзара: «Кара әле, сөйләшкән кебек укый», – дип,
үзара сөйләштеләр. Иншалла, барысы да аңлый. Бу китапка «Мәҗмәгыль әхбар» дип
исем бирдем» (Бәширова И.Б. Татар әдәби теле тарихы. Гомумтеоретик мәсьәләләр.
Казан, 2012. С.255). 1895 елда кулъязма китап булып басылып чыккач, Насыйриның
аны авыл кешеләренә бүләк итүе шик тудырмый.
1860–1870 елларда әтисенең ихатасыннан Насыйри күрше авылларга фәнни
экспедицияләр оештыра (Насыри К. Материалы по археологии (О селениях Свияжского
уезда) // Избранные произведения. Казань, 1977. С. 54).
Өлкән яшьтәге авылдашлары аны авылның үткәне һәм тулаем Тау ягы турында
тарихи мәгълүматларны саклаучылар буларак кызыксындыра. Бу җәһәттән тарихчы
Г. Гобәйдуллинның бер истәлеге кызыклы. Ул 1917 елгы инкыйлабтан соңгы елларда
күпмедер вакыт Кече Шырданда мәктәп мөдире булып эшли. Бервакыт авыл кешеләренең
берсеннән Насыйри турында сораша һәм түбәндәге җавапны ала: «Каюм агай безнең
картлар янына килеп, юк сүзләр сөйләшеп, тузга язмаган нәрсәләр сөйләп, борынгы
заман турында сорашып йөдәтеп бетерәдер иде. Әмма үзе шутник иде соң!» (Гобәйдуллин
Г. Каюм Насыйриның гыйльми-тәгълимати хезмәтләре // Каюм Насыйри мәҗмугасы.
Вафатына егерме ел тулу мөнәсәбәте белән чыгарыла. Казан, 1922. Б. 65).
Авыл кешеләре белән аралашканда, Насыйри аларны игътибар белән тыңлый,
фольклор үрнәкләрен язып ала. Мәдрәсәдә укыганда ук Каюм татар халык авыз иҗаты
белән кызыксына һәм аның кайбер үрнәкләрен туплый башлаган була (Халык иҗаты
әсәрләре // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Беренче том. Казан, 1974. Б. 337).
Казан рухани семинариясендә эшләгәндә, авылдашларының һәм күрше-тирә авылларда
яшәүче кешеләрнең дөньяга карашлары һәм көнкүрешләре яшь тикшеренүченең игътибар
үзәгендә тора, аның бу күзәтүләре 1867 елда «Казан татарларының сөнниләр мәзһәбе
йогынтысыннан тыш формалашкан йола һәм ышанулары» дигән фәнни мәкаләсендә чагылыш таба (Насыри К. Обряды и поверья казанских татар, образовавшиеся помимо
влияния на жизнь их суннитского магометанства // Записки Русского географического
общества. По отделению этнографии. 1880. Т.6. С. 241–270).
Каюм Насыйриның авылдашлары белән мөнәсәбәтләре түбәндәге факторлар
йогынтысында формалаша.
Төп фактор булып кеше туып-үскән, беренче адымнарын ясаган, тәрбияләнгән
туган нигез санала. Туган нигез әти-әни һәм якын туганнары белән тәңгәлләшә.
Моннан тыш, авыл җәмгыяте үзенең һәр әгъзасында коллектив мәнфәгатьләрне
кайгырту, иҗтимагый эшләрдә катнашу, хезмәттәшлек, үзара ярдәмләшеп яшәү кебек
алгоритм формалаштыра (Данилова Л.В., Данилов В.П. Крестьянская ментальность
и община // Менталитет и аграрное развитие России (XIX-XX вв.) Материалы
международной конференции. Москва, 14-15 июня 1994 г. М., 1996. С.23). Насыйри,
Казанда яшәсә дә, һәрвакыт туган авылы тормышыннан хәбәрдар булган, авылдан
килгән яхшы яңалыкларга сөенгән, начарларына көенгән.
Авыл кешеләренең җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышына зур йогынты ясаган өченче
мөһим фактор – «әхлаклы икътисад», ягъни кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең
базар мөнәсәбәтләре белән түгел, ә нәрсә рөхсәт ителә һәм нәрсә эшләргә ярамый
дигән әхлак төшенчәләре белән билгеләнүе (Шанин Т. Обычное право в крестьянском
сообществе // Куда идёт Россия? Формальные институты и реальные практики.
2002: Международный симпозиум 18-19 января 2002 г. М., 2002. С.267-268).
Бу өч фактор, бер-берсен тулыландырып, мәхәлләнең читтә яшәүче, матди яктан
хәлле әгъзаларында авылның иҗтимагый проблемаларын хәл итүдә кулларыннан
килгән кадәр ярдәм күрсәтү теләген уята.
Бу үзенчәлек Габденнасыйрның олы улы Габделхәй мисалында да ачык күренә.
1864 елда кече энесе Габделкави авыл мулласы итеп раслангач, Габделхәй 1865
елда гыйбадәтханә бинасының мөтәвәллиләре – 1815 елда Кече Шырданда мәчет
бинасын төзеткән Казан сәүдәгәре Й.Апанаевның варислары белән кызыксына
башлый (Каюм Насыйрига язган хатлар // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм
документаль-биографик җыентык. Б. 634). Ул туган авылына чираттагы кайтуында,
намаз вакытында, бертуган энесе имамлык иткән мәчет бинасының тузган булуына,
аңа капиталь ремонт кирәклегенә игътибар итә. Яңа мәчет төзергә алына, моның өчен
кайбер кәгазь эшләрен тәртипкә китерергә кирәк була. Мөселман традициясе буенча,
мөтәвәллигә – мәчетне төзеткән кешегә – бинаны ремонтлау һәм реконструкцияләүдә
өстенлекле хокук бирелә, ул үлгәннән соң бу хокук аның балаларына күчә. Габделхәй
әтисенең Казанда яшәүче кече энесе, Ак мәчет мөәзине Мөхәммәтгалимнән Йосыф
Апанаевның варислары белән мәчет бинасына капиталь ремонт ясау мәсьәләсен
сөйләшүен сорый, алар баш тарткан очракта, яңа мәчет салырга теләвен дә җиткерергә
куша. Бу ниятен ул Мәскүдән Казанга күчеп кайткач тормышка ашыра: 1874 елда туган
авылында искесе урынына яңа мәчет бинасы салдыра (ТР ДА, 3 ф., 2 тасв., 96 эш, 2 б).
Авыл балалары, Казан кунагының кайтуын ишетүгә, Габделкави мулланың капка
төбенә алдан әзерләгән концерт чыгышлары белән җыела торган була. Балалар көлгән
тавышка Насыйри урамга чыга, аларның шатлыклы авазларын тыңлап кинәнә, җырлата,
биетә. Ахырдан рәхмәт йөзеннән «концерт мәйданы»на мул итеп вак тәңкәләр чәчә,
бәләкәй артистлар ярыша-ярыша шул тәңкәләрне җыялар (Каюм Насыйри турында
истәлекләр // Каюм Насыйри. 1825–1945. Тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми
сессия материаллары. Б. 137, 138).
Кыш көне аның кайтуын мәктәп балалары түземсезләнеп көтеп ала. 3-4 малай,
Каюм Насыйри кайтканны ишетеп, хәлфәдән рөхсәт сорап, кунак кайткан өйгә килә һәм
алдан ук ятлап өйрәнгән бәетләрен, мөнәҗәтләрен, шигырьләрен сөйли, осталыкларын
күрсәтә. Шәкертләр сөйләп бетергәч, Насыйри аларның чыгышыннан бик канәгать калып,
тырышлыклары өчен 10-15 әр тиен акча өләшә (Каюм Насыйри турында истәлекләр. Б. 138).
Әхлакый икътисад һәм дини бердәмлек Насыйриның китапларын шәкертләргә
генә түгел, авылдашларына бүләк итеп бирүендә дә ачык күренә (Каюм Насыйри
турында истәлекләр. Б.138).
Насыйри авылга кайткан саен мәктәпкә бара торган булган. Мәгърифәтченең
мәктәпкә дәреслекләр һәм уку китаплары алып кайтуы, уку-укыту буенча методик
ярдәм күрсәтүе дә шик тудырмый (Каюм Насыйри турында истәлекләр. Б. 138).
ХХ гасыр башына Кече Шырданда яшәүче халык саны арта, ир-атлар саны 469 га
җитә. Җомга намазларына килгән мөселманнарга мәчеттә урын җитми башлый. Шулай
да мулла Габделкави Насыйровның абруе дини активистларга яңа мәхәллә булдыру
турында мәсьәлә кузгатырга ирек бирми. Габделкави мулла 1901 елның башында вафат
була. Шуннан соң гына авылда дини тормышны оештыруда үзгәрешләр башлана.
Шул ук елның 18 мартында мәхәллә кешеләре мулла итеп Ярулла Хөснетдиновны
сайлап куя, ул исә, бу вазифага раслануы турында документларын тиз генә җыя алмый.
Күрәсең, рус теленнән имтихан бирә алмаган (1891 елдан мулла булырга теләгән
кешегә рус телен белү мәҗбүри куела).
Кече Шырдан кешеләре, муллалары булмауга борчылып, 1901 елның 25 маенда янә
җыелыш җыялар һәм Ярулла Хөснетдинов урынына 46 яшьлек авылдашлары Сафиулла
Минкинны сайлау турында карар чыгаралар. Ул 17 майда Казанның 4 сыйныфлы шәһәр
училищесында рус теленнән сынау узган була (ТР ДА, 2 ф., 2 тасв., 6442 эш, 1-4 б.).
3 июньдә С.Минкин Уфада, Мәхкәмәи шәргыядә имтиханны уңышлы тапшырып,
имам һәм мөгаллим дәрәҗәсенә лаек табыла (Шунда ук, 6, 7 б.), 3 августта губерна
идарәсе тарафыннан Кече Шырдан мулласы итеп раслана (Шунда ук, 10 б.).
Авылда мулла булмаган вакытта бер төркем кешеләр яңа мәчет бинасы төзү һәм
мөстәкыйль мәхәллә оештыру фикере белән чыгалар. Авыл җирлегендә мәчет төзелгәч
кенә яңа мулла сайлап кую кагыйдәсе яши. Яңа мәчет төзү хакимият тарафыннан
мәхәллә кешеләренең бу мәсьәләдә җитди нияттә икәнлеген, мәчет һәм руханилар
тотарлык матди мөмкинлекләре булуын сөйли торган дәлил сыман кабул ителә.
1890 нчы еллар ахырында Насыйрины җиңелчә генә паралич суга (Рәхим Г. Каюм
Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б.52). Авыруын җиңеп терелгәч, 1899 елның 31 октябрендә
ул васыятьнамә яза, анда үзенең 3 мең сум акчасыннан 1 мең сумын Кече Шырданда
мәчет төзү өчен васыять итә (ТӘһСИнең Язма мирас үзәге, 11 ф., 3 тасв., 17 эш, 1 б.).
Кече Шырданда яңа мәчет төзү уе Бәдыйгъ мөәзин белән бергә әлеге васыятьнамәгә
кул куйган авылдашы Сәйфетдин Сөбханкулов хәбәреннән соң туган дигән фаразга да
урын бар. Бу нияте турында Каюм Насыйри, 1901 ел башында энесен җирләргә яки аның
рухына дога кылу мәҗлесләренә кайткач, үзе дә әйткән булуы ихтимал.
Ничек кенә булмасын, Насыйри авылдашларының башлангычын хуплый һәм яңа
мәчет төзү чыгымнарын үз өстенә алырга була. Ул 1901 елның 20 июль көнне Кече
Шырданда мәхәлләне икегә аеруга багышланган җыенда катнаша, шунда үзенең
иганәчелек итәчәген игълан итә. Җыен карары белән гамәлдәге җәмигъ мәчетенә
241 ир-ат, яңа теркәләчәгенә 72 йортта яшәүче 227 ир-ат бүленә (ТР ДА, 2 ф., 2 тасв.,
6490 эш, 1.- 2 б.). Вафатына бер ел кала Насыйри туганы Бәдыйгъ мөәзингә Кече
Шырданның яңа икенче мәхәлләсенә мәчет белән мәктәп салдыру нияте барлыгын
әйтә, бу җәһәттән туганыннан яңа гыйбадәтханәне салдыру мәшәкатьләрен үз өстенә
алуын үтенә (Рәхим Г. Насыйриның тәрҗемәи хәленә гыйлавә // Рухи мирас: эзләнүләр
һәм табышлар = Духовное наследие: поиски и открытия. Казан, 2020. Б. 86).
1901 елның 20 июлендә узган җыенда оештыру мәсьәләләре дә карала. Иң элек
авылдашы Гыйбадулла Гобәйдуллин вәкаләтле вәкил итеп сайлана, ул яңа мәчет
төзелешенә кагылышлы барлык мәсьәләләргә җаваплылыкны үз өстенә ала. Аерым
алганда, Насыйри төзелеш эшләре белән шәхсән үзе җитәкчелек итәргә теләмәсә, ул
иганәчедән кирәкле сумманы алып, төзелеш материаллары сатып алырга һәм төзелеш
эшләрен башкарырга тиеш була. Килешү буенча мәчетнең планын һәм алгы фасады турында мәгълүматны губерна идарәсенә иганәче үзе тапшыра. Җыенда булачак
мәчетнең мәйданы да хәл ителә, төзелешкә дигән сумма турыдан-туры шуңа бәйле
була (ТР ДА, 2 ф., 2 тасв., 6490 эш, 2.- 4 б.).
Халыкның мәчет төзү кануннарын белмәве сәбәпле, губерна чиновниклары
тарафыннан көтмәгәндә берничә мәсьәлә калкып чыга. Җыен карарында яңа мәчетне
карап торуның һәм руханиларга дигән чыгымнарның авыл җәмгыяте тарафыннан
үз өстенә алынуы теркәлмәгәнлек ачыклана. Мәхкәмәи шәргыя да, үз чиратында,
1901 елның 13 ноябрь карары белән мәчет төзелешенең бөтен кагыйдәләре үтәлергә
тиеш дигән таләп куя (Шунда ук, 26 б.).
Каюм Насыйри, янә Кече Шырданга кайтып, 1901 елның 14 декабрендә мәхәллә
җыенында катнашырга мәҗбүр була, ул тагын бер тапкыр мәчет төзелешенә иганә
итәчәген игълан итә, шулай ук халыкка булачак бинаның планын һәм фасадын күрсәтә
(Шунда ук, 13-15 б.).
Полиция вәкиле 1902 елның 30 мартында булачак мәчет төзеләсе урынны карап
чыга. Шунда янгын куркынычсызлыгы буенча җәмәгать бинасы төзеләчәк урыннан
20 сажин радиуста ачыклык булырга тиеш дигән таләпнең үтәлмәве ачыклана.
Бу күрсәтмә үтәлгәннән соң, 1902 елның 26 апрелендә полиция пүнәтәйләр белән
якындагы хуҗалык корылмаларына кадәрге араны үлчәп, төзелешне башларга рөхсәт
бирә, әмма губерна идарәсе мәчет төзеләсе урынның планын соратып ала, аннары
1902 елның 10 июлендә чыгарган карар белән канун кушкан араны тәэмин итү өчен бер
хуҗалык корылмасын сүтүне таләп итә. Хакимият таләбе үтәлә, сарай сүтелә, вәкаләтле
вәкил Гыйбадулла Гобәйдуллин 1902 елның 27 июлендә төзелеш материаллары сатып
алынуын, балта осталарына беркадәр акча бирелүен, әмма төзелеш эшләре башларга
рәсми рөхсәт кирәк булуын хәбәр итә. Ниһаять, бөтен таләпләрне (полициянең төзелеш
урынын тикшерүе, төзелеш җиренең яңа планын төзү) үтәгәннән соң гына, аның
гаризасы 1902 елның 13 ноябрендә канәгатьләндерелә (Шунда ук, 26, 30 б.).
Яңа мәчеттә беренче дога мәчетне төзүче авылдашлары Каюм Насыйри рухына укыла.
Шулай итеп, авылда туып-үскән Насыйри өчен Кече Шырдан иң элек туган
нигез, әти-әни, туганнар, күршеләр, балачак дуслар белән тәңгәлләшә. Туган
авылының мохите мәгърифәтче өчен рухи көч туплау урыны булып тора. Гомеренең
иң авыр вакытларында К.Насыйри туган нигездә крестьян хезмәтеннән, якыннары
белән аралашудан юаныч таба. Кече Шырданга кайтканда ул авылдашлары белән
мәҗлесләрдә, мәчеттә намаз вакытларында, урамда күрешеп аралаша. Авыл балалары
Казан кунагы алдында үзешчән сәнгатьтә сәләтләрен күрсәтеп чыгышлар ясый торган
була.
1860 нчы еллардан башлап, Насыйри татарларның этнографиясе һәм фольклоры
белән фәнни дәрәҗәдә кызыксына башлый, авылдашларына ул тарихи хәтерне
һәм халык әдәбиятын саклаучы итеп карый. Аның Кече Шырданда җыеп алган
материаллары тел гыйлеме, туган якны өйрәнү, фольклор һәм мөселманнарның дини
күзаллауларындагы синкретизмга багышланган текстларының шактый зур өлешен
тәшкил итә дисәк, ялгышмабыз.
Габденнасыйрның балалары әтиләренең авыл җәмгыятенә хезмәт итү эшен дәвам
итәләр, икътисади планда көчсезләнгән Кече Шырдан авыл җәмгыятенең иҗтимагый
проблемаларын хәл итүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Гомеренең соңгы елларында
Каюм Насыйри, туган авылы турында кайгыртып, җыйган акчасының өчтән бер өлешен
яңа мәчет төзергә бүлеп бирә.
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев