Логотип Казан Утлары
Публицистика

Журналыбыз турында

– Безнең балалык еллары Ватан сугышы чорына туры килде. Әтиләр сугышта, тормышны картлар, хатын-кызлар һәм көчтән килгән кадәр без, балалар, арбага-чанага да, сабанга да җигелеп алып барабыз. Керосин юк, китап журналларны кичке караңгылыкта мич яктысында укыйбыз. «Совет әдәбияты» журналы ул елларда бик тә сагындырып кына килә, кайвакыт ике саны бер булып та чыга иде. Шуның өстенә почта да тоткарлана. Күз ачкысыз кышкы бураннарда авыл чигенә чыгып, еш кына почтаны каршылый идем. Тол хатыннар сугыштагы ирләреннән хәбәр көтә. Ә мин әтидән хат һәм Казан кебек нурлы «Совет әдәбияты» журналын көтәм. Әтидән хат юк, ә журнал бар! Ул әтидән килгән хат кебек! Журналда басылган әсәрләр тәэсирендә мин, ун яшьлек малай, капитан-артиллерист әтиемә шигырь белән хат язам:

Дошманнарга төбәп аткан чакта,

Калтырамаслык булсын кулыгыз,

Сугышларда батыр булыгыз,

Сәлам белән «шагыйрь» улыгыз...

Журналның элегрәк басылган саннарын табып, Газиз Иделленең «Дәүләт Бәдриев» пьесасын, дус малайлар белән җыелып, «сәхнә» дә – мунча ләүкәсендә куябыз. Икенче класста укыганда, үзем «Алсу гөлләр» исемле «пьеса» язып, анысын инде тагын да зуррак «сәхнәдә» – өйдә уйнадык. Өйдән мәктәп сәхнәсенә күтәрелдек: мин язган «Моңлы җыр тавышы»н үзебезнең пионер отряды көче белән куйдык.

Уеннан уймак чыгып, соңрак «Совет әдәбияты» мине моңлы, дәртле, нурлы Казанга – Тукай, Такташ, Сәйдәш Казанына тартты. Тора-бара журналның укучысыннан аның авторы, сонрак - штаттагы хезмәткәре булдым, әмма барыбер аның даими укучысы булып калдым. Менә кырык ел инде «Казан утлары»ның яктысын, нурын, җылысын тоеп яшим.

1982, №5