Журнал өчен, журнал белән
Журналга мин кордош hәм чордаш буларак бары берничә генә эчкерсез сүз әйтергә телим. Ничектер туры килеп, без журнал белән бер тирәдәрәк туганбыз: инде менә илле яшьтәгеләр булып чыктык. Ләкин дөресе шул: журналга мин инде сугышка чаклы елларда ук шигырьләр, ә соңынннан исә шигырьләр белән беррәттән тәрҗемәләр, рецензияләр, мәкаләләр hәм очерклар жибәрүдән һәм 1968-1971 елларда аның баш редакторы булып эшләүдән башка, бер нәрсә дә бирмәдем кебек. Киресенчә, ул үзе миңа, барыбызга да биргәнчә, бик күпне бирде. Саный калсаң чыннан да аз түгел бит! Беренчедән, әдәбиятыбызның иң яңа hәм иң яхшы әсәрләрен ай саен килеп торган яңа саннардан вакытында укып бару мөмкинлеген безгә шул журнал бирде һәм бирә. Икенчедән, миңа, әле башлап кына язучы бер үсмергә, язучылар исеменнән Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни, Сибгат Хаким имзалары куелган хатлар алу бәхетен шул журнал китерде. Өченчедән, берәр язганың басылып чыкса – түбәләремне күккә тидереп шатлану минутларын мин шул журналны алгач кичердем. Дүртенчедән – минем өчен, бәлки, аеруча истәлекледер бу – Белоруссиягә Константин Заслонов җитәкләгән партизаннар берләшмәсенә самолёт белән килеп төшкән берничә журналны поход биштәремә салып, патрон белән бер дәрәҗәдә кадерле итеп йөрткан куанычлы көннәр hәм атналар гомер-гомергә онытылмастыр шикелле.
Менә ни өчен журналны мин һәрвакытта да безнең һәммәбездан дә олы булган остаз итеп саныйм һам санармын. Журналны без әдипләрнең иҗат тәҗрибәсен, аларның иҗтимагый политик эшчәнлеге үрнәкләрен, тугандаш әдәбиятлар белән аралашу практикасын өйрәнә, туплый һам пропагандалый торган бер үзәк дип тә беләбез. Дересрәге, иҗатны, тәҗрибәне, эш нәтиҗәләрен яктырта яки туплый гына түгел, ә практик эшне Язучылар союзы идарәсе белән бергә оештыра да ул. Биредә В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңае белән татарча лениниана материалларының иң зур күпчелеген журнал тапты, журнал яздырды, журнал тәрҗемә иттерде дисәк, һич ялгыш булмас. Юлбашчыбызның Себердәге сөрген еллары һәм Польшада чактагы зур эшче туында шигырьләрне һам репортажны мин журнал кушуы буенча шул якларга барып яздым. Бүтәннәр исә журналның шундый ук бик мөһим, социаль, политик һәм әдәби заказын Ульяновскига, Куйбышевка, Ленинградка, Шушенскоега, Уфага, Псковка hәм Ленин булган бүтән урыннарда йөреп кайткач үтәделәр. Нәтиҗә шул: хәзер безнең Татарстан китап нашрияты бастырып чыгарган биш томлы татарча ленинианабыз бар, аның алтынчы томы исә быел чыгачак! Димәк, журнал безне киң дөньяга чыгара, безнең эшчәнлекнең һам географик, hәм тематик офыкларын киңәйтү эшенә зур өлеш кертә.
Безнең хөрмәтле укучыларыбыз өчен да журнал яңадан-яңа офыкларны әледән-әле ача тора. Аның соңгы елларда «Якташларыбыз сәяхәттә», «Алар бездә булганнар», «Елмаеп-көлеп кенә...», «Балаларга укыгыз», «Бездә кунакта» кебек рубрика белән бирелгән әсәрләр бик хуплап каршыланды. Эзләнүләр һәм ачышлар уңышлы дәвам итә.
Без, әдипләр, заман героикасы материаллары белән журналныӊ эчтәлеген тагын да тирәнәйтү, аның тематик колачы белән сәнгатьчә сыйфатын төрле яклап күтәрү өчен тагын да күбрәк тырышырга тиешбез әле. Журнал өчен ешрак hәм яхшырак язган әдип журнал белән бергә тизрәк үсәчәк!
1972 №5