Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үзем һәм халкым

Бер адым алга басам да

Әйләнәм мин артыма.

Кайда басканнар икән дип

Күз саламын халкыма

 

Шул вакыт мин бик югары

Кош кебек очсам әгәр.

Ә алар һаман шулай

Баскан урында торсалар...

1912 ел.