Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үз-үземә генә...

Үз-үземә генә ачуланам:

Дулкын кебек «кайта-китәле» мин.

Килеп бәреләм дә ярларыма.

Кабат дәрьяларга китәмен мин.

 

Үз-үземә генә ачуланам

Табигатьнең нәни баласы мин.

Үзем генә ярган ярларымда

Елга җыры булып агасы, дим.

 

Үз-үземә генә ачуланам:

Үз җаныңны тыеп, кыеп кара...

Үз-үземнән киткән мизгелемнән

Җанымдагы һәрбер кыен яра.

“Казан утлары”  журналы. 1996 ел. 2 сан.