Логотип Казан Утлары
Роман-хатирә

Йәгез, бер дога! (өзек)

Вагоннарны бушатып бетереп, кара тирне сыпырып алырга да өлгермибез, безне кирпеч төяргә җибәрәләр. Ай-һай, авыр эш! Гофман мичләре алдына кирпечләрне шакмак-шакмак тау итеп өйгәннәр, шул ѳемнәрдән вагон платформаларга тимер тасмалар сузасың, алтмыш-җитмеш кирпеч төялгән тачкаларны җан көчең белән этә-этә, вагон тирәсенә китереп туктатасың. Һәр платформага дүрт мең яки артыграк кирпеч сыя. Нормасын хәтерләмим, мәгәр үткер кырлы, чын чынаяк кебек, зыңгылдап торган ап-ак кирпечләрне ташый-ташый кәҗә маең чыга, бияләйләр теткәләнеп бетә, бияләй тишекләреннән чыккан бармаклар суелып чиләнә, каный. Җәрәхәтләргә кат-кат утырган тузаннан чыдар әмәл юк. Тѳйисең, авыр тачка артыннан йөгерәсең, вагонга бер менәсең, бер төшәсең. Лобков бригадир буларак явыз түгел, мәгәр тик торганны сөйми торган шактый быткыч адәм иде. Норма һәр көн үтәлергә тиеш! Һәр көн! Җитмәсә, бер бригадир тирәсендә өч-дүрт кеше ялмана, алар эшкә төп-төгәл чыгалар, завод ихатасына кергәч, күздән югалалар, кайтыр алдыннан тагын пәйда булалар. Федор Лобков тирәсенә шактый сәер кешеләр тупланган, бригадирның тəн сакчылары дип тә атап булмый аларны, аның көнкүрешен кайгырта вә җиңеләйтә торган адәмнәр дә түгел... Полковник Каршаков Василий Федорович. Төрмәдә дә таудай корсагы шиңмәгән, куе кунык белән капланган эре тешле, калын тавышлы, юк өчен дә шаркылдап җибәрә торган бу гамьсез-ваемсыз кеше белән Лобковның ни уртаклыгы бар? Ясмык-ясмык шадралар бизәгән битле, тар чебеш күкрәкле, зәгыйфь кәкре аяклы Иван Домрачев. (Икенче фамилиясе Бочарников иде!) Карабас триосының күренекле җырчысы Володя Кондаков бу өергә каян килеп кергән тагын?.. Юньләп эшләмиләр, ашаганда, кашыкның дәве алар кулында, эштән буш чакларда Лобков ятагы янына елышалар да, кияүгә китә алмаган кызлар сыман, чышын-пышын өзлексез сөйләшәләр. Ишеттермиләр, каһәрләр!.. Димәк, ниндидер серләре бар. Димәк, катлаулы һәм чуалчык зона тормышының мин белә алмаган үз серләре, үз мөнәсәбәтләре бар. Өчесе тиң шактый өркәк, моңа кадәр шактый чуар зоналар аша үтеп, карак-угрыларның гадәт-йолаларын иярткән Володя белән Иван бандеровчылардан бик нык шүрлиләр иде. Артларында пычрак эзләре бар идеме белмим, анда-монда, украиннар белән урыслар әреплешкән мизгелләрдә койрыкларын кысалар иде. Ә бандеровчылар үз көчләрен еш-еш күрсәтеп, зонадагы өстенлекләрен расларга яраттылар.

Менә секция ишеге киерелеп ачыла, аннан ун-унбиш егет җил-давыл булып бәреп керә, алар тамак төпләреннән гайрәтле аваз чыгарып: «Утыр! Кузгалма! Утырырга!» – дип боерык бирәләр. Кулларда пычак-хәнҗәрләр җем-җем итә, пычак чыгармаганнар кулларын итек кунычларында, билләрендә тоталар. Алары да кораллы! Секция шым булып сеңә, без тын тартырга да кыймыйча керүчеләрне күз чите белән күзәтәбез. Кемне эзәрлекли алар, максатлары ни, сорашырга куркыныч, ә төркем үзәгендә торган бандеровчылар арасында минем якыннарым юк иде.

Кемнәрдер бер-берсенә тартылалар, оешалар, шуннан тәм, юаныч табалар. Әллә бүтән серләр аларны берләштерәме?.. Диндарлар: «Субботниклар», «Иегово шаһитлары», моңарчы ишеткәнем дә булмаган тар мәзһәб вәкилләре туктаусыз эзләнәләр... Озын буйлы, тотлыгып сөйләшүче майор Тихомировны «Иегово шаһитлары» барлап, үзенә тартты. Әсир төшкән, немецта йөз мәртәбә кыйналган, үзебездә мең мәртәбә тукмалып, теле тотлыккан, җаны теткәләнгән арык бу кешене асылынган җиреннән бавын өзеп тартып төшергәннәр... Хәзер асылынмас, кайгы-хәсрәте дә кимрәк булыр: диндарлар арасында аның абруе зур!..

Зонада ниндидер хәрәкәтләр бара, ул тере, кыймылдый, кайгыра, бәргәләнә. Карабастан килгән Николай Лаврентьевич Новиков вафат. Тамагы ач булса да, кич буе җырлап утырган, җыры хырылдауга күчкән. Сүзен дә әйтә алмаган... Хәер, ни әйтәсе калды икән бичараның?.. Безгә күрше секциядә заводның тимер-томыр тирәсендә кайнашучылары яшәп ята. Бригадирлары Сидоров фамилияле аю, фил дисәң дә ярый, тап-таза гайрәтле урыс. Әмма чебенне дә рәнҗетми торган әүлия, үз бригадасына тап булган гарип-горабаны да чит итми, зарланмый, ничек та җаен табып, тамагын туйдырырга тырыша. Асыл ир! Тимер-томыр тирәсендә белмәгәне юк дип сөйлиләр. Зонаның күркәм кешеләре дә, эте-кошы да күзгә бәрелеп, аерылып тора башлады. Барак ишеген кергәч тә сул кул якта, иң читтә старостаның нәни генә секциясе. Безнең староста – Хөсәен Зәлиханов исемле балкар. Алтын тешле, ак чырайлы, тезләрен бөгеп, аяк башларын аерып ипләп кенә йөрүче бу адәмгә якын барырлык түгел, һавалы, тәкәббер, текә кеше. Барактагы эчке тәртип өчен ил җавап бирә, диләр. Якташы балкар Магомед Толгу кыяфәте белән дә, торыр-тотышы белән дә кара крестьян. Җир кешесе. Зәлиханов түгәрәгендә тагын ике сәер кеше бар, икесе дә кабардиннар. Хәмит исемлесе безне күптән инкубатор чебешләре итеп бертөрле киемнәргә урасалар да, һаман үз өс-башыннан йөри. Шулкадәр шома, елгыр егет Хәмит, заводка чыга, кыл да кыймылдатмый, гел механиклар тирәсендә урала. Хәмит дөньяның мөгезеннән эләктергән егет, заводта хәнҗәр ясый, кыра, үткенли, әле бандеровчыларга, әле урысның кәттә егетләренә шуларны сата, дигән сүзләр йөри. Дерес булгандыр ул!.. Мал таба, яхшы ризыктан өзелми, бандеровчылар арасыннан яшьрәкләрне, симез-түгәрәкләрне сайлап, «куенына ала» дип тә сөйлиләр. Булыр, булыр... Староста чоланыннан соңгы кеше Алихан атлы кабардин иде. Калын, башмак иренле, карасу-тутлы йөзле бу кеше Магомед шикелле үк крестьян иде булса кирәк. Әлеге зона буржуазиясенең ишеген ачып караганым булмады, нигәдер бу төркем вәкилләренә катнашып китәргә курыктым, алай да Магомед Толгуров миңа бик якынайды. Балкарча эндәшә, мин татарчалыйм, бер-беребезне җиңел аңлыйбыз. Хәер, зонада ятлар белән аңлашканда, телгә ничә сүз кыстырасың инде? Күпчелек тамак ягын кайгырта, сүз гел шул тирәдә әйләнә. Хөсәен Залихановның мине туктатып эндәшкәне, ары-бире хәл белешкәне юк иде шикелле. Барак старостасы зур кеше, надзирательләр дә аңа баш кагып, күрешеп китәләр, кичләрен секциядән җыр тавышлары яңгырый. Хәзер беләм, «придуроклар» кәеф-сафа коралар, чифир эчәләр һәм ач малайларны бозалар...

Зонада тормыш гел буталышлардан, чуалышлардан тора. Бер буталыш икенчесен тудыра. Җәзачылар да тынмый, арабыздан күренеклерәк шәхесләрне чүпләп-чүпләп алалар да этапка куалар. Кемдер китә, кемдер килә. Украинанын көнбатыш өлкәләрендә ир-ат калдымы икән? Львов, Тернополь, Ровно өлкәләреннән халык килә тора, сеңә тора. Александр Хуродзены Спасск төрмә-лазаретына алып киттеләр. Үләргә. Аның соңгы сәгате якынлашканын врачлар да, лагерь хуҗалары да белеп тора, һаман рәхим-шәфкать юк бичарага! Җан биргәндә, авызына су салучы да булмаячак! «Империя таралачак!» дип ымсындырган, дәртемне кузгаткан беренче кеше идең син, Хуродзе агай!..

Кемнәргә таянып, нинди уйларга чумып, шундый нәтиҗәгә килә алды икән ул? Әллә шул утлы фикердән чыгып, лагерьдагы беренче көннәремдә мин юлдашымнан риза булмыйчарак мырлап яшәдемме?.. Кем хокук биргән мин – авыл гыйбатына бөтен кешеләрдән нидер таләп итәргә, таләпләрем үтәлмәгәндә, нарасыйлык күрсәтеп сукранырга, эчтән янарга?

Хәзерге акылым белән уйлыйм: мин үземне белә-белгәннән язучы булу турында хыялландым!.. Дүртенче класста шигырь-поэмалар язып, аннан хикәя-пьесаларга күчеп, язучы булып яшәдем. Төрмәдә дә мин язучы идем. Әзерлегем бәләкәй, офыкларым бикләнгән булса да, күңелем чикләрне үтеп чыга алырлык дәртле иде. Тормышны да мин әдәбият мәйданы, сәхнә итебрәк күрдем шикелле. Әнә шул югарылык, биеклек, язучы дигән җаваплы исем бик яшьли сеңгәнгә, мин еш кына буш хыялый, җилле давыллырак җан булып калдым бугай. Бүтәннәргә караганда бер өстенлегем дә бар иде: дөньяга мин әдип күзе белән карый идем. Кешеләрдән дә шундый үзенчәлекле тормыш мисаллары көткәнгә, Градобоевларга да, Гостевларга да өстән торып, хөкемдар рәвешендә карадым. Мин həр адымым белән әнә шул бөек максатыма – язучылыкка якынайганда, күңелгә ниләр килеп китмәгәндер дисең?! Иптәшләр бер мәлгә таралды, мин моны шактый авыр кичердем, ләкин ул дәвердәге таныш-белешләремә мин гомергә рәхмәтлемен: без алар белән бергә Карабас дигән мәктәпне үттек. Карабас Актасны әзерләде. Әдип исә тормышны тоташ хәрәкәттә, бербөтен итеп күрергә тиеш. Юк икән, аның иҗатын сугарып торучы чишмәләр юк, коесы кипкән... Меңләгән җаннарны бер бик астында йомарлап тоткан Актас мине яңа кешеләр, җанымның кайнарлыгын, намусымның сафлыгын саклап калырга ярдәм иткән гаҗәеп бай кешеләр арасына выжгытып алып кереп китте.