Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшә!

Көл - көлалсаң, янма юкка, шат яшә – шат булса җан,

Ал бәхеттән тәм, рәхәтлән, качма якты дөньядан!

Иң кадерле чак – хәзерге хәл! Сөялсаң – сөй, яшә,

Тор – гөлең шиңмәс борын. Әйдә, гомердән файдалан!

 

Каршыла сөйнеп ни бар рәхмәтне – иңсә Тәңредән!

Мәңге күзлек аркылы бак дөньяга – төшмә түбән!

Нинди эштән булса да, күңлең җуансын – үлмәсен!

Гел исер хезмәт белән, дустлар белән, ямь-тәм белән!

 

Яшь түгәргә көч кирәкми, гел җылау, әрнү – һөнәр

дип саналмый. Яшь гомер тормас терәлеп, ул үтәр!

Җәйге ямьнәр, җәйге нурлар бар чагында бик рәхәт!

Җәй – гомер, ул тиз үтәр, салкын, газаплы көз җитәр.

 

Сөй гөмерне, сөй халыкны, сөй Ходаның дөньясын!

Без үләрбез, билгеле. Тик үкенечкә булмасын!

Киң күңелле бул! Чыда мыскыл ишетсәң – “вак!” диген!

Таптасыннар, хурласыннар! Тик җаның хурланмасын!

Ред. иск.: Әлеге шигырь «Совет әдәбияты» журналының 1946 елгы 4нче санында Габдулла Тукай әсәре буларак басылган. Әмма соңгы дәвердә әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев аның Сәгыйть Сүнчәләй шигыре булуын исбатлады. Ул әүвәл 1912 елда «Йолдыз» газетасында дөнья күргән.