Шигърият
Ярымай
Минем өмет. Минем сагыш. Каргыш...
Югалтылган хакның бер ташы.
Җилдә уйнап өзгәләнгән байрак,
Һәм кемнеңдер үчле карашы.
Меңнәр-меңнәр башын күтәрәчәк...
Тик әлегә бары кош кебек.
Күкрәгемне ертып чыгар өчен.
Йөрәк кенә тибә интегеп.
Безнең күктә ак ярымай яна:
Татар буылганда төтендә,
ул—соң өмет безнең бу төндә...
Хәтере юк милләт — киләчәксез...
Әмма хәтер белән көз килде,
Меңләп-меңләп башын күтәргәннәр
Меңләп-меңләп янә баш иде.
Һәм югалды кыйбла, ятим милләт
Мәңгегә ваз кичте барсыннан.
Йөрәк кенә тибә хакыйкатьнең
Югалтылган ташы астыннан.
Безнең күктә ак ярымай яна:
Татар буылганда төтендә.
Ул—соң өмет безнең бу төндә...
“Казан утлары” журналы 2008 ел. 9 сан.