Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Якты тәрәзәләр»

Матбугат йортына якынлашканда мин һәрвакыт ничектер үзеннән-үзе бишенче каттагы якты тәрәзәләргә күтәрелеп карыйм. Мин анда эшләгән еллардан соң инде бик күп вакыт узды, тормышка да зур үзгәрешләр керде, әдәбиятка да бик күп яңа көчләр килде. Ләкин шуңа карамастан, ул тәрәзәләр минем җаныма якын, мин аларны оныта алмыйм, алар минем күңелемдә кадерле истәлекләр уяталар, бергә эшләгән дусларымны, иптәшләремне исемә төшерәләр. Ул истәлекләрнең күңелгә аеруча газиз булып, аеруча онытылмастай булып калганнары, ихтимал, журнал редакциясендә бергә эшләгән иптәшләрнең матур әдәбиятка кайнар мәхәббәтләре, чиксез ихтирамнары, сәнгать һәм әдәбиятның яшәешкә тәэсир көче биниһая дип аңлаулары, шунлыктан, аңа мокатдәс эш дип карап, җаннары-тәннәре белән бирелеп эшләүләредер.

1936 елда мин «Совет әдәбиятының җаваплы секретаре булып эшли башлаганда журналның редакторы Гомәр Гали, поэзия бүлегенә Хәсән Туфан җитәкчелек итә, редколлегия членнары профессор Галимҗан Нигъмәти, Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин һ. б. иде. Журналга керәчәк әдәби әсәрләрнең зурларын, җитдиләрен редколлегия утырышына куеп күмәк рәвештә фикер алышу кебек яхшы гадәт бар иде, кайчагында шул фикер алышулар әдәбиятның теге яки бу жанры, әдәби алымнар, гомумән фәлән шагыйрьнең яки әдипнең яна әсәрләрендә кая таба үсүе хакында кайнар бәхәскә дә әйләнеп киткәли иде. Ул чагында ук барлык шагыйрьләрнең һәм шигырь сөючеләрнең кумирына әверелгән Хәсән Туфан шигырь уку ритмына яшь авторның кулъязмасын селки-селки, әсәрдә оригиналь образ, философик фикер барлыгын расларга керешә. Зур белеменә, озак еллар әдәбият фәне укыту тәҗрибәсенә таянып, Галимҗан Нигъмәти сабыр гына үз сүзен әйтә. Шәриф абзый да үз фикереннән тиз генә кире кайта торган кеше түгел иде. Фатих Сәйфи-Казанлы исә гомумән бәхәсне бик тә яратыр иде. Ул да түгел, күп әсәрләргә ирония белән карарга, инкарь итәргә яратучан Гомәр Толымбайский, зур гәүдәсе белән чайкалгалап, кычкырып көлеп җибәрә. Кайчакларны бу сүз көрәштерүләр шундый кызып китә. Гомәр Гали, карандашы белән лампа абажурына суккалап, бәхәсләшүчеләрне тынычландырырга мәҗбүр булыр иде.

Кайбер укучыларда шундый сорау туарга да мөмкин: нинди бәхәс? Нәрсә турында шулкадәр кызып бәхәсләшергә? Эш шунда ки, ул елларда яңа аякка басып, яңа ныгып килүче совет әдәбиятының иҗат алымнары, гомумән әдәбият фәне хәзерге кебек барлык нечкәлекләренә кадәр җентекләп өйрәнелеп, эшләнеп бетмәгән иде әле, әдәби иҗатка бәйләнешле күп кенә катлаулы теоретик мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнәсе, ачыклыйсы бар иде. Борынгыдан калган бай әдәби мирастан ни рәвешлe, ничек файдаланырга? Аның кайсы өлеше хәзерге заман таләпләренә хезмәт итә ала, кайсы өлешеннән ваз кичәргә туры киләчәк? Ул вакытта, мәсәлән, Фатих Әмирханны буржуа язучысы дип танып, анын әдәби мирасыннан баш тартырга өндәүчеләр дә юк түгел иде... Азмыни әдәбиятта уйлануны, фикер алышуны сорый торган катлаулы сораулар? Фәлән әсәр хәзерге әдәбиятка берәр яңалык өстиме, әллә элеккеләрне генә кабатлыймы? Бу әсәрдә нинди яңа образ, яңа сүз, яңа алым бар? Андый бәхәсләр вакытында Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повесте еш кына уңай яктан үрнәк итеп ки терелә торган иде. Кыскасы, бу кешеләр журналга килгән әсәрләрдәге һәр яңалыкка, талантлы әсәр язган һәр авторга чын күңелдән куана беләләр, андыйларга журналда киң юл ачалар иде. Менә шундый бәхәсләр кайбер көннәрне ярты төнгә кадәр сузылгалый, тынып калган Казан урамнарыннан мин шул хакта юл буе уйланып кайткалый идем.

Аннан соң мин матур әдәбият, аның халык тормышында нинди әһәмиятле урын тотуы, аның эстетик тәэсиренең халыкта әдәп, әхлак тәрбияләүдә башка берни белән дә алыштырып булмый торган зур көч булуы хакында куп нәрсә белдем. Бу хакта зур съездларда, фәнни конференцияләрдә исеме бөтен дөньяга танылган мәшһүр галимнәр, язучылар фикерен дә ишеттем. Ләкин болар барысы да соңыннан гына килеп өстәлделәр. Сәнгатькә һәм матур әдәбиятка кайнар мәхәббәт һәм бөек ихтирам, алар халык тормышында могҗизалар тудырырга сәләтле дип инану, әдәби иҗат белән эш иткәндә саф вөҗданлы, пакь куллы булу - менә болар, һичбер җилләр-давыллар дә үзгәртә алмастай катгый әхлак кагыйдәләре булып, минем күңелдә әнә шул якты тәрәзәле кечкенә бүлмәдә ныгып калдылар.

Истәлекләрнең күбесендә без әдәбиятны яки сәнгатьне әйдәп баручы эрерәк затлар яки башкалардан аерылып торучы зур талантлар турында язарга гадәтләнгән без. Ихтимал, шулай кирәктер дә ул. Чөнки ул затлар үзләрен генә тугел, заманнарына хас типик халәтләрне дә гомумиләштереп күрсәтергә ярдәм итәләр. Ләкин сәнгать һәм әдәбият язмышын ул гали затлар фәкать үзләре генә хәл итеп бетерә алмый, аларга ярдәмче көчләр дә бар бит әле. Алар җәмәгатьчелек күзенә артык чалынмыйлар, исемнәре дә, теләсә кайсы басмада булсын, вак хәрефләрдән генә җыела. Әмма аларның хезмәтләре ифрат зур тырышлык, түземлелек, пөхтәлек һәм төгәллек таләп итә, алар автор язган һәр сүз өчен генә түгел, һәр хәреф өчен да җаваплылык хисе белән эшлиләр. Кыскасы, алар тырышлыгыннан башка бер генә басма да дөнья күрә алмый. Болар - техник редакторлар, корректорлар, секретарьлар.

Журналист Габдулла Гомәр дә әнә шундый тыйнак hөнәр кешесе иде. Егерменче-кырыгынчы еллар арасында матур әдәбиятта һәм көндәлек матбугатта аны белмәгән, аңа йомышы төшмәгән берәр кеше булдымы икән? Ул шулкадар «үз» кеше, шундый ияләшкән сөйкемле иптәш иде, хәтта аның исем-фамилиясен дә икесен бергә кушып «Агомәр» дип кенә йөрттеләр. Әмма үзенә берни дә дәгъва итмичә, күбесенчә күләгәдәрәк торырга яратучы шушы тыйнак кеше журнал редакцияләрендә башкарган күп еллык намуслы, тырыш хезмәте белән аны белүчеләрдә озак онытылмаслык яхшы истәлек калдырды. Элекке зыялыларча һәрвакыт җыйнак костюмнан, һәйбәт галстук бәйләп, алтын чылбырлы пенсне киеп йөрүче бу интеллигент кыяфәтле журналистны без яратып аяклы энциклопедия дип атый идек. Бу исемгә бик тә лаек иде Габдулла, чыннан да анын белмәгәне юк иде. Кайсы зур әдәби вакыйга кайчан һәм кайда булган, ул хакта материалны каян табарга? Кайсы журнал яки газета кайчан чыга башлаган? Шуның ише тагын мең төрле сорауга һичбер мәшәкатьсез фәкать аннан гына җавап алып була иде.

1937 елның урталарыннан «Совет әдәбияты » журналын Габдулла Гомәр белән без икәү чыгара башладык. Мин вакытлы редактор вазифасын үтим, Габдулла Гомәр исә берүк вакытта җаваплы секретарь да, техник редактор да корректор да, метронпаж до житмәсә, журналның тиражын тәэмин итәрлек кәгазь даулау да аңа йөкләнгән иде. Ул эшкә иртүк килә, журнал чыгасы көннәрдә типографиядә төнгә калып эшли, билгеле, эштән чыгып арый иде. Әмма мин Габдулланың бер генә мәртәбә дә зарлануын ишетмәдем. Аның каравы, журналның әле генә төпләнгән, буяу исе дә таралып җитмәгән яңа санын иртә белән редакция өстәленә китереп салганда аның шатлануын күрсәгез иде! Калын пенсне пыяласы артында аның зәңгәр күзләре елтырый, үзе рәхәтләнеп елмая. Үзенең матур хезмәте нәтиҗәсенә чын күңелдән куанып яшәүчеләр миндә гомер буе тирән ихтирам хисе уята торган булдылар. Шушы шатлыклы вакыйганы билгеләп, без аның белән кара-каршы утырып сөйләшә-сөйләшә бик тәмләп чәй эчә торган идек.

Бөек Ватан сугышы башланып берничә ай узуга, язмыш безне яңадан шул ук журнал редакциясендә очраштырды. Матбугат йортыныӊ бишенче катында кечерәк кенә бүлмә (хәзер анда китап нәшрияты музее), бүлмә уртасында тимер мич. Аның бер ягында мин журналга килгән кулъязмаларны редакцияләп утырам, мичнең икенче кырыенда Габдулла үзенә йөкләнгән эш белән мәшгуль. Тимер мичнең шунысы яхшы - аның янында кулларга да җылы, кара савытындагы кара да бозланып катмый. Язучылар союзының хәзер инде дүрт кешелек кенә булып кечерәеп калган партия оешмасының (Хөсни Кәрим, Гази Кашшаф, Кави Нәҗми һәм мин) җыелышлары да, төрле утырышлар да шушы мич янында уздырыла иде.

1941 елның 16 ноябре көнне иртә белән без эшкә килгәндә бөтен матбугат йорты шау-гөр килеп тора, коридорлар, Габдулла Тукай клубының залы, күрше бүлмәләр Мәскәү язучылары, аларның гаилә әгъзалары белән тулган, сәхнәдәге зур рояль өстендә рәттән тезелешеп балалар йоклап ята. Аларның әти-әниләре исә кайберләре Чистайга озатуны, кайберләре Казанда квартирага урнаштыруны көтәләр иде.

Безнең редакциянең ишеге төбендә мин портретлары буенча электән үк таныш булган уртача гына буйлы, чәченә чал керә башлаган, ябык кына чибәр кеше белән очраштым. Бу Италия язучысы Джерманетто Джованни иде. Хатыны белән икәү утырырга урын булмаганлыктан, басып торалар, балалары чемодан өстендә аркасын стенага терәп йоклап утыра иде. Габдулла белән без бер-беребезгә карашып алгач ук аңлаштык. Ишегең төбендә шундый хәлләр булып торганда ни җаның белән ул бүлмәдә тынычлап эшләмәк кирәк? Джерманеттоны гаиләсе белән бүлмәгә кертеп урнаштырдык та үзебез белеш-таныш, дус-ишләр бүлмәсенә өйдәш булып кердек.

Джованни Джерманетто ифрат якты чырайлы, иркен күңелле, чын мәгънәсендә интеллигент кеше иде. Бездән гафу үтенә-үтенә, ул квартира табылганчы гаиләсе белән редакция бүлмәсендә яшәп торды. Тырыша торгач, Габдулла Гомәр аны Болак буенда яшәүче бик һәйбәт кешеләргә илтеп урнаштырды. Шул башлап бу кунагыбыз Язучылар союзы янында оештырылган агитбригаданың иң актив членарыннан берсе булып китте. Ул русча ярыйсы гына белә иде - завод-фабрикаларда, Тукай клубында оештырылган кичәләрдә фашизмның ерткычлыгын фаш итеп ялкынлы речьләр белән чыга башлады. Кичәләрдә итальян теленә тәрҗемә итеп Г. Тукай шигырьләрен дә укый иде.

Татарстан язучылары Мәскәү кунакларын, туганнарча якты чырай белән каршы алып, байтагысын уз квартираларына керттеләр. Кунаклар Казанда һәм Чистай шәһәрендә урнашып берникадәр тормышлары тәртипкә салынганнан сон. Г. Тукай клубында әдәби кичәләр булып алды. Ул кичәләрдә, Джерманеттодан тыш, тагын француз драматургы Жан Ришар Блок, немец язучысы Вилли Бредель, Мәскәүдән Александр Фадеев, Алексей Толстой, Демьян Бедный, бездән Кави Нәҗми, Нур Баян катнашуы истә калган. Габдулла Гомәр белән безгә журнал чыгарудан тыш, байтак кына жәмәгать эшләре дә башкарырга туры килә иде.

Тагын шунысын да онытмыйк, сугыш вакытында журналларның күбесе чыкмый башлады. Әмма хәзерге «Казан утлары»ның абыйсы «Совет әдәбияты» юкарак булып калса калды, тиражын киметсә киметте - ничек итсә итте, әмма бер генә санын да чыгармыйча калмады. Моның өчен барыннан да элек партия өлкә комитетының ул еллардагы секретаре Самат иптәш Мәхәммәтовны һәм миннән соң редактор булып килгән, бу юнәлештә зур фидакарьлек күрсәткән мәрхүм Гази Кашшафны рәхмәт сүзләре белән искә алырга кирәк.

...Менә истәлекләр тәмамланып та килә. Ин әһәмиятле фактларны искә төшердем кебек. Инде нокта куярга да бик вакыт. Менә хәзер... Ләкин күңел түрендә тагын нидер бар икән ләбаса, кулныӊ нигәдер нокта куясы килми... Шул чакны телефон чылтырады. Алсам, Диләрә Зөбәерова икән.

-Гомәр абый! Кырык беренче елда редакция ишеге төбендәге чемодан өстендә йоклап утырган баланың исемен әйтимме? – диде.

Мин хәйран калып сүз таба алмыйча торганда, Диләрә аңлатып та бирде: - Ул Иоанна исемле. Хәзер бик чибәр ханым инде, Мәскәү радиосында бик жаваплы эштә. Алар әнисе белән Казанны Һаман искә алалар, рәхмәтләре бик зур...

Әнә шундый искиткеч акыллы да, гыйбрәтле дә ул тормыш.

1982 №5