Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әй, солдатлар...

Әй, солдатлар, тигез, кыю басып,

Үтмәгезче безнең урамнан.

Кирза итек, иңбашларда мылтык,—

Артыгыздан калмый оланнар.

Яңартмагыз утлы еллар җырын,—

Улым үсеп килә, улым...

 

Әй, солдатлар, сез атлаган чакта

Тынып торсын шаулы урамнар.

Адым тигез, балкый кызыл йолдыз,—

Сезгә тигезләнә оланнар,

һай күп әле җирдә җәбер-золым...

Улым үсеп җитте, улым.

“Казан утлары” 1969 ел.5 сан.