Ут сагында
Гасырлардан гасырларга үрелеп күчә,
Үкчәсенә баса-баса замананың,
Ак кәгазьгә тамга төшә, хәтер күчә,
Ягыла ым, ярала моң, тарала моң –
Ор мәйданга, орынсыннар оланнары:
Орыш булган, алыш булган, арыш уңган...
Умырылып үзәгеннән туган җирнең,
Илгә үрләп, йөрәкләрдә ялкын туган.
Кабынган да чәрдәкләнеп очкын очкан –
Мең учакта ут тибенгән бөтерелеп.
Ут сагында кизү торган ару ирләр,
Нигезендә янар утның котын белеп.
Төн кергәндә кизү торган керфек какмый,
Сүз маясын, ук-җәясен ватмый-сатмый.
Ут бәясе – киләчәк һәм хәтер хакы.
Утлар якты, утлар балкыр мәңге бакый!
Оран салсаң, мәйданнарга орынып очар
Сүзең булсын, сүзең уңсын үз юлыннан.
Бу җирләрдә күпме орыш-алыш булган,
Бу җирләрдә күпме арыш-икмәк уңган.
Моң сарыла, ут салына күңелләргә,
Сулышыннан көнгә җылы, илгә җылы.
Кешелекнең иң борынгы моң ядкәре –
Учакларның шартлап дөрләр кыргый җыры.
Нигеземдә, туган илдә ут сүнмәсен,
Ут үрләсен, ялкын булып, яңа көнгә.
Казаннарны кайнатыр ул. Кайнатыр ул! -
Үрсәләнеп елый-елый утлар көлә.
Моңга тулып, гасырларны кичә-кичә
Татар сүзе сиңа килеп туктады да,
Мәңге дөрләр данлы гомер юрыйм бүген
Якты утлар – «Казан утлары»на.