Шигърият
Үтте, үтә...
Аһ-ваһ килеп, кайгы илә сүзгә башлап,
Эчемнән хәсәдләрнең барын ташлап,
Язарга каләм алсам хакыйкатьне, -
Ничек тә лязем була гаеп ачмак.
Гаепне ачар булсаң, хәзер бездә
Тиештер ватаныңнан ерак качмак;
Юк исә башың бетте, үзеңне тиз
Ясарлар төбе төшкән агач башмак!
Гомерләр коштай очып узып бара,
Артыннан кара туфрак чыгып кала;
Белемсез: ахырлары ни булачак, -
Хәзергә түзалмаслык йөрәк яна!..
1906 ел.