Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тәрәз төбемдә гөлем бар

Тәрәз төбемдә гөлем бар.

Күчереп утыртсам сула.

Йөрәгем – шул гөл яфрагы,

Ерак калса ил туфрагы –

Өзелеп төшәрдәй була.

“Казан утлары” журналы. 1967 ел. 3 сан.