Логотип Казан Утлары
Хикәя

Сатлыкҗан (1 нче бүлек)

-1-

       ...Туйды! Егерме биш ел буе руль боргала әле син. Иртә  димә, кич димә, шәһәр урамнарыннан кеше ташы имеш! Тиздән үзенең исемен дә онытмагае Латыйф, аңа бит кушамат белән генә эндәшәләр: "Мотор", "Тәгәрмәч", "Шакмак", "Кучер"...  Иң мыскыллы сүз - "Чәйнек". "Командир" яисә "Шеф" дисәләр кәефе күтәрелә анысы. Хәер, кушамат мәсьәләсендә үзе дә калышмый, аның да пассажирларга тамгасы сугылган. Калтырана-калтырана соңгы тиеннәрен санап бирсә - "додик". Ә кыяфәте! Йа Ходам,  тәхеткә кунаклаган патшамыни, күкрәген киереп алгы утыргычка җәелә.  Хәрбиләр - "афанас", үтә дә саран халык, ким дә түгел, артык та түгел, счётчик буенча гына түли. Солдат - "швейк", аңардан коры рәхмәт кенә ишетәсең. Ә менә гаҗәп, йөз-кыяфәте белән җә укытучы, җә галим-голамәгә охшаган затлар бик юмарт, алар чәйлек-шикәрлек калдыра, шуңа күрә Латыйф аларны хөрмәтләп, "галстуклы", дип атый. Көн дәвамында кемнәр белән генә очраштырмый Ходай! Үзара сугышкан ир белән хатын, чыркылдык кыз-кыркын, салонда (караваты диярсең!) селәгәен агыза-агыза гырылдап йоклаган исерек, адресын бутаган хәтерсез карт-коры, колак төбендә "без дә без" безелдәгән "бал корты", ул сиңа туктаусыз нидер сөйли дә сөйли.

       Нишлисең, түзәсең. Таксида үзгә дөнья, һәм бу дөньяда бөтен кеше дә буйсынырга тиеш уртак закон язылмаган, чакрымнарга сыйган кыска гына вакытта кем ничек тели - шулай яшәргә хокуклы иде.

       Берсендә соңгы пассажир белән хушлашып өемә кузгалам дигәндә генә шык-шык тәрәзәгә кактылар. Кайчакта бомжлар биш сум, ун сум теләнеп теңкәне корыта, такси икән - эче тулы акча төялгән, диләр бугай.

       Әмма шыкылдатучы ыспай  гына  ир-ат иде. Моның маңгаенда йодрык хәтле миң! Гүя акылы миенә сыймыйча тышка бүселеп чыккан. Тәҗрибәле  Латыйф бер күз ташлау  белән бәяләде: "галстуклы!" Чын, ул аларны хөрмәт итә, тик хәзер беркая да бару-кайту юк, эш сәгате тәмам. Хәтта гафу да сорамый, үтереп алҗытты. Ләкин "миңле" абзый бик әрсез нәрсәкәй иде, рөхсәтсез генә утыргычка кереп тә чумды.

       - Карале, кем, иптәш, - диде Латыйф, нәфрәтләнеп. - Төш әле син, төш! Минем көнлек нормам тулды, иптәш!

       "Галстуклы" алтынсу күзлек пыяласын эретерлек итеп елмайды.

       - Зинһар, выжылдатып кына аэропортка  илт, господин!

       Ә? "Господин" диме? Ялагайланма, яме, иптәш, бездә байбәтчәләр кучер булып эшләми.

       - Өчләтә арттырып түлим, господин.

       Латыйф авызын ачып иснәде:

       - Аптыратма, ардым, йокым килә, дим.

       - Йокыңны куарбыз, господин. Миндә кызык тарихлар күп, сөйләрмен.  Германиядә яшим мин, Готһа шәһәрчегендә.

       Күзе йомылып, борыны белән руль "чукыган" "господин" башын турайтты:

       - Кайда яшим дисең, агай?

       - Готһада. Немец шагыйре Гете туган анда. Әйдә инде кузгал, юлда гәпләшербез.

       "Галстуклы" тел бистәсе иде, аңардан йокы гынамы, шайтан да туеп җәяү качар. Кая ул кара-каршы гәпләшү, үзе генә авыз пулемётыннан аттырды:

       - Өченче ай Германиядә мин. Бу чүплек оясына төкердем. Бер тиенлек рәхәте, биш тиенлек михнәте монда. Кешегә эт саны, ә тегендә сиңа бөтен шартлар тудырылган, тегендә синең бәяң оһо-һо! Алтын син! Бездән генә калган күчешме? Элек тә уптым-уптым ил-җир ташлаганнар. Күбесе эзәрлекләүдән качкан йәки революциядән соң большевиклар хакимиятен өнәмәгән. Хи-хи,  ул чакта  килмешәкләрне колач җәеп каршыламасалар да, сыендырган Европа. Сыендырмый ни, безнекеләр аларның күзенә арыш кылчыгы кебек кадалган: "мин синдә, ашарт-эчерт!" Урыс качкыннарыннан ансат кына котылырсың, ди! Аптырагач, боларга  вакытлыча сурәтен чәпәп, исем-фамилиясен язып, Нансен паспорты әтмәлләгәннәр. Пособие ише нәрсәләрдән мәхрүм ителсәләр дә ярап куйган ул. Тора-бара  алар илнең тулы  хокуклы гражданнарына әйләнгән. Шәп бит! Чүплек оясында кортлар казынсын, әйеме?

       Латыйф үзалдына җенләнде. Беренчедән,  Готһа турында  төпченмәкче иде, кая ул, пулемёт сиптерепме сиптерә. Икенчедән, бәбәген терәп шушы чүплек оясына кайткан бит әле. Типтем төшердем машинадан, буржуй!

       - Башындагы шөрепләре коелмаган кеше моннан табан ялтырата, господин.

       - Һа, һа! Синең (илен тамак хакына саткан адәмгә ничек олылап сез дисең ул?!) табаның киредән безгә табан ник ялтыраган соң, агай?

       - Бюрократлар белән көрәштем.

       - Үз мәнфәгатьләреңне  кайгыртыпмы?

       - Оһо, күршенекен кайгыртыргамы әллә? Үземнекен, конечно. Мең бәла белән фатирны саттым.

       "Тел бистәсе" сулыш алырга дип ярты гына секундка тынган арада баядан бирле эче кытыклаган Латыйф соравын кыстырып өлгерде:

       - Готһага ничек эләктең, агай?

       - Җиңел генә. Бүген чикләр ачык, миллионнар кордон артына агыла. Яхшы белешем чакырды. - "Галстуклы" муенчагы белән авызыннан бөркелгән кайнар сулыштан тоныкланган күзлеген сөртте. Күзлек ни, машина тәрәзәсе парланды. Лыгырдыкның да иң азгыны бу! - Туксанынчы елларда Вальдемар Казанга килгән иде. Мин бит...

       Шушы  паузадан тагын файдаланды Латыйф:

       - Сиңамы? Кунаккамы?

       - Бүлдермә, яме? Мин бит экскурсияләр уздыра идем. Җитәкчем әйтә, бер немец ике генә сәгатькә Казанга тукталган, аны шәһәрнең истәлекле  урыннарында йөрт, ди. Тарихчы икән кунак, Мәскәүдә халыкара симпозиумда  катнашкан да, тиз генә Казанга очкан. Русча кылтый-пылтый тәтелди. Моның безгә  килүенең сәбәбе дә ачыкланды. Әсир атасын безнең якларга җибәргәннәр имеш. Ул сугышка алынганда миңа дүрт кенә ай булган ди, әтисез үстем, ди. Каберен эзли. Шулай таныштык мистер Вальдемар  белән. Миңа ул үтенечен белдерде, әти кайда үлгән, кайда җирләнгән - мәгълүмат җыеп, хат белән миңа юлла, ди. Мин ул чорлар турында әз-мәз хәбәрдар идем, үзем дә мәктәптә өлкән сыйныфларга тарих укыттым. Немец әсирләрен Коры елга бистәсе тирәсендәрәк төрмәдә тоталар. Бер хатын урынын күрсәтте. Бабасы: "Сугыштан соң монда немец солдатлары  каберлекләре бар иде", - дигән аңа. Йортка нигез казыганда  кеше сөякләре чыккан, ди. Мистер Вальдемарга  монысын язмадым, бигрәк мәнсез халык, каберлекләрне туздырып, өй корганнар димәсен, мәйтәм.  Алар да вәхши иде, якламыйм, без күрдек аны... - "Галстуклы"  ярасы сызлагандай  ыңгырашып иңбашын уды. - Да-а, күрдек. Без күргәннәре ерткыч фашистлар иде, ә бүгенгеләр ата-бабаларының капма-каршысы, немец яшьләре киң күңелле, мәрхәмәтле, әнә, Вальдемар энекәш мине атасыдай якын итеп үзендә яшәтә. Бәхет яңгыры яуды миңа, чиләкләп яуды. Аларда кибет киштәләре ризыктан сыгыла, колбасаның гына  да унлап төре. Ярлының өйрәсе сыек, байныкы - куе, минем тамак тук, чөнки Вальдемар җитештә көн итә. Мин чәчем чаларгач шушы чүплек  оясыннан качтым, ә синең ишеләр безнең белән чагыштырганда маңка гына, димәк өр-яңадан тормыш төплисез! Читтә таныш-фәләнең бар икән, икеләнмә, кит!

       Бая гына ир "господин" иде, инде менә "маңка". Әмма бу сүзгә үртәлмәде ул, чөнки кытыгы көчәйгән саен көчәя иде. Бәхет яңгыры яуды, ди... Ә Латыйф түбәсенә ни ява? Вак чуерташ!

       Авызына җен төкергән агай һава аланына җиткәч тә төшәргә ашыкмады, регистрациясе ике сәгатьтән генә башлана  икән. Латыйф юлчының тагын ни-нәрсәләр лыгырдаганын тыңламады да, ишетмәде дә, аның миен бер уй ярып-сызып үтте: "Әгәр без дә китсәк, ә?" Таныш-белеш кенәме, туганлык җепләре  белән бәйләнгән кеше яши теге якта... Каядыр китәсең икән, элеккеге заманнардагы кебек "Черек күл"гә чакыртып колагыңны бормаслар, шәт. Әнә дөньясы капыл гына үзгәрде, Советлар Союзы таркалгач, халык бәйдән ычкынды: демократия, диләр, бәйсезлек, диләр.

       ...Кулына бөгәрләнгән "йөзлек" йомарлаган ир "галстуклы" артыннан кычкырды:

       - Исемең ничек, Миңлеагай?

       - Вальдемирдан Вилли Траксельгә алыштыртам. Хуш, "Шакмак"!

       "Готһа әллә ни зур шәһәрләрдән чутланмый, барган очракта, адреслар кенәгәсеннән табарга мөмкин. Якташ всё тәки!" - дип уйлады ул чакта Латыйф. Ә бу  уйдан ни файда иде? Шунда ук тәвәкәлләмәгәч, йә? Аннан соң ике дистә ел узды, һәм хыял, вакыт кыравында өшеп, чәчәген шиңдерде. "Галстуклы" әтисеннән олырак иде, алтмыш җиделәр тирәсе иде аңа. Хәзер менә егерме таяк өстә, димәк миңле агайга сиксән җиде яшь! Балда-майда йөзгәч картаймагандыр Вилли Траксель! Ә Латыйфка нинди исем килешер икән? Ул да үзгәртер, әтисе дә үзгәртер... Иске күлмәк тәнне боза, яңасы кирәк. Ә бит ир тел бистәсенең коткысына тәмам бирешкән, аэропорттан кайту белән китү дәртеннән канатланып, йоклаган әтисен уяткан иде хәтта.

       - Әти, әйдә, китик!

       Сак йокылы  Сәлимгәрәй гаҗәпләнеп:

       - Кая? Урамда  төн, - диде.

       - Төйнәлик тә Германиягә күченик дим, әти!

       - Анда нәрсә югалттың, малай?

      "Малай" чәчрәп кабынды:

      - Монда  гомер генә черетәбез, әти!

       Әйтерсең "галстуклы"ның лыгырдык шайтаны аның авызына оялаган иде, Латыйф сүз ташкынына буыла-буыла белгәнен дә, белмәгәнен дә кушып сөйләде дә сөйләде. "Аларда җәннәт...  Аларда хөррият... Кешегә хөрмәт... Хезмәт хаклары югары... Кибетләрдә елан итенә хәтле сатыла... Колбасаның гына да әллә ничә сорты... Синең теге кемең безне яхшы йортларга урнаштырыр... Адресы хәтердә..."

       Атасы юрганын борынына хәтле тартып менгезде дә, кырыс кына:

       - Сүгендермә, малай, - диде. -  Аш суынмаган, аша да ят!

       Ялгышты дуамал ир, бик ялгышты: аңа кисәк кенә "китик" димәскә, күченү идеясен әтисенең күңел туфрагына, җылы яңгыр кебек, әкрен генә сеңдерергә иде.

       Вилли артыннан ук "табан" ялтыратмаса да, тормышына бер төзәтмә кертте Латыйф: маршрутын үзгәртеп, аэропорт юлына чат ябышты. Шулай  кирәк иде. Озакламый ул да бу "чүплек оясы"ннан арыначак, ә аңа кадәр  пассажирлардан күпмедер мәгълүмат туплап, "тегендәге" вазгыятьне  өйрәнәчәк. Латыйф инде ике аяклыларны  ташый-ташый шактый шомарган, арткы утыргычта кемнең кем икәнен муен чокыры белән тоеп-сизеп бара, нәрсә турында сөйләшәләр яки нәрсә турында бәхәсләшәләр, өтер-ноктасына хәтле мыек очына чорный иде. Чынлап та, биге күгәргән ишек-капкалар ачылгач, ушлы халык чит мәмләкәтләргә ешрак күз төбәде. Башта алар  берән-сәрән генә күренсә, ахырга табан шактый күбәйде. Латыйф хәтерли әле: "бәхет иле"нә кыяклаган беренче пассажиры яшь кенә егет иде. Америкадагы иң мәртәбәле уку йортында укыячак, янәсе. Аркасында юка гына  биштәр. Кызы, бичара: "Син бүтән кайтмыйсың, американкага өйләнеп каласың", - дип елый-елый озата. "Һи, җүләркәем, точно кайтам", - дип юата егет. Ышанма, кызый, бөтенләйгә кача ул! Сине алдаса да, дипломсыз психолог абзагызны алдарсың, ди!

       Ирле-хатынлы Франциягә очты. Икәүләшеп юл буе шул илне мактадылар. Инженерлар икән, бик солидный  оешмага эшкә чакыртканнар икән. Чакырганнармы, үзләре әрсезләнәме - Латыйфка караңгы, ә менә хыялының бер канаты  алар белән һавага күтәрелүе хак иде.

       Тегендәге дөньяны ошатмыйча, киредән туган җиренә ашкынучылар булырмы, юкмы? - күзәтте ул. Бәлки андыйларны аэропорт бинасы мәйданчыгындагы коллегалары каршылагандыр, ә аңа, "һай, үз илемне сагындым", диючеләр очрамады. Әлбәттә, кыска гына вакытка кунакка кайтучылар бар иде. "Йа, чит мохит кешене ничек үзгәртә икән! Ашыкмый-кабаланмый ул, тыныч һәм сабыр, машина селкенерлек итеп ишекне дә япмый. Аның йөзендә һәрвакыт елмаю. Кайчакта бу елмаю сүнеп-сүрелеп ала, оҗмагтан тәмугка төште бит, дөрес, озакка түгел, әмма барыбер шикләндерә..."

       Латыйф әнә шундый нәтиҗәләр ясый торды, ә еллар шаулап ага торды.  Сәер, китүчеләр арткан саен, кунакка кайтучылар кими иде. Безнең кызлар дәртле икән, "буржуйлар" белән кавышкач сары, ак, кара тәнле балалар табып, эреле-ваклы милләтләрне кинәндерде. Ир күрсәтү модасы башланды. Әйтик,  Казан Сабан туенда халык, уеннарга кул селтәп, тәүге негр кияүне  генә тамаша кылды. Аклы-каралы парны бәйрәмгә Латыйф үзе илткән иде. Ә берсендә үтә дә таныш сүзләрдән аның зиһене чуалды. Вәт өлгер һәм җитез Казан кызлары, немец егетләреннән бала үстерәләр. Әнә, әти-әнисенә сарылган ике юеш борын фатер, муттер диешә. Латыйф шуларга сокланып әллә ничә тапкыр артына борылды. Каһәр, борылган саен немецның йөзе чытылды. Тыпырчынма, зинһар, ас-таксист юл һәлакәте ясамас!

       Заманында "шакмак" дефицит транспорт саналса, соңгы арада ул шактый ук кадерсезләнде. Чөнки кемгә бармак белән төртмә, шәхси машинасында чаба. Аэропортка микроавтобуслар да көйләнгәч бу маршрутта  тиеннәр  генә тама иде, ир кабат сөремле  шәһәр эчендә болганды. Анда да  елгырлар үзбаш эшләүчеләрне кысрыкларга тотынды: таксопарклар оештырып, үзенә куып кертте. Кермәсәң, йә машинаң яна, йә башыңа  тимер белән оралар. Йөз сум эшлисең икән, иллесе - бандит "хуҗа"га. Монысына да күнде Латыйф. Ә күнәргә теләмәгән "кучерлар шыпан-шыпан качкач, аңа ике норма бирделәр. Акчасын икеләтә арттырсалар, хурланмас та идең, юк, әлеге дә баягы: "миңа учлап-учлап, ә сиңа - чеметем-чеметем".

       Тиздән аның бармаклары рульгә берегеп катачак иде. Хуҗаның өстәленә гариза ташлагач, машинасын гаражга бикләп, өенә ашыкты ир! Бу карарына үкенмәде, чөнки туйды! Әле эңгер-меңгер генә, әтисе йокламаган иде, моңарчы ялынган төсле: "Китик тә китик", дисә, хәзер ишектән үк гайрәтле тавыш белән шар ярды:

       - Китәбез, әти, китәбез! Анда сиңа фатер дип эндәшерләр, Алла боерса. Боерыр, боермыни ни! Кая минем солдат альбомы? Биш былтыр актарган юк, тузан кунмадымы икән?

Дәвамын МОНДА басып укый аласыз