Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әрсезләр

Никтер әле җирдә әрсезләргә

җиңелрәк ачыла ишекләр.

Әрсезләрне күзләр күбрәк күрә,

колаклар да тизрәк ишетә.

Җыелышларда күккә әрсезләрнең

исемнәре ешрак чеелә.

Начальниклар — яңа эшкә кергән

әрсез эамын күреп сөенә.

Егетләрне әле кай җирдә дә

әрсез кызлар тизрәк карата.

Яшь кызлар да, никтер, тол хатын да

әрсез егетләрне ярата.

Хәтта аталар да, аналар да

кызларына егет димлиләр.

Имеш: «Әрсез егет. денья көтәр,

үзе ярты бәхет үл!» — диләр.

Яратыгыз, кешеләр, димләгез дә —

каршы килү түгел теләгем.

Әмма була микән әрсез бәхет!

Әрсез кайгы барын белемен.

“Казан утлары” журналы 1967 ел. 7 сан.