Логотип Казан Утлары
Шигърият

Оч син, җаным!

Ялкын аткан янгын каршысында

Сау-сәламәт чәчәк булырмы?

Кермә, кошым, монда – канлы кырга,

Яндырырсың мамык туныңны!

 

Гөрли сугыш, көйри бөтен нәрсә,

Без дә монда җиргә сыендык...

Ялкын, сөрем, янгын, төтеннәргә

Кермә, җаным, кермә сыерчык!

 

Оч син, оч син, җилпеп, купшыланып,

Тыныч кырга, тыныч сахрага, -

Туган җирем табып, кунчы барып,

Кунчы барып минем капкага.

 

Йортыбызга төш тә, симез, тәмле,

Татлы җим ал, мамык җыеп чык.

Сорар булса әнкәм минем хәлне,

“Ул сау” диген, җаным, сыерчык!

 

Вакыт җитәр, сугыш корымнарын

Искән җил дә өстән кагышыр...

Туган кырым, туган болыннарым

Минем белән тагын кавышыр.

 

Төшсә дә тик монда, сугышларда,

Чәчкә кырау, биткә җыерчык, -

Көчем бөтен минем, сулыш барда,

“Ул шат” диген, җаным, сыерчык!

         “Совет әдәбияты” журналы. 1944 ел. 5 сан.