Өч авылдан чыккан өч гали җан

Өчиледән чыгып киткән Тукай,

Шигъриятнең серле йомгагын,

Очын табып ерак гасырлардан,

Миллион күңелләргә чорнадың.

 

Сыркыдыдан чыгып киткән Такташ,

Шигъриятнең серле йомгагын

Сүтә-сүтә, киләчәккә илттең

Заманыңның шашкын моңнарын.

 

Мостафадан чыгып киткән Җәлил,

Шигъриятнең серле йомгагын

Сүтә-сүтә, дөнья буйлап киттең,

Үлемсезлек җырын җырладың.

 

Өч авылдан чыккан өч гали җан

Биеклектән карап көтәрләр:

Серле йомгак очын, югалтмыйча,

Кемнәр кая алып китәрләр...

“Казан утлары” 1976 ел. 5 сан.

Реклама