Нигез ташларын салганда
Һәрбер редакциянең үзенең «ломовой аты», авыр йөк тартып баручы хезмәткәре була. «Казан утлары» журналы редакциясендә дә андый хезмәткәрләр булды. Редакциянең бүгенге көнен телгә алмаска да мөмкин, чөнки киңәйде. Бүген эш төрләре хезмәткәрләр арасында тигез бүленгән. Барыннан да бигрәк журналга материал эзләп, төрле якка чабасы юк. Хәзер роман, повестьларны эзләмиләр, калын-калын кулъязмалар басылырга чират көтеп ята. Без тиешле югарылыктагы материалны каян алырга белми интегә идек. Бөек Ватан сугышы еллары хәтердә нык уелып калган. Партиянең Татарстан өлкә комитеты «Совет әдәбияты» журналын саклап калырга булды. Шул ук вакытта aппapaттагы әдәби хезмәткәр штаты кыскартылды. Ул чакта журналны Гомәр Бәширов редакцияли иде. Озак та узмастан, партия оешмасы Гомәр Бәшировны фронтка, озак сроклы командировкага җибәрде. Бөтен эш Абдулла Гомәр җилкәсенә өелеп калды. 1942 елны Гомәр Бәшировны мин алыштырдым. Гомәр Бәширов Татарстан радиосының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Журналда хәл авырлыгына котып салкыннары килеп кушылды. 1941 елның кышыннан бирле Матбугат йорты ягылмый иде. Менә без, Абдулла Гомәр белән икәү, «Совет әдәбияты» журналының нәүбәттәге санын әзерлибез. Бүлмәдә бер сәгатьтән артык утырып булмый. Салкын үзәккә үтә. Һәм без урамнан әйләнеп керәбез. Матбугат йортына караганда, урамда җылырак шикелле тоела безгә. Менә шундый авыр шартларда кемнең нәрсәгә сәләтле һәм ни дәрәжәдә чыдам икәнен күрәсең. Абдулла Гомәр журналга барлык энергиясен салып эшләде. Сугыш сузылган саен кыенлыклар арта бара: кәгазь кытлыгы, типографиядәге авырлык, кулъязмалар җитмәү һәм башкалар. Өстәвенә баш мөхәррир айлар буе чәчү, урып-җыю кампанияләрендә йөри. 1943 елның җәендә типографиядә җыелмыйча хәрәкәтсез яткан журналларыбызның саны җидегә җитте. Димәк, җиде ай буе без укучыларыбызга журналны җибәрә алмыйча тордык. Бу өзеклекне бетерү өчен, билгеле, партия оешмалары күп тырыштылар. Ләкин типографиянең эшен, сугыш заказларын үтәүне тыярга кемнең кулы күтәрелсен?! Ул чакта Абдулла Гомәр дә нәшриятка күчерелде. Без башта Әнәс Камал белән калдык. Бераздан Фатих Хөсни килеп кушылды. 1943 елның октябрендә миңа тагын бер эш йөкләделәр. Мөхәррирлектән бушатмыйча гына Татарстан Язучылар оешмасының җитәкчесе итеп сайладылар. Бер көнне кич белән мине җитәкче итеп сайладылар, икенче көнне Мәскәүгә юл алдык. Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми, Нәкый Исәнбәт һәм мин, Мәскәүгә китәргә һәм СССР Язучылар союзының президиумында хисап бирергә тиеш идек. Язучылар союзы президиумында хисап докладын мин ясадым. Безнең эшебез мактанырлык түгел иде. Шуңа күрә кимчелекләрне һәм аның сәбәпләрен түкми-чәчми сөйләп бирдем. Утырышны Александр Фадеев алып барды. Моңа кадәр ул Казанда ике тапкыр булып киткән һәм хәлләр белән яхшы таныш иде. Бу безнең мәсьәләне президиум утырышына куеп, кулдан килгәнчә гамәли ярдәм күрсәтү, булышу теләге белән эшләнгән иде.
Президиумда ачыктан-ачык житди сөйләшү булды. Әйбәт, эшлекле тәкъдимнәр әйтелде. Ләкин Александр Фадеевны мондый сөйләшүләр генә канәгатьләндермәде. Шушындагы сөйләшүләрнең гамәли нәтиҗәсе булсын өчен ул безне Партиянең Үзәк Комитетына алып барырга теләген әйтте. Икенче көнне Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми һәм мин Александр Фадеев белән Үзәк Комитетка юнәлдек. Үзәк Комитетның пропаганда бүлегендә миңа шактый зур хисап доклады сөйләргә туры килде: Татарстандагы әдәби хәрәкәтнең торышы, нәшрият эшләре, язучы кадрларның барысы да диярлек фронтның алгы ут сызыгында булуы, аларның солдат хезмәтен үтәү белән бергә язучылык эшен дә алып барулары, үзебезнең дә бик авыр шартларда яшәвебез хакында сөйләдем. «Уңышлар турында сөйләмим, кимчелекләр турында әйтәсе килә», дип башлаган идем сүзне. Кызып киткәч, бердәнбер әдәби журналыбызның бик мөшкел хәле турында да сөйләргә туры килде. Кинәт мине сөйләүдән бүлдерделәр. «Ничек, сездә журнал чыгамыни?» Фадеев мин утырган урындык артында басып тора иде. Сорауны аңа да бирделәр: «Ә сез, Александр Александрович, бу хәлне беләсезме?» Миңа Фадеевның йөзе күренми, ул һаман кулын минем җилкәмә куеп басып тора һәм бик гади нәрсәне раслаган төсле үзенең ягымлы тавышы белән: «А как же, без җитәклибез», – диде. Фадеев чыннан да бу хәлне белә иде. Шуңа күрә аның сүзе: «Бу шулай һәм шулай булырга тиеш», – дигән мәгънәдә яңгырады. Казанда вакытлыча туктаган хәрби эшелоннардан бер генә данә булса да журнал бирегез дип килүче офицерлар турында, үзем командировкада йөргәндә, күрше Башкортстан районнарыннан берәр журнал copaп, кеше җибәргән колхоз рәисләре турында, редакциягә килгән хатлар турында сөйләдем. Үзәк Комитеттагы иптәшләр безнең хәлне яхшы аңладылар, авырлык белән булса да, журналны туктатмыйча чыгарып килүебезне хупладылар. Бу «подвиг» диделәр. Бу мактауны без Татарстан өлкә комитетының һәм журналда актив катнашучы барлык язучыларның уртак казанышы дип кабул иттек.
***
Мин рядовой солдат бу сугышта,
Тик бер нәрсә белән аерылам:
Рядовойлар төнен йоклаганда,
Мин йокламыйм шатлык-кайгыдан.
Бер минут та башка тынгы бирми,
Окоп почмагында утырам.
Аламын да куен дәфтәремне,
Янып җыр язарга тотынам».
Фатих Кәримнең бу шигыре татар фронтовик язучыларының күмәк портретын дөрес сурәтли. Шәрәф Мөдәррис, Габдрахман Әпсәләмов, Афзал Шамов, Әхмәт Ерикәй, Ибраһим Гази, Шәйхи Маннур, Гадел Кутуй, Мөхәммәт Садри, Хатыйп Госман, Гали Хуҗи, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Риза Ишморат, Әхмәт Исхак, Абдулла Әхмәт һәм башка фронтовик язучыларның эзлекле ярдәмнәре булмаса, журналны чыгару мөмкин булмас иде.
«Совет әдәбияты»ның һәрбер саны, кимчелекләре булуга да карамастан, теткәләнеп беткәнче укыла, кулдан кулга күчә. Тылдан бик кадерле бүләк төсендә, фронтка юнәлә. Хәрби частьлардан махсус соратып алалар, кичектерми фәлән-фәлән саннарын җибәрегез дип таләп итәләр. Әгәр дә алар сораган саннар барып житмәсә, шактый каты шелтәле сүзләр белән хат җибәрәләр. Мондый хатларны без тылдан да ала идек, очрашу вакытларында да шушы мәсьәлә күтәрелә иде. Шул рәвешчә, «Совет әдәбияты» журналы сугыш елларында халыкның юлдашы, сердәше, юанычы һәм куанычы булды.
1972, №5