Шигърият
Ничә гасыр ярларына тулып...
Ничә гасыр ярларына тулып
Сабыр гына аккан Казансу
Кечерәеп калган, суы кимеп.
Чикләре тар! Бик тар!! Ямансу!!!
Чуерланган кирмән ташын юып.
Төпкеленә серен сеңдергән
Тарихыбыз ачылсынга дипме,
Казансуның суы кимегән?!
Яманнарын гына язма. Хода!
Иркенлек соң кемнәр кулында?!
...Хәтта елга яры кысанайган
Кимсетелгән кирмән буенда.
Яр буенда уйга батып йөрим:
Казансуның төбе күренә...
Тар үзәнле халык түгел лә без,
Болай булу тиеш түгел лә!
Мин ышанам—кайтыр әле язлар!
Үзәннәр бит әле кипмәгән:
Ярлары бер тулыр, ташкын булыр,
Җимерелер дамба-киртәләр...
“Казан утлары” журналы. 2011 ел. 2 сан.