Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәхәббәт

Алдыгызга алсу гөлләр җәям,

Юлыгызга — яшел аланнар:

Мең мәртәбә бәхетледер җирдә

Мәхәббәтен таба алганнар.

Мәхәббәтнең күге — гел кояшлы,

Тугайлары — һәрчак тургайлы.

Мәхәббәтнең таңы — гел былбыллы,

Мәхәббәтнең төне — гел айлы.

Әгәр күңелең мохтаҗлыкка чыкса,

һәм теләсә синнән бер аклык, —

Бу гөнаһлы җирдә яши алган

Мәхәббәттә генә гөнаһ юк.

Мәхәббәтнең яралавы — дәва:

Язмыш җиле үтсә яралап.

Тик мәхәббәт саклап кала безне,

Тик мәхәббәт кала аралап.

Мәхәббәтнең күге — гел кояшлы,

Тугайлары — һәрчак тургайлы.

Мәхәббәтнең таңы — гел былбыллы,

Мәхәббәтнең төне — гел айлы.

Алдыгызга алсу гөлләр җәям.

Юлыгызга — яшел үләннәр, —

Мең мәртәбә бәхетледер җирдә

Мәхәббәтен таба белгәннәр.

 “Казан утлары” журналы. 1981 ел. 2 сан.