Логотип Казан Утлары
Шигърият

Минем өстән пуля яуса да

Минем өстән пуля яуса да,

Җәрәхәттән каннар тамса да:

Халкым өчен постта торырмын,

Халкым өчен туры булырмын.

 

Авырлыклар миңа килсә дә,

Барыр юлым дошман киссә дә:

Тереләй бирелмәмен дошманга,

Хыянәт итмәм Татарстанга!

 

Кая гына аяк бассам да,

Тик бер генә пуля атсам да:

Сөйгән халкым өчен барысы да,

Туры улың, халкым, мин сиңа.

         “Совет әдәбияты” журналы. 1947 ел. 4 сан.