Минем гомер
Минем гомер, нәсел җебе буйлап
Бик еракка барып тоташа —
Килгән күпме үлемнәрне җиңеп,
Килгән күпме хәвеф, ут аша.
Гасырларны кичеп агып килгән
Мина бабайларның каннары.
Сеңгән аңа күз яшенең тозы,
Алсулыгы сенгән таңнарның;
Кубыз, сорнай, гөслә моңнарыннан
Нечкәргәннәр күнел кыллары,
Ә күзләргә рәсем булып төшкән
Болгар сылуының сыннары.
Бөтен тарих үткән йөрәк аша,
Берсеннән дә читтә калмаган —
Гүзәллекләр аны иркәләгән,
Хаксызлыклар аны талаган.
Гомер арты гомер алмашынган,
Офык арты офык ачылган.
Тел очына килгән җыруларны
Әйтәлмәүдән бабай ачынган.
Күңелләрдә калган бик күп хисләр
Бөреләнгән икән җыр булып —
Каләм төрткәч, гасыр төпләреннән
Басым белән чыга ыргылып.
Алар әйтеп өлгермәгәнне дә
Мин әйтергә бүген тиешле.
Шигырь ритмын бирә буыннардан
Күчеп килгән йөрәк тибеше.
Ничек миңа шуның кайнарлыгын
һәм исерткеч дәртен тоймаска —
Минем каным мең ел куәт җыйган
Шәрап кебек кайнап кояшта!
“Казан утлары” журналы. 1966 ел. 10 сан.