Мин дә булдым
Язучы халкы һәр атнаның бишенче уку көнендә, җыелышка дигән булып, әдәби җомгаларга йөрергә күнегеп китте. Бүген тагын җомга. Иске матбугат йортының Г.Тукай исемендәге клубында аяк басар урын юк – шыгрым тулы шул ук тамашачылар, сәхнәдә шул ук язучылар...
Партия җыелышыннан калган президиумда Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Рафаэль Мостафин, Мәдинә Маликова, Әхмәт Рәшитов, Әхәт Гаффар һәм Марсель Галиевләр кысылышып утыра. Башларына кәләпүш кимәгәннәр, конспирацияне нык саклыйлар,
чукынчыклар...
Ахшам вакыты җиткәнне белдереп, Ә.Гаффар теге мыегын сыпырып куйды. Шуны гына көткәндәй, Ә.Рәшитов сикереп торды, торды да ясин чыгарга гына яраклы
тавышы белән башлап җибәрде:
– Татар халкы элек-электән йөремсәк, зимагур инде ул. Әле күптән түгел генә бер өер язучылар чит җирләрдә йөреп, андагы мөселман кардәшләребезнең хәлләрен белеп кайттылар. Иң әүвәл Мәдинә Маликованы сөйләтәсем килә. Юкса чит илдән кайтканнан бирле өйдә минем белән юньләп сөйләшкәне дә юк.
– Кая барасың килә? – дип сорадылар. – Әлбәттә, Парижга! – дидем.
Мәдинә ханым дулкынлануын тыеп торыр өчен пауза ясап алды. Бу кадәр озын тынлыктан соң, залдагы һәрбер дәрвиш Парижны күз алдына китерергә тиеш иде инде.
– Килеп төштек, Франция чип-чиста! Игеннәр бот буе! Анда барысы да мәгъшукалар гына димәгез, парижлылар – эшчән халык. Татар йокысыннан уянганчы, француз эшләп арган була инде... Культура үзәкләренә килеп кердек – мин аны ремонтта дип торам, ул үзе шундый икән. Ә халык бик тәрбияле, кая карама – төрле позада гәҗит укыйлар. Безне Моника Буби озата йөрде. Ә гомумән алганда, мин Францияне үзгәртер идем... Чат саен кызлар басып тора, ә ирләр...
Нәкъ шушы урында сөйләүчене Ә.Рәшитов бүлдерде:
– Ярар, ярар, бу турыда башкалар сөйләсен.
Әхәт Гаффар үзенә сүз бирүләрен түземсезлек белән көтә иде инде.
– Язгы ташулар күперне агызгач, авыл икегә бүленә: син бу ярда, хатының теге якта дигәндәй, нәкъ менә шулай Португалия ягында бүленеп калдым. Андагы татарлар русча шәп беләләр. Урамда эзләнеп йөргәндә, борын төбемнән генә Алвару Куньял үтеп китте. Танымады... Йөзендә татар чалымнары бар иде...
Үзенә сүз бирелгәч, Гариф Ахуновның куенына ук кереп утырган Марсель Галиев, взнос түләргә килгән Марсель Зарипов шикеллерәк ялындырып кына, күз алдына чыгып басты.
– Мин Испаниядән кайттым. – Һәм Марсель, колхоз базарыннан ары китә алмаган залдагы апаларга һәм абыйларга карап, «мескеннәр» дип пышылдап куйды. – Әхәт Сатирик әсәрләр зрә генә әллә кем булып сөйләнде, аның Португалиясе минем Испаниянең буш кесәсе хәтлек кенә ул... Ник Испаниягә бардың, дисәләр, әйтермен: җир читенә барып, аяк салындырып утырасым килде. Нәкъ шушы вакытта Гариф абый Африкада, Мәдинә апа Франциядә, Сибгат абый Германиядә нәрсәдер эзләп, чатыр чабып йөриләр. Чатыр дигәннән, Азнакайның Чатыр тавына менсәң, бөтен Җир шары күренә! Һәм менә мин, ниһаять, Атлантик океанның тозлы суына аякларымны тыктым... Нинди шәп ванна!..
О Мадрид!.. Өйләре шикәр кебек, яңгыр юып тора. Юллары безнеке хәтлек кенә булса да, таулары биек. Испаниянең получка алган чагы иде, халкының холкын күрдек. Бабайлары татарларга охшаган. Ә кем белә, бәлки?!. Дөресен генә әйткәндә, яраттылар алар мине, саубуллашканда, «Кам-панерра!» дип, йодрык күрсәтеп калдылар.
Ниһаять, «җәлилчеләргә» дә чират җитте.
– ГДРга мин китаплар алып кайтыр өчен барам, – дип башлады Рафаэль Мостафин, – юкса бездә матур тышлы китап табу проблема бит ул. Биш тапкыр бардым, инде өемдәге китапханәм шактый зурайды. ГДРда иң сокландырган нәрсә – немецларның төгәллеге. Җыелышка киләләр икән – нәкъ белдерүдә күрсәтелгән вакытка төгәл сыешалар. Ә безнең татар язучысын җыелышка сөйрәп тә алып килеп булмый. Килсәләр, төн уртасына хәтле таралышмыйча интектерәләр.
Безне немец язучылары университетка алып керделәр. Анда чит ил әдәбияты кафедрасында Марсель Галиевнең «Ак абагалар» исемле повестен өйрәнеп яталар иде.
Дустым Небенцаль башта ресторанга кертеп ашатты да аннан соң өенә кунакка алып барды. Өстәлендә бер сухой гына иде.
Гариф Ахуновка сүз бирелгәч, залдагыларның берсе-бер калмыйча аягүрә басты (моны союзга керәсе яшь язучылар оештырган иде). Г.Ахунов үзе дә торып басты.
– Һиндстан!.. – дип, идарә рәисе, сүзен башламас борын, туктап калды, гүя ул бүгенге хикәясен менә шушы бер сүзгә сыйдырырга тели иде. – Һиндстан... Җәмәгать, андагы күк йөзен күрсәгез икән! Төсен ни дип тә әйтергә белмим: Шаһидәмнең кофтасы төсенә Маһирә, Сафия, Гөлсинә, Мәдинә, Нурия, Рәмзия, Наилә, Дания һәм Язучылар союзында эшләүче калган хатын-кызларның кофталары төсен бергә кушсаң гына шундый төс чыгарга мөмкин! Самолёт гүя мунчага очып килеп керде. Безне кара тутлы йөзләр каршы алды, үзләренә шундый күнектем, өйгә кайткач, ак тәнле ханымнар да куркыныч булып тоелды. И-е! – дип, тамак кырып алгач, Ахунов тагын дәвам итте: – Нәрсәдә туктап калган идем әле? Ә-ә-ә, Марсель Гали әйтмешли, кесәң исән булсын! Һиндстанда миллион кеше эш эзләп йөри. Бер турист укытучы ханым, кызганып, кайсынадыр рупия биргән икән, башка хәерчеләр килеп, аны сырып алганнар һәм дә ки, күз ачып йомганчы, ханымны чишендереп тә ташлаганнар. Шуңа күрә рупиябезне кысып кына йөрдек... Йогышлы авырулары күп дигәч, Дәһли базарына кергән идек, очрамадылар. Марсель, теге авыруның исеме ничек иде әле?.. Әйе, әнә шул проказа дигәне генә калган иде.
Милли ризыкларыннан иң яратып ашаганым бака ашы булды. Тәмен белер өчен генә яшел кузакларын да капкан идем – күзем маңгаема менде. Шул килеш кайтып киттем.
Докладымны кыскартып, шуны гына әйтәсем килә: Африка! Кырык яшьлек кара хатын баш өстенә кырык килолы йөк күтәргән...
* * *
Ә Сибгат ага Хәкимгә, гадәттәгечә, вакыт калмады. Тамашачылар таралып беткәч, ул әкрен генә президиумнан төште.
– Мин дә булдым, – диде ул, җиң очыннан яртылаш чыккан уч төбен буш залга селтәп...
1981 ел, 13 гыйнвар.